Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, яшьтәшләрегезнең басымына каршы торыгыз

Яшьләр, яшьтәшләрегезнең басымына каршы торыгыз

Яшьләр, яшьтәшләрегезнең басымына каршы торыгыз

«Һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез, сүзегез һәрвакыт... мавыктыргыч һәм төпле булсын» (КӨЛ. 4:6).

1, 2. Күп яшьләр яшьтәшләреннән аерылып торганга нәрсә хис итә һәм ни өчен?

ҺИЧШИКСЕЗ, яшьтәшләрнең басымы турында син ишетеп кенә түгел, ә үзең дә кичереп беләсеңдер. Вакыт-вакыт берәрсе сине начар булганны эшләргә этәрәдер. Ул чакта син үзеңне ничек хис итәсең? «Кайвакыт минем юкка чыгасым килә,— дип әйтә 14 яшьлек Кристофер,— я классташларымнан аерылып тормас өчен, алар кебек буласым килә».

2 Яшьтәшләрең сиңа зур йогынты ясыймы? Алай икән, ни өчен? Бәлкем, син үзеңнең танылуыңны телисеңдер. Андый теләк һәрвакытта да начар түгел. Чынлыкта, зурлар да тиңдәшләре арасында үзләренең танылуын телиләр. Беркем дә — яшьме ул, олымы — башкалар тарафыннан кире кагылырга яратмый. Әмма билгеле, дөрес булганны яклау һәрвакытта да башкаларның мактавына китермәячәк. Хәтта Гайсәгә дә моның белән очрашырга туры килгән. Шулай да ул һәрвакыт дөрес булганны эшләгән. Кайберәүләр аңа ияргәннәр һәм аның шәкертләре булып киткән, башкалар исә Аллаһы Улына җирәнеп караган һәм «аны санга сукмаган» (Ишаг. 53:3).

Башкаларның басымы никадәр көчле?

3. Ни өчен яшьтәшләреңнең нормаларына иярү бу хата?

3 Кайвакыт синең яшьтәшләреңнең хупламавыннан куркып, аларның нормаларына иярү вәсвәсәсенә бирелүең бар. Бу хата булыр иде. Мәсихчеләр «дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай... сабыйлар» булмаска тиеш (Эфес. 4:14). Кечкенә балалар тиз генә башкаларның йогынтысына бирелергә мөмкин. Ләкин син олылар тормышы юлына баскан яшь кеше. Шуңа күрә Йәһвәнең нормалары сиңа файда китергәненә ышанасың икән, син үз карашларың буенча яшәргә бурычлы (Кан. 10:12, 13). Башкача эш итү үз тормышыңа хуҗа булудан баш тарту булыр иде. Башкаларның басымына бирелсәң, син аларның кулында курчак кына булып китәсең. (2 Петер 2:19 ны укы.)

4, 5. а) Һарун басымга ничек бирелгән, һәм моннан нинди сабаклар алып була? б) Яшьтәшләрең сиңа ничек басым ясый ала?

4 Бер тапкыр Мусаның абыйсы Һарун тиңдәшләрнең басымына бирелгән. Исраиллеләр аңардан үзләренә илаһ ясарга сорагач, ул аларны тыңлаган. Һарун бер дә куркак булмаган. Элегрәк ул Муса белән Мисырдагы иң дәрәҗәле кеше, фиргавен, каршында торган. Ул чакта Һарун аңа бер дә курыкмыйча Аллаһы хәбәрен игълан иткән. Ләкин исраилеләр аңа басым ясагач, Һарун бирелгән. Башкаларның басымы бик көчле була ала! Һарун тиңдәшләренең басымына караганда Мисыр патшасына каршы торуны җиңелрәк дип тапкан (Чыг. 7:1, 2; 32:1—4).

5 Һарунның мисалы күрсәткәнчә, тиңдәшләрнең басымына олылар да һәм начарлык эшләргә теләмәгән кешеләр дә бирелә. Яшьтәшләр басымы хәтта чын күңелдән дөрес булганны эшләргә теләгән кешеләргә дә — сиңа да — тәэсир итә ала. Яшьтәшләрең сине куркытып, гаепләп я мыскыллап, начарлык эшләргә мәҗбүр итәргә мөмкин. Ничек кенә булмасын, яшьтәшләр басымына каршы тору кыен. Ышанганнарыңа инануың булса, син моңа уңышлы каршы тора аласың.

«Үзегезне үзегез сынагыз»

6, 7. а) Ни өчен үз карашларыңа инану мөһим, һәм аны ничек ныгытып була? б) Инануыңны ныгытыр өчен, син үзеңә нинди сораулар бирә аласың?

