Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез имандашларыгызга ихтирамлымы?

Сез имандашларыгызга ихтирамлымы?

Сез имандашларыгызга ихтирамлымы?

«Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз» (РИМ 12:10).

1, 2. a) Паул Римлыларга язылган хатында нинди үгет-нәсихәт бирә? б) Без нинди сораулар карап чыгачакбыз?

РӘСҮЛ Паул римлыларга язган хатында безгә, мәсихчеләргә, җыелышта бер-беребезгә мәхәббәт күрсәтергә кирәк икәненә басым ясый. Ул «мәхәббәтегез саф булсын» дип яза. Паул «туганнарча» яратыгыз дип әйтә һәм бу мәхәббәт «эчкерсез», ягъни назлы булырга тиеш ди (Рим. 12:9, 10а).

2 Әлбәттә, туганнарча ярату бу башкаларга карата җылы хисләр кичерү генә түгел. Хисләрне эшләр белән күрсәтергә кирәк. Ахыр чиктә, әгәр без яратуыбызны һәм хисләребезне «татып карарга» бирмәсәк, башкалар аларның «тәмен» белмәячәк. Шуңа күрә Паул: «Бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз»,— дип үгетли (Рим. 12:10б). Ихтирамлы булу нәрсәне аңлата? Ни өчен имандашларыбызга ихтирам күрсәткәндә, бер-беребездән уздырырга тырышу мөһим? Моны ничек эшләп була?

Хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү

3. Изге Язмалар язылган телләрдә «ихтирам» дигән сүз нәрсә аңлата?

3 «Ихтирам» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе турыдан-туры «авырлык» дигәнне аңлата. Ихтирам ителгән кеше мөһим һәм әһәмиятле дип санала. Шул ук еврей сүзе Изге Язмаларда еш кына «шөһрәт» дип тәрҗемә ителә һәм ихтирам ителгән кешегә зур хөрмәт күрсәтелгәнен аңлата (Ярат. 45:13). Ә «ихтирам» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе илтифат итү, югары бәяләү һәм кадерләү дигәнне аңлата (Лүк 14:10). Әйе, без ихтирам иткән кешене кадерлибез һәм югары бәялибез.

4, 5. Ихтирам һәм хөрмәт бер-берсе белән ничек бәйле? Мисал китерегез.

4 Башкаларны ихтирам итү нәрсә аңлата? Кешеләргә ихтирамлы булу аларны хөрмәт итүдән башлана. «Ихтирам» һәм «хөрмәт» дигән сүзләр бер-берсе белән бәйле булганга, еш кына бергә кулланыла. Ихтирам — бу хөрмәт хисенең чагылышы, ягъни гамәлдә күрсәтелүе. Башка сүзләр белән әйткәндә, хөрмәт — бу тулаем алганда кардәшебезгә карашыбыз, ә ихтирам — алар хакына башкарган эшләребез.

5 Мәсихче үз кардәшләрен чын күңелдән хөрмәт итмәсә, ничек ул аларны эчкерсез ихтирам итә алыр ди? (3 Яхъя 9, 10). Үсемлек яхшы җиргә тамырланса гына, бер дә шиңмичә чәчәк ата алыр. Ихтирам да чын күңелдән күрсәтелгән хөрмәткә «тамырланса» гына, эчкерсез һәм дәвамлы булачак. Ә ясалма ихтирам, эчкерсез хөрмәткә тамыр җәймәгәнгә, иртәме-соңмы «шиңәчәк». Шуңа күрә Паул «ихтирамлы булыгыз» дигән сүзләр алдыннан: «Мәхәббәтегез саф булсын»,— дип ап-ачык әйтә. (Рим. 12:9; 1 Петер 1:22 не укы.)

«Аллаһыга охшашлы итеп» яратылган кешеләрне ихтирам итегез

6, 7. Ни өчен без башкаларны хөрмәт итәргә тиеш?

