Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге рухның барлыкка китерүдәге роле

Изге рухның барлыкка китерүдәге роле

Изге рухның барлыкка китерүдәге роле

«Ходай сүзе белән күкләр, Аның аваз рухы белән алардагы бар чирүләр нык бөркелгәннәр» (МӘД. 32:6).

1, 2. a) Кешенең күкләр һәм җир турындагы белемнәре вакыт узу белән ничек арткан? б) Нинди сорауга җавап алырга кирәк?

АЛЬБЕРТ ЭЙНШТЕЙН чагыштырмалылык теориясен 1905 елда бастырып чыгарганда, ул һәм күп кенә башка галимнәр Галәмдә бер генә галактиканың — Киек каз юлы галактикасының — булуына ышанган. Бигрәк кечкенә дип уйлаганнар алар Галәмне! Хәзер исә Галәмдә 100 миллионнан күбрәк галактика бар дип санала, һәм аларның кайберләре миллиардлаган йолдызлардан тора. Җирдә көчлерәк телескоплар кулланыла башлагач һәм орбитага чыгарылгач, ачылган галактикаларның саны күбәя бара.

2 1905 елда күкләр турында да, җир турында да фәнни белемнәр чикле булган. Сүз дә юк, бер гасыр элек яшәгән кешеләр үз ата-бабаларыннан күбрәкне белгән. Әмма без бүген тереклекнең матурлыгы белән катлаулыгын һәм яшәү өчен кирәк булган җирдәге процессларны ул вакытка караганда яхшырак аңлыйбыз. Ә киләчәктә һичшиксез җир һәм күкләр турында белемнәребез тагы да киңрәк булачак. Ләкин мондый сорау бирү урынлы булыр: «Боларның барысы ничек барлыкка килгән?» Бу сорауга җавапны без Барлыкка Китерүче моны Изге Язмалар аша ачканга гына белә алабыз.

Галәмнең гаҗәеп барлыкка килүе

3, 4. Аллаһы Галәмне ничек барлыкка китергән, һәм аның эшләре аны ничек данлый?

3 Галәмнең ничек барлыкка килгәне турында Изге Язмаларның беренче шигырендә болай диелә: «Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты» (Ярат. 1:1). Йәһвә башта физик җисемнәрне тәшкил иткән матдәләрне, аннан соң күкне, җирне һәм Галәмдәге башка бар нәрсәне барлыкка китерер өчен, үзенең изге рухын — куәтле эш итүче көчен кулланган. Кеше куллары белән һәм кораллар кулланып төрле әйберләр ясый, ләкин Аллаһы үзенең бөек эшләрен башкарыр өчен, изге рухны җибәрә.

4 Изге Язмаларда изге рух образлы рәвештә Аллаһы «бармагы» дип атала (Лүк 11:20, «Яхшы хәбәр»; Мат. 12:28). «Аның куллары булдырганнар» — Йәһвә үзенең изге рухы белән барлыкка китергән нәрсәләр — аңа бөек дан китерә. «Күкләр Алланың данын вәгазьләп тора,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы Давыт,— күк йөзе Аның куллары булдырганны белдереп тора» (Мәд. 18:2). Чыннан да, Йәһвәнең физик иҗади эшләре аның изге рухының курку-хөрмәт уятучы көчен күрсәтеп тора (Рим. 1:20). Ничек итеп?

Аллаһының чиксез кодрәте

5. Йәһвәнең изге рухы нинди барлыкка китерү көченә ия?

5 Безнең очсыз-кырыйсыз зур Галәмебез Йәһвә Аллаһының бетмәс көчкә һәм энергиягә ия булганын күрсәтә. (Ишагыйя 40:26 ны укы *.) Бүгенге фәнгә билгеле булганча, материя энергиягә, ә энергия материягә әверелә ала. Мәсәлән, йолдызларның берсе, Кояш, материяне энергиягә әверелдерә. Секунд саен ул якынча дүрт миллион тон материяне кояш яктылыгына һәм башка төрле нур энергиясенә әйләндереп тора. Җиргә җиткән бу энергиянең кечкенә генә өлеше җирдә яшәү булсын өчен җитәрлек. Билгеле, Кояшны да һәм шулай ук миллиардлаган башка йолдызларны да булдырыр өчен, бик зур көч һәм энергия кирәк булган. Йәһвә моңа кирәкле булган һәм күбрәк энергиягә дә ия.

