Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Никахны Аллаһы бүләге итеп кадерләгез

Никахны Аллаһы бүләге итеп кадерләгез

Никахны Аллаһы бүләге итеп кадерләгез

«Шуның өчен адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багланып, икәве бер тән булып яши башлыйдыр» (ЯРАТ. 2:24).

1. Ни өчен Йәһвә безнең хөрмәткә лаек?

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ, никахка нигез Салучы, һичшиксез безнең хөрмәткә лаеклы. Безнең Барлыкка Китерүчебез, Аллаһы Тәгаләбез һәм күктәге Атабыз буларак, ул Изге Язмаларда тиешенчә «һәртөрле игелекле һәм камил бүләк» Бирүче итеп сурәтләнә (Ягък. 1:17; Ачыл. 4:11). Шулай итеп ул үзенең бөек мәхәббәтен күрсәтә (1 Яхъя 4:8). Аның һәр өйрәтүе, һәр әмере һәм безгә биргән бар нәрсәләре безне саклый һәм безнең файдага гына хезмәт итә (Ишаг. 48:17).

2. Йәһвә беренче ирле-хатынлыга нинди күрсәтмәләр биргән?

2 Изге Язмаларда никах Аллаһының игелекле бүләкләренең берсе дип әйтелә (Гыйб. сүз. 19:14). Йәһвә беренче ир белән хатынны, Адәм белән Хауваны, кавыштыргач, аларга никахта уңышлы булыр өчен махсус күрсәтмәләр биргән. (Маттай 19:4—6 ны укы.) Алар, Аллаһы җитәкчелеге буенча яшәгән булсалар, мәңге бәхетле булырлар иде. Әмма алар акылсызлык эшләп, Аллаһының әмерен кире каккан һәм коточкыч нәтиҗәләр урган (Ярат. 3:6—13, 16—19, 23).

3, 4. а) Күпләр бүген ничек никахны һәм Йәһвә Аллаһыны хөрмәт итми? б) Бу мәкаләдә нинди мисаллар каралачак?

3 Бүген дә күпләр, беренче ирле-хатынлы кебек, никахларында карарлар кабул иткәндә Йәһвәнең җитәкчелеген бер дә исәпкә алмый дип әйтеп була. Кайберәүләр никахны бөтенләй кире кага, башкалар исә аны үз теләкләренә яраклаштырырга тырыша (Рим. 1:24—32; 2 Тим. 3:1—5). Алар никахның Аллаһы бүләге икәнен игътибарга алмый һәм, аны кадерләмичә, ул бүләкне Бирүчене, Йәһвә Аллаһыны да, ихтирам итми.

4 Кайчакта хәтта Аллаһының кайбер хезмәтчеләре дә никахка Йәһвә карашы белән карамый башлый. Кайбер мәсихче парлар аерым яшәргә була я Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәп булмыйча аерылыша. Моны ничек булдырмаска? Аллаһының Яратылыш 2:24 тә язылган җитәкчелеге өйләнешкән мәсихчеләргә үз никахларын ныгытырга ничек ярдәм итә ала? Һәм никахка керергә җыенган мәсихчеләр моңа ничек әзерләнә ала? Изге Язмалар язылган чорда күп кенә бәхетле гаиләләр яшәгән. Әйдәгез аларның өчесенә игътибар итик. Алар никахта уңышка ирешүнең мөһим ачкычы бу Йәһвәне хөрмәт итү икәнен күрсәтә.

Һәрвакыт тугры булыгыз

5, 6. Зәкәрия белән Элисабет ничек сыналган булган, һәм аларның тугрылыгы ничек бүләкләнгән?

5 Ирле-хатынлы Зәкәрия белән Элисабет бар яктан да дөрес эш иткән. Алар икесе дә Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булган. Зәкәрия үзенең рухани буларак бурычларын тугры башкарган, һәм алар икесе дә Аллаһы Канунын төгәл үтәп яшәгән. Алар һичшиксез күп нәрсәләр өчен Аллаһыга рәхмәтле булган. Әмма аларның Яһүдиядәге өйләренә барган кеше тиздән өйдә бала-чаганың юк икәнен аңлар иде: Элисабет балага уза алмаганлыктан аларның балалары булмаган. Һәм алар икесе дә инде олы яшьтә булган (Лүк 1:5—7).

