Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихче бердәмлек Аллаһыны данлый

Мәсихче бердәмлек Аллаһыны данлый

Мәсихче бердәмлек Аллаһыны данлый

«Бердәмлекне... бар көчегезне куеп сакларга тырышыгыз» (ЭФЕС. 4:3).

1. Эфестәге беренче гасыр мәсихчеләре Аллаһыны ничек данлаган?

БОРЫНГЫ Эфес шәһәренең мәсихче җыелышы чын Аллаһыны, Йәһвәне, данлаган. Гөрләп алга барган бу сәүдә үзәгендә кайбер мәсихчеләр, күрәсең, бай булган һәм аларның коллары булган, ә башкалары үзләре коллар һәм, бәлкем, бик ярлы булгандыр (Эфес. 6:5, 9). Кайберәүләр Паул белән өч ай буе гыйбадәтханәләрендә хакыйкатьне өйрәнгән яһүдләр булган. Башкалар элек Артемида алиһәгә табынган һәм сихерчелек белән шөгыльләнгән (Рәс. 19:8, 19, 26). Күренеп тора, чын мәсихче дине чыгышлары төрле булган кешеләрне берләштергән. Паул җыелышның бердәм булуы Йәһвәне данлый икәнен таныган. Ул: «Аңа иман итүчеләр бердәмлегендә... дан булсын!» — дип язган (Эфес. 3:21).

2. Эфес мәсихчеләренең бердәмлегенә нәрсә янаган?

2 Әмма Эфес җыелышының гаҗәеп бердәмлегенә куркыныч янаган. Паул андагы мәсихче өлкәннәрне болай дип кисәткән: «Иман итүчеләрне үзләренә ияртү өчен сезнең арагыздан... ялган сөйләүчеләр чыгачак» (Рәс. 20:30). Шулай ук Паул «Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә... гамәл кылучы» рух турында әйткән, һәм кайбер абый-кардәшләр һаман да бүленүләргә китерүче бу рухны күрсәткән (Эфес. 2:2; 4:22).

Бердәмлекнең мөһимлеген күрсәтүче хат

3, 4. Паулның Эфеслеләргә язган хатында бердәмлеккә ничек басым ясала?

3 Паул һәрбер мәсихче бердәмлекне саклар өчен бар көчен куйса гына, алда да аларның бердәм хезмәттәшлек итә алачагын аңлаган. Аллаһы Паулны эфеслеләргә бердәмлек турында хат язарга рухландырган. Мәсәлән, Паул Аллаһының «барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү» нияте турында язган (Эфес. 1:10). Ул шулай ук майланган мәсихчеләрне бина төзелә торган төрле ташлар белән чагыштырган. Бөтен бина бергә кушылып, «өскә күтәрелә-күтәрелә, Раббыга багышланган Изге йорт булып үсеп җитә» дип язган ул (Эфес. 2:20, 21). Өстәвенә, Паул яһүд һәм яһүд булмаган мәсихчеләрнең бердәм булуларына басым ясаган һәм шулай ук кардәшләрнең барысын Аллаһы барлыкка китергән икәнен исләренә төшергән. Ул Йәһвәне «Ата» дип атаган һәм «аннан күкләрдә һәм җирдә булган һәр ыруг үзенә исем ала» дигән (Эфес. 3:5, 6, 14, 15).

4 Эфеслеләргә язылган хатның 4 нче бүлеген карап чыкканда без ни өчен бердәмлекне саклар өчен тырышлыклар куярга кирәк икәнен, Йәһвә безгә бердәм булырга ничек ярдәм итә һәм бердәмлекне сакларга безгә нинди сыйфатлар булышачак икәнен күрербез. Шуңа күрә бу мәкалә күбрәк файда китерсен өчен, бу бүлекне тулысынча укып чыгу яхшы булыр иде.

Ни өчен бердәмлек булсын өчен, көч куярга кирәк?

5. Ни өчен фәрештәләр Аллаһыга бердәмлектә хезмәт итә ала, ләкин ни өчен безгә бердәмлекне саклау кыенрак?

5 Паул Эфес кардәшләреннән: «Рух биргән бердәмлекне... бар көчегезне куеп сакларга тырышыгыз»,— дип үтенгән (Эфес. 4:3). Бу яктан тырышлыклар куярга кирәк икәнен аңлар өчен, Аллаһы фәрештәләренең мисалын карап чыгыйк. Җирдә бер-берсенә тулысынча охшаган тереклек ияләре юк, шуңа күрә без Йәһвә миллионлаган фәрештәләренең һәрберсен үзенчә бердәнбер итеп яраткан дигән нәтиҗәгә килә алабыз (Дан. 7:10). Шулай да алар Йәһвәгә бердәмлектә хезмәт итә ала, чөнки алар барысы аңа буйсына һәм аның ихтыярын үти. (Мәдхия 102:20, 21 не укы.) Тугры фәрештәләр кебек, мәсихчеләр дә бер-берсеннән төрле үзенчәлекләре белән аерылып тора, өстәвенә аларның төрле кимчелекләре дә бар. Шунлыктан мәсихчеләргә бердәмлекне саклау авыррак булырга мөмкин.

