Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Йәһвә исеменә сыеныгыз»

«Йәһвә исеменә сыеныгыз»

«Йәһвә исеменә сыеныгыз»

«Мин... басынкы һәм гади халык калдырачакмын, һәм алар Йәһвә исеменә сыенырлар» (СОФ. 3:12).

1, 2. Тиздән нинди образлы давыл кешелеккә күтәреләчәк?

СИНЕҢ, бәлкем, кайчан да булса коеп яңгыр я бозлы яңгыр яуганда берәр түбә ышыгына яки күпер астына сыенганың булгандыр. Ул чакта андый урын синең өчен яраклы сыеныр урын булырга мөмкин, ләкин көчле давыл вакытында анда, бәлкем, яклау табып булмас.

2 Якынлашып килүче башка төрле бер давыл бар кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя. Бу — образлы «давыл... көне». Ул көн, «Йәһвәнең бөек көне», бар кешелеккә кагылачак. Ләкин без кирәкле сыену урыны таба алабыз. (Софония 1:14, 15, 18 не укы *.) Тиздән башланачак «Йәһвәнең ярсу көнендә» аны ничек табарга?

Борынгы вакытлардагы давыл көннәре

3. Нинди «җимергеч... давыл» ун буынлы Исраил патшалыгына күтәрелгән?

3 Йәһвәнең көне җирдәге бар ялган диннәрне юк итү белән башланачак. Сыену урынын ничек табарга икәнен без Аллаһының борынгы халкының тарихыннан белә алабыз. Б. э. к. VIII гасырда яшәгән Ишагыйя пәйгамбәр Йәһвәнең мөртәтлеккә баткан ун буынлы Исраил патшалыгы өстеннән хөкемен «җимергеч... давыл» белән чагыштырган. Ул давылга кешеләр берничек тә каршы тора алмас иде. (Ишагыйя 28:2 не укы *.) Бу пәгамбәрлек б. э. к. 740 елны, Ассирия патшалыгы Исраил илен басып алганда, үтәлгән.

4. Б. э. к. 607 елны «Йәһвәнең бөек көне» ничек Иерусалимга килеп җиткән?

4 Хыянәтчел Исраил хөкем ителгәннән соң б. э. к. 607 елны «Йәһвәнең бөек көне» Иерусалим белән Яһүдия патшалыгына килеп җиткән. Чөнки Яһүдия халкы да мөртәтлек юлына баскан. Бабыллылар Набуходоносор җитәкчелегендә Яһүдия белән аның башкаласы Иерусалимны басып алырга җыенган. Яһүдләр яклау эзләп, Мисыр белән сәяси килешүгә кергән һәм аны «сыену урыны» дип санаган. Әмма бабыллылар, җимергеч бозлы яңгыр кебек, бу сыену урынын юк иткән (Ишаг. 28:14, 17).

5. Бар ялган диннәр юк ителәгәндә Аллаһы халкы белән, төркем буларак, нәрсә булачак?

5 Иерусалим өстенә ябырылган Йәһвәнең бөек көне безнең көннәрдәге мөртәтлеккә чумган христиан дөньясына чыгарылган хөкемгә күрсәткән. Өстәвенә, «Бөек Бабылның» калган өлешләре, ялган диннең бөтендөнья империясе дә, юк ителәчәк. Аннары Шайтанның явыз төзелешенең калган өлешләре юкка чыгарылачак. Әмма Аллаһы халкы, төркем буларак, исән калачак, чөнки алар Йәһвәгә сыеналар (Ачыл. 7:14; 18:2, 8; 19:19—21).

Рухи сыеныч һәм исән калу

6. Йәһвә халкы ничек сыеныч таба ала?

