Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, сез тормышыгызны нәрсәгә багышларсыз?

Яшьләр, сез тормышыгызны нәрсәгә багышларсыз?

Яшьләр, сез тормышыгызны нәрсәгә багышларсыз?

«Мин... буш һавага сугучы кебек көрәшмәм» (1 КӨР. 9:26).

1, 2. Бәлигъ булып барганда уңышлы булыр өчен, сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

ТАНЫШ булмаган җиргә сәяхәткә чыкканда сиңа, бәлкем, үзең белән карта һәм компас алырга кирәк булыр. Карта кайда икәнлегеңне билгеләргә һәм дөрес юлдан барырга ярдәм итәр. Компас дөрес юнәлеш буенча барырга булышыр. Әмма кая барганыңны белмәсәң, карта белән компасның файдасы аз булыр. Сәяхәтең максатсыз булмасын өчен, сиңа барыр урыныңны төгәл белергә кирәк.

2 Бәлигъ булып барганда да син охшаш хәлдә: синең төгәл картаң белән компасың бар. Изге Язмалар, карта кебек, дөрес тормыш юлы сайларга ярдәм итә ала (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Вөҗданың дөрес өйрәтелгән икән, ул сиңа шул дөрес юлдан барырга бик булыша ала (Рим. 2:15). Ул компас сыман була. Әмма тормышың уңышлы булсын өчен, сиңа шулай ук кая барганыңны белергә кирәк. Син төгәл максатлар куярга тиеш.

3. Паул 1 Көринтлеләргә 9:26 да максатлар куюның нинди файдасы турында әйтә?

3 Рәсүл Паул максатлар кую һәм аларга ирешү нинди файда китерә икәне турында болай дип язган: «Мин максатсыз йөгергән кеше кебек йөгермәм, буш һавага сугучы кебек көрәшмәм» (1 Көр. 9:26). Максатларың булса, син ныклы ышаныч белән «йөгерә» аласың. Тиздән сиңа, мәсәлән, гыйбадәт, эш, никахка керү һәм гаилә белән бәйле мөһим карарлар кабул итәргә кирәк булачак. Кайвакыт ниндидер сайлаулар ясарга кирәк булганда синең ни эшләргә белмичә аптырап калган чакларың булыр. Ләкин барыр юлыңны Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләргә һәм принципларга нигезләнеп алдан ук планлаштырып куйсаң, син ялгыш юлга керү вәсвәсәсенә бирелмәячәксең (2 Тим. 4:4, 5).

4, 5. а) Үзеңә максатлар куймасаң, нәрсә булуы бар? б) Ни өчен кабул ителгән карарларыңда Аллаһыга яраклы булу теләге чагылырга тиеш?

4 Син үзеңә максатлар куймасаң, синең өчен нәрсә дөрес икәнен яшьтәшләрең һәм укытучыларың билгеләр. Әлбәттә, төгәл максатларың булса да, кайберәүләр сиңа үз тәкъдимнәрен ясарга мөмкин. Ул чакта үзеңнән болай дип сора: «Алар тәкъдим иткән максатлар яшьлегемдә үз Яратучымны истә тотарга ярдәм итәрме я моңа комачаулармы?» (Вәгазьче 12:1, 2 не укы.)

5 Ни өчен кабул ителгән карарларыңда Аллаһыга яраклы булу теләге чагылырга тиеш? Моңа бер сәбәп — бездә булган һәртөрле игелекле нәрсә Йәһвәдән килә (Ягък. 1:17). Чыннан да, һәркем Йәһвәгә рәхмәтле булырга бурычлы (Ачыл. 4:11). Аңа рәхмәтле булуыңны күрсәтер өчен иң яхшы юл — максатлар куйганда Йәһвәне исеңдә тоту түгелмени? Әйдәгез нинди максатлар куярга һәм аларга ирешер өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген карап чыгыйк.

Син үзеңә нинди максатлар куя аласың?

6. Син үзеңә нинди төп максат куя аласың, һәм ни өчен?

6 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, син Изге Язмаларда язылганнарның дөрес икәненә инанырга тиеш, һәм моны син үзеңә төп максат итеп куя аласың (Рим. 12:2; 2 Көр. 13:5). Яшьтәшләрең, башкалар әйткәнгә күрә, эволюциягә һәм төрле ялган дин тәгълиматларына ышанырга мөмкин. Әмма синең карашларың турында әйткәндә, хәл башкача булырга тиеш. Онытма, Йәһвә үзенә бөтен акылың белән хезмәт итүеңне тели. (Маттай 22:36, 37 не укы.) Күктәге Атабыз синең иманыңның дәлилләргә нигезләнгән булуын тели (Евр. 11:1).