6 Кешене ихтирам итәр өчен, аны чын күңелдән хөрмәт итәргә кирәк. Шуңа күрә без, һәр кардәшебезне хөрмәт итәр өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәпләрне күздән төшермәскә тиеш. Әйдәгез, аларның икесен карап чыгыйк.

7 Аллаһы җирдә күп нәрсәне барлыкка китергән. Әмма кешеләр генә «Аллаһыга охшашлы итеп» яратылган (Ягък. 3:9). Шуңа күрә безнең мәхәббәт, акыллылык һәм гаделлек кебек Аллаһыга хас сыйфатлар бар. Барлыкка Китерүчебез безгә тагын бер нәрсә биргән, һәм моның турында мәдхия җырлаучы болай ди: «Әй Ходай... Синең шөһрәтең күкләрдән югары күтәрелгән!.. Син аны [кешене] фәрештәләрдән аз гына ким иткән, олылык һәм хөрмәт белән аны кадерләгән» (Мәд. 8:2, 5, 6; 103:1) *. Аллаһы кешеләрне абруй, шөһрәт һәм ихтирам белән бизәгән. Шулай итеп без, башка кешене олылаганда, чынында кешеләрне абруй белән бизәгән Чыганакны, Йәһвәне, таныйбыз. Безнең бөтен кешеләрне хөрмәт итәр өчен җитди сәбәпләр бар икән, имандашларыбызны хөрмәт итәр өчен сәбәпләр тагы да күбрәк! (Яхъя 3:16; Гәл. 6:10).

Бер гаилә әгъзалары

8, 9. Паул имандашларны хөрмәт итәр өчен нинди сәбәп китерә?

8 Бер-беребезне хөрмәт итәр өчен икенче сәбәпне Паул китерә. «Ихтирамлы булыгыз» дигән киңәшне бирер алдыннан ул: «Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез»,— дигән. «Эчкерсез мәхәббәт» дип тәрҗемә ителгән грек тәгъбире тыгыз бәйләнешләрне аңлата. Андый бәйләнешләр бер-берсенә ярдәм итүче һәм бер-берсен яратучы гаиләне берләштерә. Бу тәгъбирне кулланып, Паул шуңа басым ясый: җыелыштагы мөнәсәбәтләр, бердәм гаиләдәге мөнәсәбәтләр кебек, нык һәм җылы булырга тиеш (Рим. 12:5). Моннан тыш, Паулның бу сүзләрне майланган мәсихчеләргә, бер үк Ата, Йәһвә, тарафыннан балалар итеп кабул ителгәннәргә, язганын онытмагыз. Алар чын мәгънәдә бер тату гаилә булганнар. Шуңа күрә Паул көннәрендә яшәгән майланган мәсихчеләрнең бер-берсен хөрмәт итәр өчен җитди сәбәп булган. Бүгенге майланган мәсихчеләрнең дә бер-берсен хөрмәт итәр өчен шул ук сәбәп бар.

9 Ә «башка сарыклар» турында нәрсә әйтеп була? (Яхъя 10:16). Алар Аллаһы балалары итеп кабул ителмәсә дә, бердәм бөтендөнья мәсихче гаиләсен тәшкил иткәнгә, бер-берсен кардәш дип атый ала (1 Пет. 2:17; 5:9). Шулай итеп, андый мәсихченең, ул «кардәш» дигән сүзне тулысынча аңлап әйтсә, үз имандашын чын күңелдән хөрмәт итәр өчен җитди сәбәбе бар. (1 Петер 3:8 не укы.)

Ни өчен ихтирамлы булу шулкадәр мөһим?

10, 11. Ни өчен хөрмәт итү һәм ихтирамлы булу шулкадәр мөһим?

10 Ни өчен хөрмәт итү һәм ихтирамлы булу шулкадәр мөһим? Чөнки кардәшләребезгә ихтирамлы булып, без җыелышның иминлегенә һәм бердәмлегенә зур өлеш кертәбез.