6. Кимчелекләре безнекеннән аерылып торган кардәшләр белән бердәм шатланып хезмәт итәргә нинди сыйфатлар ярдәм итәчәк?

6 Камил булмаган кешеләр бергә хезмәттәшлек итәргә тырышканда аларның җиңел генә кыенлыклары туарга мөмкин. Мәсәлән, еш кына соңга калып килүче юаш кына абый-кардәш андый гадәте булмаган, ләкин тиз кызып китүче абый-кардәш белән Йәһвәгә хезмәт итә ди. Аларның һәрберсе икенчесенең гадәте начар дип уйлыйдыр, ләкин үзләренең кимчелекләрен оныталардыр. Андый ике абый-кардәш ничек бергә бердәмлектә хезмәт итә алыр иде? Паул аларга булышачак сыйфатлар турында әйткән. Бу сыйфатларны үстереп, без бердәмлекне ничек саклый алганыбыз турында уйланыйк. Паул болай дип язган: «Сездән үтенәм: Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез. Һәрвакыт тыйнак, басынкы һәм сабыр булыгыз. Бер-берегезгә мәхәббәт күрсәтеп, түземле булыгыз. Рух биргән бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән ныгытып, бар көчегезне куеп сакларга тырышыгыз» (Эфес. 4:1— 3).

7. Ни өчен камил булмаган мәсихчеләр белән бердәм булыр өчен, көч кую мөһим?

7 Камил булмаган кешеләр белән Аллаһыга бердәм хезмәт итәргә өйрәнү мөһим, чөнки, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, бер генә чын гыйбадәт кылучылар тәне бар. «Аллаһы сезне чакырган өмет тик бер генә булган кебек, сез барыгыз — бер тән, һәм Рух та — бер. Раббы — бер, иман — бер, суга чумдырылу йоласы — бер, Аллаһы — бер, Ул — барысының да Атасы» (Эфес. 4:4—6). Йәһвә үзенең рухын һәм фатихаларын үзе кулланган кардәшлеккә генә бирә. Җыелышта берәрсе безне күңелсезләндерсә дә, безгә кая барырга соң? Без бүтән беркайда да мәңгелек тормыш сүзләрен ишетә алмыйбыз (Яхъя 6:68).

Кеше төрендәге «бүләкләр» бердәмлекне саклый

8. Бүленүләргә китерүче тәэсирләргә каршы тора алуыбыз өчен, Мәсих нәрсә куллана?

8 Паул Гайсәнең җыелышны берләштерергә ярдәм итәргә дип кешеләр төрендәге «бүләкләрне» өләшүен сурәтләр өчен, борынгы заман гаскәриләре арасында гадәти булган гамәлне кулланган. Җиңүче гаскәри берәр әсирне өенә өй эшләрендә үз хатынына булышыр өчен кол итеп алып кайта алган (Мәд. 67:2, 13, 19). Нәкъ шулай ук Гайсәнең дөньяны җиңүе аңа күп кенә ирекле коллар китергән. (Эфеслеләргә 4:7, 8 не укы.) Ул бу образлы «әсирләрне» ничек кулланган? «Ул Үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге өчен башлыклар һәм өйрәтүчеләр итеп куйды. Ул моны изгеләрне хезмәт итүгә, Үзенең тәнен ныгытуга әзерләү өчен эшләде. Һәммәбез иманда... бердәм булганга кадәр бу шулай дәвам итәр» (Эфес. 4:11—13).

9. a) Кеше төрендәге «бүләкләр» бердәмлегебезне сакларга ничек ярдәм итә? б) Ни өчен җыелышның һәр әгъзасы аның бердәмлегенә булышлык итәргә тиеш?

