Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге рух һәртөрле сынауларны җиңәргә көч бирә

Изге рух һәртөрле сынауларны җиңәргә көч бирә

Изге рух һәртөрле сынауларны җиңәргә көч бирә

«Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам» (ФЛП. 4:13).

1. Ни өчен Йәһвә халкы күп авырлыкларга дучар була?

ЙӘҺВӘ халкы еш кына төрле авырлыклар кичерә. Кайбер сынаулар безнең камил булмавыбыз аркасында туа яисә алар — без яшәгән дөнья төзелешенең нәтиҗәсе. Башка сынаулар исә Аллаһыга хезмәт итүчеләр һәм аңа хезмәт итмәүчеләр арасындагы дошманлык аркасында була (Ярат. 3:15). Кешелек тарихының башыннан ук Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләренә дини эзәрлекләүләрне кичереп чыгарга, башкаларның зыянлы басымына каршы торырга һәм башка төрле авырлыкларны җиңәргә булыша. Аның изге рухы безгә дә андый сынаулар аша үтәргә көч бирә ала.

Дини эзәрлекләүләр кичергәндә

2. Дини эзәрлекләүләрнең максаты нинди, һәм аларның нинди төрләре булырга мөмкин?

2 Дини эзәрлекләүләр — бу кешеләрне иманнары я ышанулары сәбәпле аңлы рәвештә җәберләү я мыскыллау. Моның максаты андый ышануларны юкка чыгару, аларның таралуына комачаулау я андый ышануларны тотучыларның сафлыгын бозу. Эзәрлекләүләр төрле — ачыктан-ачык я яшерен булырга мөмкин. Изге Язмаларда Шайтанның һөҗүмнәре арысланныкы һәм күзлекле еланныкы белән чагыштырыла. (Мәдхия 90:13 не укы.)

3. Шайтанның һөҗүмнәре ничек арысланныкына һәм күзлекле еланныкына охшаш?

3 Шайтан, ярсулы арыслан кебек, еш кына ачык, турыдан-туры — мәсихчеләргә карата көч кулланып, аларны төрмәләргә ябып я аларның эшчәнлеген тыеп — һөҗүм итә (Мәд. 93:20). Йәһвә Шаһитләренең хәзерге эшчәнлеген сурәтләгән ел саен чыккан «Еллык басма»да андый һөҗүмнәр турында күп кенә очраклар китерелә. Еш кына руханилар я сәяси фанатиклар котырткан ярсулы халык төркемнәре күп кенә җирләрдә Аллаһы халкын эзәрлекләгән. Арысланныкына охшаш бу һөҗүмнәр кайберәүләр өчен абыну ташы булган. Иблис шулай ук, күзлекле елан кебек, кешеләргә яшерен һөҗүм итә: ул аларның акылларын агулап, аларны үз ихтыярын үтәргә мәҗбүр итәргә тырыша. Шулай итеп ул безне рухи яктан хәлсезләндерергә я иманыбызны какшатырга тели. Ләкин Аллаһының изге рухы ярдәме белән без ачыктан-ачык һәм яшерен эзәрлекләүләрне дә җиңеп чыга алабыз.

4, 5. Эзәрлекләүләргә әзерләнер өчен иң яхшы юл нинди, һәм ни өчен? Мисал китерегез.

4 Киләчәктә була алган эзәрлекләүләр вакытында мине ничек җәберләрләр дип уйлап утыру — аларга әзерләнер өчен иң яхшы юл түгел. Без нинди эзәрлекләүләргә дучар булачагыбызны белмибез, шуңа күрә, бәлкем, беркайчан да булмаячак нәрсәләр турында борчылып йөрүнең файдасы әз. Әмма нәрсә эшләп була? Эзәрлекләүләрне уңышлы җиңеп чыккан күпчелек кардәшләр, Изге Язмаларда язылган Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренең мисаллары һәм шулай ук Гайсәнең мисалы вә тәгълиматлары турында уйланганга, моны эшли алган. Бу аларның Йәһвәгә булган яратуларын тагы да тирәнәйткән. Ә бу ярату үз чиратында аларга тормыш юлларында очраган һәртөрле сынауларга каршы торырга булышкан.