6, 7. а) Ни өчен Аллаһы үзенең изге рухын тәртипле рәвештә кулланган дип әйтеп була? б) Галәмнең очраклы рәвештә барлыкка килмәгәнен нәрсә күрсәтә?

6 Аллаһы үзенең барлыкка китерү көче белән булдырган нәрсәләр искиткеч, төгәл бер тәртиптә. Бу тирә-ягыбыздагы бар нәрсәдән күренә. Әйтик, синең төрле төстәге туплар тулы коробкаң бар. Син аны селкетәсең, һәм туплар буталып бетә. Аннары коробканы әйләндерәсең дә, туплар идәнгә тарала. Синеңчә, алар төсләре буенча, мәсәлән зәңгәрләре бергә, сарылары бергә һәм башкалары да шул рәвешчә, тупланырмы? Һич тә юк. Идарә ителмәгән эшләр тәртиплелеккә түгел, ә тәртипсезлеккә китерә. Кешеләр моны табигатьнең төп законы итеп кабул итә *.

7 Телескоп аша йолдызлы күккә караганда, без нәрсә күрәбез? Зур төгәллек белән хәрәкәт иткән галактикалар, йолдызлар һәм планеталарның гаять зур һәм тәртипле рәвештә урнаштырылган системасын күрәбез. Моның барысы алдан уйланылмаган һәм идарә ителмәгән космик катастрофа аркасында барлыкка килгән дип әйтеп булмый. Шуңа күрә мондый сорау туа: «Безнең яхшы оештырылган Галәмне барлыкка китерер өчен, нинди көч кулланылган?» Бу көчне фәнни тикшеренүләр һәм күзәтүләр аша гына билгеләр өчен безнең сәләтләребез чикле. Әмма Изге Язмаларда бу көч Аллаһының изге рухы — Галәмдәге иң куәтле көч итеп сурәтләнә. Мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Ходай сүзе белән күкләр, Аның аваз рухы белән алардагы бар чирүләр нык бөркелгәннәр» (Мәд. 32:6). Төнге күктә без бу йолдызлар «чирүләренең», ягъни гаскәрләренең, бик кечкенә өлешен генә күрәбез!

Изге рух һәм Җир

8. Аллаһының иҗади эшләре турында чынлыкта без никадәр беләбез?

8 Табигать турында хәзерге белемнәребез әле белмәгәннәребез белән чагыштырганда гаять кечкенә. Без Аллаһының иҗади эшләре турында бик аз беләбез. Тәкъва кеше Әюб болай дигән: «Менә, моның барысы да аның [Аллаһының] юлларының кырыйлары гына, һәм аның турында пышылдау гына ишетелә!» (Әюб 26:14). Гасырлар үткәч Сөләйман патша Йәһвәнең иҗади эшләрен игътибар белән күзәтеп, болай дигән: «Аллаһы һәр нәрсәне үз вакытында күркәм итеп яраткан... әмма кеше Аллаһы кылган эшне башыннан алып ахырынача аңлап бетерә алмый» (Вәг. 3:11; 8:17).

9, 10. Аллаһы җирне барлыкка китергәндә нинди көчне кулланган, һәм беренче өч иҗади көнне нинди эшләр башкарылган?

9 Әмма Йәһвә үзенең эшләре турында мөһим нечкәлекләрне ачкан. Мәсәлән, без Изге Язмалардан Аллаһы рухының инде миллиардлаган еллар элек җирдә эш иткәнен беләбез. (Яратылыш 1:2 не укы.) Ул вакытта анда коры җир дә, яктылык та һәм, күрәсең, сулар өчен кирәкле һава да булмаган.