6 Яшьтәшләр басымына каршы торыр өчен, син иң беренче үзеңнең карашларың һәм нормаларың дөрес икәненә инанырга тиеш. (2 Көринтлеләргә 13:5 не укы.) Инану сиңа тумыштан оялчан булсаң да, кыю булырга ярдәм итәчәк (2 Тим. 1:7, 8). Ләкин кеше үзе кыю булса да, аңа үзе ышанып бетмәгән нәрсәләрне яклау кыен булырга мөмкин. Шуңа күрә Изге Язмалардан өйрәнгәннәреңнең чыннан да хакыйкатьме икәнен тикшереп чыксаң, яхшы булыр иде. Төп хакыйкатьләрдән башлап була. Мәсәлән, син Аллаһыга ышанасың һәм син башкаларның ни өчен алар аның барлыгына ышанганнарын әйткәннәрен ишеткәнсеңдер. Шуңа күрә үзеңнән сора: «Аллаһының барлыгына мине нәрсә ышандыра?» Бу сорауның максаты — шикләр тудыру түгел, ә иманыңны ныгыту. Шулай ук үзеңә мондый сораулар биреп була: «Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан рухландырылган икәнен мин каян беләм?» (2 Тим. 3:16). «Ни өчен мин „соңгы көннәрдә“ яшәгәнемә ышанам?» (2 Тим. 3:1—5). «Йәһвәнең нормалары файдалы икәненә мине нәрсә ышандыра?» (Ишаг. 48:17, 18).

7 Син андый сорауларга җавап бирә алмаячагыңнан куркып, үзеңә аларны бирергә икеләнәсеңдер. Әмма бу, бензин бетеп барадыр дип куркып, машинаның приборына карамауга тиң булыр иде! Әгәр бакта бензин бик әз калса, сиңа ниндидер чаралар күрергә кирәк. Шулай ук син нинди сораулар буенча белемең җитмәвеңне ачыкласаң һәм бу яктан чаралар күрсәң, яхшы булыр (Рәс. 17:11).

8. Аллаһының «фәхешлектән качыгыз» дигән әмере акыллы икәненә инануыңны ничек ныгыта аласың? Аңлат.

8 Мәсәлән, Изге Язмаларда «фәхешлектән качыгыз» дип әйтелә. Үзеңнән: «Ни өчен бу әмер акыллы?» — дип сора. Ни өчен яшьтәшләрең җенси бозыклыкка бирелә икәне турында уйлап кара. Шулай ук ни өчен фәхешлек итүче кеше «үз тәненә каршы гөнаһ кыла» икәне турында да уйлан (1 Көр. 6:18). Аннары үзеңнән болай дип сора: «Нинди юл иң яхшы? Чыннан да җенси бозыклыкка бирелүнең нәтиҗәләре яхшымы?» Һәм тагын болай дип сора: «Моңа бирелсәм, мин нәрсә хис итәр идем? Бәлкем, син кайбер яшьтәшләреңнең хуплавын шунда ук алырсың, ләкин соңрак әти-әниең белән я Патшалык Залында имандашларың белән булганда, син үзеңне ничек хис итәрсең? Аллаһыга дога кылырга тырышканда тойгыларың нинди булыр? Син чыннан да үз классташларыңа яраклы булыр өчен генә Аллаһы алдындагы яхшы исемеңне корбан итәргә әзерме?»

9, 10. Үз карашларыңа инануың яшьтәшләрең белән үзеңне ышанычлырак тотарга ничек ярдәм итәчәк?

9 Син яшүсмер чагыңда акыл ягыннан беркайчан да булмагандай җитлегә барасың. (Римлыларга 12:1, 2 не укы.) Бу чорда Йәһвә Шаһите булу синең өчен нәрсә аңлата икәне турында җитди итеп уйлан. Андый уйлану сиңа үз карашларыңа инануыңны ныгытырга ярдәм итәчәк. Ул чакта, яшьтәшләрең сиңа басым ясаганда, син шунда ук инану белән аларга җавап бирә алачаксың. Синең хисләрең бер яшь апа-кардәшнеке кебек булачак. Ул болай дигән: «Яшьтәшләремнең басымына каршы торганда минем бар эшләрем кем икәнлегемне күрсәтеп тора. Бу ниндидер дин генә түгел. Ул минем бар тормышымда: фикер йөртүемдә, уйларымда, максатларымда һәм әхлагымда чагыла».

