Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларга Йәһвә оешмасын яхшырак белергә булышыгыз

Балаларга Йәһвә оешмасын яхшырак белергә булышыгыз

Балаларга Йәһвә оешмасын яхшырак белергә булышыгыз

БАЛАЛАРНЫҢ күпне беләсе килә. Беренче тапкыр Коткарылу бәйрәме үткәрелгән төнне күз алдыгызга китерегез. Мисырда яшәгән яһуд балаларының мондый сораулары тугандыр: «Ни өчен бәрәнне чалырга кирәк булган? Ни өчен әтием ишек яңакларын кан белән сылый? Без кая җыенабыз?» Балалар андый сораулар биргәндә, Йәһвә моны хуплаган. Бу аның Исраил аталарына бирелгән әмереннән күренә. Ул Коткарылу бәйрәмен үткәрү турында болай дигән: «Сезнең балаларыгыз: „Бу йола нәрсәне аңлата?“ — дип сорагач, сез болай әйтерсез: „Бу — Коткарылу бәйрәмендә Раббыга китерелә торган корбан. Чөнки без Мисырда яшәгәндә, Раббы Исраил йортларын читләтеп үтте. Раббы мисырлыларны үтерде, ә безнең йортларыбызны коткарып калды“» (Чыг. 12:24—27). Соңрак Йәһвә исраилле ата-аналарның исләренә шуны төшергән: алар, балалар Аллаһының «кагыйдәләре һәм кануннары» турында сораулар биргәндә, җавап бирергә тиеш (Кан. 6:20—25).

Әйе, Йәһвә балаларның чын гыйбадәт кылуга кагылышлы сорауларына канәгатьләндерерлек җаваплар алуларын теләгән. Андый җаваплар аларны Йәһвәне яратырга, үз Аллаһысы һәм Коткаручысы буларак яратырга, дәртләндерер иде. Йәһвәнең бу теләге бүген дә үзгәрмәгән. Ата-аналарның үз балаларында Аллаһыга һәм аның халкына карата эчкерсез мәхәббәт тәрбияләүнең бер юлы — балаларга Йәһвә оешмасын яхшырак белергә һәм бу оешма эшләре китергән файданы аңларга булышу. Әйдәгез, балаларга Аллаһы оешмасы турында ничек күбрәк белем биреп була икәнен карап чыгыйк.

Җыелыш

Балаларга сезнең җыелышыгыз белән якынрак танышырга кирәк. Шуңа күрә сез, ата-ана буларак, балагызны бөтен мәсихче җыелышларга алырга телисез. Шулай итеп сез Йәһвәнең исраиллеләргә бирелгән мондый әмере буенча эш итәсез: «Бу канунны тыңласын, Раббы Аллаһыгыздан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнсен һәм канунның барлык сүзләрен тырышып үтәсен өчен, бөтен халыкны — ирләрне, хатыннарны, балаларны... җыегыз... Аларның канунны белмәгән балалары аны ишетерләр һәм Раббы Аллаһыгыздан бөтен гомерләре буе куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнерләр» (Кан. 31:12, 13).

Яшьләр сабый чактан ук Йәһвә Сүзен өйрәнә башлый ала. Рәсүл Паул Тимутегә: «Син Изге язмаларны балачактан ук беләсең»,— дип язган (2 Тим. 3:15). Патшалык Залында үткәрелгән очрашуларда, хәтта иң яшь балалар да, әйтелгән фикерләрне аңлый башлый һәм Патшалык җырлары белән таныша. Анда алар Изге Язмаларны һәм Аллаһы Сүзенә нигезләнгән басмаларны кулланырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнә. Моннан тыш, безнең очрашуларыбызда алар чын мәсихчеләргә хас сыйфатны — риясыз мәхәббәтне — күрәчәкләр. Гайсә болай дигән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35). Балалар Патшалык Залында ап-ачык күренеп торган эчкерсез мөхәббәткә вә чын тынычлыкка тартылачак, һәм мәсихче очрашуларга йөрү аларның тормышларының аерылгысыз бер өлеше булып китәчәк.

