Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең «уй-фикерләренә кем төшенгән?»

Йәһвәнең «уй-фикерләренә кем төшенгән?»

Йәһвәнең «уй-фикерләренә кем төшенгән?»

«„Раббыга киңәш бирергә Аның уй-фикерләренә кем төшенгән?“ Ә без Мәсихнең уй-ниятләрен аңлыйбыз» (1 КӨР. 2:16).

1, 2. а) Күп кешеләр нинди кыенлык белән очраша? б) Безнең фикер йөртүебез һәм Йәһвәнең фикер йөртүе турында әйткәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

КАЙВАКЫТ башка кешенең фикер йөртүен аңлау кыен. Сезнең андый хәлгә эләккәнегез бармы? Бәлки, сез күптән түгел генә өйләнгәнсездер һәм сезгә тормыш иптәшегезнең уйларын тулысынча аңлап җиткерү авыр тоеладыр. Чыннан да, ир-атлар һәм хатын-кызлар төрлечә фикер йөртә һәм хәтта төрлечә сөйләшә. Мәсәлән, кайбер халыкларда ир-атлар һәм хатын-кызлар бер телдә, әмма үзләренә хас үзенчәлек белән сөйләшә! Өстәвенә, телләр һәм культуралардагы аерма кешеләрнең төрлечә фикер йөртүләрендә һәм тәртипләрендә чагыла. Әмма башкалар турында күбрәк белгән саен, сез аларның фикер йөртү рәвешен яхшырак аңлый башлыйсыз.

2 Шуңа күрә безнең фикер йөртүебезнең Йәһвәнекеннән бик нык аерылып торуына гаҗәпләнәсе дә юк. Ишагыйя пәйгамбәр аша Йәһвә исраиллеләргә: «Сезнең фикерләрегез — минем фикерләрем түгел, һәм сезнең юлларыгыз минем юлларым түгел»,— дип әйткән. Моны Йәһвә мондый мисал китереп аңлаткан: «Күк җирдән биегрәк булган кебек, минем юлларым да сезнең юлларыгыздан биегрәк һәм минем фикерләрем сезнең фикерләрегездән югарырак» (Ишаг. 55:8, 9).

3. «Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә» ия булыр өчен нинди ике мөмкинлек бар?

3 Бу Йәһвәнең фикер йөртүен аңлар өчен куелган бар тырышлыклар юкка гына дигәнне аңлатамы? Юк, аңлатмый. Без Йәһвәнең бар уйларын аңлап бетерә алмасак та, Изге Язмаларда безне «Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә» ия булырга дәртләндерүче сүзләр язылган. (Әюб 29:4 *; Гыйбрәтле сүзләр 3:32 не укы.) Йәһвәгә якынлашыр өчен бер мөмкинлек — бу аның Сүзендә, Изге Язмаларда, язылган эшләренә игътибар итү (Мәд. 27:5). Икенчесе — «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы» булган «Мәсихнең уй-ниятләрен» яхшырак аңлау (1 Көр. 2:16; Көл. 1:15). Изге Язмалардагы мисалларны карап чыгар өчен вакыт бүлеп куеп һәм алар турында уйланып, без Йәһвәнең сыйфатларын һәм аның фикер йөртү рәвешен аңлый алабыз.

Начар гадәттән сакланыгыз

4, 5. a) Без нинди начар гадәттән сакланырга тиеш? Аңлатыгыз. б) Исраиллеләр нинди дөрес булмаган фикер йөртүгә бирешкән?

4 Йәһвәнең эшләре турында уйланганда, безгә Аллаһыны кеше карашыннан чыгып хөкем итү гадәтеннән сакланырга кирәк. Мәдхия 49:21 дә Йәһвә бу гадәткә кагылышлы мондый сүзләр әйткән: «Син Мине дә үзең кебек дип уйладың». Якынча 175 ел элек Изге Язмаларның бер белгече болай дигән: «Кешенең Аллаһыны үз карашыннан чыгып хөкем итү гадәте бар һәм аның фикере буенча, Аллаһы кешеләр үтәргә тиеш законнар белән чикләнгән».

