Аның эшләре үзе артыннан бара
Аның эшләре үзе артыннан бара
ТЕОДОР ЯРАЧ, Йәһвә Шаһитләре Җитәкче советының әгъзасы, 2010 ел, 9 июнь чәршәмбе көнне иртән үзенең җирдәге тормышын тәмамлады. Аңа 84 яшь иде һәм ул хатыны Мелита белән 53 ел бергә яшәгән. Туганнары арасында шулай ук аның апасы, апасының улы белән ике кызы калды.
Ярач абый–кардәшебез 1925 елның 28 сентябрендә Пайк округында (АКШ, Кентукки штаты) туган. Ул 1941 елда 10 августта 15 яшендә Йәһвәгә үз тормышын багышлап суга чумдырылу үткән. Ике ел узгач, 17 яшендә, ул гомуми пионер булып хезмәт итә башлаган, һәм шулай итеп аның 67 еллык тулы вакытлы хезмәте башланып киткән.
1946 елда, 20 яшендә, Ярач кардәшебез Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадның 7 классында укып чыккан. Чыгарылыштан соң ул Кливленд шәһәренә (АКШ, Огайо штаты) күчеп йөрүче күзәтче булып билгеләнгән булган. 1951 елда аны Австралия филиалына күзәтче булып билгеләгәннәр. «Йәһвә Шаһитләренең 1983 еллык басмасы»нда Ярач кардәшебез «теократик тәртипкә ашкынуы һәм хезмәттә яхшы җитәкчелек бирүе белән бу илдәге бар кардәшләребезне бик дәртләндергән» дип язылган иде.
Кушма Штатларга кайткач, 1956 елның 10 декабрь көнендә Ярач кардәшебез Мелита Ласко исемле апа-кардәш белән өйләнешкән. Алар шундук күчеп йөрүче күзәтче эшен башлап җибәргән һәм Кушма Штатларның зур өлешендә районнар белән өлкәләрдә тырышып хезмәт иткәннәр. 1974 елның ахырында Ярач кардәшебез Йәһвә Шаһитләре Җитәкче советының әгъзасы булып хезмәт итәргә чакырылган булган.
Ярач кардәшебез бөтен игътибарын теократик эшләргә туплаган Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булып истә калачак. Ул яратучан һәм кайгыртучан ир, шулай ук иң элек башкалар хакында уйлаган рухи кеше иде (1 Көр. 13:4, 5). Ул башкаларга гаделлекнең һәм шәфкатьлелекнең күрсәтелүен теләде; моннан аның башкаларга карата эчкерсез кызыксынуы күренә иде. Өстәвенә, аның кешеләргә карата суынмас мәхәббәте һәм кайгыртуы вәгазь эшенә ашкынуында чагыла иде.
Вефиль гаиләсенең һәм бөтендөнья кардәшлегебезнең андый тырыш, яраткан әгъзасын югалту бик авыр булса да, без Ярач кардәшебезнең дистәләрчә еллар буе Йәһвәгә тугры хезмәт иткәне өчен шат. Без шуңа ышанабыз: ул «үлгәнгә тикле тугры» булып калды, һәм аңа «тормыш таҗы» бирелгән (Ачыл. 2:10). Һичшиксез, аның эшләре үзе артыннан бара (Ачыл. 14:13).