10 Аннары Изге Язмаларда иҗади көннәр дәвамында Аллаһының нәрсә эшләгәне сурәтләнә. Бу 24 сәгатьлек көннәр түгел, ә дәвамлы чорлар булган. Беренче иҗади көнне Йәһвә җир йөзенә яктылык төшә башласын өчен, чаралар күргән. Бу процесс соңрак кояш һәм ай җирдә ачык итеп күренә башлагач тәмамланган (Ярат. 1:3, 14). Икенче иҗади көнне атмосфера формалаша башлаган (Ярат. 1:6). Шулай итеп, җирдә инде су, яктылык һәм һава булган, ләкин коры җир булмаган. Өченче иҗади көннең башында Йәһвә изге рухы ярдәмендә коры җир барлыкка китергән: ул, бәлкем, куәтле геологик көчләрне кулланып, Дөнья океаныннан континентлар күтәргән (Ярат. 1:9). Өченче көнне һәм алдагы иҗади чорларда башка гаҗәеп нәрсәләр дә яратылган.

Изге рух һәм тереклек дөньясы

11. Катлаулыгы, симметриясе һәм матурлыгы белән билгеле булган тереклек дөньясы нәрсә раслый?

11 Аллаһы рухы шулай ук югары оештырылган тереклек дөньясын барлыкка китергән. Үзенең изге рухы ярдәмендә өченче иҗади көннән алып алтынчысына кадәр Аллаһы күптөрле гаҗәеп үсемлекләр һәм хайваннар яраткан (Ярат. 1:11, 20—25). Тереклек дөньясында катлаулыгы, симметриясе һәм матурлыгы белән аерылып торган мисаллар бик күп, һәм бу аларның төптән уйланып булдырылганын күрсәтә.

12. a) ДНК нәрсә өчен җаваплы? б) ДНК ның яхшы нәтиҗәле эшчәнлеге нәрсәгә дәлил булып тора?

12 Мәсәлән, ДНК (дезоксирибонуклеин кислотасы) организмнарның үзенчәлекләрен бер буыннан икенче буынга күчерүендә катнаша. Җирдәге бар тереклек, шул исәптән микроблар, үлән, филләр, зәңгәр китлар һәм кешеләр, ДНК ярдәмендә үрчи. Җирдәге төрле тереклек бер-берсеннән шактый аерылып торса да, нәселдән-нәселгә күчкән үзенчәлекләр өчен җаваплы булган код үзгәрешсез кала, һәм шунлыктан гасырлар дәвамында бар тереклекнең төп төрләре арасындагы аерма сакланып кала. Шуңа күрә, Йәһвә Аллаһының нияте буенча, төрле организмнар җирдәге экосистемада үз эшчәнлеген башкаруын дәвам итә (Мәд. 138:16). Яхшы нәтиҗәле һәм җайга салынган бу процесс Аллаһы бар нәрсәне үз «бармагы», ягъни изге рухы, ярдәмендә барлыкка китергән икәненә дәлил булып тора.

Аллаһының җирдәге иң мөһим иҗади эше

13. Аллаһы кешене ничек барлыкка китергән?

13 Чиксез еллар үткәч һәм Аллаһы исәпсез тере һәм тере булмаган нәрсәләрне барлыкка китергәч, җир инде «сурәтсез, буп-буш» булмаган. Шулай да Йәһвә үз рухын кулланып, иҗади эшләрен дәвам иткән. Ул үзенең җирдәге иң мөһим эшен башкарырга җыенган. Алтынчы иҗади көннең ахырында Аллаһы кешене яраткан. Ничек итеп? Йәһвә үзенең изге рухын һәм туфрактагы элементларны кулланган (Ярат. 2:7).

14. Кешеләр белән хайваннар арасында нинди мөһим аерма бар?

14 Яратылыш 1:27 дә болай диелә: «Аллаһы кешене Үз сурәтендә, Аллаһыга охшатып яратты. Кешеләрне ир һәм хатын-кыз итеп яратты». Без Аллаһыга охшатып яратылганбыз, ягъни без ярату күрсәтә алабыз, безнең ихтыяр иреге бар һәм без хәтта Барлыкка Китерүчебез белән шәхси мөнәсәбәтләргә ия була алабыз. Шуңа күрә безнең баш миебез хайваннарныкыннан бик нык аерылып тора. Йәһвә кеше миен без аның хакында һәм аның эшләре турында мәңге өйрәнеп шатлана алырлык итеп ясаган.