7, 8. а) Нинди кыска вакытлы максатлар кую сиңа иманыңны ныгытырга ярдәм итәчәк? б) Кайбер кыска вакытлы максатларыңа ирешкәч, син нәрсә кичерәчәксең?

7 Үз иманыңны ныгытыр өчен кыска вакытлы максатлар куеп була. Бер максат — һәр көн дога кылу. Догаларың коры һәм бертөрле булмасын өчен, син көн дәвамында булган аерым вакыйгаларны, догада әйтеп китәр өчен, исеңдә тота я язып куя аласың. Догаларыңда туган авырлыкларны гына түгел, шатлыкларыңны да сөйләргә тырыш (Флп. 4:6). Икенче максат — Изге Язмаларны һәр көн уку. Көн саен якынча дүрт бит укып барсаң, син бер ел эчендә аны тулысынча укып чыга аласың *. Мәдхия 1:1, 2 дә әйтелгәнчә, «иркен Ходай канунында тотып, Аның канунына көнен-төнен өйрәнеп торган» «кеше бәхет-сәгадәтле».

8 Өченче кыска вакытлы максат — бу һәр җыелыш очрашуында җавап бирергә әзерләнү. Башта син җавапны я берәр шигырьне укып бирергә теләрсең. Вакыт узу белән син җавапларыңны үз сүзләрең белән әйтеп бирергә максат итеп куя аласың. Чынлыкта, һәрбер җавабың белән син Йәһвәгә данлау корбаны китерәсең (Евр. 13:15). Бу максатларның кайберсенә ирешкәч, синең үзеңә ышанычың да, Йәһвәгә рәхмәтле булуың да үсәчәк, һәм син зуррак максатлар куярга әзер булачаксың.

9. Син әле Патшалык вәгазьчесе түгел икән, нинди озак вакытлы максатлар куя алыр идең?

9 Ә син нинди озак вакытлы максатлар куя алыр идең? Әгәр син әле яхшы хәбәрне вәгазьләмисең икән, син үзеңә Патшалык вәгазьчесе булу максаты куя аласың. Бу хөрмәтле максатка ирешкәч, син һәр ай вәгазьләп, хезмәттә регуляр һәм уңышлы булырга теләрсең. Шулай ук хезмәттә Изге Язмаларны кулланырга өйрәнеп була. Ул вакытта, бәлкем, вәгазь эше сиңа тагы да күбрәк шатлык китергәнен сизәрсең. Аннары син күбрәк өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә я хәтта Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә башларга тырышырсың. Соңрак син үзеңә суга чумдырылу үтәр өчен таләпләргә туры килергә һәм Йәһвә Аллаһының багышланган вә суга чумдырылган хезмәтчесе булырга максат итеп куя аласың. Суга чумдырылмаган вәгазьче өчен әллә моннан да яхшырак максат бармы?

10, 11. Суга чумдырылган яшьләр үзләренә нинди озак вакытлы максатлар куя ала?

10 Син инде Йәһвәнең суга чумдырылган хезмәтчесе икән, үзеңә мондый озак вакытлы максатлар куя аласың. Мәсәлән, вакыт-вакыт сирәк вәгазьләнә торган территориядә хезмәт итәргә теләрсең. Шулай ук көчең һәм яхшы сәламәтлегең булганда ярдәмче я гомуми пионер хезмәтен сайларсың. Дистәләгән мең шатлыклы пионер тулы вакытлы хезмәт яшьлегеңдә үз Яратучыңны истә тотар өчен иң яхшы мөмкинлек икәне турында сөйләр. Бу максатларга син өеңнән читкә китмичә дә ирешә аласың. Аларга ирешеп, син үз җыелышыңа да файда китерерсең.

11 Бүтән төрле озак вакытлы максатлар сиңа башка җыелышларга да файда китерергә мөмкинлек бирә алыр иде. Мәсәлән, вәгазьчеләр кирәк булган башка территориягә я илгә хезмәт итәргә күченеп китә алыр идең. Син, бәлкем, Патшалык Залларын я чит илләрдәге филиал биналарын төзергә ярдәм итәргә теләрсең. Син хәтта Вефильдә я миссионер булып хезмәт итә алыр идең. Әлбәттә, монда искә алынган күпчелек озак вакытлы максатларга ирешер өчен, сиңа беренче чиратта суга чумдырылу үтәргә кирәк. Суга чумдырылу үтмәгәнсең икән, моның өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен карап чык.

Суга чумдырылу максаты куй

12. Ни сәбәптән кайберәүләр суга чумдырылу үтә, һәм ни өчен бу сәбәпләр җитәрлек түгел?

