Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге рух вәсвәсәләргә һәм төшенкелеккә бирелмәскә көч бирә

Изге рух вәсвәсәләргә һәм төшенкелеккә бирелмәскә көч бирә

Изге рух вәсвәсәләргә һәм төшенкелеккә бирелмәскә көч бирә

«Сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз» (РӘС. 1:8).

1, 2. Гайсә үз шәкертләренә нинди ярдәм бирергә вәгъдә иткән, һәм ни өчен алар моңа мохтаҗ булыр иде?

ГАЙСӘ аның шәкертләре үз көчләре белән ул кушканнарның барын да үти алмаячагын белгән. Вәгазьләү эшенең күләмен, каршы килүчеләрнең көчен һәм кешенең көчсезлеген исәпкә алсак, аларга бирелгән әмерне үтәр өчен, кеше көченнән зуррак көч кирәк икәнлеге аңлашыла. Шуңа күрә күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үз шәкертләрен болай дип ышандырган: «Сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз» (Рәс. 1:8).

2 Бу вәгъдә б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Гайсә Мәсихнең шәкертләре Иерусалимны вәгазьләүләре белән тутыр өчен изге рухка сугарылгач, үтәлә башлаган. Бернинди каршылык моны туктата алмаган (Рәс. 4:20). «Дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт» Гайсәнең тугры шәкертләренә Аллаһы биргән бу кодрәт кирәк булыр иде (Мат. 28:20).

3. a) Изге рух белән кодрәт арасындагы аерманы аңлатыгыз. б) Йәһвә биргән кодрәт безгә ничек ярдәм итә ала?

3 Гайсә үз шәкертләренә «сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз» дип вәгъдә иткән. «Кодрәт» һәм «рух» сүзләре мәгънәләре буенча аерылып тора. Аллаһы рухы, аның эш итүче көче — бу энергия. Аның ярдәмендә ул, үз ихтыярын үтәр өчен, кешегә яки берәр нәрсәгә тәэсир итә. Әмма кодрәт — бу берәр нәрсә башкарырга я берәр нәтиҗәгә ирешергә сәләт. Ул, берәр нәрсә эшләргә кирәк булганчы, берәр кемдә я берәр нәрсәдә тыныч хәлдә була ала. Шулай итеп, изге рухны бушанган батареяне корган электр тогы белән чагыштырып була, ә кодрәт күбрәк бу батареядә, ул корылганнан соң, сакланган потенциаль энергиягә охшаш. Йәһвә үз хезмәтчеләренә изге рух аша биргән кодрәт безнең һәрберебезне мәсихче буларак багышлануыбыз буенча яшәргә һәм, кирәк булганда, без дучар булган начар көчләргә каршы торырга сәләтле итә. (Михей 3:8 *; Көлессәйлеләргә 1:29 ны укы.)

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак, һәм ни өчен?

4 Изге рух аша бирелгән кодрәт безгә ничек булыша? Изге рух безне төрле очракларда ничек эш итәргә дәртләндерергә мөмкин? Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә тырышканда без Шайтан, аның дөньясы һәм камил булмавыбыз аркасында күп кыенлыкларга очрыйбыз. Безгә мәсихчеләр буларак нык торыр өчен, регуляр рәвештә хезмәттә катнашыр өчен һәм Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклар өчен, андый авырлыкларны җиңеп чыгу мөһим. Изге рух безгә вәсвәсәләргә һәм күңел төшенкелегенә бирелмәскә һәм арып хәлдән таймаска ничек ярдәм итә ала? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Вәсвәсәләр белән көрәшү

5. Дога безгә ничек көч бирә ала?

5 Гайсә үзенең шәкертләрен: «Безне вәсвәсәгә кертмә, әмма безне мәкерледән коткар»,— дип дога кылырга өйрәткән (Мат. 6:13, «Яхшы хәбәр»). Йәһвә андый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән тугры хезмәтчеләрен калдырмаячак. Икенче бер очракта Гайсә «Күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны... бирәчәк» дигән (Лүк 11:13). Йәһвәнең безгә дөрес булганны эшләр өчен бу көчне бирергә вәгъдә итүе безне бик юата! Бу, әлбәттә, Йәһвә безне вәсвәсәләрдән яклаячак дигәнне аңлатмый (1 Көр. 10:13). Ләкин без вәсвәсәгә дучар булганда, бу тагы да тырышыбрак дога кылырга вакыт (Мат. 26:42).

6. Гайсә Шайтанның вәсвәсәләренә нәрсәгә нигезләнеп җавап биргән?

