Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аклану Йәһвә моңа ничек карый?

Аклану Йәһвә моңа ничек карый?

Аклану Йәһвә моңа ничек карый?

«ЯНЫМА Син куйган хатын ул агачтан җимеш өзеп алып миңа бирде, мин аны ашадым»,— диде ир. «Мине елан котыртты, шуңа ашадым»,— дип җавап кайтарды хатын. Беренче кешеләр, Адәм белән Хаува, Аллаһыга әйткән бу сүзләрдән кешеләрнең аклану тарихы башланып киткән (Ярат. 3:12, 13).

Адәм белән Хауваның белә торып тыңламаганнары өчен Йәһвәнең хөкеменнән күренгәнчә, аларның аклануы аның өчен яраклы булмаган (Ярат. 3:16 —19). Шуңа күрә, һәртөрле аклану Йәһвә өчен яраксыз дип әйтеп буламы? Яисә аның өчен җитди сәбәпләр дә бармы? Алай булса, алар арасында булган аерманы ничек күреп була? Бу сорауга җавап алыр өчен, әйдәгез, башта аклану нәрсә аңлатканын карап чыгыйк.

Аклану — берәр нәрсә эшләнгәнен, эшләнмәгәнен яисә эшләнмәячәген аңлатучы сәбәп. Шулай ук аклану хатаны аңлатучы дәлил һәм йомшаклык яисә кичерү өчен нигез булырлык эчкерсез гафу үтенү булырга мөмкин. Ләкин Адәм белән Хаува очрагында булган кебек, аклану шулай ук чын сәбәпне күрсәтмәс өчен кулланган сылтау, ялган сәбәп була ала. Аклану еш кына шундый булганга, аңа гадәттә шикләнеп карыйлар.

Аклану бигрәк тә Аллаһыга хезмәтебез белән бәйле булса, безгә үз-үзебезне алдамас өчен игътибарлы булырга кирәк (Ягък. 1:22). Шуңа күрә, әйдәгез, безгә «Аллаһыга мәгъкуль булганны белергә» тырышырга ярдәм итүче Изге Язмалардагы кайбер мисалларны һәм принципларны карап чыгыйк (Эфес. 5:10).

Аллаһы бездән нәрсә көтә

Аллаһы Сүзендә Йәһвә халкына үтәргә кирәк булган төгәл әмерләр язылган. Мәсәлән, «барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз» дигән Мәсихнең әмере әле дә барлык чын Мәсих шәкертләренә кагыла (Мат. 28:19, 20). Дөрестән дә, бу әмерне үтәү шулкадәр мөһим, рәсүл Паул хәтта болай дигән: «Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен!» (1 Көр. 9:16).

Ләкин Изге Язмаларны озак вакыт дәвамында өйрәнгән кайбер кешеләр Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә курка (Мат. 24:14). Элек вәгазьдә катнашкан башка кешеләр хәзер вәгазьләми. Вәгазьдә катнашмаган кешеләр нинди сәбәпләр китерә? Үткән заманнарда Аллаһының төгәл әмерләрен үтәргә ашыкмаган кешеләргә Йәһвә ничек караган?

Аллаһы өчен яраксыз булган аклану

«Бу бик авыр». Аеруча оялчан кешеләр вәгазьдә катнашуны бик авыр дип санарга мөмкин. Шулай да, әйдәгез, Юныс үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнеп булганын карап чыгыйк. Йәһвә аңа йөкләмә биргән: Нинәви шәһәренең хөкем ителәчәге турында сөйләргә кушкан, ә Юныска бу йөкләмә бик авыр булып күренгән. Бу йөкләмәнең ни өчен куркыныч булып тоелганын аңларга авыр түгел. Нинәви Ашшур башкаласы булган, ә андагы халык үзенең рәхимсезлеге һәм кансызлыгы белән билгеле булган. Юныс: «Шундый кешеләр арасында мин нишләрмен? Минем белән нәрсә булыр?» — дип уйлагандыр. Һәм тиздән ул качып киткән. Ләкин Йәһвә Юнысның аклануын кабул итмәгән. Киресенчә, Йәһвә аны нинәвилеләргә вәгазьләр өчен кабат җибәргән. Бу юлы Юныс кыюлык күрсәтеп үз йөкләмәсен үтәгән, һәм Йәһвә аны фатихалаган (Юныс 1:1— 3; 3:3, 4, 10).

Яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәсен үтәү бик авыр дип санасаң, «Аллаһыга һәр нәрсә мөмкин» икәнен истә тот (Марк 10:27). Син шуңа ышана аласың: Йәһвәдән ярдәмне өзлексез сорасаң, ул сине ныгытачак һәм хезмәтеңне башкарыр өчен көч табарга тырышсаң, ул сине фатихалаячак (Лүк 11:9 —13).

«Минем теләгем юк». Мәсихче хезмәтеңне башкарырга теләгең булмаса, нәрсә эшләргә? Йәһвә үзе сиңа тәэсир итеп, синдә теләк тудыра алганын онытма. Паул болай дип язган: «Аллаһы Үзенең игелекле ихтыяры белән, эш итү өчен, сездә теләк һәм сәләт тудыра» (Флп. 2:13). Шуңа күрә Йәһвәдән аның ихтыярын үтәргә теләгеңне үстерүен сора. Давыт патша нәкъ шулай эшләгән дә. Ул Йәһвә Аллаһыдан болай дип үтенеп сораган: «Үз чынлыгыңнан мине йөрт» (Мәд. 24:4, 5). Син дә Йәһвәдән ул синдә үзенә яраклы булганны эшләргә теләк тудыруын сорый аласың.

Әлбәттә, арыган яисә боеккан булганда, безгә Патшалык Залына җыелышка барыр яисә вәгазьдә катнашыр өчен вакыт-вакыт көч куярга кирәк. Андый вакытлар булса, бу без Йәһвәне чын күңелдән яратмыйбыз дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Аллаһының борынгы тугры хезмәтчеләренә дә аның ихтыярын үтәр өчен көч куярга кирәк булган. Мәсәлән, Паул Аллаһының әмерләренә буйсыныр өчен «тәнемне чыныктырам» дигән (1 Көр. 9:26, 27). Хезмәтебезне башкарыр өчен хәтта көч куярга кирәк булса да, без Йәһвәнең фатихалаячагына ышана алабыз. Ни өчен? Чөнки без Аллаһының ихтыярын мөһим сәбәп аркасында, ягъни Йәһвәне яратканга, үтибез. Болай эшләп, без Шайтанның Аллаһы хезмәтчеләре турында алар сынаулар һәм газаплар кичергәндә Аллаһыдан ваз кичәчәкләр дип әйткәне ялган икәнен исбатлаячакбыз (Әюб 2:4).

«Минем вакытым юк». Вакытың булмаганга күрә, вәгазьдә катнашмасаң, тормышыңда беренче урынга нәрсәне куйганыңны карап чыгарга бик тә мөһим. «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын... эзләгез»,— дигән Гайсә Мәсих (Мат. 6:33). Бу төп принцип буенча эш итәр өчен, сиңа тормышыңны гадиләштерергә кирәк һәм күңел ачуларга әзрәк вакыт биреп, бу вакытны хезмәткә багышларга кирәк. Әлбәттә, күңел ачулар һәм башка теләкләр урынлы, ләкин алар хезмәтеңне тиешенчә башкармас өчен җитди сәбәп түгел. Аллаһының тугры хезмәтчесе үз тормышында беренче урынга Патшалык эшләрен куя.

