Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Гайсә үзен тыңлаган кешеләргә: «Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә... камил булыгыз»,— дигән. Кешеләр бүген нинди мәгънәдә «камил булырга» мөмкин? (Мат. 5:48).

Бу сорауга җавап бирер өчен, Изге Язмалардагы «камил» һәм «камиллек» дигән сүзләрнең мәгънәсен белергә кирәк. Изге Язмаларда берәр нәрсә «камил» дип аталса, бу ул бар яктан да камил дигәнне әле аңлатмый. Әлбәттә, Йәһвә бар яктан да камил. Әмма кешеләр яки башка нәрсәләр күпмедер дәрәҗәдә генә камил була ала. Изге Язмаларда «камил» дип тәрҗемә ителгән еврей һәм грек сүзе еш кына, берәрсенең нормалары буенча, «тулы», «җитлеккән» яисә «кимчелексез» дигәнне аңлата. Сөйләм телендә бу сүз күбесенчә чагыштырмача мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, кеше хакында «бар җире дә камил» дип әйтәләр.

Адәм белән Хаува әхлакый, рухи һәм физик яктан камил булып яратылган булган. Барлыкка Китерүченең нормасы буенча алар камил дип саналган. Тыңламаучанлык аркасында алар бу нормаларга туры килми башлаган һәм шуңа күрә камиллекләрен үзләре дә югалткан, буыннарына да инде камил тормыш бирә алмаган. Шулай итеп Адәм аша кешелеккә гөнаһ, камилсезлек һәм үлем күчкән (Рим. 5:12).

Әмма Гайсә үзенең Таудагы вәгазендә ачык әйткәнчә, хәтта камил булмаган кешеләр дә күпмедер дәрәҗәдә камил була ала. Шул вәгазендә ул камил яки кимчелексез яратуның нормаларын урнаштырган. Нәкъ шул яратуны Аллаһы кешелеккә күрсәткән дә. Гайсә болай дигән: «Дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз. Шулай эшләп, сез Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез. Чөнки Аллаһы кояшын рәхимлеләр өчен дә, явызлар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра» (Мат. 5:44, 45). Яратуның андый төрен күрсәтеп, Гайсәнең шәкертләре Аллаһының камил үрнәгенә иярер иде.

Бүген бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре шундый яратуны башкаларга күрсәтергә тырыша. Аларның кешеләргә Изге Язмалардагы хакыйкать турында төгәл белем алырга булышасы килә. Бу хезмәтне алар кешенең чыгышына, милләтенә һәм диненә карамыйча башкара. Шаһитләр 236 илдә һәм территориядә кызыксынган кешеләр белән 7 миллионнан артык Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрә.

«Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? — дип сораган Гайсә.— Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң? Һәм сез дусларыгыз белән генә сәламләшсәгез, искитәрлек ни эшләгән буласыз? Мәҗүсиләр дә шулай эшләмиме соң?» (Мат. 5:46, 47). Чын мәсихчеләр кешеләрне берәр уку йорты тәмамлавына яки милләтенә карап аермый; алар шулай ук яратуга ярату белән җавап кайтармаганнарны да ярата. Алар ярлыларга да, авыруларга да, яшьләргә дә һәм олыларга да ярдәм итә. Шулай итеп, мәсихчеләр, Йәһвә күрсәткән мәхәббәтнең үрнәгенә ияреп, ниндидер дәрәҗәдә камил була ала.

Без Адәм югалткан камиллеккә берәр кайчан ирешербезме? Әйе. «Аллаһы Улы... иблис эшләрен җимергәннән соң», Мәсихнең Меңьеллык идарә итү вакытында Гайсәнең йолым корбанына иман иткән тыңлаучан кешеләр чыннан да камил булачаклар (1 Яхъя 3:8).