Яшьләр, Аллаһы Сүзе буенча эш итегез
Яшьләр, Аллаһы Сүзе буенча эш итегез
«Зирәклек эстә, акыл җый» (ГЫЙБ. СҮЗ. 4:5).
1, 2. а) Рәсүл Паулга эчендәге каршылыкларны җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? б) Зирәклеккә һәм аңлау сәләтенә син ничек ия була аласың?
«МИН яхшылык эшләргә телим, ләкин яманлыктан арына алмыйм». Син бу сүзләрне кем әйткәнен беләсеңме? Рәсүл Паул. Ул Йәһвәне яраткан булса да, аңа кайвакыт яхшылык эшләү авыр булган. Паул эчендә барган бу көрәшкә ничек караган? «Мескен кеше мин!» — дип язган ул (Рим. 7:21—24). Син аның тойгыларын аңлый аласыңмы? Сиңа да дөрес булганны эшләү кайвакыт авырмы? Бу сине Паулны кебек күңелсезләндерәме? Алай икән, өметсезлеккә бирелмә. Паул андый авырлыкларны уңышлы җиңгән, һәм бу сиңа да мөмкин.
2 Паул, «дөрес сүзләр» буенча эш иткәнгә, уңышлы булган (2 Тим. 1:13, 14). Нәтиҗәдә, ул авырлыкларны җиңәр өчен һәм яхшы карарлар кабул итәр өчен, кирәкле зирәклеккә һәм аңлау сәләтенә ия булган. Йәһвә Аллаһы сиңа да зирәклек белән аңлау сәләтенә ия булырга ярдәм итә ала (Гыйб. сүз. 4:5). Үзенең Сүзе Изге Язмаларда ул иң яхшы киңәшләр биргән. (2 Тимутегә 3:16, 17 не укы.) Сиңа әти-әниең белән мөнәсәбәтләреңдә, акча белән эш иткәндә һәм башкалар күрмәгәндә Изге Язмалардагы принципларны ничек кулланып була икәнен карап чыгыйк.
Гаиләдә
3, 4. Ни өчен сиңа әти-әниең таләпләренә буйсыну авыр булырга мөмкин, ләкин ни өчен алар кагыйдәләр урнаштыра?
3 Сиңа әти-әниеңнең таләпләре буенча яшәү авырмы? Ни өчен алай булырга мөмкин? Бер сәбәп, син, бәлкем, үзеңне иркенрәк сизәргә телисеңдер. Һәм бу аңлашыла да, чөнки балигъ булып барганда андый теләк табигый. Әмма әти-әниең белән яшәгәндә син аларны тыңларга бурычлы (Эфес. 6:1—3).
4 Әти-әниең ни өчен кагыйдәләр һәм таләпләр куя икәнен аңласаң, сиңа аларга буйсыну җиңелрәк булачак. Әлбәттә, синең хисләрең кайвакыт 18 яшьлек Бертаныкына * охшаштыр. Ул ата-анасы турында болай дигән: «Алар минем яшемдә булу нәрсә икәнен гел онытканнар. Алар минем үз карашларымны белдерүемне, карарлар кабул итүемне, ягъни зур булуымны, теләмиләр». Син дә, Берта кебек, әти-әниең сиңа күбрәк ирек бирергә тиеш дип уйлыйсыңдыр. Әмма әти-әниең, башлыча синең турында кайгыртканга, кагыйдәләр урнаштыра. Өстәвенә, мәсихче әти-әниең шуны белә: синең турыда кайгыртулары өчен алар Йәһвә алдында җаваплы (1 Тим. 5:8).
5. Әти-әниеңә тыңлаучан булу сиңа нинди файда китерә ала?