«Мин сәләтле түгел». Яхшы хәбәрне вәгазьләүче булыр өчен син үзеңне сәләтсез итеп хис итәргә мөмкин. Изге Язмалар язылган чордагы кайбер тугры хезмәтчеләр дә Йәһвә биргән йөкләмәләрне үтәр өчен үзләрен сәләтле түгел дип санаганнар. Муса мисалын искә төшерик. Йәһвәдән махсус йөкләмә алгач, Муса болай дигән: «И Хуҗам! Мин элек тә матур итеп сөйләми идем, хәзер — Син Үзеңнең хезмәтчең белән сөйләшеп торганда да шулай. Мин тотлыгучан һәм сакаумын». Йәһвә аны ышандырса да, Муса: «Әй Хуҗам, зинһар өчен, минем урынга башка кешене җибәр!» — дип җавап кайтарган (Чыг. 4:10—13). Йәһвә нәрсә эшләгән?

Йәһвә Мусаны йөкләмәсен үтәүдән азат итмәгән. Әмма Мусага йөкләмәсен үтәргә ярдәм итәр өчен, Һарунны билгеләгән (Чыг. 4:14—17). Моннан тыш, алдагы елларда да Йәһвә Мусага ярдәм итеп торган һәм ул Аллаһы биргән йөкләмәне уңышлы үтәсен өчен бар кирәклесен биргән. Хәзерге вакытта да Йәһвә тәҗрибәле имандашларны сиңа хезмәтеңне үтәүдә ярдәм итәргә дәртләндерәчәк, моңа шикләнмә. Өстәвенә, Аллаһы Сүзендә Йәһвә безгә кушкан эшне үтәр өчен безне өйрәтәчәк дигән ышандыру бар (2 Көр. 3:5; 14 нче биттәге « Тормышымдагы иң бәхетле еллар» дигән рамканы кара).

«Бер кеше мине рәнҗетте». Кайбер кешеләр берәрсе рәнҗеткәнгә хезмәттә катнашмый башлаган яки җыелышка йөрүләрен калдырган һәм, Йәһвә алдында, рухи эшләрдә актив булмауларын бу һичшиксез аклый дип уйлый. Әлбәттә, берәрсе безне рәнҗетсә, безнең күңелебез төшә, ләкин мәсихче эшләрдә катнашмый башлар өчен бу чыннан да җитди сәбәпме? Паул һәм аның имандашы Барнаб бер-берсен аңламаганга рәнҗегәннәрдер һәм бу җитди каршылыкка китергән (Рәс. 15:39). Әмма аларның берәрсе моның аркасында хезмәтләрен ташлаганмы? Һич тә юк!

Нәкъ шулай ук берәр имандашың сине рәнҗетсә, шуны истә тот: синең дошманың камил булмаган мәсихче кардәшең түгел, ә сине йотарга теләүче Шайтан. Ләкин син «иманда нык торыгыз һәм иблискә каршы торыгыз» дигән киңәшне тотсаң, Иблис уңышлы булмаячак (1 Пет. 5:8, 9; Гәл. 5:15). Шундый иманың булса, син бер дә оятка калмассың (Рим. 9:33).

Мөмкинлекләребез чикле булганда

Бу мисаллардан күренгәнчә, Йәһвәнең төгәл әмерләрен, мәсәлән, яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәсен үтәмәс өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән бернинди дә җитди сәбәп юк. Ләкин безнең вәгазьләвебезне чикли алган нигезле сәбәпләребез булырга мөмкин. Вәгазьгә бүлеп куйган вакытыбыз Изге Язмаларда әйтелгән башка бурычлар аркасында да кимергә мөмкин. Шулай ук, Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгебезгә карамастан, кайвакыт без чыннан да бик арыган булырга яки чирләп китәргә мөмкин. Әмма Аллаһы Сүзе безне ышандыра: Йәһвә безнең эчкерсез теләгебезне белә һәм чикләребезне исәпкә ала (Мәд. 102:14; 2 Көр. 8:12).

