Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җәмгыять фикеренә каршы тор

Җәмгыять фикеренә каршы тор

Җәмгыять фикеренә каршы тор

ТӨРЛЕ җирләрдә яшәүче кешеләр нәрсә яраклы, ә нәрсә яраксыз, нәрсә мактауга лаек, ә нәрсә гаепләрлек икәне турында төрлечә уйлый. Андый карашлар вакыт узу белән дә үзгәрә. Шуңа күрә Изге Язмаларда үткәндә булган вакыйгалар хакында укыганда, белгәннәребезне үзебезчә бәяләр урынына, ул вакытта киң таралган карашларны һәм кешеләр зур әһәмият биргән нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк.

Мәсәлән, Мәсихче Грек Язмаларында еш кына очраган ихтирам белән оят дигән ике төшенчәне алыйк. Бу төшенчәләр турында әйтелгән өземтәләрне яхшырак аңлар өчен, без ул вакыттагы кешеләрнең бу сүзләр кулланылганда нәрсә күздә тотканнарын белергә тиеш.

Беренче гасырда зур әһәмият бирелгән нәрсәләр

«Греклар, римлылар һәм яһүдләр үз культураларында ихтирам белән оят төшенчәләрен бик мөһим дип санаган,— дип әйтә бер галим.— Ихтирам, яхшы исем, дан, хуплау һәм хөрмәт хакына кешеләр яшәгәннәр һәм үлемгә барганнар». Шуңа күрә башкаларның карашы аларның тормышларына зур йогынты ясаган.

Һәрбер кешенең, югары катлау кешесеннән алып колга кадәр, иҗтимагый урыны булган җәмгыятьтә статус, дәрәҗә һәм ихтирам иң кыйммәтле нәрсәләр дип саналган. Кешенең абруе аның үз-үзенә булган карашы белән генә түгел, ә башкаларның аңа карашы белән дә бәяләнгән. Кешене ихтирам итсеннәр өчен, ул үзен җәмәгать алдында аларның карашлары, нормалары буенча тотарга тиеш булган. Бу шулай ук аның байлыгына, дәрәҗәсенә я югары нәселдән булуына әһәмият биреп, аңа тиешле игътибар күрсәтүне дә үз эченә алган. Игелекле эшләр белән я башкалардан өстен чыгып ихтирам казанып булган. Ә җәмгыятьтә оятлы, ягъни абруйсыз, булу адәм хурлыгына калу дигәнне аңлаткан. Бу кешенең оят тойгысы я вөҗдан газабы түгел, ә җәмгыятьнең хөкеме булган.

Гайсәнең мәҗлестә берәүнең «түр башына» я «ишек катына» утыруы турындагы сүзләрендә ул көннәрдә ихтирам белән оятка карата киң таралган карашлар чагылган (Лүк 14:8 —10). Ким дигәндә ике тапкыр Гайсәнең шәкертләре үзләре арасында кайсысы «иң бөеге булып исәпләнелергә» тиеш икәне хакында бәхәсләшкән (Лүк 9:46; 22:24). Алар үзләре яшәгән җәмгыятьтәге карашларны чагылдырган. Шул ук вакытта тәкәббер һәм бер-берсен узарга тырышкан яһүдләрнең дини җитәкчеләре Гайсә вәгазьләп, аларның абруен һәм дәрәҗәсен төшергән дип санаган. Аларның Гайсә белән кешеләр алдында бәхәсләшкәндә үзләрен аңардан өстен булуларын күрсәтергә тырышлыклары һәрвакыт уңышсыз булып чыккан (Лүк 13:11—17).

Өстәрәк әйтелгән галимнең сүзләре буенча, беренче гасырда яһүдләр, греклар, һәм римлылар шулай ук «тотылу һәм җинаять эшләрдә гаепләнүне» дә хурлык дип санаган. Кулларны бәйләү я төрмәгә утырту кеше өчен мәсхәрәләү булган. Андый мөгамәлә, ул гаепле-гаепсез булуына карамастан, аның үз дуслары, гаиләсе һәм җәмгыять алдындагы абруена тап төшергән. Моның аркасында ул үз-үзенә хөрмәтен һәм башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләрен югалта алган. Ә кешене камчылау я чишендерү тагы да зуррак хурлык дип саналган. Шулай итеп аның намусын таптаганнар, аны кимсеткәннәр һәм мыскыллаганнар.

Җәфалану баганасында җәзалап үтерү кимсетүләрнең иң хурлыклысы булган. Мартин Хенгель сүзләре буенча, шулай итеп «колларны җәзалаганнар... һәм бу бик көчле түбәнсетү, оят һәм җәфалану билгесе булып торган». Андый хурлыкка төшкән кешенең гаиләсе һәм дуслары, алар аңардан ваз кичсен өчен, җәмгыять басымына дучар булган. Мәсих шулай итеп үлгәнгә, беренче гасырда мәсихче булырга теләгән кешеләргә башкалар алдында мыскыллаулар белән очрашырга туры килгән. Күпчелек кешегә, күрәсең, баганада кадакланган кешенең шәкерте булу акылга сыймаслык хәл булып күренгән. «Без... хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез,— дип язган рәсүл Паул,— ә бу — яһүдләр өчен абыну ташы, греклар өчен — акылсызлык» (1 Көр. 1:23). Беренче гасыр мәсихчеләре бу хәлне ничек кичергән?