5 Чынлыкта, әти-әниеңнең таләпләренә буйсыну банкка тиешле булган бурычыңны түләүгә тиң; бурычыңны вакытында түләп барасың икән, банк сиңа ышанып, алда да кредит бирергә әзер булачак. Шулай ук син дә әти-әниеңне хөрмәт итәргә һәм тыңларга бурычлы. (Гыйбрәтле сүзләр 1:8 не укы.) Әти-әниеңне тыңлаган саен, алар сиңа күбрәк иркенлек бирер (Лүк 16:10). Ә куелган таләпләрне һәрвакыт бозасың икән, әти-әниеңнең сиңа «ышаныч кредитын» киметеп барганына я хәтта югалтканына бер дә гаҗәпләнәсе юк.
6. Ата-аналар үз балаларына тыңлаучан булырга ничек ярдәм итә ала?
6 Ата-аналар, мәсәлән, үз үрнәкләре белән балаларына куйган таләпләренә буйсынырга ярдәм итә ала. Аларның Йәһвә таләпләренә теләп буйсынуы Аллаһының әмерләре акыллы икәнен күрсәтергә тиеш. Бу яшьләргә үз ата-аналарының таләпләренә шулай ук карарга ярдәм итәчәк (1 Яхъя 5:3). Моннан тыш, Изге Язмаларда Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә билгеле сораулар буенча хәтта үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек биргәне турында әйтелә (Ярат. 18:22—32; 3 Пат. 22:19—22). Ата-аналар да үз балаларына ниндидер сораулар буенча үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирсә, ничек булыр иде?
7, 8. а) Кайбер яшьләр нинди авырлык белән очраша? б) Төзәтүдән файда алырга нәрсәне аңлау ярдәм итә ала?
7 Яшьләргә шулай ук ата-аналарының гаделсез булып тоелган тәнкыйтьләвен күтәрү авырдыр. Кайвакыт синең хисләрең дә Крейг исемле яшь кешенеке кебек булырга мөмкин. Ул болай дигән: «Минем әнием, сыщик кебек, ялгышканымны һәрвакыт эзләп йөри сыман».
8 Төзәтү я тәрбияләү еш кына тәнкыйть кебек яңгырарга мөмкин. Изге Язмалар буенча, тәрбияләү, я төзәтү, тулысынча гадел булса да, авырту китерүче чара булып күренә (Евр. 12:11). Әти-әниең сине төзәткәндә, моннан файда алырга сиңа нәрсә ярдәм итә ала? Мондый мөһим якны онытма: аларны сиңа киңәш бирергә ярату этәрә (Гыйб. сүз. 3:12). Алар сиңа начар гадәтләрдән сакланырга, ә яхшыларын үстерергә ярдәм итәргә тели. Әти-әниең бик яхшы аңлый: алар сине төзәтмәсә, бу сине нәфрәт итүгә тиң булыр иде! (Гыйбрәтле сүзләр 13:24 не укы.) Шуны да онытма, хаталар булачак һәм алардан өйрәнеп була. Шуңа күрә төзәтелгәндә, моннан файда алырга тырыш. «Зирәк акыл иясе көмеш тапкан кешедән баерак, һәм моңардан килгән табыш та алтын-көмештән килгән табышка караганда күпкә мулрак» (Гыйб. сүз. 3:13, 14).
9. Гаделсез булып күренгән нәрсәләргә игътибарларын туплар урынына яшьләр нәрсә эшли ала?
9 Әмма ата-аналар да ялгыша (Ягък. 3:2). Сине төзәткәндә алар кайвакыт уйламыйча берәр нәрсә әйтергә мөмкин. Андый хәл нәрсә аркасында була ала? Алар, бәлкем, берәр авыр хәлгә эләккәндер, яки эшләгән хаталарыңда үзләрен гаепле дип саныйдыр. Аларның сүзләре гаделсез дип уйлап йөрер урынына үзеңә булышырга теләкләре өчен рәхмәтле булырга тырыш. Төзәтер өчен бирелгән киңәшләрне кабул итә белү балигъ булгач файдалы булачак.
10. Әти-әниеңнең таләпләрен һәм төзәтүләрен кабул итү җиңелрәк булсын өчен, нәрсә эшләргә?