6 Иблиснең вәсвәсәләренә җавап итеп, Гайсә Язмалардан өзекләр китергән. Аллаһы Сүзен яхшы белгәнгә, ул: «... дип язылган Изге язмада... [...] дип тә язылган... [...] Кит, шайтан!.. Язылган: „Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит“»,— дип җавап биргән. Йәһвәне һәм аның Сүзен ярату Гайсәне бу Сынаучының коткыларына бирелмәскә дәртләндергән (Мат. 4:1—10). Гайсә вәсвәсәләргә кат-кат каршы торганнан соң, Шайтан аны калдырып киткән.

7. Изге Язмалар вәсвәсәләргә каршы торырга ничек ярдәм итә?

7 Иблиснең вәсвәсәләренә каршы торыр өчен, Гайсә Язмаларга таянган икән, без моны бигрәк тә эшләргә тиеш! Һичшиксез, Иблискә каршы торыр өчен, без иң башта Аллаһы нормаларын белергә һәм тулысынча алар буенча яшәргә тәвәккәл булырга тиеш. Күпләр, Изге Язмаларны өйрәнеп, Аллаһы зирәклеген һәм гаделлеген аңлый һәм кадерли башлагач, аның нормалары буенча яшәргә булган. Чыннан да, «Аллаһының сүзе» шулхәтле куәтле ки, хәтта «йөрәгебездәге уй-фикерләребезне» аера белә (Евр. 4:12). Кеше Изге Язмаларны күбрәк укыган саен һәм укыганнары турында уйланган саен, Йәһвәнең хакыйкатькә тугры булуына тирәнрәк төшенә башлый (Дан. 9:13). Шуңа күрә йомшак якларыбыз белән бәйле булган Изге Язмалардагы шигырьләр турында уйлану безнең өчен зарур.

8. Изге рухка ничек ия булырга?

8 Гайсә Язмаларны белүдән тыш «Изге Рух белән сугарылган» булганга, вәсвәсәләргә каршы тора алган (Лүк 4:1). Безгә дә, изге рух белән сугарылыр өчен, Йәһвә безнең өчен биргән бар нәрсәдән файдаланып, аңа якынлашырга кирәк; шулай итеп без шундый ук көчкә вә сәләткә ия булырбыз (Ягък. 4:7, 8). Мәсәлән, Изге Язмаларны өйрәнеп, дога кылып һәм имандашлар белән аралашып, без изге рух алабыз. Күпләр шулай ук мәсихче эшләр белән мәшгуль булу акылны рухи яктан ныгытучы фикерләргә тупларга ярдәм итә икәнен аңлаган.

9, 10. a) Мәсихчеләр очрый алган кайбер вәсвәсәләр нинди? б) Уйлану һәм дога кылу сиңа, хәтта арыган чакта да, вәсвәсәләргә бирелмәскә ничек көч бирә ала?

9 Сиңа нинди вәсвәсәләр белән көрәшергә туры килә? Тормыш иптәшең булмаган кеше белән флирт кылу теләге синдә туганы бармы? Син никахта түгел икәнсең, дөнья кешесенең очрашырга тәкъдимен кабул итәргә теләгең булдымы? Телевизор караганда я Интернетны кулланганда мәсихчеләр чиста булмаганны карау вәсвәсәсенә эләгергә мөмкин. Синең андый хәлгә эләккәнең булдымы, булса, син нәрсә эшләгән идең? Бер генә ялгыш адым икенчесенә китерә алганы һәм аннары җитди гөнаһка китерәчәге турында уйлану акыллы булыр иде (Ягък. 1:14, 15). Кылган җитди хатаң Йәһвәгә, җыелыштагыларга һәм гаиләңә нинди әрнү китерәчәге турында уйлан. Ә Аллаһы принципларын тотканда, безнең вөҗданыбыз саф килеш кала. (Мәдхия 118:37; Гыйбрәтле сүзләр 22:3 не укы.) Андый сынаулар белән очрашканда аларга каршы торыр өчен көч сорап, дога кылырга тәвәккәл бул.

10 Иблиснең вәсвәсәләре турында әйткәндә, тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк. Шайтан Гайсәне, ул чүлдә кырык көн ашамаганнан соң, вәсвәсәгә салырга булган. Һичшиксез, Иблис Гайсәнең сафлыгын сынар өчен моны иң «уңайлы вакыт» дип санаган (Лүк 4:13). Шайтан безнең дә сафлыгыбызны сынар өчен, уңайлы вакыт эзли. Шуңа күрә безгә рухи яктан нык булу мөһим. Шайтан еш кына кеше хәлсез булганда аңа һөҗүм итә. Шунлыктан арыганда я төшенкелеккә бирелгәндә, без Йәһвәдән аның яклаучы ярдәмен һәм изге рухын сорап, үтенергә тагы да тәвәккәллерәк булырга тиеш (2 Көр. 12:8—10).