Зур әһәмият бирелгән башка нәрсәләр

Беренче гасыр мәсихчеләре законга буйсынучан булган һәм үзләренә тап төшерерлек начар тәртиптән сакланырга тырышкан. «Әгәр берегез газап чиксә, кеше үтерүче яки карак, явызлык кылучы яки башкалар эшенә тыкшынучы буларак газап чигәргә тиеш түгел»,— дип язган Петер (1 Пет. 4:15). Әмма Гайсә аның шәкертләре аның исеме хакына эзәрлекләнәчәк дип алдан әйткән булган (Яхъя 15:20). «Ә [сез] мәсихче буларак газап чигәсез икән,— дип язган Петер,— оялмагыз, бәлки... Аллаһыны данлагыз» (1 Пет. 4:16). Мәсих шәкерте буларак газап чигәргә оялмау ул көннәрдәге җәмгыятьтә кабул ителгән әхлакны кире кагуга тиң булган.

Мәсихчеләр башка кешеләрнең нормаларына үз тәртипләрен билгеләргә юл куймаска тиеш булган. Беренче гасыр җәмгыятенә баганага кадакланган кешене Мәсих итеп санау ахмаклык булган. Андый карашның йогынтысы астында мәсихчеләрнең фикер йөртүе гомум кабул ителгәнчә үзгәрә алган. Алар Гайсәнең Мәсих булганына иман иткәннәр, һәм бу, алар мыскыл ителсәләр дә, аның артыннан баруларын таләп иткән. Гайсә болай дигән: «Кем бу иманы булмаган һәм гөнаһлы кешеләр арасында Миннән һәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Үзенең изге фәрештәләре белән Атасының балкып торган шөһрәте белән килгән вакытта, Адәм Улы да ул кешедән гарьләнер» (Марк 8:38).

Бүген дә башкалар безне мәсихче дини карашларыбыздан баш тартырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Мәсәлән, классташлар, күршеләр я эштәге хезмәттәшләр безне әхлаксызлык, намуссызлык яки башка төрле начарлык эшләргә тартырга мөмкин. Андый кешеләр безне гадел принциплар тотканыбыз өчен оятка калдырырга тырышадыр. Әмма андый очракларда без нәрсә эшләргә тиеш?

Хурлыкка игътибар итмәүчеләрдән үрнәк ал

Йәһвә алдында саф булып калыр өчен, Гайсә иң хурлыклы җәзалау кичергән. «Хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичергән» (Евр. 12:2). Гайсәнең дошманнары аны яңаклаган, аңа төкергән, аны чишендереп, камчылаган, баганага кадаклаган һәм мәсхәрәләгән (Марк 14:65; 15:29—32). Әйе, алар Гайсәне оятка калдырырга тырышкан, ләкин ул дучар ителгән хурлыкка игътибар итмәгән. Аңа нәрсә булышкан? Ул андый мөгамәләдән качарга тырышмаган, юк. Гайсә үзенең Йәһвә алдында абруе төшмәячәген белгән һәм һичшиксез кешеләрдән дан эзләмәгән. Гайсә кол үлеме белән үлгән булса да, Йәһвә аны терелткән һәм аңа үзенекеннән генә түбәнрәк дәрәҗә биреп, хөрмәт күрсәткән. Филиппуйлыларга 2:8—11 дә без болай дип укыйбыз: «[Гайсә Мәсих] Үзен түбәнсетте һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды. Шуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, һәм Ата Аллаһының даны өчен, һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бөтен исемнән бөегрәк исем бирде».

Гайсә үз җәзасы китергән хурлыкка ваемсыз булмаган. Аның көфер сүзләр сөйләүдә гаепләнүе Атасының исеменә тап төшерә алган. Аллаһы Улы моңа бик нык борчылган. Ул Йәһвәгә дога кылып, үзен андый хурланудан сакларга сораган. «Миннән бу газаплар касәсен кире алчы!» — дигән ул. Шулай да Гайсә Аллаһы ихтыярына буйсынган (Марк 14:36). Ул басымга бирешмичә, нык калган һәм хурлыкка игътибар итмәгән. Андый хурлыкны ул көннәрдәге җәмгыять фикеренә ияреп яшәгән кешеләр генә кичерер иде. Ә Гайсә андый фикергә иярмәгән.

Гайсәнең шәкертләрен дә кулга алганнар һәм камчылаганнар. Андый мөгамәлә аларны кешеләр алдында хурлыкка төшергән. Аларга түбәнсетеп караганнар һәм аларны нәфрәт иткәннәр. Ләкин алар төшенкелеккә бирелмәгән. Чын шәкертләр җәмгыять фикеренә каршы торган һәм хурлыкка игътибар итмәгән (Мат. 10:17; Рәс. 5:40; 2 Көр. 11:23—25). Алар үзләренең җәфалану баганасын алып, һәр көн Гайсәгә иярергә тиеш булганнарын белгән (Лүк 9:23, 26).

Ә безнең хакта нәрсә әйтеп була? Бу дөнья акылсыз, көчсез һәм әһәмиятсез дип исәпләгән нәрсәләрне Аллаһы акыллы, көчле һәм әһәмиятле дип саный (1 Көр. 1:25—28). Һәрвакыт җәмгыять фикеренә ияреп яшәү әллә акылсызлык булмас идеме?

Бу дөньяда ихтирам эзләгән кешегә аның үзе турындагы фикерен исәпкә алырга туры килә. Ә без, Гайсә һәм аның беренче гасырдагы шәкертләре кебек, Йәһвәнең үзебезнең Дустыбыз булуын телибез. Шуңа күрә без ул ихтирам иткән нәрсәләрне ихтирам итәчәкбез, ә хурлык дип санаган нәрсәләрне хурлык дип санаячакбыз.

[4 биттәге иллюстрация]

Бу дөнья хурлык дип санаган нәрсәләр Гайсәгә тәэсир итмәгән