Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә көенгән хәлдә булганнарның ялваруын ишетә

Йәһвә көенгән хәлдә булганнарның ялваруын ишетә

Йәһвә көенгән хәлдә булганнарның ялваруын ишетә

БОРЫНГЫ Исраилнең акыллы патшасы Сөләйман игътибар иткәнчә, барыбыз өчен вакыт һәм очрак бар (Вәг. 9:11). Берәр фаҗигале хәл я зур кайгы безнең тормышыбызны җимерә ала. Мәсәлән, якын кешебезнең кинәт кенә үлеп китүе безне эмоциональ яктан хәлсезләндерергә мөмкин. Юксыну һәм рух төшенкелеге кешене атналар һәм айлар буе интектерә ала. Моның аркасында кешенең фикерләре чуалырга һәм ул хәтта үзен Йәһвәгә дога кылырга лаеклы түгел дип санарга мөмкин.

Андый хәлдә кеше дәртләндерүгә, игътибарга һәм яратуга мохтаҗ. Мәдхия җырлаучы Давыт: «Егылырга торганнарның барсын да Ходай егылдырмый тора, түбән егылганнарның барсын да торгыза»,— дип җырлаган (Мәд. 144:14). Изге Язмаларда «Йәһвә үз көчен йөрәкләре үзе белән тулысынча булганнарның файдасы өчен кулланырга дип, бөтен җирне күздән кичерә» дип әйтелә (2 Елъ. 16:9). Ул «басынкыларның рухларын һәм көенгән хәлдә булганнарның йөрәкләрен терелтер өчен, көенгән хәлдә һәм рухлары басынкы булганнар белән яши» (Ишаг. 57:15). Йәһвә көенгән хәлдә булган кешеләргә ничек ярдәм итә һәм аларны юата?

«Сүзнең вакытында әйтелгәне яхшы»

Мәсәлән, Йәһвә андый кешеләргә мәсихче кардәшлек аша «вакытында» ярдәм итә. Мәсихчеләр күңел төшенкелегенә бирелгәннәрне юатырга чакырыла (1 Тес. 5:14). Кешенең хәленә кереп, аңа кайгырту һәм мәхәббәт күрсәтеп, имандашлар күңеле сыкранган һәм кайгырган чагында аны ныгыта ала. Хәтта кыска сөйләшүдә әйтелгән бер-ике җылы сүз кайгыга баткан кешенең рухын күтәрә ала. Андый уйлап әйтелгән сүзләрне шундый ук эмоциональ газап кичергән кеше әйтергә мөмкин. Яки бу башкаларның шундый ук хәлгә эләгеп, моны күзәткән һәм бу яктан тәҗрибәсе булган дусның сүзләре булыр. Шулай итеп Йәһвә кардәшләр аша көенгән хәлдә булганнарның рухларын җанландыра ала.

Күптән түгел генә өйләнгән мәсихче өлкән Алексның мисалын карап чыгыйк. Аның хатыны дәвалап булмый торган авырудан кинәт үлеп киткән. Кеше хәлен аңлаучан бер күчеп йөрүче күзәтче аның кайгысын уртаклашкан. Аның да хатыны үлгән булган, ә соңрак ул яңадан өйләнгән. Ул аңа үзе кичергән авыр тойгылары турында сөйләп биргән. Башкалар белән хезмәт иткәндә һәм җыелыш очрашуларында булганда ул үзен яхшы хис иткән. Әмма өенә кайтып, ишекне япкач, аңа бик күңелсез булган. Алекс болай ди: «Минем тойгыларым табигый һәм аларны башкалар да кичергән икәнен белү мине бик юатты». Һичшиксез, «сүзнең вакытында әйтелгәне» кайгырган кешене юата һәм аңа ярдәм итә ала (Гыйб. сүз. 15:23).