6 Борынгы Исраилдә бала тудыру фатиха дип саналган һәм еш кына гаиләләр шактый зур булган (1 Пат. 1:2, 6, 10; Мәд. 127:3, 4). Ул вакытта исраилле, хатыны бала тапмаса, аны, берүзен калдырып, ташлап китә алган. Әмма Зәкәрия никахына тугры булып, Элисабет белән яшәгән. Ул да, хатыны да никахларын бозарга теләмәгән. Балалары булмаганга, алар бик кайгырган. Шулай да алар Йәһвәгә бергә тугры хезмәт итүләрен дәвам иткән. Үз вакытында Йәһвә аларны могҗизалы рәвештә бүләкләгән: олы яшьләрендә аларның улы туган (Лүк 1:8—14).

7. Элисабет үз иренә тугрылыгын тагын ничек күрсәткән?

7 Элисабет тагын бер яктан мактауга лаеклы тугрылык күрсәткән. Аның улы, Яхъя, тугач, Зәкәрия сөйләшә алмаган, чөнки Аллаһының фәрештәсенә ышанмаганга, ул телсезгә әйләнгән. Әмма Зәкәрия үз хатынына, күрәсең, фәрештәнең балага «Яхъя дигән исем кушарсың» дигән сүзләрен ничектер әйткән булган. Аларның күршеләре һәм туганнары малайны атасы исеме белән — Зәкәрия дип атарга теләгән. Ләкин Элисабет иренең кушуы буенча эш иткән. Ул: «Юк, аның исеме Яхъя булырга тиеш»,— дигән (Лүк 1:59—63).

8, 9. а) Тугрылык никахны ничек ныгыта? б) Ир белән хатын бер-берсенә ничек тугры була ала?

8 Бүген дә ирле-хатынлылар, Зәкәрия белән Элисабет кебек, күңелсезлекләр һәм башка кыенлыклар кичерә. Никахта тугрылык булмаса, ул «шиңәчәк». Флирт, порнография, зина кылу һәм нык никахка янаган башка куркынычлар никахтагы үзара ышанычны боза ала. Ә ышаныч югалса, мәхәббәт сүнә бара. Ниндидер мәгънәдә тугрылык, гаилә яшәгән йортның яклау коймасы кебек, йорттагыларны көтелмәгән кунаклардан һәм куркынычлардан саклап тора. Шуңа күрә ир белән хатын бер-берсенә тугры булганда, алар бергә тыныч-тату яши һәм бер-берсенә күңелләрен бушата ала, һәм шулай аларның мәхәббәте үсә. Әйе, тугры булу бик мөһим.

9 Йәһвә Адәмгә: «Адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына баглана»,— дигән (Ярат. 2:24). Бу нәрсәне аңлата? Дусларга һәм туганнарга булган элекке бәйләнешләрне үзгәртергә кирәк. Ир я хатын үз вакытын һәм игътибарын беренче чиратта үзенең тормыш иптәшенә бирергә тиеш. Алар өчен дуслар белән туганнар үзләренең яңа корылган гаиләсеннән мөһимрәк була алмый; бу пар гаиләдә кабул иткән карарларына я туган каршылыкларга үз ата-аналарына кысылырга рөхсәт итәргә тиеш түгел. Ир белән хатын хәзер бер-берсенә багланырга тиеш. Бу — Аллаһының җитәкчелеге.

10. Ир белән хатынга никахта тугры булырга нәрсә ярдәм итәчәк?