5 Малавида яшәгән ике апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Аларны партбилетлар сатып алырга мәҗбүр итеп, ярсулы халык төркеме аларны кыйнаган, чишендергән һәм аларга көчләү белән янаган. Алар хәтта Вефиль әгъзалары да партбилетлар сатып алды дип бу ике апа-кардәшне алдаган. Апа-кардәшләр моңа ничек җавап биргән? «Без Йәһвә Аллаһыга гына хезмәт итәбез. Ә филиалдагы абый-кардәшләр партбилетлар сатып алган икән, бу аларның эше. Сез безне хәтта үтерсәгез дә, без Аллаһыга карата сафлыгыбызны бозмаячакбыз!» Аларның кыю булганнарын күргәч, апа-кардәшләрне җибәргәннәр.

6, 7. Йәһвә үз хезмәтчеләренә эзәрлекләүләрне кичерергә ничек көч бирә?

6 Рәсүл Паул Тессалуникәдәге мәсихчеләр турында алар хакыйкать хәбәрен «күп газаплар эчендә», әмма «Изге Рухтан килгән шатлык белән кабул иткән» дип әйткән (1 Тес. 1:6). Чыннан да, үткәндә һәм бүген эзәрлекләүләргә очраган һәм аларны җиңеп чыккан күп кенә мәсихчеләр иң авыр чакларда да җан тынычлыгын, ягъни иминлек, Аллаһының изге рухы җимешенең бер өлешен, сизгәннәрен сөйли (Гәл. 5:22). Бу иминлек исә аларга йөрәкләрен һәм акылларын сакларга ярдәм иткән. Әйе, Йәһвә үзенең эш итүче көчен кулланып, үзенең хезмәтчеләренә сынауларны кичереп чыгарга һәм авыр хәлдә үзләрен акыллы тотарга көч бирә *.

7 Кешеләр Аллаһы халкының, хәтта каты эзәрлекләүләр вакытында да, үз сафлыкларын сакларга тәвәккәллеген күреп, хәйран кала. Аларга Йәһвә Шаһитләре кеше көченнән дә күпкә куәтлерәк көч белән сугарылган кебек тоела, һәм бу чыннан да шулай. Рәсүл Петер безне болай дип ышандыра: «Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши» (1 Пет. 4:14). Гадел нормаларны тотканга эзәрлекләнәбез икән, бу безне Аллаһы хуплый икәнен күрсәтә (Мат. 5:10—12; Яхъя 15:20). Йәһвә фатихасының булуын тою безгә зур шатлык китерә!

Башкаларның басымына дучар булганда

8. a) Ешуа белән Кәлебкә башкаларның басымына бирешмәскә нәрсә булышкан? б) Ешуа белән Кәлебнең мисалларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

8 Аллаһының хезмәтчеләре дучар булган яшерен эзәрлекләүләрнең мәкерле бер төре — бу башкаларның зыянлы басымы. Әмма Йәһвә рухы бу дөнья рухыннан күпкә көчлерәк булганга, безне мыскыллаган, безнең турыда ялган тараткан я үзләре кебек яшәргә мәҗбүр итәргә тырышкан кешеләргә без каршы тора алабыз. Мәсәлән, Ешуа белән Кәлебкә, Кәнган җиренә җибәрелгән башка ун шымчының фикеренә иярмичә, үз карашларын белдерергә нәрсә ярдәм иткән? Изге рух аларда башка төрле фикер йөртү рәвеше тудырган. (Саннар 13:30; 14:6—10, 24 не укы.)

9. Ни өчен мәсихчеләр күпчелектән аерылып торырга курыкмаска тиеш?