Патшалык Залына иртәрәк килү һәм җыелыш тәмамланганнан соң бераз калу гадәтегезгә керсә, балаларыгыз үзләренә дуслар җиңелрәк табарлар. Балаларыгыз яшьләр белән генә түгел, ә төрле яшьтәге кардәшләр белән танышсын һәм аралашсын. Олы яшьтәге кардәшләр белән аралашып, алар зирәклекнең һәм тәҗрибәнең гаҗәеп хәзинәсен ачарлар. Зәкәрия борынгы Яһүдия Патшасын яшь Уззияне «хак Аллаһыдан куркырга өйрәткән» һәм аңа уңай яктан тәэсир иткән. Нәкъ шулай ук бүген дә, Йәһвәгә күп еллар тугры хезмәт иткән мәсихчеләр яшьләргә уңай яктан тәэсир итә (2 Елъ. 26:1, 4, 5). Патшалык Залында сез балаларыгызга шулай ук китапханә, белдерүләр тактасы һәм башка үзенчәлекләр турында сөйли аласыз.

Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья оешмасы

Балалар сезнең җыелышыгыз — бу йөз меңнән артык җыелыштан торган бөтендөнья оешманың бер өлеше икәнен аңларга тиеш. Аларга оешманың үзенчәлекләрен, башкарган эшләрен һәм балалар бу эшләргә нинди өлеш кертә икәнен аңлатыгыз. Сез аларга конгрессларны һәм район күзәтчеләренең килеп китүләрен ни өчен түземсезлек белән көткәнегезне аңларга булышыгыз. (28 нче биттәге « Гаилә белән гыйбадәт кылганда карап чыгар өчен темалар» дигән рамканы карагыз.)

Күчеп йөрүче күзәтчеләрне, миссионерларны, Вефильдә хезмәт итүчеләрне һәм башка тулы вакытлы хезмәтчеләрне кунакка чакырырга тырышыгыз. Аларның балалар өчен вакытлары юк дип уйламагыз. Бу тулы вакытлы хезмәтчеләр Гайсәдән үрнәк алырга тырыша. Ә ул һәрвакыт балаларны теләп кабул иткән һәм алар белән аралашкан (Марк 10:13 —16). Йәһвәнең бу хезмәтчеләре сөйләгән очраклар һәм аларның изге хезмәтләрендә алган шатлыкларын күрү балаларыгызга тулы вакытлы хезмәтне үз максатлары итеп сайларга булышачак.

Балаларыгызга Йәһвә оешмасын яхшырак белергә тагын нәрсә ярдәм итә ала? Менә кайбер тәкъдимнәр: «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре» (рус) дигән китапны гаиләгез белән бергә карап чыгар өчен вакыт бүлеп куегыз. Аны өйрәнгәндә, Йәһвә хезмәтчеләренең мәхәббәтенә, басынкылык һәм тугрылык кебек сыйфатларына басым ясагыз. Йәһвәнең аларны бөтен җир буенча яхшы хәбәрне таратыр өчен ничек кулланганына игътибар итегез. Йәһвә оешмасы чыгарган видеоматериалны кулланып, балаларыгызга үткәндәге һәм бүгенге вакыйгалардан мөһим сабаклар алырга булышыгыз. Мөмкинлек булса, сезнең илегездәге я хәтта башка илләрдәге Вефильгә килеп китегез. Бу балаларыгызга Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше ничек оештырылган икәнен күрергә булышачак. Алар, шулай ук, Йәһвә бар кардәшләрне, б. э. I гасырында кебек, рухи ризык белән тәэмин итәр өчен ышанычлы хезмәтчене ничек куллана икәнен күрерләр (Мат. 24:45—47; Рәс. 15:22—31).