9 Яратучан көтүчеләр буларак кеше төрендәге бу «бүләкләр» бердәмлегебезне сакларга ярдәм итә. Мәсәлән, җыелыштагы өлкән ике абый-кардәшнең бер-берсендә ярышу рухын тудырганын күреп алса, ул, аларны «басынкылык белән төзәтер» өчен, һәрберсенә киңәш биреп, җыелышның бердәмлегенә булышлык итә ала (Гәл. 5:26—6:1). Өйрәтүчеләр буларак, кеше төрендәге бу «бүләкләр» безгә Изге Язмалардагы тәгълиматларга нигезләнгән нык иман үстерергә ярдәм итә. Шулай итеп алар бердәмлекне сакларга һәм безгә мәсихче җитлеккәнлеккә ирешергә ярдәм итә. Паул язганча, «ул чакта инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, төрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмабыз» (Эфес. 4:13, 14). Тәнебезнең һәр әгъзасы башкаларын кирәкле нәрсә белән тәэмин итәргә ярдәм иткән кебек, һәр мәсихче кардәшлекнең бердәмлеген саклар өчен, үз өлешен кертергә тиеш. (Эфеслеләргә 4:15, 16 ны укы.)

Фикерләү рәвешегезне яңартыгыз

10. Әхлаксыз тәртип бердәмлегебезне ничек куркыныч астына куя ала?

10 Син игътибар иткәнсеңдер, Паулның Эфеслеләргә язган хатының 4 нче бүлеге күрсәткәнчә, җитлеккән мәсихчеләр буларак бердәмлеккә ирешүнең ачкычы — бу мәхәббәт күрсәтү. Шулай ук анда мәхәббәт үз эченә нәрсә алганы турында әйтелә. Мәсәлән, мәхәббәт юлы белән баручы кеше фәхешлек кылмаячак һәм азгынлыкка төшмәячәк. Паул кардәшләрен: «Тормышыгызны... мәҗүсиләр кебек дәвам итмәгез»,— дип өндәгән. Ул мәҗүсиләр «оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгән» булганнар (Эфес. 4:17—19). Без яшәгән әхлаксыз дөнья безнең бердәмлегебезне куркыныч астына куя. Кешеләр фәхешлек турында шаярта, җырлар җырлый, күңел ачып карый һәм яшерен я ачык итеп моның белән шөгыльләнә. Хәтта флирт та — кешенең, никахка керү нияте булмыйча, берәрсен яраткан булып кылануы — ул кешене Йәһвәдән һәм җыелыштан алып китәргә мөмкин. Ни өчен? Чөнки флирт җиңел генә фәхешлеккә китерә ала. Шулай ук никахта булган кешене зина кылуга этәргән флирт балаларны ата-аналардан һәм гаепсез ирне я хатынны тормыш иптәшеннән аерырга мөмкин. Ул чыннан кешеләрне аера! Һәм Паулның: «Сез Мәсих хакында болай өйрәнмәдегез»,— дип язганына гаҗәпләнәсе юк (Эфес. 4:20, 21).

11. Изге Язмаларда мәсихчеләр нинди үзгәрешләр ясарга тиеш дип әйтелә?

11 Паул безнең җимергеч фикер йөртү рәвешеннән баш тартып, башкалар белән бердәмлектә яшәргә сәләтле иткән сыйфатларны үстерергә тиеш икәнебезгә басым ясаган. Ул болай дигән: «Алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз. Фикерләү рәвешегез... яңарырга тиеш, һәм сез Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә тиешсез. Кешенең яңа булуы исә аның хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышында күренә» (Эфес. 4:22—24). Без фикерләү рәвешебезне ничек яңарта алабыз? Рәхмәт хисе белән Аллаһы Сүзеннән һәм җитлеккән мәсихчеләрнең яхшы үрнәгеннән өйрәнгәннәребез турында уйлансак, без тырышлыклар куеп, «Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенә» алабыз.

Сөйләмегезне яңартыгыз

12. Дөресен сөйләү бердәмлекне ничек саклый, һәм ни өчен кайберәүләргә бу кыен?

12 Гаиләнең я җыелышның әгъзалары булган кешеләргә дөресен сөйләү бик мөһим. Эчкерсез, ачык һәм ягымлы итеп сөйләшү кешеләрне якынайта ала (Яхъя 15:15). Ләкин кеше үз кәрдәшен алдый икән, нәрсә була? Кардәше моны аңлагач, алар арасындагы ышаныч кимеячәк. Һәм Паулның ни өчен мондый сүзләр язганын аңлап була: «Бер-берегезгә хакыйкатьне сөйләгез, без барыбыз да бер тәннең әгъзалары бит» (Эфес. 4:25). Бәлкем, яшьтән үк алдарга гадәтләнгән кешегә дөресен сөйли башларга кыен булырга мөмкин. Ләкин Йәһвә аның үзгәрергә куйган тырышлыкларын кадерләячәк һәм аңа ярдәм итәчәк.

13. Яман теллелектән баш тарту нәрсә аңлата?