9 Изге рух шулай ук Гайсәнең рәсүлләренә хак диннең хөрмәтле укытучылары итеп саналган кешеләргә түгел, ә Аллаһыга тыңлаучан булырга көч биргән (Рәс. 4:21, 31; 5:29, 32). Күпчелек кеше, каршылыклар я бәрелешләр булыр дип куркып, агым уңаена йөзүне яхшырак дип күрә. Әмма чын мәсихчеләргә еш кына үзләре дөрес дип санаганны яклар өчен нык торырга туры килә. Хәтта ул чакта да алар Аллаһының изге рухы аша бирелгән көч ярдәмендә башкалардан аерылып торырга курыкмый (2 Тим. 1:7). Башкалар безгә басым ясый алган һәм без бирешергә тиеш булмаган бер якны карап чыгыйк.

10. Кайбер мәсихчеләр нинди авыр хәлгә эләгә?

10 Кайбер яшьләр берәр дусларының Изге Язмаларга каршы килгән эш кылганын белсә, авыр хәлгә эләгергә мөмкин. Дусларына ярдәм итәргә теләп, алар, өлкәннәргә мөрәҗәгать итсә, моны үзләренең дустына тугры булмау дип санарга мөмкин; шуңа күрә алар, тугрылык нәрсә икәнлеген дөрес аңламаганга, аларга бернәрсә сөйләми. Ә бозык юлга баскан яшь кешенең хәтта үз дусларына, гөнаһы турында башкаларга сөйләмәсеннәр өчен, басым ясавы да ихтимал. Сүз дә юк, андый хәл яшьләр арасында гына түгел. Кайбер зурлар өчен дә җыелыш өлкәннәренә үз дусларының я гаилә әгъзаларының гөнаһы турында барып әйтү авыр булырга мөмкин. Ләкин чын мәсихчеләр андый очракта үзләрен ничек тотарга тиеш?

11, 12. Җыелышның берәр әгъзасы безне үзенең гөнаһы турында сөйләмәскә сораса, без нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?

11 Мондый хәлне күз алдыңа китер. Алмаз исемле бер яшь абый-кардәш җыелыштагы Данис исемле дустының порнография карау гадәте барлыгын белгән. Алмаз аңа үзенең борчылуын белдерә. Әмма Данис аның сүзләренә колак салмый. Алмаз үз дустын моның турында өлкәннәргә сөйләргә өндәгәч, Данис без чын дуслар булсак, син моның турында өлкәннәргә сөйләмәячәксең дип әйтә. Алмаз дустын югалтыр дип куркырга тиешме? Данис барысын кире какса, өлкәннәр миңа ышанырмы дип икеләнәдер Алмаз. Шулай да, Алмаз бу хакта беркемгә дә сөйләмәсә, бу хәл яхшы якка үзгәрмәячәк. Алай гына да түгел, Данис үзенең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен югалтырга мөмкин. Алмазга «кешедән курку — тозак корыр; ә Раббыга таянучы хәвефсез булыр» дигән сүзләрне истә тоту яхшы булыр иде (Гыйб. сүз. 29:25). Алмаз тагын нәрсә эшли алыр иде? Ул Данис янына кабат килеп, дусларча аның проблемасы турында ачыктан-ачык сөйләшә ала. Моның өчен кыюлык кирәк булыр. Бәлкем, бу юлы Данис үз проблемасы турында сөйләшергә теләр. Алмаз Данисны кабат өлкәннәр янына барырга дәртләндерергә һәм билгеле вакыт эчендә ул моны эшләмәсә, ул үзе аларга сөйләячәк дип әйтергә тиеш (Лев. 5:1).