10 Син әти-әниеңнең таләпләрен һәм төзәтүләрен җиңел генә кабул итәргә теләр идеңме? Алай икән, сиңа аралашу сәләтеңне яхшыртырга кирәк. Моны ничек эшләп була? Беренче адым: тыңлый бел. «Һәркем тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Ягък. 1:19). Үзеңне акларга ашыгыр урынына үз хисләреңне йөгәнләргә һәм әти-әниеңнең әйткәнен тыңларга тырыш. Сүзләр ничек әйтелгәненә түгел, ә нәрсә әйтелгәненә игътибар ит. Аннары әти-әниең әйткәнне үз сүзләрең белән икенче төрле әйтеп, хөрмәт белән кабатла. Шулай итеп алар үз сүзләрен ишеткәнеңне аңларлар. Сүзләреңне һәм кылган эшләреңне аңлатасың килсә, үзеңне ничек тотарга? Күпчелек очракларда, әти-әниеңнең әйткәнен үтәгәнче, телеңне тыйсаң, акыллы булыр (Гыйб. сүз. 10:19). Әти-әниең үзләрен тыңлаганыңны күрсәләр, алар да сине тыңларга әзер булыр. Үзеңне шулай җитлеккәннәрчә тоту Аллаһы Сүзе буенча эш иткәнеңне раслый.
Акчаны тотуга килгәндә
11, 12. а) Акчаларга карата Аллаһы Сүзендә нинди дәртләндерү бар һәм ни өчен? б) Әти-әниең сине акчаны дөрес тотарга ничек өйрәтә ала?
11 «Көмеш [акча] кешегә калкан»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. Ләкин шул ук шигырь буенча, зирәклек хәтта акчадан да кыйммәтлерәк (Вәг. 7:12). Аллаһы Сүзендә акчаны яратмаска, ә акчага дөрес караш сакларга дәртләндерү бар. Мәсәлән, оста аш пешерүченең кулында үткен пычак бик файдалы корал, ләкин шул ук пычак игътибарсыз яки саксыз кеше кулында зур зыян китерергә мөмкин. Акча да, акыллы итеп куллансаң, файда китерә ала. Әмма «баерга теләүчеләр» еш кына дуслыкларын, гаиләдәге бәйләнешләрне һәм хәтта Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен корбан итәләр. Нәтиҗәдә, алар үз-үзләрен «күп кайгыларга дучар итә». (1 Тимутегә 6:9, 10 ны укы.)
12 Акчаны акыллы тотарга ничек өйрәнергә? Әти-әниеңнән моның турында сорасаң, яхшы булыр иде. «Зирәк кеше, боларны тыңлап, белемен киңәйтер, аңлы кеше акыллы гамәлләр табар»,— дигән Сөләйман (Гыйб. сүз. 1:5). Анна исемле бер яшь хатын бу яктан үз әти-әнисеннән файдалы киңәшләр сораган. Ул болай ди: «Әтием мине ничек акчаны сарыф итәргә икәнен өйрәтте һәм гаилә акчаларын дөрес тоту мөһим икәнен күрсәтте». Аннаның әнисе шулай ук аңа гамәли киңәшләр биргән. «Ул миңа берәр әйбер алыр алдыннан бәяләрне чагыштыру файдалы икәнен күрсәтте»,— дип әйтә Анна. Бу аңа файда китергәнме? Ул болай ди: «Мин хәзер үз акчаларымны тота беләм. Үз чыгымнарымны тикшереп торганга, кирәкмәгән бурычларым юк. Шуңа күрә мин үземне иркен сизәм һәм җаным тыныч».
13. Акча сарыф итүгә килгәндә, үзеңне тәртипкә ничек өйрәтеп була?