6 Аллаһы халкы бүген, бу ахыр заман вакытында, ничек сыеныч таба ала? Без дога кылып Аллаһының «исеме турында уйлансак» һәм аңа ашкынып хезмәт итсәк, рухи сыеныч табачакбыз. (Малахий 3:16 ны укы *.) Әмма аның исеме турында уйлану гына җитәрлек түгел. Изге Язмаларда болай диелә: «Ялварып Раббыга [«Йәһвәгә исеме белән», ЯД] мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак» (Рим. 10:13). Йәһвәнең безне коткаруы аңа исеме белән мөрәҗәгать итүебезгә бәйле. Курку-хөрмәт белән Аллаһының «исеме турында уйланучы» һәм аңа, Шаһитләре буларак, хезмәт итүче мәсихчеләр һәм аңа хезмәт итмәүчеләр арасында аерма бик зур. Моны күп кенә эчкерсез кешеләр күрә ала.

7, 8. Беренче гасыр мәсихчеләре ничек котылган, һәм бүгенге мәсихчеләр белән аларның арасында нинди охшаш як бар?

7 Шулай да без алачак коткару рухи сыеныч табу белән генә чикләнми. Аллаһы халкы Йәһвә көнендә исән калачак. Без моны б. э. 66 елында Рим армиясе Цестий Галл җитәкчелегендә Иерусалимга һөҗүм иткәннән соң булган вакыйгадан күрәбез. Гайсә ул афәтнең көннәре «кыскартылган булачак» дип алдан әйткән булган (Мат. 24:15, 16, 21, 22). Бу сүзләр Рим армиясе кинәт шәһәрдән чигенгәч үтәлгән. Ул вакытта күп кенә мәсихчеләргә шәһәрдән һәм аның тирә ягыннан качып китәргә, «исән калырга», юл ачылган. Кайберәүләр Үрдүн елгасын кичеп, аның көнчыгыш ягындагы тауларда сыену урыны тапкан.

8 Ул мәсихчеләрнең һәм Аллаһының бүгенге халкы арасында охшаш як бар. Үткәндә беренче гасыр мәсихчеләре сыеныч эзләгән кебек, Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре дә шулай эшләячәк. Әмма аларга билгеле бер урынга качарга кирәк булмаячак, чөнки мәсихчеләр бөтен җир шары буенча яши. Шулай да «сайланганнар» һәм аларның тугры юлдашлары, халык буларак, Йәһвәне һәм аның тауга охшаш оешмасын сыену урыны иткәнгә, мөртәт христиан дөньясы юк ителгәндә, исән калачак.

9. Йәһвә исеме онытылсын өчен, нәрсә эшләнелгән? Мисал китер.

9 Христиан дөньясы чиркәүгә йөргән кешеләрне рухи наданлыкта тотканы һәм Аллаһы исемен нәфрәт иткәннәре өчен булачак юк ителүгә лаек. Урта гасырларда Аллаһының исеме Европада киңрәк билгеле булган. Аллаһының дүрт еврей хәрефтән торган исеме (ЙҺВҺ), тетраграмматон, тәңкәләрдә, биналарның алгы ягында, күп китапларда, Изге Язмаларда һәм хәтта протестант һәм католик чиркәүләрендә дә язылган булган. Әмма соңгы елларда Аллаһының исеме Изге Язмалар тәрҗемәләреннән һәм башка кулланыштан алып куела. Мәсәлән, Рим католик чиркәве 2008 елда 29 июньдә язылган бер рәсми хаты аша бу исемне һәм аның тәрҗемәләрен «Раббы» диеп алмаштырырга кушкан. Ватикан күрсәтмәсе буенча, Аллаһы исеме католикларның дини хезмәте вакытындагы гимннарда һәм догаларда кулланылырга я яңгырарга тиеш түгел. Ә башка диннәр җитәкчеләре шулай ук миллионлаган гыйбадәт кылучылардан хак Аллаһының кем икәнлеген яшерә.

Аллаһы исемен изгеләндерүчеләр өчен яклау

10. Аллаһы исеме бүген ничек данлана?