12 Сиңа андый хәлгә эләгергә туры килсә, башта дустың үзенә ярдәм итәргә тырышлыкларың өчен рәхмәт әйтмәстер дә. Ләкин вакыт узгач, ул синең моны иң яхшы ниятләрдән чыгып эшләгәнеңне аңлар. Ул ярдәмне кабул итсә, синең кыюлыгыңны һәм тугрылыгыңны беркайчан да онытмас. Ә өлкәннәргә ярдәм сорап барганың өчен ачуын саклый икән, ул сиңа чын дус була аламы соң? Иң мөһиме, безгә иң бөек Дустыбыз Йәһвәгә ярарга кирәк. Тормышыбызда без аны беренче урынга куйганда аны яраткан кардәшләр безне тугрылыгыбыз өчен кадерләячәк һәм чын дусларыбыз булып китәчәк. Без мәсихче җыелышта беркайчан да Иблискә урын бирмәскә тиеш. Югыйсә, без Йәһвәнең рухын кайгыга салыр идек. Әмма мәсихче җыелышның сафлыгын сакларга тырышсак, без рух буенча эш итәчәкбез (Эфес. 4:27, 30).

Төрле авырлыклар кичергәндә

13. Йәһвә халкы нинди авырлыкларга очрый, һәм ни өчен андый авырлыклар киң таралган?

13 Тормыштагы авырлыклар төрле булырга мөмкин: акча мәсьәләсе, эш югалту, бәла-казалар, якын кешенең үлеме, начар сәламәтлек һәм башкалар. «Авыр вакытларда» яшәгәнгә, безнең һәрберебезгә иртәме-соңмы ниндидер авырлыкларга очрарга туры киләчәк (2 Тим. 3:1). Ул чакта югалып калмау мөһим. Изге рух безгә һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә ала.

14. Әюб үз авырлыкларын җиңәр өчен кайдан көч алган?

14 Әюб бер-бер артлы төрле авырлыклар күргән. Ул байлыгын, балаларын, дусларын һәм сәламәтлеген югалткан, ә аның хатынының Йәһвәгә ышанычы беткән (Әюб 1:13—19; 2:7—9). Әмма Елиуй сүзләрендә Әюб чын юаныч тапкан. Бу сүзләрдә Йәһвәнең Әюбкә үзе әйткән сүзләренең асылы да чагылган. Елиуй Әюбкә болай дигән: «Тукта да һәм Аллаһының гаҗәеп эшләренә күз сал» (Әюб 37:14). Әюбкә сынауларын җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? Һәм безгә дә үз авырлыкларыбызны кичереп чыгарга нәрсә булыша ала? Йәһвәнең изге рухының һәм көченең төрлечә эш итүе турында истә тоту вә уйлану (Әюб 38:1—41; 42:1, 2). Без, бәлкем, тормышыбызда Йәһвәнең безнең хакта кайгыртканын сизгән чакларыбызны исебезгә төшерәбездер. Ул һаман да безнең турыда кайгырта.

15. Паулга сынауларны кичереп чыгарга нәрсә булышкан?

15 Рәсүл Паул үзенең иманы өчен күп кенә тапкыр яшәү белән үлем арасында булган (2 Көр. 11:23—28). Бу авыр шартларда аңа акыллылык белән эш итәргә һәм эмоциональ яктан нык булып калырга нәрсә ярдәм иткән? Дога кылып Йәһвәгә таяну. Күрәсең, газаплы үлеменә китергән сынаулар вакытында Паул болай дип язган: «Раббы исә минем янда булды, һәм Аллаһының хәбәре минем аркылы тулысынча игълан ителсен һәм бар халыкларга ишетелсен өчен көч бирде һәм мин арыслан авызыннан коткарылдым» (2 Тим. 4:17). Шуңа күрә үз тәҗрибәсеннән чыгып Паул имандашларын «һичнәрсә турында борчылмагыз» дип ышандыра алган. (Филиппуйлыларга 4:6, 7, 13 не укы.)

16, 17. Йәһвә бүген үзенең хезмәтчеләренә авырлыкларны җиңеп чыгарга ничек көч бирә? Мисал китер.