10 Әйе, дөрес булганны яклар өчен, тырышлыклар куярга кирәк (Лүк 13:24). Син, бәлкем: «Андый тырышлыклар куярга кирәкме соң?» — дип сорыйсыңдыр. Ләкин шуны онытма: дөрес булганны эшләргә теләгәнең өчен үзеңне гаепле дип саныйсың я ояласың икән, башкалар моны сизәчәк һәм тагы да күбрәк басым ясаячак. Әмма ышандырырлык итеп сөйләсәң, син аларның никадәр тиз чигенгәннәрен күреп гаҗәпләнерсең (Лүк 4:12, 13 не чагыштыр).

Әйтер сүзеңне төптән уйлап әйт

11. Яшьтәшләр басымына әзер булу нинди файда китерә?

11 Яшьтәшләр басымына каршы торыр өчен тагын бер мөһим адым бу — әзерләнү. (Гыйбрәтле сүзләр 15:28 не укы.) Ягъни нинди очраклар килеп чыгуы бар икәне турында алдан ук уйлап кую. Кайвакыт алдан аз гына уйлану сиңа зур каршылыкны булдырмаска ярдәм итә ала. Мәсәлән, син алда тәмәке тартып торган бер төркем классташларыңны күрәсең ди. Алар сиңа да тартырга тәкъдим итәрме? Бик ихтимал. Моны белеп, син нәрсә эшли аласың? Гыйбрәтле сүзләр 22:3 тә: «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр»,— дип әйтелә. Икенче юлны сайлап син, бәлкем, алар белән очрашудан качарсың. Бу — куркаклык түгел, ә акыллылык.

12. Берәрсе сине мыскыл итсә, син ничек җавап бирә аласың?

12 Ә сөйләшүдән качып булмаса, үзеңне ничек тотарга? Әйтик, яшьтәшең шикләнеп: «Син һаман да беркем белән дә йөрмисеңме?» — дип сорый ди. Бу очракта Көлессәйлеләргә 4:6 да язылган киңәшне тоту акыллы булыр: «Һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез, сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын». Бу шигырь күрсәткәнчә, синең җавабың шартларга бәйле булачак. Сиңа, бәлкем, Изге Язмаларга нигезләнгән нотык сөйләргә кирәк булмас. Ә гади генә катгый җавап җитәрлек булыр. Мәсәлән, андый сорауга син кыска гына «юк» я «бу минем эшем» дип җавап бирә аласың.

13. Ни өчен яшьтәшеңнең мыскыллавына җавап биргәндә зирәклек кирәк?

13 Гайсә җентекле җавап бирүдән әз файда булганын белгәндә, еш кына кыска гына җавап биргән. Ә Һируд аңа сораулар биргәндә ул бөтенләй бернәрсә әйтмәгән (Лүк 23:8, 9). Дәшмәү — еш кына тупас сораулар бирелгәндә иң яхшы җавап (Гыйб. сүз. 26:4; Вәг. 3:1, 7). Ә берәрсе, мәсәлән, синең җенси бозыклыкка бирелмәвең белән гаҗәпләнеп, башта сине мыскыллаган булса да, эчкерсез кызыксыну күрсәтә башлый ди (1 Пет. 4:4). Ул чакта Изге Язмаларга нигезләнгән карашларыңны җентекләбрәк аңлатсаң, урынлы булыр. Куркуың моңа комачау итмәсен. Һәрвакыт «җавап бирергә әзер бул» (1 Пет. 3:15).

14. Кайбер очракларда син басымга ничек әдәпле генә җавап бирә аласың?

14 Кайбер очракларда басым ясалганда син үзең дә шул ук рәвешчә җавап бирә аласың. Әмма син моны әдәпле генә эшләргә тиеш. Мәсәлән, классташың сине тәмәке тартырга мәҗбүр иткәндә, син: «Юк, рәхмәт»,— диеп, «Синең кебек акыллы кеше тартмас дип уйлаган идем»,— дип өсти аласың. Хәзер инде син «һөҗүм» итәсең. Тартмаганыңның сәбәбен аңлатыр урынына син яшьтәшеңне ни өчен ул моны эшли икәне турында уйланырга мәҗбүр итәсең *.

15. Басым ясарга тырышкан яшьтәшләреңне калдырып китү кайчан урынлы һәм ни өчен?

15 Ләкин тырышлыкларыңа карамастан басым бетмәсә, нәрсә эшләргә? Ул чакта китсәң, яхшырак булыр. Син озаграк торган саен, басымга бирелү мөмкинлеге арта бара. Шуңа күрә китеп бар. Син моны җиңелдем дип уйламыйча эшли аласың. Чөнки син үз-үзеңә хуҗа. Син классташларыңның кулында курчак булып китмәдәң һәм Йәһвә йөрәген сөендердең (Гыйб. сүз. 27:11).