10 Башка диннәрдән аермалы буларак, Йәһвә Шаһитләре Аллаһы исемен хөрмәт итә һәм данлый. Алар аны тиешле итеп кулланып изгеләндерә. Йәһвә үзенә өметләнгән кешеләрне хуш күрә, һәм ул үз халкын фатихалар һәм яклар өчен кем булырга кирәк, шул була. «Ул үзенә сыенучыларны белә» (Наум 1:7; Рәс. 15:14).

11, 12. Йәһвә исемен борынгы Яһүдиядә кем яклаган, һәм безнең көннәрдә кем яклый?

11 Борынгы Яһүдиядә яшәүчеләрнең күпчелеге мөртәтлек юлына баскан булса да, кайберәүләр «Йәһвә исеменә сыенган». (Софония 3:12 не укы *.) Чыннан да, Аллаһы хыянәтчел Яһүдияне бабыллыларга яулап алырга, ә халыкны әсирлеккә алып китәргә рөхсәт итеп, аны җәзага тартканда, кайберәүләр, мәсәлән, Иремия, Варух, Авдемелех, котылып калган. Алар, мөртәт халык арасында яшәгән булсалар да, Йәһвәгә тугры булып калган. Башкалар әсирлектә тугрылыкларын саклаган. Б. э. к. 539 елны Кир җитәкчелегендә мадайлылар белән фарсылар Бабылны яулап алган. Тиздән Кир яһүдләргә үз илләренә кайтырга рөхсәт итүче карар чыгарган.

12 Хак гыйбадәтнең торгызылуына сөенәчәк кешеләр турында Софония алдан әйткәнчә, Йәһвә аларны саклаячак һәм аларга карап шатланачак. (Софония 3:16, 17а ны укы *.) Бу сүзләр безнең көннәрдә дә үтәлгән. 1919 елны Йәһвә майланган мәсихчеләрнең тугры калдыгын Бөек Бабылның рухи коллыгыннан азат иткән. Һәм бүген дә ул аларга карап сөенә.

13. Бар халыклардан булган кешеләр нәрсәдән азат?

13 Җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр дә Бөек Бабылдан чыгып, ялган дини тәгълиматлардан азат ителүенә сөенә (Ачыл. 18:4). Шулай итеп, Софония 2:3 тәге: «Җирнең барлык юашлары... Йәһвәне эзләгез»,— дигән сүзләр безнең көннәрдә зуррак күләмдә үтәлә. Бар халыклардан булган юашлар, алар күктә я җирдә яшәргә өметләнәме, хәзер Йәһвәнең исеменә сыена.

Аллаһы исеме талисман түгел

14, 15. a) Кайберәүләр нәрсәне талисман итеп кулланган? б) Бөти итеп нәрсә кулланылырга тиеш түгел?

14 Кайбер исраиллеләр гыйбадәтханәне үзләрен дошманнарыннан яклаячак талисман дип санаган (Ирем. 7:1—4). Элегрәк, исраиллеләр килешү сандыгы үзләрен сугышта яклаячак дип уйлаган (1 Пат. 4:3, 10, 11). Император Константин үз гаскәриләренең калканнарына грекча Мәсих исеменең беренче ике хәрефен — «Х» (хи) һәм «Р» (ро) — язып куеп, бу аларны сугышта яклар дип өметләнгән. Ә 7 нче биттә күрсәтелгән күкрәкчә Утыз еллык сугышта катнашкан Швеция короле Адольф Густав II неке булган дип әйтәләр. Игътибар итсәң, бу күкрәкчәгә Аллаһы исеме язылган.

15 Аллаһының кайбер хезмәтчеләре, җеннәр һөҗүменә дучар булганда, Йәһвәнең исемен кычкырып әйтеп, аны сыену урыны иткәннәр. Шулай да Аллаһы исеме язылган берәр нәрсә көндәлек тормышта талисман кебек саналырга я бөти сыман кулланылырга тиеш түгел, имеш ул яклар өчен ниндидер сихри көчкә ия. Бу Йәһвә исеменә сыену дигәнне аңлатмый.

