Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үзәнлектәге йортларга язылган исем

Үзәнлектәге йортларга язылган исем

Үзәнлектәге йортларга язылган исем

САНКТ-МОРИЦ дигән шәһәр сезгә танышмы? Бәлкем, таныштыр, чөнки бу курорт дөньяда яхшы билгеле һәм Швейцариянең Энгадин үзәнлегендә урнашкан. Ләкин бу матур үзәнлектә, Санкт-Морицтан башка, кешеләрне кызыксындыра торган күп урыннар бар. Бу үзәнлек Италия янында, Швейцариянең көньяк-көнчыгышында кар белән капланган Альп таулары арасында урнашкан. Санкт-Морицта Швейцариянең милли паркы урнашкан: аның табигате матур һәм анда үсемлекләр белән хайваннарның күп төрләре бар. Бу барысы Бөек Барлыкка Китерүчене, Йәһвәне, данлый (Мәд. 148:7—10). XVII гасырның уртасына туры килгән йоланың эзләре дә Аллаһы турында шаһитлек бирә.

Энгадин үзәнлегендәге күп йортлар игътибарыгызны җәлеп итәр. Аларның үзенчәлеге — йорт фасадында һәм ишек өстендә еш очраган Аллаһы исеме. Борынгы заманнарда, гадәттәгечә, йортның тышкы ягын язулар белән бизәгәннәр: аларны өй өстенә язганнар я штукатуркага тырнап язганнар я ташка чокып ясаганнар. Астагы рәсемдә Бевер авылындагы бер йорты күрсәтелә. Бу йорт өстендәге язу болай дип тәрҗемә ителә: «Бу йорт 1715 елда төзелгән булган. Йәһвә — Башы, һәм Йәһвә — Ахыры. Бар нәрсә Аллаһы ярдәмендә үтәлә, ә ансыз бернәрсә дә үтәлми». Әйе, бу иске язуда Аллаһы исеме ике тапкыр очрый.

Сез Мадулайн авылындагы хәтта искерәк язу күрә аласыз. Бу язуда болай дип әйтелә: «127 нче Мәдхия. Әгәр Йәһвә йортларны салдырмаса, төзүчеләр юкка гына тырыша. Луций Румедий. 1654 ел».

Ни өчен Аллаһы исеме бу үзәнлектә халык күргән урыннарда язылган? Реформация чорында Изге Язмалар латин теленә нигезләнгән ретороман телендә бастырылган булган, чөнки ул вакытта Энгадинда шул телдә сөйләшкәннәр. Асылда, Изге Язмалар ретороман теленә тәрҗемә ителгән беренче китап булган. Аллаһы Сүзен укып, андагы күп кешеләр үз йортларының тышкы якларына үз исемнәрен генә түгел, ә шулай ук Аллаһы исеме кулланылган шигырьләр дә язган.

Әйе, бу язулар язылганнан соң күп гасырлар үткән булса да, алар әле дә Йәһвә исемен игълан итә һәм аны данлый. Искиткеч Аллаһы, Йәһвә, турында күбрәк белер өчен, без чит илләрдән килгән һәм бу үзәнлектә яшәгән кешеләрне аның исемен йөрткән башка бинага — Бевердагы Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залына чакырабыз.

[7 биттәге иллюстрация]

© Stähli Rolf A/age fotostock