13 Йәһвә, телебезне куллануга карата таләпләр куеп, безне җыелышта һәм гаиләдә ихтирамлы булырга һәм бердәмлекне сакларга өйрәтә. «Бернинди кирәксез сүз сөйләмәгез... Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыклардан баш тартыгыз» (Эфес. 4:29, 31). Рәнҗетүче сүзләр әйтмәс өчен бер мөмкинлек — бу башкаларга карата ихтирамлырак булу. Мәсәлән, үз хатынын кимсетеп сөйләшкән ир, аеруча Йәһвәнең хатыннарны кадерләгәнен белгәч, аңа карата карашын үзгәртергә тиеш. Аллаһы хәтта кайбер хатын-кызларны изге рух белән майлап, аларга Мәсих белән патшалык итү мөмкинлеге биргән (Гәл. 3:28; 1 Пет. 3:7). Шулай ук иренә тавыш күтәрергә ияләшкән хатын Гайсәнең мыскыл ителгән вакытта үзен ничек тотканын белгәч, бу аны үзгәрергә дәртләндерергә тиеш (1 Пет. 2:21—23).

14. Ни өчен ачуны тыя алмау куркыныч?

14 Яман теллелек белән ачуны тыя алмау тыгыз бәйле. Ачуны тыя белмәү шулай ук «бер тәннең әгъзалары» булган кешеләрне аера ала. Ачу ут сыман. Аны күзәтеп тормасаң, янгын чыгып, бәлагә китерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 29:22). Канәгатьсезлеген белдерүен аклый торган кешегә, кадерле мөнәсәбәтләргә зыян китермәс өчен, бар көчен куеп үз ачуын йөгәнли белергә кирәк. Мәсихчеләр, үпкә сакламыйча һәм гаепне яңадан искә төшермичә, кичерүчән булырга өйрәнергә тиеш (Мәд. 36:8; 102:8, 9; Гыйб. сүз. 17:9). Паул эфеслеләргә болай дигән: «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. Һәм иблискә урын бирмәгез» (Эфес. 4:26, 27). Кеше үз ачуын йөгәнли алмый икән, ул Шайтанга җыелышта бүленүләр китереп чыгарырга һәм хәтта ызгыш-талашлар куптарырга мөмкинлек бирә.

15. Үзебезнеке булмаганны алу нинди нәтиҗәгә китерә ала?

15 Башкаларның мал-мөлкәтенә хөрмәт күрсәтү җыелыштагы бердәмлекне саклый. Изге Язмаларда: «Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын»,— дип әйтелә (Эфес. 4:28). Йәһвә халкы арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашкан. Мәсихче үзенеке булмаганны алып, бу ышанычны акламаса, ул гаҗәеп бердәмлеккә зыян китерер иде.

Аллаһыны ярату безне берләштерә

16. Файда китерүче сүзләр белән без бердәмлегебезне ничек ныгыта алабыз?

16 Мәсихче җыелышта бердәмлек хөкем серә, чөнки аның бар әгъзалары, Аллаһыны яратканга, бер-берсен ярата. Йәһвәнең игелеге өчен рәхмәтле булу безне тырышып мондый киңәшне кулланырга дәртләндерә: «Тыңлаучыларга файда китерү өчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын. Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез» (Эфес. 4:29, 32). Йәһвә безнең кебек камил булмаган кешеләрне кичерә. Без дә башкаларның кимчелекләрен күргәч, аларны кичерергә тиеш түгелме?

17. Ни өчен без бар көчебезне куеп, бердәмлекне сакларга тырышырга тиеш?

17 Аллаһы халкы арасындагы бердәмлек Йәһвәне данлый. Аның рухы безне төрле юллар белән бердәмлекне сакларга дәртләндерә. Без, һичшиксез, изге рухның җитәкчелегенә каршы килергә теләмәс идек. Паул: «Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз»,— дип язган (Эфес. 4:30). Бердәмлек — бу хәзинә, аны кадерләргә кирәк. Ул андый бердәмлектә яшәгән кешеләргә шатлык, ә Йәһвәгә дан китерә. «Шулай итеп, Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз... сезнең тормышыгыз белән... мәхәббәт җитәкчелек итсен» (Эфес. 5:1, 2).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Мәсихчеләр арасындагы бердәмлекне нинди сыйфатлар сакларга ярдәм итә?

• Җыелыштагы бердәмлекне безнең тәртибебез ничек сакларга булыша?

• Башкалар белән хезмәттәшлек итәргә сөйләмебез ничек ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Чыгышлары төрле булган кешеләр берләшкән

[18 биттәге иллюстрация]

Син флиртның куркыныч икәнен аңлыйсыңмы?