Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Әле дә Йәһвә эше белән мәшгуль булып калам»

«Әле дә Йәһвә эше белән мәшгуль булып калам»

«Әле дә Йәһвә эше белән мәшгуль булып калам»

Вернон Зубко сөйләде

МИН Канадада Саскачеван провинциясенең Стенен авылы янында урнашкан йортта үстем. Әтием Фред һәм әнием Аделла апам Ауреллия, эне-сеңелләрем Альвин, Аллегра, Дарел һәм минем турында рухи һәм материаль яктан кайгыртыр өчен тырышып эшләделәр. Бүген дә без әти-әниебезгә безне хакыйкатькә өйрәткәннәре өчен рәхмәтле булып калабыз.

Әтием, майланган мәсихче, кыю вәгазьче иде. Гаиләбездә яшәр өчен барсы да булсын дип, аңа күп эшләргә туры килде, әмма шул ук вакыт ул, башкалар аның Шаһит булуын белсеннәр өчен, бар көчен куйды. Ул һәрчак хакыйкать турында сөйли иде. Аның ашкынуы һәм кыюлыгы йөрәгемдә гомерлек эз калдырды. Ул миңа еш кына: «Йәһвә эше белән мәшгуль булып кал. Шулай итеп син күп авырлыклардан качарсың»,— дип әйтә иде.

Без еш кына Стенен һәм күрше авылларның урамнарында вәгазьли идек. Кайвакыт минем өчен бу авыр булды. Һәрбер шәһәрнең үз сугыш чукмарлары бар иде, алар безгә, яшьрәк малайларга, бәйләнеп, бездән мыскыллап көлә иделәр. Бер тапкыр мин, сигез яшьлек малай, «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларын тотып, урам почмагында басып тора идем. Шунда яныма бер төркем яшьләр килде. Алар эшләпәмне башымнан тартып алып, янымдагы баганага элеп куйдылар. Ярый әле, олырак бер абый-кардәш моның барсын күреп алды. Ул яныма килеп: «Верн, әллә берәр кыенлык тудымы?» — дип сорады. Малайларның эзе дә калмады. Бу вакыйгадан соң күңелем төшсә дә, мин үземә мондый сабак алдым: урамда вәгазьләгәндә миңа багана сыман басып тормаска, ә бертуктамый йөрергә кирәк. Үскән чагымда алган тәҗрибәм миңа шулай ук өйдән-өйгә вәгазьләр өчен кирәкле кыюлык бирде.

Без Альвин белән 1951 елның май аенда суга чумдырылу үттек. Миңа ул вакытта унөч яшь иде. Джек Нейтан исемле абый-кардәшнең суга чумдырылу үтүчеләр өчен нотыгындагы Йәһвә турында сөйләмичә бер ай да үткәрмәгез дигән киңәше әле дә исемдә *. Гаиләбездә пионер булып хезмәт итү һәрчак иң яхшы тормыш юлы дип санала иде. Шуңа күрә 1958 елда, мәктәпне тәмамлагач, мин пионер хезмәтен башлар өчен, Манитоба провинциянең Виннипег шәһәренә күчтем. Өйдә яшәгәндә, мин әтиемә ышкылаучы эшендә ярдәм итә идем. Әлбәттә ул моңа шат иде. Шулай да, алар әнием белән мине тулы вакытлы хезмәтне башларга дәртләндерделәр һәм күченүемне хупладылар.

Яңа өй һәм яңа хезмәттәш

Квебек провинциясендә вәгазьчеләр кирәк булганга, 1959 елда илебезнең филиалы кардәшләрне шул җиргә күчәргә чакырды. Мин Монреальга күчтем һәм пионер булып хезмәт итә башладым. Тормышым кискен үзгәреп куйды! Мин француз телен өйрәнә башладым һәм миңа яңа культурага ияләшергә туры килде — тормышымның яңа сәхифәсе ачылды. Безнең район күзәтчебез миңа: «Беркайчан да „ә без болай эшли идек“ дип әйтмә»,— диде. Бу яхшы киңәш булып чыкты (1 Көр. 9:22, 23).

Квебекка күчкәндә, минем хезмәттәшем юк иде. Әмма алдарак Виннипегта мин Ширли Туркотт исемле бер яшь апа-кардәш белән танышкан идем. Без 1961 елның февраль аенда өйләнештек, һәм Ширли минем гомерлек хезмәттәшем булып китте. Ул да Йәһвәне яраткан гаиләдә тәрбияләнгән булган. Нинди көч өстәүче һәм мине дәртләндерүче чыганак булды минем тормыш иптәшем! Әмма моны мин соңрак кына аңладым.