Икенче мәсихче өлкән тормыш иптәшләрен югалткан кайбер кардәшләр белән таныш булган. Һәм ул Алекс белән берничә дәртләндерүче фикер белән уртаклашкан. Аның хәлен аңлап, ул ярату белән шуңа игътибар иткән: Йәһвә безнең хисләребезне һәм нәрсәгә мохтаҗ икәнебезне белә. «Айлар, еллар үткәч, син үзеңә тормыш иптәше кирәк икәнен аңласаң,— дигән бу абый-кардәш,— Йәһвә сиңа кабат өйләнергә мөмкинлек бирә». Әлбәттә, яңадан никахка керергә теләүчеләрнең барысы да яңа тормыш иптәше таба алмый. Ләкин бу абый-кардәшнең сүзләре турында уйланып, Алекс болай дигән: «Йәһвәнең андый мөмкинлек биргәнен истә тоту начар уйлардан коткара: яңадан өйләнү тормыш иптәшеңә һәм Йәһвә урнаштырган никах төзелешенә хыянәт итү дигәнне аңлатмый» (1 Көр. 7:8, 9, 39).

Күп кенә сынаулар һәм авырлыклар кичергән мәдхия җырлаучы болай дигән: «Ходайның күзләре гадел кешеләрдә, Аның колаклары алар ялваруында» (Мәд. 33:16). Һичшиксез, Йәһвә кызганучан һәм җитлеккән мәсихчеләрнең акыллы һәм җылы сүзләре аша көенгән хәлдә булганнарның ялваруына «вакытында» җавап бирә ала. Андый ярдәм кыйммәтле дә һәм файдалы да.

Мәсихче очрашулар аша ярдәм

Боеккан кеше тискәре уйларга бирелүчән, һәм бу аны үз-үзенә бикләнергә этәрә ала. Әмма Гыйбрәтле сүзләр 18:1 дә мондый кисәтү бар: «Үзбелдекле [«читләшүче», ЯД] кеше үзенә генә кирәкне эзли һәм һәр акыллы гамәлгә каршы чыга». Алекс болай дигән: «Тормыш иптәшеңне югалткач, баш бик күп тискәре уйлар белән тула». Ул үзеннән болай дип сораганын исенә төшерә: «Бәлкем, миңа башкача эш итәргә һәм игътибарлырак булырга кирәк булгандыр?» Ул болай дип дәвам итә: «Мин ялгыз булуымны күз алдыма да китерә алмый идем. Бу фикерләрдән котылу бик авыр, чөнки һәр көн сиңа ялгыз икәнлегеңне хәтерләтеп тора».

Көенгән хәлдә булган кешегә бигрәк тә файдалы аралашу кирәк һәм җыелыш очрашулары бу яктан яхшы ярдәм булып тора. Анда без Аллаһының файдалы һәм көч бирүче фикерләренә үз акылларыбызны ачабыз.

Мәсихче очрашулар безгә булган хәлебезгә дөрес караш белән карарга булыша. Изге Язмалардан укылган өзекләрне тыңлаганда һәм алар турында уйланганда, без уйларыбызны үз кайгыбызга гына түгел, ә мөһим сорауларга да юнәлтәбез: Йәһвә хакимлегенең аклануына һәм аның исеменең изгеләнүенә. Өстәвенә, андый рухи өйрәнү вакытында без шуны яхшырак аңлый башлыйбыз: безнең кайгыбыз башкаларга билгеле булмаса да яисә алар безнең хисләребезне тулысынча аңлап бетермәсә дә, моның барысын Йәһвә белә һәм аңлый. Аңа «йөрәкнең әрнүе рухны какшата» икәнен билгеле (Гыйб. сүз. 15:13). Чын Аллаһының безгә ярдәм итәсе килә. Бу безне алга барырга дәртләндерә һәм көч биреп тора (Мәд. 26:14).