Сыену урыны бүген

16. Бүген рухи яктан сыеныч ничек табып була?

16 Бүген Аллаһы халкында гомумән алганда рухи иминлек хөкем сөрә. Бу безнең өчен сыену урыны (Мәд. 90:1). Без «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» һәм җыелыштагы өлкәннәр аша бу иминлекне куркыныч астына куя алган нәрсәләр турында кисәтүләр алабыз (Мат. 24:45—47; Ишаг. 32:1, 2). Мәсәлән, безгә еш кына материализмның никадәр куркыныч икәне турында әйтелә, һәм моның рухи бәладан безне ничек саклап калганы исебездәдер. Ә ваемсызлык Йәһвәгә хезмәт итүдә сүлпәнлеккә китерә ала. Андый карашның булуы куркынычмы? Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә: «Томаналарның дуамал кирелеге, акылсызларның ваемсызлыгы аларның үзләрен һәлакәткә илтәчәк. Ә инде мине тыңлаучы, явызлыклардан курыкмыйча, хәвефсез һәм имин яшәячәк» (Гыйб. сүз. 1:32, 33). Әхлак ягыннан саф булып калырга тырышуыбыз да безгә рухи иминлегебезне сакларга ярдәм итә.

17, 18. Бүгенге көннәрдә миллионлаган кешегә Йәһвә исеменә сыенырга нәрсә ярдәм итә?

17 Шулай ук ышанычлы хезмәтченең мондый дәртләндерүе турында да уйланыйк: ул безне Гайсәнең Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырга дигән әмерен үтәргә өнди (Мат. 24:14; 28:19, 20). Софония кешеләргә Аллаһы исеменә сыенырга ярдәм итәчәк саф тел турында әйткән. Ул болай ди: «Ул чакта Мин бар халыкларга, алар Йәһвәгә исеме белән мөрәҗәгать итсеннәр өчен һәм аңа иңне-иңгә терәп хезмәт итсен өчен, саф тел бирәчәкмен» (Соф. 3:9).

18 Саф тел нәрсә ул? Бу — Йәһвә Аллаһы хакындагы һәм аның Сүзендә язылган ниятләре турындагы хакыйкать. Син башкаларга Аллаһы Патшалыгы чынлыкта нәрсә икәнлеге һәм ул аның исемен ничек изгеләндерәчәк икәне турында сөйләгәндә, Аллаһы хакимлегенең акланачагына игътибар иткәндә һәм аңа тугры булган кешеләр алачак мәңгелек фатихалар турында шатланып сөйләгәндә, син бу телне кулланасың дип әйтеп була. Бу образлы телдә күп кеше сөйләшкәнгә, Йәһвәгә исеме белән мөрәҗәгать итүче һәм аңа иңне-иңгә терәп хезмәт итүче кешеләрнең саны күбәя. Әйе, бөтен дөньяда миллионлаган кеше хәзер Йәһвәгә сыена башлый (Мәд. 1:1, 3).

19, 20. Борынгы заманда ялганга сыену ничек уңышсыз булган?

19 Бу дөньядагы кешеләргә җиңә алмаслык булып күренгән проблемалар белән көрәшергә туры килә. Үз проблемаларын хәл итә алмаганлыктан өметләре өзелеп, күпләр камил булмаган кешеләргә исәп тота. Яки алар, борынгы Исраил ярдәм эзләп вакыт-вакыт күрше халыклар белән килешүләргә кергән кебек, сәяси оешмаларга өметләрен баглый. Әмма белгәнегезчә, бу Исраилгә бер дә булышмаган. Һичнинди сәяси дәүләт тә, Берләшкән Милләтләр Оешмасы да, кешелек проблемаларын тулысынча хәл итмәячәк. Алайса, нигә соң андый оешмаларга сыенырга кирәк ди? Изге Язмаларда пәйгамбәрлек итеп алар «ялган сыенган урын» дип атала. Бу чыннан да шулай, чөнки аларга ышанган бар кешеләрнең дә бөтенләй өметләре өзеләчәк. (Ишагыйя 28:15 не укы *.)