10 Хәтта төрле диннәр тоткан гаиләдә дә никахка тугры булу бүләкләнә. Ире Йәһвә Шаһите булмаган бер апа-кардәш болай ди: «Мин Йәһвәгә шулхәтле рәхмәтлемен: ул мине иремә буйсынып, аны тирән хөрмәт итеп яшәргә өйрәтте. Нәтиҗәдә, без 47 ел бергә бер-беребезне яратып һәм хөрмәт итеп гомер иттек» (1 Көр. 7:10, 11; 1 Пет. 3:1, 2). Шуңа күрә тормыш иптәшең үзен тыныч хис итсен өчен, тырышлыклар куй. Сүзләрең һәм эшләрең белән синең өчен ул җирдә иң кадәрле кеше икәненә ышандырыр өчен, мөмкинлекләр эзлә. Бернәрсәгә дә һәм беркемгә дә арагызга керергә юл куйма. (Гыйбрәтле сүзләр 5:15—20 не укы.) Инде 35 ел никахта бәхетле яшәүче Рон белән Джаннет болай ди: «Аллаһы таләпләрен тугры үтәгәнгә, безнең никахыбыз бәхетле һәм уңышлы».

Бердәм булу никахны ныгыта

11, 12. Әкүл белән Прискиллә а) өйдә, б) дөньяви эштә, в) рухи эшләрдә ничек хезмәттәшлек иткән?

11 Рәсүл Паул, үзенең якын дуслары, Әкүл белән Прискиллә, турында сөйләгәндә, аларны һәрвакыт бергә искә алган. Һәрчак бергә булган бу пар Аллаһының ир белән хатын бер тән булып яшәргә тиеш дигән сүзләре нәрсә аңлата икәненә яхшы мисал булып тора (Ярат. 2:24). Алар өй эшләрен һәм дөньяви эшләрен башкарганда, мәсихче хезмәтләрен үтәгәндә гел бергә булганнар. Мәсәлән, Паул беренче мәртәбә Көринткә килгәндә, Әкүл белән Прискиллә аны ачык йөз белән үз өйләрендә тукталырга чакырган. Ул, күрәсең, аннары анда туктала торган булган. Соңрак, Эфестә, аларның өйләрендә җыелыш очрашулары үткән, һәм алар бергә яңаларга, мәсәлән Апуллуска, рухи яктан үсәргә ярдәм иткән (Рәс. 18:2, 18—26). Аннары хезмәттә ашкынучан бу ирле-хатынлы Римга киткән; анда да алар үз өйләрен җыелыш очрашуларын үткәрер өчен кулланган. Соңрак алар Эфескә кире кайткан, һәм анда кардәшләрне ныгыткан (Рим. 16:3—5).

12 Берникадәр вакыт Әкүл белән Прискиллә һәм шулай ук Паул да, һөнәрләре бер үк, чатыр ясау, булганлыктан, бергә эшләгәннәр. Һәм бу ирле-хатынлы тагын, бер дә ярышмыйча, бергә хезмәттәшлек итә (Рәс. 18:3). Әмма һичшиксез алар мәсихче эшләрдә дә бергә катнашкан, шуңа күрә аларның никахы нык һәм бәхетле булган. Көринттә дә, Эфестә дә һәм Римда да аларны «Мәсих Гайсәгә хезмәт итүче» буларак яхшы белгәннәр (Рим. 16:3). Алар, кайда гына булмасын, Патшалык хакында вәгазьләү эше алга барсын өчен, иңгә-иң хезмәт иткәннәр.

13, 14. а) Никахтагы бердәмлеккә нәрсә комачаулый ала? б) Ирле-хатынлылар «бер тән» буларак бәйләнешләрен ничек ныгыта ала?

13 Сүз дә юк, уртак максатлар һәм эшләр никахны ныгыта (Вәг. 4:9, 10). Кызганычка каршы, бүген күп кенә ирле-хатынлылар аз вакыт бергә үткәрә. Алар күп сәгатьләрен үз эшләренә багышлый. Башкаларга эшләре буенча еш кына командировкаларга барырга я, үз гаиләләрен тәэмин итәр өчен, чит илгә китеп эшләргә туры килә. Ә кайбер ирле-хатынлылар хәтта өйләрендә дә телевизор карап, хобби я спорт белән шөгыльләнеп, видеоуеннар уйнап я Интернетта утырып, бер-берсеннән аерым булалар. Сезнең гаиләгездә дә шулаймы? Алай булса, күбрәк вакыт бергә үткәрер өчен, шартларыгызны үзгәртә аласызмы? Мәсәлән, бергә көндәлек эшләрне эшләп була, әйтик сез бергәләп ашарга әзерли аласыз, табак-савыт юа аласыз я өйне җыештыра аласыз. Ә балаларыгызны караганда я олы яшьтәге әти-әниләрегезгә булышканда бергә булсагыз, ничек булыр иде?