15. Адәм белән Хауваны нинди киләчәк көткән?

15 Аллаһы, Адәм белән аның хатыны Хауваны барлыкка китергәч, аларга җирне һәм андагы бар искиткеч нәрсәләрне биргән. Алар бар нәрсәне күзәтеп, тикшереп һәм андагы матурлыкка сокланып яши алган (Ярат. 1:28). Йәһвә аларга мул итеп ризык һәм оҗмах, гүзәл йорт, биргән. Аларның мәңге яшәргә һәм миллиардлаган камил кешеләрнең кайгыртучан ата-анасы булырга мөмкинлеге булган. Әмма барысы башкача килеп чыккан.

Изге рухның ролен тану

16. Беренче кешеләрнең фетнә күтәрүенә карамастан, без нинди өметкә ия?

16 Үзләренең Барлыкка Китерүчесенә рәхмәт йөзеннән тыңлаучан булыр урынына Адәм белән Хаува үзләрен эгоистларча тотып, аңа каршы фетнә күтәргән. Бар камил булмаган кешеләр алардан барлыкка килгән һәм шуңа күрә интегеп яши. Ләкин Изге Язмаларда Аллаһының беренче ата-анабызның гөнаһы аркасында килгән бар зыянны ничек юк итәчәге аңлатыла. Изге Язмаларда шулай ук Йәһвә үзенең беренче ниятен үтәячәк дип тә әйтелә. Җир оҗмах булып китәчәк, һәм анда бәхетле, сәламәт кешеләр мәңге яшәячәк (Ярат. 3:15). Бу дулкынландыргыч киләчәккә ышанычыбызны югалтмас өчен, безгә Аллыһының изге рухының ярдәме кирәк.

17. Без нинди фикер йөртүгә бирелмәскә тиеш?

17 Без Йәһвәгә изге рухны сорап дога кылырга тиеш (Лүк 11:13). Бу безгә бар нәрсә Аллаһы кулы белән барлыкка китерелгән икәненә ышанычыбызны ныгытырга ярдәм итәчәк. Бүген ялгыш һәм нигезсез уйларга нигезләнгән атеистик һәм эволюцион пропаганданың кискен үсеше күзәтелә. Без бу дөрес булмаган фикер йөртүләр агымы аркасында аптырашта калырга я икеләнергә тиеш түгел. Бар мәсихчеләр андый һөҗүмнәргә һәм башкаларның басымына каршы торырга әзер булырга тиеш. (Көлессәйлеләргә 2:8 не укы.)

18. Галәмнең һәм кешелекнең барлыкка килүе турында әйткәндә, ни өчен акылга ия Барлыкка Китерүчене исәпкә алмау — акылсызлык?

18 Бар нәрсә балыкка китерелгән икәнен күрсәтүче дәлилләрне намус белән тикшерү һичшиксез Изге Язмаларга ышанычны һәм Аллаһыга иманны ныгыта. Галәмнең һәм кешелекнең барлыкка килүе турында әйткәндә, күпләр физик законнары белән аңлатып булмаган көчнең барлыкка китерүдә катнашуын кире кагарга теләр иде. Әмма без бу караштан чыгып фикер йөртсәк, без бар дәлилләргә дөрес бәя бирмәс идек. Өстәвенә, без тәртипкә китерелгән һәм билгеле бер нияткә туры килгән ап-ачык булган «исәпсез-хисапсыз» иҗади эшләрнең булуын исәпкә алмас идек (Әюб 9:10; Мәд. 103:25). Мәсихчеләр буларак, без барлыкка китерүдә катнашкан эш итүче көч бу Йәһвәнең акыллы җитәкчелегендәге изге рух булган икәненә бер дә шикләнмибез.