5 Без Йәһвә турында билгеле бер карашта торабыздыр. Шул ук вакыт безгә сак булырга кирәк: бу карашка үз нормаларыбыз һәм теләкләребез тәэсир итмәсен. Ни өчен бу мөһим? Изге Язмаларны өйрәнгәндә, Йәһвәнең кайбер эшләре, карашыбыз чикле һәм камилсез булганга, дөрес түгел кебек күренергә мөмкин. Борынгы исраиллеләр дә шулай фикер йөртә башлаган һәм Йәһвәнең алар хакына башкарган эшләре турында дөрес булмаган нәтиҗә ясаган. Йәһвәнең алар турында әйткән сүзләренә игътибар итегез: «„Йәһвә юлы гадел түгел“,— диярсез сез. Исраил йорты, зинһар, тыңлагыз мине. Минем юлым гадел түгелме? Сезнең үз юлларыгыз гаделсез түгелме?» (Йәз. 18:25).

6. Әюб нинди сабак алган, һәм аның очрагыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

6 Йәһвәне үз нормаларыбыз буенча хөкем итү тозагына эләкмәс өчен, шуны танырга кирәк: безнең карашыбыз чикле һәм кайвакыт бик бозык. Әюбкә дә моны танып, сабак алырга кирәк булган. Газап кичергәндә, Әюб өметсезлек белән көрәшкән һәм күбрәк үзе турында уйлый башлаган. Ул мөһимрәк нәрсәләрне күздән ычкындырган. Ләкин Йәһвә, ярату күрсәтеп, аңа карашын киңәйтергә булышкан. Аллаһы аңа 70 тән артык сорау биргән, ә Әюб аларның берсенә дә җавап бирә алмаган; шулай итеп Йәһвә аның белемнәренең чикле булуын күрсәткән. Әюб, басынкылык күрсәтеп, үз карашын төзәткән. (Әюб 42:3, 6 ны укы *.)

«Мәсихнең уй-ниятләрен» аңлагыз

7. Ни өчен Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен аңлар өчен, Гайсә эшләренә игътибар итәргә кирәк?

7 Гайсә Атасының бар сүзләреннән һәм эшләреннән камил рәвештә үрнәк алган (Яхъя 14:9). Шуңа күрә Гайсәнең эшләренә игътибар итү безгә Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен аңларга булыша (Рим. 15:5; Флп. 2:5). Әйдәгез, моны күрер өчен, Инҗилдәге ике өзекне карап чыгыйк.

8, 9. Яхъя 6:1—5 тә язылганча, Гайсәне Филипкә сорау бирергә нәрсә дәртләндергән, һәм ни өчен Гайсә шулай эшләгән?

8 Күз алдына китерегез. Б. э. 32 елы. Коткарылу бәйрәме якынлашып килә. Гайсәнең рәсүлләре, Гәлиләя буйлап вәгазьләгәннән соң, кире Гайсә янына кайта. Алар барысы да арыган, шуңа күрә Гайсә аларны Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгыш ярына, аулак җиргә, ала. Әмма аларга меңләгән кеше иярә. Гайсә күп кенә кешене савыктыра һәм өйрәтә. Әлбәттә, бу кешеләрнең ашыйсылары килә башлый. Шушы аулак урында аларга ашарга ризыкны кайдан табарга? Гайсә бу яклардан булган Филиптән: «Аларны ашату өчен икмәкне кайдан сатып алырбыз икән?» — дип сорый (Яхъя 6:1— 5).

9 Ни өчен Гайсә Филипкә бу сорауны биргән? Әллә Гайсә нәрсә эшләргә икәнен белмәгәнме? Юк, белгән. Алайса аның нәрсә әйтәсе килгән соң? Алар белән бергә булган рәсүл Яхъя болай дип аңлата: «Ул [Гайсә] бу сүзләрне Филипне сынау өчен генә әйтте, чөнки нәрсә эшләячәген Үзе белә иде» (Яхъя 6:6). Аның шәкертләре рухи яктан никадәр нык үскән? Гайсә үз соравын биреп, нәкъ шуны сынаган да. Бу сорау шулай ук аларны халык төркемен ничек ашатырга микән дип уйланырга дәртләндергән һәм Гайсәнең сәләтләренә иманнарын күрсәтергә мөмкинлек биргән. Әмма алар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырган һәм карашларының никадәр чикле булганын күрсәткән. (Яхъя 6:7— 9 ны укы.) Шуннан соң Гайсә алар хәтта күз алдына да китерә алмаган могҗиза ясаган: меңләгән ач кешене тукландырган (Яхъя 6:10—13).