14 Ә иң мөһиме, Йәһвәгә гыйбадәт кылу белән бәйле эшләрне регуляр рәвештә бергәләп башкарыгыз. Көндәлек шигырьне бергә карап чыгу һәм гаилә белән бергә гыйбадәт кылу гаиләдәгеләргә бер-берсен аңларга һәм үзара килешеп куелган максатларга ия булырга булыша. Шулай ук бергә вәгазьләгез. Үз мөмкинлекләрегездән чыгып, хәтта бер ай булса да я бер ел булса да, бергә пионер булып хезмәт итәргә тырышып карагыз. (1 Көринтлеләргә 15:58 не укы.) Ире белән пионер булып хезмәт иткән бер апа-кардәш болай ди: «Без хезмәттә бергә вакыт үткәреп, эчкерсез сөйләшә идек. Безнең икебезнең дә башкаларга рухи яктан ярдәм итү максаты булганга, мин ирем белән үземне бер команда итеп хис итә идем. Ул минем өчен ирем генә түгел, ә яхшы дустым да иде». Файдалы эшләрне бергәләшеп башкарганда теләкләрегез, приоритетларыгыз һәм гадәтләрегез әкренләп тормыш иптәшегезнеке белән туры килә башлаячак, һәм сез, Әкүл белән Прискиллә кебек, «бер тән» булып, фикер йөртә, хис итә һәм эш итә башлаячаксыз.

Аллаһы беренче урында булсын

15. Никахның уңышлы булуының ачкычы нинди? Аңлатыгыз.

15 Гайсә никахта Аллаһы беренче урында булырга тиеш икәнлеген белгән. Ул Йәһвәнең беренче парны кавыштырганын күргән. Ул Адәм белән Хауваның, алар Аллаһының җитәкчелеге буенча яшәгәндә, никадәр бәхетле булганнарын күзәткән һәм, алар бу җитәкчелекне кире каккач, беренче булып моның аяныч нәтиҗәсен күреп торган. Шуңа күрә башкаларны өйрәткәндә ул Атасының Яратылыш 2:24 тә язылган күрсәтмәсен кабатлаган. Ул шулай ук мондый фикерне дә өстәгән: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Мат. 19:6). Димәк, бүген дә никахның бәхетле һәм уңышлы булуының ачкычы — Йәһвәне тирән хөрмәт итү. Бу яктан Гайсәнең җирдәге ата-анасы бик яхшы үрнәк калдырган.

16. Йосыф белән Мәрьям гаилә тормышларында рухи нәрсәләрне кадерләгәннәрен ничек күрсәткән?

16 Йосыф Мәрьямгә игелекле булган һәм аны хөрмәт иткән. Аның авырлы булганын белгәч, ул, хәтта Аллаһы фәрештәсе Мәрьям белән нәрсә булганын аңлатканчы, аңа карата шәфкатьле булырга теләгән (Мат. 1:18—20). Ирле-хатынлы булып, алар кайсарның боерыкларына буйсынган һәм шулай ук Муса канунын төгәл үтәгән (Лүк 2:1—5, 21, 22). Ә Иерусалимга төп дини бәйрәмнәргә ир-атлар гына барырга тиеш булса да, Йосыф һәм Мәрьям үз гаилә әгъзалары белән бергә анда һәр ел барганнар (Кан. 16:16; Лүк 2:41). Аллаһыдан куркып яшәүче бу ир белән хатын бу һәм башка яклардан Йәһвәгә яраклы булырга тырышкан һәм рухи нәрсәләрне бик кадерләгән. Шуңа күрә Йәһвә аларны үз Улының, Гайсәнең, җирдәге тормышы турында, ул Аллаһыга багышланганчы, кайгыртырга сайлаган да.

17, 18. а) Ир белән хатын үз гаиләсендә ничек итеп Аллаһыны беренче урынга куя ала? б) Бу аларга нинди файда китерәчәк?