Гаспега вәгазьләргә барабыз

Туйдан соң ике ел узгач, безне Квебек провинциясенең Римуски шәһәренә билгеләделәр. Яз җиткәч, филиал безгә Канаданың көнчыгыш яры буйлап Гаспе Пенинсула аша вәгазьләп үтәргә кушты. Безнең йөкләмәбез мөмкин кадәр күбрәк хакыйкать орлыкларын чәчү иде (Вәг. 11:6). Без машинабызга 1 000 нән артык журнал һәм 400 гә якын китап төядек, шулай ук ризык һәм кием алдык. Шулай итеп бер айлык вәгазь сәяхәтебез башланды. Без Гаспеның бар кечкенә авылларын бер-бер артлы вәгазьләп чыктык. Радио аша авылларда яшәгән халыкны Шаһитләрнең, ягъни безнең, килүебез турында кисәтеп тордылар һәм басмаларыбызны алмаска куштылар. Әмма кешеләрнең күбесе бу белдерүне башкарак аңлады һәм бу безнең басмаларны рекламлау дип санады. Шуңа күрә алар без биргән әдәбиятны кабул итеп тордылар.

Ул елларда Квебекның кайбер районнарында вәгазьләү иреге чагыштырмача яңа нәрсә иде. Шуңа күрә полиция гадәттә безне туктата иде. Бер шәһәрдә нәкъ шулай булды да. Без андагы һәрбер кешегә диярлек берәр нинди басма калдырдык. Бер полиция хезмәткәре безгә каршы чыгып үзе белән участокка барырга кушты, һәм без аның боерыгына буйсындык. Шәһәрнең баш юристы безнең вәгазь эшебезне тыярга дигән боерык чыгарган булган. Полиция начальнигы ул көнне үз эш урынында булмаганга, мин шул юристка Торонтодагы филиалдан бирелгән рәсми хатны тапшырдым. Хатта безнең вәгазьләргә хакыбыз турында әйтелә иде. Аны укыгач, бу юрист: «Миңа проблемалар кирәк түгел. Сезне туктатырга дип миңа чиркәү рухание әйткән иде»,— диде. Кешеләр безнең хезмәтебез законлы икәнен күрсен өчен, без шунда ук вәгазьләгән җиребезгә кире кайттык һәм хезмәтебезне дәвам иттек.

Икенче көнне иртән без полиция начальнигын күрер өчен участокка бардык. Безне туктатканнарын белгәч, ул күңелсезләнде һәм шунда ук теге юристка шалтыратып аның кирәген бирде! Полиция начальнигы безгә, берәр кыенлыклар туса, үзенә шалтыратырга кушты һәм туган авырлыкны үзе хәл итәчәк диде. Без бу җирләрдән булмасак та һәм француз теле буенча белемнәребез сай булса да, монда яшәүче кешеләр бик игелекле һәм кунакчыл иделәр. Әмма без үз-үзебездән: «Алар берәр кайчан хакыйкатьне кабул итәрләрме?» — дип сорый идек. Җавапны без еллар узгач, Гаспега Патшалык Залларын төзер өчен кире кайткач, алдык. Без анда кайчандыр вәгазебезне тыңлаган кешеләрнең хәзер безнең кардәшләр булып киткәнен күрдек. Әйе, аларны Йәһвә үстергән (1 Көр. 3:6, 7).

Ходайдан мирас

1970 елда кызыбыз Лиса туды. Йәһвәдән бирелгән бу мирас тормышыбызны күпкә шатлыклырак итте. Кызым һәм хатыным минем белән бергә күп кенә Патшалык Залларын төзүдә катнашты. Лиса мәктәпне тәмамлагач, болай диде: «Әти, әни, минем турында еллар буе кайгыртыр өчен, сез тулы вакытлы хезмәтегезне калдырып тордыгыз; хәзер мин бу елларны, пионер хезмәтен башлап, сезгә кире кайтарырга тырышырмын». Кызыбыз инде 20 елдан артык, хәзер инде ире Сильвен белән, пионер булып хезмәт итә. Бергәләп алар берничә халыкара төзү проектында катнашты. Безнең гаилә буларак максатыбыз — тормышыбызны гади алып бару һәм Йәһвәгә үзебезне кулланырга мөмкинлек бирү. Мин Лисаның пионер хезмәтен башлаганда әйткән сүзләрен беркайчан да онытмадым. Ул мине 2001 елда кабат тулы вакытлы хезмәтне башларга дәртләндерде, һәм мин әле дә пионер булып хезмәт итәм. Бу хезмәт мине бар эшләремдә Йәһвәгә өметләнергә, шул ук вакыт гади, әмма канәгатьләндерүче һәм бәхетле тормыш алып барырга өйрәтә.