10—12. a) Ни өчен Гайсә грек хатын-кызының үтенечен шунда ук үтәмәгән? Аңлатыгыз. б) Без хәзер нәрсә карап чыгачакбыз?

10 Әле генә каралган өзек безгә Гайсәнең башка бер очракта ничек фикер йөрткәнен аңларга булыша. Халык төркемен тукландырганнан соң, тиздән Гайсә үз рәсүлләре белән төньякка китә. Алар Исраилнең чикләрен үтеп, Тур һәм Сидун шәһәрләре янына юл тота. Анда алар бер грек хатын-кызын очрата. Ул Гайсәдән үз кызын савыктыруын үтенә. Башта Гайсә бу хатын-кызга игътибар да итми. Әмма, хатын-кыз үтенүен дәвам иткәнгә, Гайсә аңа болай ди: «Башта балалар туенсыннар... Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел» (Марк 7:24—27).

11 Ни өчен Гайсә башта бу хатын-кызга ярдәм итмәгән? Ул аны, иманын күрсәтергә мөмкинлек биреп, Филипне кебек сынаганмы? Гайсәнең бу сүзләрне ничегрәк әйткәнен без белмәсәк тә, ул әйткән сүзләр хатын-кызны өметсез калдырмаган. Кешеләрне «көчекләр» белән чагыштырып, Гайсә үз сүзләрен йомшарткан. Ул, күрәсең, ата-аналар сыман эш иткән: алар баланың үтенечен үтәргә әзер, әмма балага моны күрсәтми; алар аның теләге никадәр нык икәнен сынар өчен, башта ул теләгәнне бирми. Ничек кенә булмасын, бу хатын-кыз иманын күрсәткәч, Гайсә аның үтенечен теләп үтәгән. (Марк 7:28—30 ны укы.)

12 Инҗилнең бу ике өзеге «Мәсихнең уй-ниятләрен» ачыклый. Ә хәзер, әйдәгез, бу өзекләр Йәһвәнең уй-фикерләрен аңларга ничек булыша икәнен карап чыгыйк.

Йәһвә Муса белән сөйләшә

13. Гайсәнең фикер йөртү рәвешен аңлау безгә нинди очракларда булыша?

13 Безгә Изге Язмалардагы кайбер өзекләрне аңлау авыр булырга мөмкин. Андый очракларда Гайсәнең фикер йөртү рәвешен аңлау булыша. Мәсәлән, Йәһвәнең сүзләрен карап чыгыйк. Исраиллеләр табыныр өчен алтын бозау ясаганнан соң, ул Мусага болай дигән: «Мин күрәм: бу халык үзсүзле. Хәзер син Мине калдыр, шушы ачудан Мин аларны кырып бетерәм һәм соңыннан синнән бөек халык булдырырмын» (Чыг. 32:9, 10).

14. Муса Йәһвәгә нинди җавап кайтарган?

14 Аннары бу өзектә болай дип әйтелә: «Муса Раббыдан — үз Алласыннан ялварып сорады: „Әй Раббы, ни өчен Синең Үз халкыңа бик нык ачуың чыкты? Син бу халыкны бөек көч вә кодрәтле кул белән Мисыр җиреннән алып чыктың. Шулай булгач, нишләп әле Син мисырлыларга: „Раббы Үз халкына начарлык эшләү, аларны тауда һәлак итү, җир йөзеннән юкка чыгару нияте белән Мисырдан алып чыкты“,— дип әйтергә юл куясың? Үз халкыңа карата ачу саклама! Үзеңнең ярсуыңнан кире кайт, карарыңны үзгәрт, Үз халкыңа афәт белән янама! Синең хезмәтчеләрең Ибраһим, Исхак һәм Исраилне исеңә төшер — аларга Син Үз Затыңнан: „Мин нәсел орлыгыгызны күктәге йолдызлар санынча ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен. Бу вәгъдә иткән бөтен җирне Мин сезнең нәсел варисларыгызга мәңгелек мирас-биләмә итеп бирәм“,— дип ант иттең“. Шулчак Раббы Үзенең карарын үзгәртте һәм халыкка кылынасы афәт булмый калды» (Чыг. 32:11—14) *.