13 Син бер дә уйламаган әйберләрне сатып алсаң я иптәшләреңне гаҗәпкә калдырыр өчен генә акчаны сарыф итсәң, бик тиз бурычка батуың бар. Андый тозаклардан сакланырга сиңа нәрсә ярдәм итә ала? Акча сарыф итүгә килгәндә, үзеңне тәртипкә өйрәтергә кирәк. 20 яшьлек Елена шулай эшли дә. «Дусларым белән берәр җиргә барганда,— дип әйтә ул,— мин күпме акча сарыф итәчәгемне алдан билгеләп куям... Шулай ук мин үз акчаларын дөрес тота белгән һәм бәяләрне чагыштырырга һәм бер күрүдә әйберләр алмаска дәртләндергән дусларым белән генә кибетләргә йөрү акыллы икәнен күрдем».
14. Ни өчен «байлыкка кызыгудан» сакланырга кирәк?
14 Акча эшләү һәм аларны тота белү — тормышның мөһим өлеше. Әмма Гайсә әйткәнчә, «рухи яктан фәкыйрьләр» чын мәгънәдә бәхетле (Мат. 5:3). «Байлыкка кызыгу» кешенең рухи әйберләр белән кызыксынуын «басып китәргә» мөмкин дип кисәткән ул (Марк 4:19). Шуңа күрә Аллаһы Сүзе буенча эш итү һәм акчага дөрес караш саклау бик мөһим!
Берүзең булганда
15. Аллаһыга тугрылыгың күбесенчә кайчан сынала?
15 Син ничек уйлыйсың, Аллаһыга тугрылыгың күбесенчә кайчан сынала — башкалар белән булгандамы я берүзең генә калгандамы? Мәктәптә яки эштә булганда син рухи яктан һәрвакыт уяу булып торасың. Үзеңә рухи зыян китерә алган нәрсәләрдән сакланасың. Ә ял иткәндә һәм
уяулыгың кимегендә әхлакый нормаларыңны бозарга бирелүчән булып китәсең.16. Ни өчен сиңа Йәһвәне берүзең калганда да тыңларга кирәк?
16 Ни өчен башкалар күрмәгәндә дә сиңа Йәһвәгә тыңлаучан булырга кирәк? Шуны онытма: син Йәһвәне я рәнҗетә я аның йөрәген сөендерә аласың (Ярат. 6:5, 6; Гыйб. сүз. 27:11). Йәһвә синең тәртибеңә ваемсыз түгел, чөнки ул синең «хакта кайгырта» (1 Пет. 5:7). Ул синең файдаңа үзен тыңлавыңны тели (Ишаг. 48:17, 18). Йәһвәнең борынгы Исраилдәге кайбер хезмәтчеләре аның киңәшләренә колак салмаганда аны рәнҗеткәннәр (Мәд. 77:40, 41). Ә Данил пәйгамбәрне фәрештә «күңелгә ятышлы ир-ат» дип атаган, чөнки Йәһвә аны бик яраткан (Дан. 10:11). Ни өчен? Данил Аллаһыга тугрылыгын кешеләр алдында гына түгел, ә берүзе булганда да саклаган. (Данил 6:10 ны укы *.)
17. Күңел ачулар сайлаганда син үзеңә нинди сораулар бирә аласың?
17 Берүзең калганда Аллаһыга тугрылыгыңны саклар өчен, «яхшылык белән яманлыкны аерырга» өйрәнергә һәм бу сәләтне яхшылыкны эшләп «тормыш итү тәҗрибәсе аша» үстерергә кирәк (Евр. 5:14). Мәсәлән, син музыка, фильмнар я Интернетта сайтлар сайлыйсың ди. Дөрес булганны сайларга, ә начар булганнан сакланырга үзеңә мондый сораулар бирү ярдәм итәчәк: «Бу материал мине шәфкатьле булырга яки башкаларның „бәхетсезлегенә шатланырга“ дәртләндерерме? (Гыйб. сүз. 17:5). Бу миңа „игелекне яратырга“ ярдәм итәрме я моның аркасында миңа „явызлыкны нәфрәт итү“ кыенрак булырмы?» (Амос 5:15). Берүзең калганда эшләгән эшләрең синең чыннан да нәрсә кадерләгәнеңне күрсәтәчәк (Лүк 6:45).