20 Тиздән Йәһвәнең образлы давыл көне кубачак. Кешеләрнең планнары да, саклану өчен махсус корылмалар да, байлык та аларны яклый алмаячак. Ишагыйя 28:17 дә: «Боз ялган сыенган урынны юк итәчәк, һәм ышык урынны сулар басачак»,— дип әйтелә.

21. Быелгы еллык шигыре буенча яшәү безгә нинди файда китерә?

21 Хәзер дә һәм киләчәктәге бу вакыйгалар вакытында да Аллаһы халкы Йәһвә Аллаһыны чын сыену урыны итәчәк. Софониянең «Йәһвә яшерде» дигәнне аңлаткан исеме чын яшерү урыны кем булып тора икәнлеген күрсәтә. Шуңа күрә 2011 елның еллык шигыре: «Йәһвә исеменә сыеныгыз» (Соф. 3:12). Хәтта бүген дә Йәһвәгә тулысынча өметләнеп, без аның исеменә сыена алабыз, һәм без шулай эшләргә тиеш тә (Мәд. 9:11). Әйдәгез, Аллаһы тарафыннан рухландырылган мондый сүзләрне һәр көн исебездә тотыйк: «Раббының исеме — ул биек ныгытма-манара: тәкъва кеше аның эченә кереп, хәвефтән котыла» (Гыйб. сүз. 18:10).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Софония 1:14, 15, 18: «Йәһвәнең бөек көне якын. Ул якын һәм бик ашыга... Бу көн — ярсу көне, афәт һәм газапланулар көне, давыл һәм буш калдыру көне... Көмеш тә, алтын да аларны Йәһвәнең ярсу көнендә коткара алмаячак... чөнки ул [Йәһвә] җир йөзендә яшәүче бар кешене юк итәчәк, һәм бу коточкыч булачак».

^ 3 абз. Ишагыйя 28:2: «Йәһвәнең нык һәм көчле бер кешесе бар. Ярсулы, җимергеч бозлы давыл кебек, куәтле суларның ярсулы ташкыны кебек ул аны бөтен көче белән җиргә ташлаячак».

^ 6 абз. Малахий 3:16: «Ул чакта Йәһвәдән куркучылар бер-берсе белән, һәрберсе үз якыны белән, сөйләште, ә Йәһвә игътибар белән тыңлады. Һәм аның алдында Йәһвәдән куркучы һәм аның исеме турында уйланучы кешеләр хакында хәтер китабы язылды».

^ 11 абз. Софония 3:12: «Мин синең араңда басынкы һәм гади халык калдырачакмын, һәм алар Йәһвә исеменә сыенырлар».

^ 12 абз. Софония 3:16, 17а: «Ул көнне Иерусалимга болай диеләчәк: „Курыкма Сион. Хәлсез кулларың ныгысын. Синең Аллаһың Йәһвә синең араңда. Ул куәтле, ул коткарачак. Ул сиңа карап сөенәчәк“».

^ 19 абз. Ишагыйя 28:15: «Сез болай диясез: „Без Үлем белән килешү төзедек һәм безнең Шеол белән бер күренешебез бар. Су басу көчле булса да, ул безгә хәтле җитмәячәк, чөнки без ялганны сыену урыны иттек һәм ялганда яшерендек“».

Хәтерлисезме?

• Йәһвә исеменә без бүген ничек сыена алабыз?

• Ни өчен без «ялган сыенган урынга» өметләнергә тиеш түгел?

• Нинди сыену урыны безне киләчәккә ышандыра?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[6 биттәге сүзләр]

2011 елның еллык шигыре: «Йәһвә исеменә сыеныгыз» (Соф. 3:12).

[7 биттәге иллюстрация]

Thüringer Landesmuseum Heidecksburg Rudolstadt Waffensammlung “Schwarzburger Zeughaus”