Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыга хезмәт итәргә беркайчан да соң түгел

Аллаһыга хезмәт итәргә беркайчан да соң түгел

Аллаһыга хезмәт итәргә беркайчан да соң түгел

2009 елның 19 декабрендә Испаниянең көньягында урнашкан Малага шәһәрендә бер аналы-кызлы икәүләп суга чумдырылу үткәннәр. Аларның икесенең дә исемнәре Ана. Алар Испаниядә 2009 ел дәвамында бу адымны ясаган 2 352 кеше арасында булган. Ләкин бу аналы-кызлы турында әйткәндә, аларның яшьләре игътибарга лаек: әнисенә — 107, ә кызына 83 яшь булган!

Ничек соң алар хакыйкать белән танышып, Йәһвәгә багышлануларын суга чумдырылу белән символлаштырырга булганнар? 1970 нче еллар башында яшьрәк Ананы бер күршесе, Йәһвә Шаһите, үз өендә үтә торган китап өйрәнү очрашуына чакырган. Вакыт-вакыт Ана ул очрашуларга йөргән. Әмма үзенең эше аркасында рухи яктан үсмәгән.

Якынча ун ел үткәч, Ананың кайбер балалары Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм вакыт узу белән Йәһвәнең хезмәтчеләре булып киткән. Аларның берсе, Мари Кармен, ахыр чиктә үз әнисенең Изге Язмалардагы хакыйкатькә кызыксынуын яңадан кабызып җибәргән һәм аны Изге Язмаларны өйрәнә башларга дәртләндергән. Аннары Мари Карменның әбисе, олырак Ана, шулай ук Изге Язмалар белән кызыксына башлаган. Нәтиҗәдә, бу гаиләнең ун әгъзасы Йәһвә Шаһите булып киткән.

Суга чумдырылу үткән көнне ике Ананың, әнисенең дә, кызының да, йөзләре шатлыктан балкып торган. «Йәһвә үзен белергә рөхсәт итеп, миңа бик игелекле булды»,—дип әйткән 107 яшьлек Ана. «Оҗмах килгәнче,— дип өстәгән аның кызы,— минем, Аллаһы ихтыярын үтәп һәм булдыра алганымча яхшы хәбәрне вәгазьләп, Йәһвәгә хезмәт итәсем килә».

Бу ике тол хатынга очрашуларга йөрү аеруча шатлык китерә. «Алар бер очрашуны да калдырмый,— дип әйтә аларның җыелышындагы бер өлкән.— Өйрәнү мәкаләсе каралганда, алар комментарийлар бирергә һәрвакыт әзер».

Бу тугры апа-кардәшләрнең үрнәге Ханна исемле тол хатынны исебезгә төшерә, ул «һәрвакыт ураза тотып һәм дога кылып, Аллаһы Йортында көне-төне Аллаһыга хезмәт иткән». Шуңа күрә ул сабый Гайсәне күрү хөрмәтенә ия булган (Лүк 2:36—38). 84 яшьлек Ханнага Йәһвәгә хезмәт итәргә яше киртә булмаган, һәм аның бүгенге ике адашына да олы яшьләре комачау итми.

Синең Изге Язмалардагы яхшы хәбәрне тыңларга әзер булган туганнарың бармы? Яисә үзенең өе янында сине теләп тыңлаган олы яшьтәге кешене очратканың булдымы? Андый кешеләр, бу очрактагы аналы-кызлы ике Ана кебек, Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәргә мөмкин, чөнки хак Аллаһыга хезмәт итә башларга беркайчан да соң түгел.

[25 биттәге сүзләр]

«Йәһвә... миңа бик игелекле булды»

[25 биттәге сүзләр]

«Оҗмах килгәнче, минем... Йәһвәгә хезмәт итәсем килә»