11 Әлбәттә, Йәһвә белән тыгыз мөнәсәбәтләр һәм аның рухының ярдәме безгә, мәсихчеләргә, гаять зур көч өстәп тора, һәм без моны бик яхшы беләбез (Мәд. 35:8; Яхъя 14:26). Әмма шунсын да әйтергә кирәк: имандашларыбыз безне кадерләгәннәрен күрсәткәндә, бу безне дәртләндереп җибәрә (Гыйб. сүз. 25:11). Әйе, берәрсе эчкерсез сүзләре белән безне югары бәяләгәнен һәм хөрмәт иткәнен күрсәтсә, без рухланып китәбез. Бу безгә тормыш юлында шатлык һәм тәвәккәллек белән йөрүебезне дәвам итәр өчен өстәмә көч бирә. Һичшиксез, сезнең үзегезнең дә моны татып караганыгыз бар.

12. Безнең һәрберебез, кардәшләр арасында җылы мөнәсәбәтләр һәм ярату булсын өчен, моңа үз өлешен ничек кертә ала?

12 Без башкаларның үзебезне хөрмәт итүләрен телибез, бу безгә тумыштан бирелгән теләк, һәм Йәһвә моны белә. Шуңа күрә үз Сүзе аша ул безне: «Бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз»,— дип өнди. (Рим. 12:10; Маттай 7:12 не укы.) Һәр заманда кулланырлык бу киңәшне кабул иткән бар мәсихче, кардәшләр арасында җылы мөнәсәбәтләр һәм ярату булсын өчен, моңа үз өлешен кертә. Шуңа күрә үзебезгә мондый сорау бирсәк, яхшы булыр иде: «Мин җыелыштагы кардәшләремне чын күңелдән хөрмәт иткәнемне үз сүзләрем һәм эшләрем белән соңгы тапкыр кайчан күрсәткән идем?» (Рим. 13:8).

Һәр мәсихченең вазифасы

13. a) Ихтирамны беренче булып кем күрсәтергә тиеш? б) Паулның Римлыларга 1:7 дә язылган сүзләреннән нәрсә күренә?

13 Ихтирамны беренче булып кем күрсәтергә тиеш? Еврейләргә язылган хатында Паул мәсихче өлкәннәрне «җитәкчеләр» дип атый (Евр. 13:17). Әйе, алар җыелыштагы күп эшләр белән җитәкчелек итә. Шулай да, мәсихче көтүчеләр буларак, аларга үз имандашларыннан, шул исәптән башка өлкәннәрдән дә, уздырып, әлбәттә, ихтирамлы булырга кирәк. Мәсәлән, җыелышның рухи ихтыяҗларын карап чыгар өчен җыелгач, өлкәннәр бер-берсен игътибар белән тыңлый һәм шулай итеп ихтирам күрсәтә. Ихтирамны алар, шулай ук, карар кабул иткәндә бар өлкәннәрнең сүзләрен һәм карашларын исәпкә алып күрсәтә (Рәс. 15:6—15). Ләкин шуны онытмыйк: Паул бу сүзләрен өлкәннәргә генә түгел, ә тулаем җыелышка мөрәҗәгать итеп язган (Рим. 1:7). Шулай итеп, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз дигән үгет бүген һәрберебезгә кагыла.

14. a) Ихтирамлы булу һәм бер-беребездән уздырырга тырышып ихтирамлы булу арасында нинди аерма бар? Мисал китерегез. б) Без үзебезгә нинди сорау бирсәк, яхшы булыр иде?