Төзү проектларында катнашыр өчен, мәхәббәт һәм тугрылык кирәк

Әгәр без Йәһвәгә үзебезне кулланырга мөмкинлек бирсәк һәм ул биргән һәрбер йөкләмәне үтәсәк, күп фатихалар урачакбыз. Моңа мине Йәһвә өйрәтте. Региональ төзү комитетларында хезмәт итү, Квебек һәм башка җирләрдәге кардәшләрем белән бергә төрле төзелешләрдә катнашу — бу чыннан да бик кадерле бүләк.

Ирекле хезмәтчеләрнең кайберләре нотыклар белән чыгыш ясаганда, әллә ни оста булмаса да, Патшалык Залларын төзегәндә, алар йолдызлардай балкып тора иде. Бу кадерле кардәшләребез үз эшләрен бирелеп башкарды һәм аларның осталыгы күренеп торды. Нәтиҗәдә, Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен һәрвакыт гаҗәеп күркәм бина туып торды.

Миннән: «Патшалык Залын төзүчесе өчен иң мөһим сыйфатлар нинди?» — дип сорыйлар. Үз тәҗрибәмә нигезләнеп болай дип әйтә алам: кеше барыннан да бигрәк Йәһвәне, аның Улын һәм үз кардәшләрен яратырга тиеш (1 Көр. 16:14). Аңа шулай ук тугры булырга кирәк. Эшләр без теләгәнчә бармаганда, ә бу булачак та, тугры кеше оешма күрсәтмәләре буенча эш итүен дәвам итәчәк. Тугрылык аны киләчәк проектларда да үз теләге белән катнашырга дәртләндерәчәк.

Йәһвәгә рәхмәтле

Әтием 1985 елда вафат булса да, «Йәһвә эше белән мәшгуль булып кал» дигән киңәше әле дә хәтеремдә саклана. Ул, һичшиксез, Йәһвә оешмасының күктәге өлешендә үз йөкләмәсен алган башкалар кебек үк, Аллаһы эшләре белән әле дә мәшгуль (Ачыл. 14:13). Әниемә хәзер 97 яшь. Инсульт кичергәнгә, ул инде элеккечә сөйләшә алмый. Шулай да Изге Язмаларны яхшы белә. Ул аннан өзекләр китереп хатлар яза һәм безне Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә дәртләндерә. Без барыбыз да мондый яратучы әти-әниебез өчен бик рәхмәтле!

Мин Йәһвәгә үз тугры хезмәттәшем һәм тормыш иптәшем Ширли өчен дә рәхмәтлемен. Әнисе аңа кайчандыр мондый киңәш биргән булган: «Верн хакыйкать эшләре белән мәшгуль булачак һәм үз игътибарын башкаларга да бирәчәк. Сиңа моның белән килешергә өйрәнергә кирәк». Ширли әле дә бу киңәшне тотып яши. 49 ел элек өйләнешкәч, без картлыкта да Йәһвәгә хезмәт итеп бергә калырга һәм, бу дөнья төзелешенең ахырында исән калсак, яшьлектә дә бергә аңа мәңге хезмәт итәргә сүз бирдек. Әйе, без Аллаһы «эшен бар көчебезне куеп башкардык» (1 Көр. 15:58). Ә Йәһвә хәзер дә безнең турыда кайгырта һәм, без бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен, барсын биреп тора.

[Искәрмә]

^ 6 абз. Джек Нейтанның биографиясен «Күзәтү манарасы» (рус) 1990 ел, 1 сентябрь, 10—14 нче битләреннән кара.

[31 биттәге иллюстрация]

«Безнең, гаилә буларак, максатыбыз — тормышыбызны гади алып бару һәм Йәһвәгә үзебезне кулланырга мөмкинлек бирү»