15, 16. а) Йәһвәнең сүзләре Мусага нинди мөмкинлек биргән? б) Йәһвә нинди мәгънәдә «Үзенең карарын үзгәрткән»?

15 Мусага Йәһвә Аллаһаның фикер йөртү рәвешен чыннан да үзгәртергә кирәк булганмы? Һич тә юк! Йәһвә үзенең нәрсә эшләргә җыенганын гына әйткән, бу әле аның катгый карары булмаган. Чынында Йәһвә Мусаны сынаган. Нәкъ шулай ук Гайсә дә соңрак Филипне һәм грек хатын-кызын сынаган. Мусага үз карашын әйтеп бирер өчен мөмкинлек бирелгән булган *. Йәһвә аны Үзе һәм Исраил халкы арасында арадашчы итеп билгеләгән һәм аның бу билгеләвен хөрмәт иткәнен күрсәтәсе килгән. Муса өметсезлеккә бирелерме? Ул Йәһвәне Исраил халкын онытып, үз буыныннан көчле халык булдырырга дәртләндерә алган. Әмма ул бу мөмкинлек белән кулланырмы? Йәһвәнең моны беләсе килгән.

16 Мусаның җавабы ул Йәһвәнең гадел булуына өметләнә һәм ышана икәнен күрсәткән. Мусаның сүзләреннән аның үзе турында гына түгел, ә Йәһвә исеме турында борчылганы күренә. Ул бу исемгә хурлык төшүен теләмәгән. Шулай итеп Муса Аллаһының бу мәсьәләгә кагылышлы «уй-фикерләрен» аңлаганын күрсәткән (1 Көр. 2:16). Йәһвә әле бернинди дә катгый карарга килмәгән булган. Шуңа күрә Изге Язмаларда Йәһвә «Үзенең карарын үзгәртте» дип әйтелә. Еврей телендәге бу сүзләр Йәһвә халыкка китерергә җыенган бәлане китермәскә булган дигәнне аңлатырга мөмкин.

Йәһвә Ибраһим белән сөйләшә

17. Ибраһим сораулар биргәндә, Йәһвә үзенең зур сабырлыгын ничек күрсәткән?

17 Тагын бер очракны карап чыгыйк. Ул да Йәһвә үз хезмәтчеләренә иманнарын һәм ышанычларын белдерер өчен ничек мөмкинлек бирә икәнен күрсәтә. Бу очракта Ибраһим Аллаһыга Сәдүм турында сораулар биргән. Ибраһимга сигез сорау бирергә рөхсәт итеп, Йәһвә үзенең зур сабырлыгын күрсәткән. Бер тапкыр Ибраһим Аллаһыга болай дип мөрәҗәгать иткән: «Мондый эш Синнән ерак торсын — яманны да, тугрыны да бер тиң күреп, тугрыны яман кеше белән бергә һәлак итүең мөмкин түгел! Бөтен дөньяның Хакиме мондый гаделсезлеккә юл куймас!» (Ярат. 18:22—33).

18. Йәһвәнең Ибраһим белән сөйләшүеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

18 Без бу өзектән Йәһвәнең фикер йөртү рәвеше турында нәрсә белдек? Йәһвәгә, дөрес карарга килер өчен, Ибраһим белән фикер алышу кирәк булганмы? Юк. Әлбәттә, Йәһвә шәһәрне юк итү турында үз карарының сәбәбен баштан ук әйтә алган. Әмма Ибраһим биргән сораулар ярдәмендә Йәһвә аңа, үзенең карарын кабул итәр өчен һәм фикер йөртү рәвешен аңлар өчен, вакыт биргән. Бу Ибраһимга шулай ук Йәһвә гаделлегенең һәм аның кызгану хисенең тирәнлеген аңларга булышкан. Әйе, Йәһвә Ибраһим белән үзен дусларча тоткан (Ишаг. 41:8; Ягък. 2:23).