Шуңа күрә безгә үзебезне һәм башкаларны каты хөкем итмәс өчен игътибарлы булырга кирәк. Рәсүл Паул болай дип язган: «Башканың хезмәтчесен хөкем итәргә син кем? Ул үз Хуҗасы алдында басып тора яки егыла» (Рим. 14:4). Үзебезнең шартларыбызны башкаларныкы белән чагыштырыр урынына, безгә «һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш» икәнен истә тотарга кирәк (Рим. 14:12; Гәл. 6:4, 5). Йәһвәгә догада мөрәҗәгать иткәндә һәм аклануыбыз турында әйткәндә, һәрберебезнең намусы чиста булсын (Евр. 13:18).

Ни өчен Йәһвәгә хезмәт шатлык китерә?

Тормыштагы шартларыбызга карамастан, безнең һәрберебез Йәһвәгә чын күңелдән шатланып хезмәт итә ала, чөнки аның таләпләре һәрвакыт акыллы һәм ирешә алырлык. Ни өчен шулай әйтеп була?

Аллаһы Сүзендә болай диелгән: «Хәлеңнән килгәндә мохтаҗларга игелек күрсәтүдән баш тартма» (Гыйб. сүз. 3:27). Бу сүзләрдә Аллаһы таләпләре турында син нәрсәгә игътибар иттең? Йәһвә кардәшеңнең хәленнән килгән хәтле үк эшләргә кушмый, ә синең «хәлеңнән» килгәнчә Аңа хезмәт итәргә әйтә. Әйе, хәлебездән күпме килүгә карамастан, һәрберебез Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итә ала (Лүк 10:27; Көл. 3:23).

[14 биттәге рамка/иллюстрация]

 «Тормышымдагы иң бәхетле еллар»

Физик яисә эмоциональ яктан җитди чикләребез булса да, бу безгә хезмәттә тулысынча катнашырга комачаулаячак дип уйларга ашыкмыйк. Мисал өчен Канадада яшәгән Эрнест исемле абый-кардәш белән булган хәлне карап чыгыйк.

Эрнест тотлыгучан һәм оялчан булган. Җитди арка җәрәхәте алгач, ул төзүче эшен калдырган. Инвалид булып китүгә карамастан, аның яңа шартлары аңа хезмәттә күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек биргән. Җыелыш очрашуында яңгыраган ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә чакыру аның күңелен канатландырып җибәргән. Әмма бу хезмәт өчен ул үзен яраксыз дип санаган.

Бу хезмәт аның көченнән килми икәнен үзенә исбатлар өчен, ул бер ай ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә гариза язган. Һәм гаҗәпкә каршы, ул бу йөкләмәне уңышлы үтәп чыккан. Аннан соң ул: «Мин беләм: яңадан моны мин кабатлый алмаячакмын»,— дип уйлаган. Моны исбатлар өчен ул икенче айга гариза язган — һәм яңадан үтәп чыккан.

Эрнест бер ел буе ярдәмче пионер булып хезмәт иткән, ләкин: «Мин гомуми пионер булып беркайчан да хезмәт итә алмаячагымны төп-төгәл беләм»,— дигән. Яңадан, моны дәлилләр өчен, ул гомуми пионер хезмәтенә гариза язган. Бер ел гомуми пионер булып хезмәт иткәч, ул үзе моңа гаҗәпләнгән. Ул дәвам итәргә булган һәм ике ел шатлык белән гомуми пионер булып хезмәт иткән. Шуннан соң аның сәламәтлеге начарланган һәм ул үлеп киткән. Әмма үлеме алдыннан аның янына килгән кешеләргә ул күз яшьләре белән: «Йәһвәгә пионер булып хезмәт иткән еллар тормышымдагы иң бәхетле еллар булды»,— дип сөйләгән.

[13 биттәге иллюстрация]

Без хезмәтебезгә комачаулаган һәркайсы киртәләрне җиңә алабыз

[15 биттәге иллюстрация]

Без хәлебездән килгәнне эшләп чын күңелдән хезмәт иткәндә, Йәһвәгә бу бик ошый