Һәр баланың ихтыяҗын исәпкә алыгыз

Балаларны өйрәткәндә, Гайсә үз рәсүлләрен ничек өйрәткәнен исегездә тотыгыз. Бер тапкыр ул аларга: «Сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзер кабул итә алмассыз»,— дигән (Яхъя 16:12). Гайсә үз шәкертләрен өйрәткәндә, чамадан тыш күп мәгълүмат бирмәгән. Киресенчә, ул үз шәкертләренә мөһим хакыйкатьләрне әкрен генә ачыклаган, һәм алар моны тиешенчә үзләштерә алган. Үз балаларыгызны өйрәткәндә дә, чамадан тыш күп мәгълүмат бирмәгез. Аларга оешма турында белемнәрне әз-әзләп, әмма регуляр рәвештә биреп, сез балаларның кызыксыну «учагына» сүнмәскә булышырсыз. Бу шулай ук аларның мәсихче җыелышлар турында өйрәнүләрен шатлыклы итәчәк. Балаларыгызның ихтыяҗлары үзгәргән саен, сез аларның инде белгәннәрен кабатлап чыга аласыз я бу белемнәрне тирәнәйтә аласыз.

Мәсихче җыелыш — бу рухи ныгытма һәм аның эшләрендә ашкынып катнашучы балалар Шайтан дөньясының тәэсиренә каршы торыр өчен яхшырак коралланган (Рим. 12:2). Сез балаларыгызга Йәһвә оешмасын яхшырак белергә булышканда, күп шатлык табарсыз дип ышанып калабыз. Йәһвә аларга үз фатихасын бирсен, һәм алар аның оешмасына һәм без хезмәт иткән яратучан Аллаһыбызга тугры булып калсыннар.

[28 биттәге рамка/иллюстрация]

 Гаилә белән гыйбадәт кылганда карап чыгар өчен темалар

Аста Йәһвә оешмасы белән бәйле кайбер темалар китерелә. Сез аларны гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә карап чыга аласыз.

▪ Җыелышыгызның тарихын карап чыгыгыз. Ул кайчан һәм ничек оештырылган булган? Җыелыш нинди Патшалык Залларын кулланган? Балаларның сорауларына җавап бирер өчен, җыелышта инде озак вакыт хезмәт иткән кардәшне чакырсагыз, яхшы булыр иде.

▪ Балаларга җыелыш очрашуларының һәм конгрессларның максатын аңлат. Шулай ук аларга бу очрашулар нинди файда китерә икәнен күрсәт.

▪ Йәһвә оешмасы үткәрә торган мәктәпләрнең максатын карап чык. Анда алган белемнәрнең файдалы булуын күрсәтер өчен, төрле очраклар сөйләп бир.

▪ Балаларга регуляр вәгазьче булуның мөһимлеген аңларга ярдәм ит. «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»нда (рус) бастырылган отчетка ничек алар да үз өлешләрен кертә ала икәнен күрсәт.

▪ Йәһвә оешмасындагы яшьләр катнаша алган тулы вакытлы хезмәтнең төрләрен карап чык. Моның өчен «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) дигән китапның 10 нчы бүлеген карап чыгу файдалы булыр.

▪ Балаларга җыелыштагы тәртипкә кагылышлы кайбер үзенчәлекләрне аңларга булыш. Аларга шуны аңлат: ни өчен без хәтта кечкенә нәрсәләрдә дә Йәһвә оешмасына карата бәйсезлек рухыннан сакланырга тиеш. Балаларга алар өлкәннәр җитәкчелеге буенча эш итеп җыелыштагы тәртипкә ничек үз өлешен кертә алалар икәнен күрсәт.

[Иллюстрация]

Балаларыгыз күп еллар хезмәт иткән мәсихчеләр белән дуслашып, файда табачак

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Борынгы Исраилдәге гадәт буенча, бүгенге әти-әниләр балаларының Йәһвә оешмасы турында биргән сорауларына канәгатьләндерерлек җаваплар бирергә тырыша