Арыганлык һәм күңел төшенкелеге

11, 12. a) Ни өчен бүген күпләр төшенкелеккә бирелә? б) Безгә төшенкелеккә бирелмәскә нәрсә көч бирә ала?

11 Камил булмаганга, без вакыт-вакыт күңел төшенкелегенә биреләбез. Бу бигрәк тә бүген булырга мөмкин, чөнки без яшәгән вакытта кешеләр аеруча эмоциональ киеренкелек кичерә. Без кешелек тулаем алганда, бәлкем, иң авыр чорны кичергән вакытта яшибез (2 Тим. 3:1—5). Һармагедун якынлашкан саен икътисадый, эмоциональ һәм башка басымнар көчәя бара. Шуңа күрә кайберәүләр өчен үз гаиләләрен кайгырту һәм тәэмин итү бик авыр булып киткәненә бер дә гаҗәпләнәсе юк. Алар аралар, хәлдән таеп бетәләр һәм хәтта аяктан егылырлык хәлгә төшәләр. Син дә шундый хәлдә икән, сиңа моны кичереп чыгарга нәрсә булыша ала?

12 Онытма, Гайсә үз шәкертләрен ул аларга яклаучыны, Аллаһының изге рухын, бирәчәк дип ышандырган. (Яхъя 14:16, 17 не укы.) Бу — Галәмдә иң куәтле көч. Аның аша Йәһвә безгә һәртөрле сынауларны кичереп чыгар өчен, «чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк» көч бирә ала (Эфес. 3:20). Рәсүл Паул әйткәнчә, без бу көчкә таянып, хәтта безне «һәр яктан кысрыкласалар да», «гаять зур кодрәтне» алабыз (2 Көр. 4:7, 8). Йәһвә эмоциональ киеренкелеккә китергән шартлардан азат итәргә вәгъдә итми, ләкин ул безне үзенең рухы аша моны кичерергә көч бирәчәгенә ышандыра (Флп. 4:13).

13. a) Бер яшь кыз авыр хәлен кичерергә каян көч ала? б) Сез моңа охшаш мисалларны беләсезме?

13 Гомуми пионер булып хезмәт итүче 19 яшьлек Стефани мисалын карап чыгыйк. 12 яшендә аңа инсульт булган, һәм аның баш миендә шеш тапканнар. Шуннан бирле ул ике операция кичергән, радиотерапия үткән һәм аңа тагын ике тапкыр инсульт булган; шуның аркасында аның гәүдәсенең сул ягын өлешчә паралич суккан, һәм ул начар күрә башлаган. Стефанига ул мөһимрәк дип санаган нәрсәләргә, мәсәлән, җыелыш очрашуларына барыр өчен һәм хезмәт итәр өчен, үз көчен сакларга туры килә. Әмма ул үзенә күп яктан ярдәм итүче Йәһвәнең рухын сизә. Безнең басмаларда язылган кардәшләрнең биографияләре ул боекканда аның рухын күтәрә. Кардәшләр аңа хатлар язып һәм очрашулар алдыннан һәм аннан соң аның белән аралашып, аны ныгыта. Кызыксынучы кешеләр ул аларга хакыйкатьне аңлатканы өчен, Изге Язмаларны өйрәнергә аның өенә килеп, аңа рәхмәтле булуларын күрсәтә. Боларның барысы өчен Стефани Йәһвәгә бик рәхмәтле. Аның иң яраткан шигыре Мәдхия 40:4; ул андагы сүзләр аңарда үтәлгәнен күреп тора.

14. Арыганда я киеренке хәлдә булганда, нәрсә эшләү дөрес булмас иде, һәм ни өчен?

14 Арыганда я киеренке хәлдә булганда, без андый хәлне кичерергә рухи эшләрдә әзрәк катнашу ярдәм итәчәк дип беркайчан да уйларга тиеш түгел. Бу бер дә акыллы булмас иде. Ни өчен? Чөнки андый эшләр аша, мәсәлән, Изге Язмаларны шәхси я гаилә белән өрәнеп, вәгазьләп һәм җыелыш очрашуларына йөреп, без көч бирүче изге рух алабыз. Мәсихче эшләр һәрвакыт көч өстәп тора. (Маттай 11:28, 29 ны укы.) Еш кына кардәшләр җыелышка арып килсә дә, өйләренә җанланып, канатланып кайтып китә!

15. a) Йәһвә мәсихченең тормышы җиңел булачак дип вәгъдә иткәнме? Изге Язмалар нигезендә аңлат. б) Аллаһы безгә нинди вәгъдә бирә, һәм нинди сорау туа?