«Уй-ният» уңышка китерә

16. Үзләрен мәсихче дип санаган яшьләр ничек басым ясарга мөмкин?

16 Кайвакыт үзләрен Йәһвәгә хезмәт итүче дип санаган яшьләр зыянлы эшләрдә катнашырга этәрергә мөмкин. Мәсәлән, син андый кеше оештырган кичәгә килеп, анда олыларның булмавын күрсәң, нәрсә эшләрсең? Яки кичәгә үзен мәсихче дип санаган берәр яшь кеше исерткеч эчемлек алып килсә, ә син һәм башкалар эчәргә әле бик яшь булсагыз, нәрсә эшләргә? Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданың кушканча эш итәргә кирәк булган күп очраклар килеп чыгарга мөмкин. Бер мәсихче яшүсмер болай дип сөйли: «Без сеңлем белән кинотеатрда күп әшәке сүзләр булган фильмны карап тормадык, ә залдан чыгып киттек. Безнең белән барган башкалар фильмны карап калдылар. Әти-әниебез безне моның өчен мактады. Әмма башкаларның безгә ачуы чыкты, чөнки без аларны начар итеп күрсәттек».

17. Берәр очрашуга барыр алдыннан Аллаһының нормаларын бозмас өчен, нинди гамәли адымнар ясап була?

17 Өстәге очрак күрсәткәнчә, Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданыңны тыңлау сине авыр хәлгә куярга мөмкин. Ләкин дөрес булганны эшләргә тәвәккәл бул. Моңа әзерлән. Берәр кичәгә җыенасың икән һәм анда син көтмәгән берәр хәл була калса, аннан китү юлын әзерләп куй. Кайбер яшьләр кичәдән иртәрәк кайтып китәргә булса, ата-аналары аларны килеп алсын өчен, шалтыратырбыз дип, алдан ук сөйләшеп куя (Мәд. 25:4, 5). Андый «уй-ният» уңышка китерә (Гыйб. сүз. 21:5).

Яшьлегеңдә күңелле итеп яшә

18, 19. а) Ни өчен Йәһвә синең бәхетле булуыңны тели икәненә бер дә шикләнмәскә була? б) Яшьтәшләрнең басымына каршы торганнарга карата Йәһвә нәрсә хис итә?

18 Йәһвә сине рәхәтләнеп яшәр өчен барлыкка китергән, һәм ул синең бәхетле булуыңны тели. (Вәгазьче 11:9 ны укы.) Онытма, күп кенә яшьтәшләреңнең кичергәннәре — бу «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алу» гына (Евр. 11:25). Хак Аллаһы синең өчен күпкә яхшыракны, синең мәңге бәхетле булуыңны тели. Шулай итеп, Аллаһы каршында начар булганны эшләү вәсвәсәсе булганда, ахыр чиктә Йәһвәнең киңәшләре синең файдаңа гына икәнлеген онытма.

19 Яшь кеше буларак, син шуны аңларга тиеш: хәтта яшьтәшләреңнең хуплавына ирешсәң дә, еллар үткәч, аларның күбесе синең исемеңне дә онытачак. Ә яшьтәшләреңнең басымына каршы торсаң, Йәһвә моны күрәчәк һәм сине һәм синең тугрылыгыңны беркайчан да онытмаячак. Ул «күк капкаларын ачып», өстеңә фатихалар яудырачак һәм син бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаячаксың (Мал. 3:10). Өстәвенә, хәзер үзеңне көчсез итеп хис иткәндә сине ныгытыр өчен, ул сиңа үзенең изге рухын мул итеп бирә. Әйе, Йәһвә яшьтәшләреңнең басымына каршы торырга ярдәм итә ала!

[Искәрмә]

^ 14 абз. «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) 2 том, 132—133 битләрдәге «Басым ясалганда минем адымнарым» дигән схеманы кара.

Хәтерлисезме?

• Яшьтәшләрнең басымы никадәр көчле була ала?

• Яшьтәшләрнең басымына каршы торыр өчен, ышандырырлык итеп сөйләү никадәр мөһим?

• Яшьтәшләреңнең басымына син ничек әзерләнә аласың?

• Йәһвә синең тугрылыгыңны кадерли икәнен син каян беләсең?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Һарун алтын бозау ясарга ризалашкан?

[10 биттәге иллюстрация]

Нәрсә әйтәчәгеңне алдан ук әзерләп куй