Изге рух һәм безнең Аллаһыга иманыбыз

19. Аллаһының барлыгына һәм аның изге рухының эш итүенә сезне нәрсә ышандыра?

19 Аллаһыга иман итәр өчен һәм аңа ярату күрсәтеп, аны тирән хөрмәт итәр өчен, иҗади эшләр турында барысын да белергә кирәк түгел. Кешеләр арасындагы дуслык кебек, Йәһвәгә иман итү дә коры фактларга гына нигезләнми. Дуслар бер-берсен яхшырак белгән саен, алар арасындагы мөнәсәбәтләр ныгая барган кебек, Аллаһыга иманыбыз да, аның турында күбрәк белгән саен, үсә бара. Чыннан да, ул безнең догаларыбызга җавап биргәндә һәм аның принципларын тормышыбызда кулланып, моның яхшы нәтиҗәләрен күргәндә, без аның барлыгына инанабыз. Аллаһының адымнарыбызга юнәлеш бирүен, безне яклавын, хезмәттәге тырышлыкларыбызны фатихалавын һәм безгә кирәкле нәрсәләрне бирүен күрсәтүче дәлилләрне күргән саен без Йәһвәгә тагы да якынлаша барабыз. Боларның барысы Аллаһының барлыгына һәм аның изге рухының эш итүенә көчле дәлил булып тора.

20. a) Галәмне һәм кешене барлыкка китерергә Аллаһыны нәрсә дәртләндергән? б) Аллаһының изге рухының җитәкчелеге буенча яшәвебезне дәвам итсәк, нәтиҗәсе нинди булачак?

20 Изге Язмалар Йәһвә үзенең эш итүче көчен куллана икәненә искиткеч дәлил булып тора, чөнки аны язучылар «Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сөйләгән» (2 Пет. 1:21). Изге Язмаларны тырышып өйрәнү безнең Аллаһыга, бар нәрсәне Барлыкка Китерүчегә, иманыбызны ныгыта ала (Ачыл. 4:11). Йәһвәне Барлыкка Китерүче булырга аның күркәм сыйфаты — ярату дәртләндергән (1 Яхъя 4:8). Шуңа күрә, әйдәгез, безнең кайгыртучан күктәге Атабыз һәм Дустыбыз турында башкаларга белергә ярдәм итәр өчен, көчебездән килгәнне эшлик. Без, Аллаһы рухының җитәкчелеге буенча яшәвебезне дәвам итсәк, аның турында мәңге белү хөрмәтенә ия булачакбыз (Гәл. 5:16, 25). Безнең һәрберебез моннан ары да Йәһвә хакында һәм аның бөек эшләре турында белем алсын һәм Йәһвә үзенең изге рухын кулланып, күкләрне, җирне һәм кешелекне барлыкка китергәндә күрсәткән чиксез яратуны үз тормышында чагылдырсын.

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Ишагыйя 40:26: «Күзләрегезне югарыга күтәреп карагыз. Моның барысын кем барлыкка китергән? Йолдызлар гаскәрен санап чыгаручы һәм аларның барысын исемнәре буенча атаучы Шәхес. Аның куәтенең күплеге һәм бөек кодрәте ярдәмендә алар бөтенесе үз урыннарында».

^ 6 абз. «Яратучан Барлыкка Китерүче бармы?» (рус) дигән китапның 24—25 нче битләрен кара.

Сез аңлата аласызмы?

• Күкнең һәм җирнең барлыгыннан без изге рух турында нәрсә белә алабыз?

• Аллаһыга охшатып яратылганга, безнең нинди мөмкинлекләребез бар?

• Ни өчен безгә бар нәрсәнең барлыкка китерелүен күрсәтүче дәлилләрне тикшерергә кирәк?

• Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне ничек ныгытып була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[7 биттәге иллюстрация]

Галәмдә булган тәртиптән без иҗади эшләр турында нәрсә беләбез?

[Чыганак]

Stars: Anglo-Australian Observatory/David Malin Images

[8 биттәге иллюстрацияләр]

Боларның барысын ДНК ничек берләштерә?

[10 биттәге иллюстрация]

Син үз иманыңны якларга әзерме?