15 Әлбәттә, Мәсихнең шәкерте булу йөге җиңел дип әйтеп булмый. Тугры мәсихче булыр өчен, тырышлыклар куярга кирәк (Мат. 16:24—26; Лүк 13:24). Шулай да Йәһвә изге рух аша талчыккан кешегә көч бирә ала. «Йәһвәгә өмет баглаганнарның көчләре яңарыр,— дип язган Ишагыйя пәйгамбәр.— Алар бөркет канатларында сыман биеклеккә күтәреләчәк, йөгерәчәк — һәм алҗымаячак, барачак — һәм арымаячак» (Ишаг. 40:29—31). Шуңа күрә без үзебездән: «Рухи арыганлыгымның чын сәбәбе нәрсәдә?» — дип сорарга тиеш.

16. Арыганлык белән күңел төшенкелегенә китерә алган нәрсәләрдән арыныр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

16 Йәһвәнең Сүзендә без «иң яхшыларны сайлап ала белергә» чакырылабыз (Флп. 1:10). Мәсихче тормышны озын ярыш юлы белән чагыштырып, Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паул болай ди: «Әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне алып ташлыйк... һәм үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йөгереп үтик» (Евр. 12:1). Аның сүзләре буенча, без көчебезне алачак кирәкмәгән һәм мәшәкать китергән буш эшләрдән читтә торырга тиеш. Безнең кайберебез, бәлкем, болай да мәшәкать тулы тормышында бик күпне эшләргә өлгерергә тырышадыр. Шуңа күрә, син еш кына арыганлык һәм киеренкелек сизсәң, тормышыңның кайбер якларын — әйтик, дөньяви эшең күпме вакыт ала, никадәр еш отпуск алып, каядыр барасың һәм спорт белән ял итүгә күпме вакытың китә икәнен — карап чыгу файдалы булыр. Зирәклек безнең барыбызны мөмкинлекләребезнең чикле икәнен аңларга һәм кирәкмәгән эшләрне мөмкин кадәр киметергә дәртләндерергә тиеш.

17. Ни өчен кайберәүләр төшенкелеккә бирелергә мөмкин, ләкин Йәһвә безне нәрсәгә ышандыра?

17 Кайберәүләр, бәлкем, шулай ук бу бозык дөнья төзелешенең ахыры алар көткәнчә килми икәненә берникадәр боегадыр (Гыйб. сүз. 13:12). Әмма андый кешеләр Аввакум 2:3 тә язылган мондый сүзләрдән көч ала ала: «Бу күренеш билгеләнгән вакытта үтәләчәк. Ул үтәлергә ашыга һәм алдамаячак. Тоткарланса да, көт аны, чөнки ул һичшиксез үтәләчәк, соңга калмаячак». Йәһвә безне бу төзелешнең ахыры нәкъ ул билгеләгән вакытта киләчәк дип ышандыра.

18. a) Нинди вәгъдәләр сиңа көч бирә? б) Киләсе мәкалә безгә кайсы яктан файдалы булачак?

18 Һичшиксез, Йәһвәнең бар тугры хезмәтчеләре арыганлык һәм күңел төшенкелеге булмаячак вакытны көтә, ул чакта бөтен кешеләр «яшьлек көннәрендәге куәткә» ия булачак (Әюб 33:25). Хәтта бүген дә көч бирүче рухи эшләрдә катнашып, без изге рух ярдәме белән эчке яктан ныгый алабыз (2 Көр. 4:16; Эфес. 3:16). Арыганлык сезне киләчәк мәңгелек фатихаларны алудан мәхрүм итмәсен, моңа юл куймагыз. Вәсвәсә, арыганлык я күңел төшенкелеге аркасында килеп чыккан һәрбер сынау, хәзер үк булмаса да, Аллаһының яңа дөньясында үтеп китәчәк. Изге рух мәсихчеләргә эзәрлекләүләрне кичерергә, башкаларның зыянлы басымына каршы торырга һәм башка төрле авырлыкларны үтеп чыгарга ничек көч бирә ала? Бу киләсе мәкаләдә каралачак.

[Искәрмә]

^ 3 абз. Михей 3:8: «Мин исә Йәһвә рухы ярдәмендә Ягъкубка аның фетнәсе һәм Исраилгә аның гөнаһы турында әйтергә дип, көч, гаделлек һәм кыюлык белән сугарылдым».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Изге Язмаларны уку безгә ничек көч бирә ала?

• Дога кылу һәм уйлану безгә ничек көч бирә ала?

• Төшенкелеккә китерә алган нәрсәләрдән арыныр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Мәсихче очрашулар безне рухи яктан ныгыта ала