14 Паул киңәшенең тагын бер ягына игътибар итик. Ул Римдагы мәсихчеләрне ихтирамлы булырга гына түгел, ә бер-берсеннән уздырырга тырышып ихтирамлы булырга өндәгән. Аерманы күрер өчен, бер мисалны карап чыгыйк. Укытучы инде укый белгән укучыларын укырга өйрәнергә өндәрме? Юк. Алар болай да укый белә бит. Моның урынына укытучы аларны яхшырак укырга өйрәтер. Чын мәсихчеләр булганга, без ярату белән инде аерылып торабыз, һәм ул безне ихтирамлы булырга дәртләндерә (Яхъя 13:35). Теге укучылар үзләренең уку сәләтләрен яхшырта алган кебек, без дә ихтирамлы булуда бер-беребезне уздырырга тырыша алабыз (1 Тес. 4:9, 10). Бу вазифа һәрберебезгә бирелгән. Без үз-үзебезгә мондый сорау бирсәк, яхшы булыр иде: «Мин җыелышта башкаларга беренче булып ихтирам күрсәтәмме?»

«Басынкыларга» ихтирамлы булыгыз

15, 16. a) Без җыелышта тагын кемгә ихтирам күрсәтми калмаска тиеш һәм ни өчен? б) Бар кардәшләребезне чын күңелдән хөрмәт итүебез нәрсәдән күренә?

15 Без җыелышта тагын кемгә ихтирам күрсәтми калмаска тиеш? Аллаһы Сүзендә: «Фәкыйрьгә күрсәтелгән игелек — Раббыга бирелгән бурыч кебек; Раббы исә үзенең бурычын кайтармый калмый»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 19:17). Ихтирамлы булуда бер-беребездән уздырырга тырышканда, бу сүзләрдәге принципны ничек кулланырга?

16 Күп кешеләр үзләреннән югарырак дәрәҗәле кешеләргә ихтирам күрсәтергә әзер, ләкин үзләреннән түбәнрәк дәрәҗәле кешеләрне әзрәк хөрмәт итә яки бер дә хөрмәт итми. Сез дә моның белән ризалашырсыз. Әмма Йәһвә андый кешеләрдән аерылып тора. «Мине ихтирам иткәннәрне мин ихтирам итәчәкмен»,— дип әйтә ул (1 Пат. 2:30; Мәд. 112:5 —7). Йәһвә Аллаһы үзенә хезмәт итүчеләргә һәм ихтирам күрсәтүчеләргә ихтирамлы. Ул «басынкыларны» игътибарсыз калдырмый (Ишагыйя 57:15 не укы *; 2 Елъ. 16:9). Әлбәттә, без Йәһвәдән үрнәк алырга телибез. Һәм эчкерсез ихтирам күрсәтүдә нинди уңышларга ирешкәнебезне аңлар өчен, үзебезгә мондый сорау бирсәк, яхшы булыр иде: «Җыелышта күренекле яки җаваплы урын алмаган кешеләргә мин ничек карыйм?» (Яхъя 13:14, 15). Бу сорауга җавап башка кешеләргә карата чын күңелдән күрсәтелгән хөрмәтебезнең тирәнлеген күрсәтәчәк. (Филиппуйлыларга 2:3, 4 не укы.)

Башкаларга вакытыбызны багышлап ихтирам күрсәтәбез

17. Җыелышта бер-беребездән уздырып бар кешеләргә ихтирам күрсәтер өчен нинди төп мөмкинлек бар, һәм бу нәрсә аңлата?

17 Җыелышта бер-беребездән уздырып бар кешеләргә ихтирам күрсәтер өчен нинди төп мөмкинлек бар? Бу башкаларга үз вакытыбызны багышлау. Бу нәрсә аңлата? Без, мәсихчеләр буларак, күп эшләр белән мәшгуль һәм җыелыштагы күп төрле мөһим эшләр шактый вакытыбызны ала. Шуңа күрә без вакытның кадерен беләбез һәм шуны да аңлыйбыз: без кардәшләребездән үзебезгә чамасыз күп вакыт багышлауларын таләп итмәскә тиеш. Һәм җыелыштагы башка кешеләр дә моны бездән таләп итмәгәндә, без моның өчен рәхмәтле.