Безнең өчен сабаклар

19. Безгә Әюбтән кайсы яклардан үрнәк алырга кирәк?

19 Без «Аллаһының уй-фикерләре» турында нәрсә белдек? Безгә Йәһвәнең уй-фикерләрен аңлар өчен, Аллаһы Сүзенә үзебезне үзгәртергә юл куярга кирәк. Безгә беркайчан да Йәһвәне үз нормаларыбыз һәм фикер йөртүебез буенча хөкем итәргә һәм аның да, безнең кебек, чикле яклары бар дип уйларга кирәк түгел. Әюб болай дигән: «[Аллаһы] минем шикелле кеше түгел шул: мин аңа җавап та бирә алмыйм һәм аның белән судлаша да алмыйм» (Әюб 9:32). Ул шулай ук: «Менә, моның барысы да аның юлларының кырыйлары гына, һәм аның турында пышылдау гына ишетелә! Ләкин аның бөек күк күкрәвен кем аңлар?» — дип әйткән (Әюб 26:14). Йәһвәнең уй-фикерләрен аңлый башлагач, безнең дә шундый ук сүзләрне әйтәсебез килер.

20. Изге Язмаларда аңлау өчен авыр булган берәр өзек очраса, нәрсә эшләргә?

20 Изге Язмаларда аңлау өчен авыр булган берәр өзек очраса һәм ул аеруча Йәһвәнең фикер йөртү рәвешенә кагылышлы булса, нәрсә эшләргә? Тикшерү ясаганнан соң да, җавабы әле дә ачык булмаса, моны Йәһвәгә ышанычыбызны сынау дип санап була. Шуны истә тотыйк: бу авыр өзекләр безгә Йәһвәнең бар эшләрендә аның сыйфатлары чагыла икәненә ышанычыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әйдәгез, басынкылык белән шуны таныйк: без Йәһвә эшләренең барысын да аңлап бетерә алмыйбыз (Вәг. 11:5). Бу безне Паулның мондый сүзләре белән ризалашырга дәртләндерә: «Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, Аның юллары эзләп тапмаслык! Раббының уй-фикерләренә кем төшенде? Яки Аңа кем киңәш бирә ала? Яки, Аллаһы кире кайтарырдай, кем Аңа нәрсә дә булса биргән? Һәммәсе Аннан, Аның аша һәм Аның өчен бит. Аңа мәңгегә дан! Амин» (Рим. 11:33—36).

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Әюб 29:4: «[Ул вакытта] үз гомеремнем иң яхшы елларында чатырымда Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр булды».

^ 6 абз. Әюб 42:3, 6: «Син: „Кем әле, белеме дә булмыйча, ниятне томаландыра?“— дип сорадың. Мин сөйләдем, әмма үзем өчен шундый гаҗәеп, билгесез эшләрне аңламадым. Шуңа күрә мин үз сүзләремнән ваз кичәм, туфракта һәм көлдә тәүбә итәм».

^ 14 абз. Бу вакыйга турында шулай ук Саннар 14:11—20 дә әйтелә.

^ 15 абз. Кайбер белгечләрнең фикере буенча, Чыгыш 32:10 дагы «син Мине калдыр» дигән еврей идиомасын Мусаны Аллаһы белән халык арасына «басарга» яки халыкны якларга чакыру я киңәш кебек кабул итәргә кирәк (Мәд. 105:23; Йәз. 22:30). Ничек кенә булмасын, Муса, күрәсең, Йәһвәгә үз карашын ачык белдерә алган.

Хәтерлисезме?

• Безгә Йәһвәне үз нормаларыбыз буенча хөкем итү гадәтеннән сакланырга нәрсә булышачак?

• Гайсәнең эш итү рәвешен аңлау «Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә» ия булырга ничек ярдәм итә?

• Йәһвәнең Муса һәм Ибраһим белән сөйләшүеннән сез нинди сабак алдыгыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвәнең Муса һәм Ибраһим белән сөйләшүенә игътибар итсәк, Аллаһының фикер йөртү рәвеше турында нәрсә белербез?