Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ул миңа кешенең күңел түренә ирешергә булыша»

«Ул миңа кешенең күңел түренә ирешергә булыша»

«Ул миңа кешенең күңел түренә ирешергә булыша»

БРАЗИЛИЯНЕҢ көньягында урнашкан Порту-Алегри шәһәрендә социаль сораулар буенча халыкара конференция үткән булган. Аңа 135 илдән дистәләгән мең кеше җыелган. Шушы шәһәрдәге Йәһвә Шаһитләренең җыелышыннан бер төркем вәгазьче, бу кешеләргә Изге Язмалардагы Патшалык турындагы яхшы хәбәрне җиткерер өчен, вәгазьләп йөргән. Алар моны конференциядә тәнәфес вакыты булганда башкарган. Моның өчен алар нәрсә кулланган?

«Без „Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр“ дигән брошюраны кулландык»,— дип сөйли Элизабет исемле бер пионер. Шуннан соң ул болай дип өсти: «Конференциягә килгән күп кенә кешенең Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ишеткәне булмаса да, алар безне теләп тыңладылар. Без Боливия, Кытай, Франция, Һиндстан, Израиль һәм Нигерия илләреннән килгән кешеләр белән сөйләштек. Безнең кайбер телләрдә басмалар бар иде, һәм шул телләрдә сөйләшкән кешеләр аларны шатлык белән кабул иттеләр».

Мексикада Рауль исемле бер пионер да бу брошюраны уңышлы гына куллана. Бер тапкыр ул 80 яшьлек бер гарәп кешесенә вәгазьләп караган. Күптән түгел генә бу ир-атның хатыны үлгән булган. Бу брошюрадан Патшалык хәбәрен гарәп телендә укыганнан соң, бу ир-ат елый башлаган. Ни өчен? Ачылыш 21:3, 4 тәге үлем башка булмаячак дигән Аллаһының вәгъдәсе, ул аны үз телендә укыгач, аңа бик нык тәэсир иткән. Башка бер тапкыр, очраклы вәгазьләгәндә, Рауль португал телендә сөйләшүче кешене очраткан. Бу ир-ат үлем аркасында үз яраткан улын югалткан булган. Рауль аңа бу брошюрадан португал телендә язылган хәбәрне укырга тәкъдим иткән. Укып чыккач, бу ир-ат Изге Язмалар турында күбрәк белергә теләген белдергән һәм Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан.

Рауль «Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр» дигән брошюраны кулланып, әрмән, кытай, инглиз, француз, немец, хинди, корея, михе, фарсы, рус һәм сапотек телләрендә шаһитлек биргән. Ул болай ди: «Мин бу коралны үз хезмәтемдә куллану никадәр мөһим икәнен күрдем. Мин кешенең телен белмәсәм дә, ул миңа аның күңел түренә ирешергә булыша».

Сәяхәт иткән һәм чит илләрдә яшәгән кешеләрнең саны арткан саен, безнең төрле телләрдә сөйләшкән кешеләргә шаһитлек бирү мөмкинлеге дә арта. Без Патшалык турындагы хәбәрне аларга, «Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр» дигән брошюраны кулланып, җиткерә алабыз. Син бу брошюраны үзең белән йөртәсеңме?

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Рауль кешеләрнең күңел түрләренә ирешер өчен, бу брошюраны куллана