16 Пионер булып хезмәт итүче Роксана Йәһвәнең ничек үз халкы турында кайгырта икәнен күргән. Конгресска барыр өчен ул эш бирүчесеннән берничә көнгә ял бирүен сорагач, хуҗасы ярсып әгәр ул эшкә чыкмаса, аны эштән чыгарачак дигән. Моңа карамастан Роксана конгресска барган һәм Йәһвәгә эштә барысы да яхшы булсын дип кайнар дога кылган, һәм тынычланган. Әмма конгресстан соң дүшәмбе көнне аның хуҗасы әйткәнчә аны эштән чыгарган. Роксана бик күңелсезләнгән. Бу эшендә акча күп түләмәсәләр дә, аңа үзенең гаиләсен тәэмин итәр өчен бу эш кирәк булган. Ул дога кыла башлаган һәм Йәһвә минем рухилыгым турында конгресста кайгырткан икән, ул һичшиксез минем физик ихтыяҗларым турында да кайгырта алыр дип фикер йөрткән. Өенә кайтканда Роксана белдерү күреп алган; анда бер тегү фабрикасына тәҗрибәле тегүчеләрне эшкә чакырганнар. Ул анда барып, эшкә урнашырга булган. Роксананың кирәкле күнекмәләре булмаса да, менеджер аны эшкә алган, һәм акчасы элекке эшенә караганда ике тапкырга диярлек күбрәк булган. Роксана үз догасына җавап алганын сизгән. Әмма аның өчен иң зур фатиха: ул эштәге берничә хезмәттәше белән яхшы хәбәрне уртаклаша алган. Аларның бишесе, шул исәптән менеджер да, хакыйкатьне кабул итеп, суга чумдырылу үткән.

17 Кайвакыт безгә догаларыбыз җавапсыз кала кебек тоелырга мөмкин; без, бәлкем, шунда ук я без теләгәнчә җавапны алмыйбыздыр. Алай икән, моңа һичшиксез җитди сәбәп бар. Йәһвә моны белә, ләкин без моны вакыт узу белән генә аңларбыз. Әмма бер нәрсәгә бер дә шикләнмәскә була: Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләрен калдырмый (Евр. 6:10).

Сынауларны һәм вәсвәсәләрне җиңәргә

18, 19. a) Ни өчен без сынаулар белән вәсвәсәләргә дучар булачакбыз дип әйтеп була? б) Син сынауларга уңышлы итеп ничек каршы тора аласың?

18 Йәһвә халкының вәсвәсәләргә, төшенкелеккә, эзәрлекләүләргә һәм башкаларның басымына очравы аларны бер дә гаҗәпләндерми. Гомумән алганда бу дөнья безгә каршы тора (Яхъя 15:17—19). Әмма изге рух безгә Аллаһыга хезмәт иткәндә очраган һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә ала. Йәһвә без чыдый алмаслык сынауларны рөхсәт итмәячәк (1 Көр. 10:13). Ул беркайчан да безне калдырмаячак вә беркайчан да безне ташламаячак (Евр. 13:5). Аллаһы Сүзенә тыңлаучан булу безне яклый һәм ныгыта. Өстәвенә, Аллаһы рухы кардәшләребезне, аеруча без мохтаҗ булганда, безгә ярдәм кулын сузарга дәртләндерә ала.

19 Безнең һәрберебез алда да дога кылып һәм Изге Язмаларны өйрәнеп, изге рухның ярдәмен эзләсен. Һәм чыдам вә сабыр булыр өчен, Аллаһының «искиткеч бөек кодрәте... [безне] һәртөрле куәттә ныгытсын» (Көл. 1:11).

[Искәрмә]

^ 6 абз. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы» 2001 ел, 1 июль, 22 битне һәм «Уяныгыз!» (рус) 1993 ел, 8 март, 21—22 битләрне кара.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Эзәрлекләүләргә ничек әзерләнеп була?

• Берәрсе сезне үзенең гөнаһы турында әйтмәскә сораса, сез нәрсә эшләргә тиеш?

• Авырлыкларга очраганда безнең нинди ярдәмебез бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрация]

Ешуа белән Кәлебтән нәрсәгә өйрәнеп була?

[29 биттәге иллюстрация]

Берәр бозык гадәте булган дустыңа син ничек ярдәм итә аласың?