18. Яшерен генә начар дип саналган эштә катнашасың икән, син нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?
18 Яшерен генә начар дип саналган эштә катнашасың икән, син нәрсә эшләргә тиеш? Онытма, «үзенең гөнаһларын яшерүче кеше уңышка ирешә алмас; гөнаһларын икърар итеп, алардан ваз кичкән кеше исә ярлыкау табар» (Гыйб. сүз. 28:13). Начар юлдан баруыңны дәвам итеп, Аллаһының «Изге Рухын кайгыга салу» акыллы булмас иде! (Эфес. 4:30). Син начар эш эшләгәнеңне танып, Аллаһыга һәм әти-әниеңә моның турында сөйләп бирергә бурычлы. Бу яктан «иман итүчеләр бердәмлеге өлкәннәре» дә сиңа бик ярдәм итә ала. Шәкерт Ягъкуб болай ди: «Алар, Раббы исеме белән, аңа [гөнаһ эшләгән кешегә] зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылсыннар. Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Раббы аны савыктырыр. Әгәр ул гөнаһлар кылган булса, Аллаһы аны гафу итәр» (Ягък. 5:14, 15). Билгеле, моның аркасында оят булырга һәм бу, бәлкем, күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ләкин ярдәм сорарга кыюлык тапсаң, син үзеңне башка зыяннардан сакларсың һәм яңадан саф вөҗданга ия булганың өчен җан тынычлыгын сизәрсең (Мәд. 31:1—5).
Йәһвәнең йөрәген шатландыр
19, 20. Йәһвә синең өчен нәрсә тели, ләкин син нәрсә эшләргә тиеш?
19 Йәһвә «мөбарәк Аллаһы», һәм ул синең бәхетле булуыңны тели (1 Тим. 1:11). Ул синең белән бик кызыксына. Синең яхшылык эшләр өчен куйган тырышлыкларыңны беркем күрмәсә дә, ул күрә. Йәһвәдән бернәрсәне дә яшереп булмый. Ул сине хаталарыңны эзләр өчен түгел, ә сиңа ярдәм итәр өчен күзәтә. Аллаһы «үз көчен йөрәкләре үзе белән тулысынча булганнарның файдасы өчен кулланырга дип, бөтен җирне күздән кичерә» (2 Елъ. 16:9).
20 Шуңа күрә Аллаһы Сүзе буенча эш ит һәм аның киңәшләрен куллан. Шулай итеп син авырлыкларны җиңәргә һәм тормышыңда мөһим карарлар кабул итәргә кирәкле булган зирәклеккә вә аңлау сәләтенә ия булачаксың. Син әти-әниең белән Йәһвәне дә сөендерәчәксең һәм үзең дә чын мәгънәдә бәхетле тормышка шатланачаксың.
[Искәрмәләр]
^ 4 абз. Исемнәр үзгәртелгән.
^ 16 абз. Данил 6:10: «Данил исә, карарга кул куелганын белү белән, өенә китте. Аның өстәге бүлмәсендәге Иерусалимга чыккан тәрәзәләре ачык иде. Ул моңа кадәр һәрвакыт эшләгәнчә, көненә өч тапкыр, тезләнеп, үз Аллаһысына дога кылуын һәм аны мактавын дәвам итте».
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Яшьләр әти-әниләренең таләпләрен һәм төзәтүләрен кабул итәргә җиңел булсын өчен, нәрсә эшли ала?
• Ни өчен акчага дөрес караш саклау мөһим?
• Хәтта берүзең булганда Йәһвәгә тугрылыгыңны син ничек саклый аласың?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[6 биттәге иллюстрация]
Берүзең булганда син Аллаһыга тугрылыгыңны саклаячаксыңмы?