17 Сез дә гаилә тормышыгызда Аллаһыны беренче урынга куясызмы? Мәсәлән, мөһим карарлар кабул иткәндә, сез башта Изге Язмалардагы принципларны карап чыгасызмы, моның турында дога кыласызмы һәм аннары җитлеккән мәсихчеләрдән киңәш сорыйсызмы? Яисә үз хисләрегезгә бирелеп я туганнар белән дусларыгызның киңәшләренә колак салып, авырлыкларны хәл итәсезме? Сез ышанычлы хезмәтченең никах һәм гаилә тормышы турындагы гамәли киңәшләрен кулланырга тырышасызмы? Яки сез җирле йолаларны я киң таралган дөньяви киңәшләрне тотасызмы? Сез даими бергә дога кыласызмы һәм өйрәнәсезме, рухи максатлар куясызмы һәм гаиләдә нәрсә беренче урында торырга тиеш икәне турында сөйләшәсезме?

18 Рей үз хатыны белән инде илле ел бәхетле гомер итә. Ул болай ди: «Безнең тормышыбызда без чишә алмаслык бер авырлык та булмады, чөнки Йәһвә безнең „өч каттан ишелгән баубызның“ бер өлеше иде». (Вәгазьче 4:12 не укы.) Денни белән Трина болай дип әйтә: «Аллаһыга бергә хезмәт итү никахыбызны ныгытты». Алар инде 34 ел бергә бәхетле яши. Сез Йәһвәне никахыгызда һәрвакыт беренче урынга куйсагыз, ул сезгә уңышлы булырга ярдәм итәчәк һәм сезне мул итеп фатихалаячак (Мәд. 126:1).

Алда да Аллаһы бүләген кадерләгез

19. Ни өчен Аллаһы никахны бүләк итеп биргән?

19 Бүген күпләр үз бәхетләрен генә кайгырта. Ләкин Йәһвә хезмәтчесе никахка башкача карый. Ул шуны белә: Аллаһы никахны, үз ниятен тормышка ашырыр өчен, бүләк итеп биргән (Ярат. 1:26—28). Адәм белән Хаува бу бүләкнең кадерен белгән булсалар, бөтен җир йөзе Аллаһының бәхетле, тәкъва хезмәтчеләре белән тулып, оҗмахка әверелер иде.

20, 21. а) Ни өчен без никахны изге итеп санарга тиеш? б) Киләсе мәкаләдә нинди бүләк турында сүз барачак?

20 Аллаһы хезмәтчеләре, иң элек, никахка Йәһвәне данлау мөмкинлеге итеп карый. (1 Көринтлеләргә 10:31 не укы.) Күргәнебезчә, никахка тугры булу, никахта бердәм булу һәм Аллаһыны беренче урынга кую Йәһвәне сөендерә һәм никахны ныгыта. Шуңа күрә өйләнешергә җыенабызмы, никахбызны ныгытабызмы я аны сакларга тырышабызмы, без иң башта аңа тиешенчә, Аллаһының изге төзелеше итеп, карарга тиеш. Моны истә тотсак, бу безне никахтагы карарларыбызны Аллаһы Сүзе нигезендә кабул итәр өчен, хәлебездән килгәнне эшләргә дәртләндерәчәк. Шулай итеп без никах бүләген кадерләгәнебезне дә һәм бү бүләкне Бирүчене, Йәһвә Аллаһыны, хөрмәт иткәнебезне дә күрсәтәбез.

21 Әлбәттә, Йәһвә никахтан тыш башка бүләкләр дә биргән. Алар да безгә тормышта бәхетле булырга ярдәм итә. Киләсе мәкаләдә без Аллаһының тагын бер кыйммәтле бүләгенә — ялгыз булу бүләгенә игътибар итәрбез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Тугрылык никахтагы мәсихчеләргә ничек тәэсир итәргә тиеш?

• Ни өчен эшләрне бергә башкару никахны ныгыта?

• Никахтагы кешеләр ничек итеп тормышларында Аллаһыны беренче урынга куя ала?

• Никахка нигез Салучыны, Йәһвәне, хөрмәт иткәнебезне ничек күрсәтеп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Эшләрне бергә башкару ир белән хатынны берләштерә