18. Унсигезенче биттәге рәсемдә күрсәтелгәнчә, без имандашларга вакытыбызны багышларга әзер булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

18 Моңа карамастан, без шуны да таныйбыз: безнең, аеруча җыелыштагы көтүчеләрнең, имандашларга вакытыбызны багышлар өчен, үз эшебезне калдырып торырга әзер булуыбыз аларны хөрмәт иткәнебезне күрсәтә. Имандашларга вакытыбызны багышлап, без аларга болай дип әйтәбез булып чыга: «Үз эшемне башкаруга караганда, синең белән бергә вакыт уздыру минем өчен күпкә мөһимрәк. Син минем өчен шундый кадерле» (Марк 6:30—34). Нәкъ шулай ук кардәшебезгә вакытыбызны багышлар өчен, үз эшебезне теләр-теләмәс кенә калдырсак, бу кардәшебездә без аны әз кадерлибез дигән уй уятыр. Әлбәттә, кайчакта калдырып булмый торган ашыгыч эшләр дә була. Шулай да башкаларга вакытыбызны багышларга әзер булу яки аны аларга теләр-теләмәс кенә багышлау кардәшләребезгә карата хөрмәтебезнең тирәнлеген ачыклый (1 Көр. 10:24).

Бер-берегездән уздырырга тырышып алда да ихтирамлы булыгыз

19. Имандашларга, вакытыбызны багышлаудан тыш, ихтирамны тагын ничек күрсәтеп була?

19 Имандашларга ихтирам күрсәтер өчен тагын бер мөһим ысул бар. Мәсәлән, вакытыбызны багышлаганда, аларга игътибарыбызны да бирү. Һәм Йәһвә бу яктан да безгә үрнәк күрсәтә. Мәдхия җырлаучы Давыт: «Ходайның күзләре гадел кешеләрдә, Аның колаклары алар ялваруында»,— дигән (Мәд. 33:16). Без Йәһвәдән үрнәк алырга тырышып, кардәшләребезгә, аеруча ярдәм сораганнарга, бар игътибарыбызны бирәбез: безнең күзләребез дә, колакларыбыз да аларда. Шулай эшләп без аларга ихтирамлы булабыз.

20. Ихтирамлы булу турында әйткәндә, без нәрсәне истә тотарга телибез?

20 Бу мәкаләдән күренгәнчә, безнең үз имандашларыбызны чын күңелдән хөрмәт итәр өчен күп сәбәпләр бар. Безнең бу сәбәпләрне һәрвакыт истә тотасыбыз килә. Без шулай ук бар кешеләргә, шул исәптән басынкыларга да, беренче булып ихтирам күрсәтер өчен мөмкинлекләр эзләргә тырышабыз. Шулай эшләп, без кардәшләр арасындагы яратуны һәм җыелыштагы бердәмлекне тагы да ныгытачакбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, ихтирамлы булу белән генә чикләнмик, ә бер-беребездән уздырып ихтирамлы булырга тырышыйк. Сез алда да шулай эшләргә тәвәккәлме?

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Давытның 8 нче Мәдхиядә язылган сүзләре — бу камил кеше Гайсә Мәсих турында пәйгамбәрлек тә (Евр. 2:6—9).

^ 16 абз. Ишагыйя 57:15: «Болай дип әйтә мәңге яшәүче һәм исеме изге булган Югарыдагы һәм Мәһабәт [Аллаһы]: „Мин биеклектә һәм изге урында, шулай ук басынкыларның рухларын һәм көенгәннәрнең йөрәкләрен терелтер өчен, көенгәннәр һәм рухлары басынкы булганнар белән яшим“».

Хәтерлисезме?

• Ихтирам һәм хөрмәт бер-берсе белән ничек бәйле?

• Имандашларыбызга ихтирамлы булыр өчен нинди сәбәпләр бар?

• Ни өчен бер-беребезне ихтирам итү мөһим?

• Кардәшләребезгә карата ихтирамны ничек күрсәтеп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Имандашларыбызга ихтирамны ничек күрсәтеп була?