12 Син ничек уйлыйсың, ни өчен суга чумдырылырга кирәк? Кайберәүләр бу гөнаһ кылудан саклый дип уйларга мөмкин. Башкалар яшьтәшләре инде суга чумдырылу үткәнгә алар да суга чумдырылырга тиеш дип саныйдыр. Бүтәннәре исә әти-әниләренең хуплавын алырга телидер. Әмма суга чумдырылу яшерен генә эшлисе килгән эшләрдән тыя торган килешү түгел; син башкаларның басымына бирелеп тә суга чумдырылырга тиеш түгел. Йәһвә Шаһите булу үз эченә нәрсә ала икәнен тулысынча аңлап бетергәндә һәм андый җаваплылыкны үз өстеңә алырга әзер булганда вә теләгәндә генә, син суга чумдырылу үтәргә тиеш (Вәг. 5:4, 5).

13. Ни өчен сиңа суга чумдырылырга кирәк?

13 Ни өчен суга чумдырылырга кирәк? Чөнки Гайсә үз эзеннән баручыларына: «Шәкертләр булдырыгыз. Аларны... суга чумдырыгыз»,— дигән әмер биргән. Ул үзе дә суга чумдырылып, үрнәк калдырган. (Маттай 28:19, 20; Марк 1:9 ны укы.) Өстәвенә, суга чумдырылу — котылыр өчен мөһим адым. Нухның үз гаиләсе белән туфан вакытында котылып калыр өчен, көймәне төзүе турында әйткәннән соң, рәсүл Петер болай дигән: «Бу су хәзер сезне коткара торган суга чумдырылу йоласын гәүдәләндерә. Суга чумдырылу... Гайсә Мәсихнең үледән терелеп торуы аша сезне коткара» (1 Пет. 3:20, 21). Әмма суга чумдырылу — бу бәла-каза була калса дип сатып алына торган «страховка» түгел. Син Йәһвәне яратканга һәм аңа бөтен йөрәгең, җаның, акылың һәм көчең белән хезмәт итәргә теләгәнгә, суга чумдырылу үтәсең (Марк 12:29, 30).

14. Ни өчен кайберәүләр суга чумдырылырга икеләнергә мөмкин, ләкин Изге Язмаларда нинди ышандыру бар?

14 Кайберәүләр соңрак берәр гөнаһ эшләгәнгә җыелыштан чыгарырлар дип куркып, суга чумдырылырга икеләнәдер. Сине дә бу тоткарлап торамы? Алай булса, андый курку файдалы булырга мөмкин. Бу Йәһвә Шаһите булу җитди җаваплылык икәнен аңлаганыңны күрсәтә. Икенче сәбәп тә булырга мөмкин. Син Аллаһы нормалары буенча яшәү иң яхшы тормыш юлы икәненә ышанып бетмисеңдер. Ул чакта Изге Язмалардагы принципларны кире кагу нинди нәтиҗәләргә китерә икәне турында уйлау сиңа берәр карарга килергә ярдәм итә ала. Ә, бәлкем, син Аллаһы нормаларын яратасың, ләкин алар буенча яши алганыңа шикләнәсеңдер. Чынлыкта бу яхшы, чөнки бу синең басынкы булуыңны күрсәтә. Изге Язмаларда барлык камил булмаган кешеләрнең йөрәге мәкерле дип әйтелә (Ирем. 17:9). Ләкин син үзеңне Аллаһы сүзе буенча сакласаң, уңышлы була аласың. (Мәдхия 118:9 ны укы.) Сиңа, суга чумдырылырга нәрсә генә комачауламасын, андый сорауларны хәл итәргә һәм шикләрне юкка чыгарырга кирәк *.

15, 16. Суга чумдырылырга әзер булуыңны ничек белеп була?

15 Әмма суга чумдырылырга әзерме юкмы икәнеңне син ничек белә аласың? Мәсәлән үзеңнән болай дип сора: «Мин башкаларга Изге Язмаларның төп тәгълиматларын аңлата аламмы? Хәтта әти-әнием вәгазьләмәгән көннәрдә дә, мин вәгазьлимме? Мин бар мәсихче очрашуларга барырга тырышаммы? Яшьтәшләремнең басымына каршы торган очракларны исемә төшерә аламмы? Әти-әнием һәм дусларым Йәһвәне калдырсалар да, мин аңа хезмәт итүемне дәвам итәчекменме? Аллаһы белән мөнәсәбәтләрем турында мин дога кыламмы? Һәм мин Йәһвәгә догада тулысынча багышландыммы?»

