Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Гайсә бәхет ачкычы турында нәрсә дигән?

Гайсә: «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле»,— дигән (Мат. 5:3). Рухи яктан фәкыйрь булган, ягъни үз ихтыяҗларын таныган, кешеләр бәхетле, чөнки алар Йәһвәгә, «мөбарәк Аллаһыга», якынлаша (1 Тим. 1:11). Ә ул аларга өмет бирә. Өмет бәхетле булыр өчен кирәк (октябрь—декабрь, 16 нчы бит).

• Бар кешенең дә Аллаһыны белергә мөмкинлеге бармы?

Йәһвә һәр кешегә бер үк мөмкинлек биреләчәк дип вәгъдә итмәсә дә, ихлас күңелле бар кешеләрнең Аллаһыны белергә мөмкинлекләре бар дип ышандыра. Ул хәтта үзе турында белем алырга өлгермәгән кешеләргә, аларны яңа гадел дөньяда терелтеп, андый мөмкинлек бирелсен өчен чаралар күрәчәк (Рәс. 24:15) (октябрь—декабрь, 22 нче бит).

• Рәсүл Паул «җиңү тантанасы» дип әйткәндә, нәрсәне күздә тоткан?

Рәсүл Паул бу сүзләрне әйткәндә, Рим гореф-гадәте буенча дәүләт дошманнарын җиңгән гаскәр башлыгы хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм тантанасын исәптә тоткан. Андый бәйрәмнәрдә халыкка сугышта алган табышны һәм әсирләрне күрсәтеп үткәннәр, үгезләрне корбанга китерер өчен алып барганнар, ә кешеләр гаскәр башлыгын һәм аның армиясен сәламләгәннәр. Тантана азагында үгезләрне корбанга китергәннәр, һәм күп кенә әсир, күрәсең, үтерелгән булган (октябрь—декабрь, 23 нче бит).

• «Биеклекләр» нәрсә ул?

Күпчелек очракларда бу калкулыкларда яки башка урыннарда урнашкан ялган илаһларга табыну урыннары булган. Анда Аллаһы хөкем иткән мәзбәхләр, таш баганалар, төрле сурәтләр, хуш исле сумала яндыру урыннары һәм табыну өчен башка нәрсәләр куелган булгандыр (Сан. 33:52) (октябрь—декабрь, 23 нче бит).

• Аллаһы, Исраилне Мисырдан чыгаргач, алар алдыннан нинди фәрештәне җибәргән? (Чыг. 23:20, 21).

Йәһвә исеменнән эш иткән бу фәрештә, күрәсең, Аллаһының беренче Улы булган, соңрак ул җирдә Гайсә булып туган (15.9., 21 нче бит).

• Чын гыйбадәт турында әйткәндә, нинди кайбер акланулар Аллаһыга яраклы түгел?

«Бу бик авыр. Минем теләгем юк. Минем вакытым юк. Мин сәләтле түгел. Бер кеше мине рәнҗетте». Бу Аллаһы әмерләрен үтәмәс өчен җитди акланулар түгел (15.10., 12—15 нче бит.).

• Мәсихче очрашуларны син үзең һәм башкалар өчен ничек файда китерүче итә аласың?

Алдан әзерлән. Очрашуларга регуляр рәвештә йөр. Вакытында кил. Яхшы коралланып кил. Сиңа бернәрсә дә комачауламасын. Катнаш. Комментарийларың кыска булсын. Үз йөкләмәләреңне үтә. Катнашучыларны макта. Очрашу алдыннан һәм аннан соң аралаш (15.10., 22 нче бит).

• Һарунның тиңдәшләр басымына бирелгәненнән нинди сабак алып була?

Муса яннарында булмаган вакытта исраиллеләр Һарунны үзләренә илаһ ясарга этәргән. Ул басымга бирелгән һәм аларны тыңлаган. Бу шуны күрсәтә: тиңдәшләрнең басымы яшьләргә генә түгел, ә хәтта начарлык эшләргә теләмәгән олырак кешеләрга дә тәэсир итә ала. Безгә тиңдәшләрнең басымына каршы торырга кирәк (15.11., 8 нче бит).