Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә бүләкләр китерик

Йәһвәгә бүләкләр китерик

БЕРӘРСЕ сезгә игелек эшләсә, рәхмәтле булганыгызны сез ничек күрсәтәсез? Исраилнең гаскәр башлыклары мидьянлыларны сугышта җиңгәннән соң үз рәхмәтләрен ничек белдергәнен карап чыгыйк. Бу сугыш Исраил халкы Багал-Пигур илаһына табынып, гөнаһ кылганнан соң булган. Аллаһы үзенең халкына җиңү биргән һәм сугышта кулга төшкән байлык тигез итеп икегә бүленгән: сугышка барган 12 000 кешегә һәм башка исраиллеләргә. Йәһвәнең күрсәтмәсе буенча, сугышта булган хәрбиләр үзләренә бирелгәннең бер өлешен — руханиларга, ә башка исраиллеләр левиләргә биргән (Сан. 31:1—5, 25—30).

Әмма гаскәр башлыклары күбрәк бирергә теләгән. Алар Мусага: «Без сезнең хезмәтчеләрегез, безнең кулга тапшырылган хәрбиләрне санадык, алар арасыннан берәү дә югалмаган»,— дигәннәр. Йәһвәгә бүләк итеп алар алтыннан ясалган төрле бизәнү әйберләрен китергән. Алтын әйберләрнең гомуми авырлыгы 190 килограммнан артык булган (Сан. 31:49—54).

Бүген дә шулай ук күп кенә кеше Йәһвәнең үзләре хакына эшләгәне өчен рәхмәтләрен белдерергә тели. Әмма Аллаһының багышланган хезмәтчеләреннән тыш андый теләк башка кешеләрдә дә туа. Мәсәлән, бер автобус йөртүче 2009 елны Болоньядә (Италия) үткән халыкара конгресска бер делегатлар төркемен алып барган һәм аннан алып кайткан. Сак кына автобус йөрткәне һәм сабыр булганы өчен кардәшләр конгрессның соңгы көнендә аңа рәхмәт йөзеннән открытка язган һәм акча белән Изге Язмаларны өйрәнер өчен китап бүләк иткән. Автобус йөртүче болай дигән: «Китап белән открытка өчен зур рәхмәт, ләкин акчагызны алмыйм. Башкарган эшегез алда да дәвам ителсен өчен, минем бу акчаны сезгә кайтарасым килә. Мин Йәһвә Шаһите булмасам да, бу акча сезгә миннән ирекле иганә булсын, чөнки күреп торам, сез барысын яратудан чыгып эшлисез».

Йәһвәгә үз рәхмәтебезне белдерер өчен бер мөмкинлек — бу Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр бирү (Мат. 24:14). Моны ничек эшләп була икәне турында биредәге рамкада әйтелә.