16 Суга чумдырылу — тормышны үзгәртүче адым, һәм ул уйлап эшләнергә тиеш. Бу адым турында җитди уйланыр өчен, син үзеңне җитлеккән дип саныйсыңмы? Җитлеккән булу бу җыелыш алдында яхшы нотык сөйләү я очрашу вакытында таң калдырырлык җаваплар бирү белән генә чикләнми. Моның өчен Изге Язмалардагы принципларны аңлап, карарлар кабул итә белергә кирәк. (Еврейләргә 5:14 не укы.) Моны эшли алсаң, син Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итеп, аңа чыннан да багышланган икәнеңне күрсәтә торган тормыш белән яши аласың. Бу — иң зур хөрмәт.

17. Суга чумдырылганнан соң була алган сынауларны сиңа җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм итәчәк?

17 Суга чумдырылу үткәч тә син тагы да ашкыныбрак Аллаһыга хезмәт итәргә теләрсең. Әмма тиздән иманыңны сынаячак һәм шатлыгыңны киметә алачак авырлыклар туарга мөмкин (2 Тим. 3:12). Бу сынауларны син үзең генә җиңеп чыгарга тиешсең дип уйлама. Әти-әниеңнән киңәш сора. Җыелыштагы җитлеккән кардәшләрдән ярдәм эзлә. Үзеңә ярдәм итәчәк кешеләр белән дуслыгыңны сакла. Беркайчан да онытма, Йәһвә синең хакта кайгырта, һәм ул сиңа һәртөрле авырлыкны җиңеп чыгарга кирәкле көч бирәчәк (1 Пет. 5:6, 7).

Син үз максатларыңа ничек ирешә аласың?

18, 19. Тормышыңда беренче урында нәрсә торганын тикшерү сиңа нинди файда китерә ала?

18 Иң яхшысын эшләргә омтылышларыңа карамастан, теләгәннәреңне һәм эшләргә кирәк булганны башкарыр өчен сиңа беркайчан да вакыт җитмәгән кебек тоеламы? Алай икән, сиңа тормышыңда беренче урында нәрсә торганын тикшереп чыгарга кирәк. Бер мисал карап чыгыйк. Син пластмасса чиләк алып, эченә берничә зур таш салдың ди. Аннары чиләкне ком белән тутырдың. Чиләк хәзер ташлар һәм ком белән тулы. Ә хәзер чиләкне бушат та һәм башта комны тутыр, аннары ташларны салып кара. Ләкин бөтен ташлар сыеп бетми, чөнки син башта комны салдың.

19 Синең вакытың белән дә шундый ук хәл. Мәсәлән, тормышыңда күңел ачулар беренче урында торса, зур нәрсәләргә, рухи нәрсәләргә, бөтенләй вакыт юк кебек тоелыр. Ләкин Изге Язмалардагы «иң яхшыларны сайлап ала бел» дигән киңәш буенча эш итсәң, син Патшалык эшләренә дә, ял итәр өчен дә вакыт табачаксың (Флп. 1:10).

20. Максатларыңа ирешергә тырышканда борчылулар һәм шикләр туса, нәрсә эшләргә?

20 Максатларыңа, шул исәптән суга чумдырылу максатыңа, ирешергә тырышканда синең кайвакыт борчылуларың һәм шикләрең туарга мөмкин. Ул чакта «кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр» (Мәд. 54:23). Хәзер синең кешелек тарихында иң дулкынландыргыч һәм мөһим эштә — бөтендөньядагы вәгазьләү һәм өйрәтү эшендә — катнашырга мөмкинлегең бар (Рәс. 1:8). Син бу эштә тамашачы һәм башкаларны күзәтүче булыргамы я үзеңә бу гаҗәеп эштә катнашыргамы икәнен сайлый аласың. Патшалык эшләрендә бар сәләтләреңне кулланырга тырыш. «Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыңа» хезмәт иткәнеңә син беркайчан да үкенмәячәксең (Вәг. 12:1, 2).

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2009 ел, 1 август, 15—18 битләрне кара.

^ 14 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) китабы, 2 том, 34 нче бүлекне кара.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен син үзеңә максатлар куярга тиеш?

• Ирешергә кирәк булган кайбер максатлар нинди?

• Суга чумдырылу максатына ирешер өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

• Тормышыңда беренче урында нәрсә торганын тикшерү үз максатларыңа ирешергә ничек ярдәм итә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Синең Изге Язмаларны һәр көн уку максатың бармы?

[15 биттәге иллюстрация]

Суга чумдырылу максатына ирешергә сиңа нәрсә ярдәм итәчәк?

[16 биттәге иллюстрация]

Бу мисал сине нәрсәгә өйрәтә?