Давыт патша үз дошманнарының гаять көчле басымына дучар булганда, Аллаһыга болай дип ялварган: «Эчемдә рухым әрнеде, йөрәгем каушады» (Мәд. 142:4). Кайгы-хәсрәтләр еш кына кешене физик һәм эмоциональ яктан хәлдән тайдыра, хәтта аның йөрәге әрни башлый. Авыр кичерешләребез чиргә әйләнә ала я озак вакытлы хәлсезлеккә китерә ала. Йәһвәнең безгә нык булып калырга булышачагына без бер дә шикләнмибез (Мәд. 40:1—3). Аллаһы бүген беркемне дә могҗизалы рәвештә савыктырмаса да, ул газапланган кешегә авырлыкларны кичереп чыгар өчен, кирәкле акыллылык һәм чыдамлык бирә. Давыт авыр сынаулардан интеккәндә, Йәһвәдән ярдәм эзләгәнен исебездә тотыйк. «Әүвәлге көннәрне исемә төшереп, Синең бар эшләрең турында уйланам; кулларың эшләреннән үгет алам»,— дип җырлаган ул (Мәд. 142:5).

Аллаһы тарафыннан рухландырылып язылган Изге Язмалардагы бу сүзләр Йәһвәнең безнең хисләребезне аңлаганын күрсәтә. Андый сүзләр Аллаһы безнең ялваруларыбызны ишетә икәненә ышандыра. Без Йәһвәдән ярдәм кабул итсәк, ул безне ныгытачак (Мәд. 54:23).

«Бертуктаусыз дога кылыгыз»

Ягъкуб 4:8 дә болай дип әйтелә: «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер». Аллаһыга якынлашыр өчен, бер мөмкинлек — бу дога кылу. Рәсүл Паул безне «бертуктаусыз дога кылырга» чакыра (1 Тес. 5:17). Безгә күңелдәге хисләребезне сөйләп бирергә авыр булса да, «Рух Үзе сүз белән әйтеп булмаслык көрсенүләр белән безнең өчен Аллаһыга ялвара» (Рим. 8:26, 27). Йәһвә һичшиксез безнең хисләребезне аңлый.

Йәһвә белән андый якын мөнәсәбәтләре булган Моника болай ди: «Дога, Изге Язмаларны уку һәм шәхси өйрәнү аша Йәһвәнең минем өчен иң якын Дус булып киткәнен сиздем. Аллаһы минем өчен реаль шәхес булып киткәнгә, ул тормышым белән һәрвакыт җитәкчелек иткәнен күреп торам. Үз хисләремне аңлата алмасам да, ул мине аңлый; моны белү мине юата. Аның игелеге һәм фатихалары чиксез икәнен мин беләм».

Шуңа күрә, әйдәгез, кардәшләребездән яратучан һәм юату сүзләрен кабул итик, мәсихче очрашуларда ишеткән файдалы киңәшләрне кулланыйк һәм иманыбызны ныгытучы искә төшерүләргә колак салыйк; шулай ук догада Йәһвәгә күңелләребезне бушатыйк. Андый үз вакытындагы ярдәм Йәһвә безнең хакта кайгырта икәнен күрсәтә. Алекс үз тәҗрибәсенә нигезләнеп, болай ди: «Йәһвә Аллаһы безгә рухи яктан көчле булыр өчен биргән бар нәрсәне куллансак, безнең һәртөрле сынауларны кичереп чыгарга „гаять зур кодрәт“ булачак» (2 Көр. 4:7).

[18 биттәге рамка/иллюстрация]

Көенгән хәлдә булганнар өчен юату

Мәдхияләрдә кешеләрнең тирән хисләре чагылган һәм Йәһвәнең эмоциональ яктан газап чиккән бу кешеләрнең ялваруын ишеткәненә ышандыру булган күп кенә өзекләр бар. Биредә аларның кайберләре китерелә:

«Көенгән чагымда Ходайга дәшеп, үз Аллама тилмердем: Үзенең йортыннан авызымны ишетте, алдында тилмерүемне Аның колагы ишетте» (Мәд. 17:7).

«Йөрәкләре горур булмаганнарга Ходай якын, ә рухлары юаш булганнарны коткара» (Мәд. 33:19).

«Ул [Йәһвә] китек күңелләрне төзәтә, аларның яраларын дәвалый» (Мәд. 146:3).

[17 биттәге иллюстрация]

«Сүзнең вакытында әйтелгәне» бәла-каза килгәндә чыннан да юату була ала!