Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез үз фатихаларыгызны чыннан да кадерлисезме?

Сез үз фатихаларыгызны чыннан да кадерлисезме?

Сез үз фатихаларыгызны чыннан да кадерлисезме?

ЙӘҺВӘ Исраил улларын могҗизалар кылып Мисырдагы коллыктан азат иткәч, алар башта Йәһвәгә гыйбадәт кыла алганнарына шатланганнар (Чыг. 14:29—15:1, 20, 21). Әмма тиздән алар үз карашларын үзгәрткән һәм тормышларыннан зарлана башлаганнар. Ни өчен? Чөнки алар инде Йәһвәнең алар хакына башкарган эшләре турында түгел, ә чүлдәге тормышның уңайсыз яклары турында уйлый башлаганнар. Алар Мусага болай дигән: «Ни өчен безне Мисырдан алып чыктыгыз, без чүлдә һәлак булсын дипме? Чөнки монда икмәк тә, су да юк, һәм бу яраксыз ризыктан [маннадан] инде күңелебез бизде» (Сан. 21:5).

Гасырлар узгач, борынгы Исраилнең патшасы Давыт: «Мин Синең мәрхәмәтеңә өмет итәм; күңелем Син коткарганга сөенер; миңа изгелек итүче Ходайга җырлармын»,— дип җырлаган (Мәд. 12:6). Давыт Йәһвәнең аның хакына башкарган мәрхәмәт белән тулы эшләрен онытмаган, ә, киресенчә, алар турында регуляр рәвештә уйланыр өчен вакыт бүлеп куйган (Мәд. 102:2). Йәһвә безгә дә «изгелек итә», һәм, аның безнең хакка башкарган эшләрен кадерләсәк, без акыллы эш итәрбез. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһы бүген безгә биргән фатихаларга игътибар итик.

«Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр»

Мәдхия җырлаучы: «Йәһвәдән куркып яшәүчеләр аның белән якын мөнәсәбәтләргә ия»,— дип җырлаган (Мәд. 25:14, ЯД). Йәһвә белән якын шәхси мөнәсәбәтләргә ия булу — бу камил булмаган кешеләр өчен зур хөрмәт! Әмма көндәлек мәшәкатьләр аркасында әзрәк дога кыла башласак, бу Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итәр? Йәһвә безнең дустыбыз, һәм ул без аңа өметләнеп яшәрбез дип көтә. Ул шулай ук без аңа дога кылып үз күңелебезне бушатырбыз, үз курку-борчылуларыбызны һәм теләкләребезне аңа белдерербез дип өметләнә (Гыйб. сүз. 3:5, 6; Флп. 4:6, 7). Ә безнең догаларыбыз нинди? Моңа игътибар итсәк, яхшы булыр иде.

Пол исемле яшь Шаһит үз догаларына игътибар иткәч, бу яктан аңа кайбер үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен аңлаган *. Ул болай дип әйтә: «Йәһвәгә дога кылганда, бер үк нәрсә турында әйтү минем гадәтемә кереп киткән иде». Безнең басмаларыбызның «Индексын» кулланып, Пол догага кагылышлы темаларны карап чыккан һәм Изге Язмаларда якынча 180 дога язылганын ачыклаган. Бу догаларда Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре үзләренең иң тирән хисләрен чагылдырган. Пол болай ди: «Изге Язмалардагы бу мисаллар турында уйлану миңа үз догаларымда гомуми сүзләр белән генә чикләнмәскә өйрәтте. Хәзер мин Йәһвәгә үз күңелемне бушатам һәм дога кылып аңа якынлашу мине шатландыра».

Үз вакытындагы ризык

Йәһвә безгә биргән фатихаларның тагын берсе — бу Изге Язмалардан ачыкланган хакыйкатьләр. Бу мул рухи ризык белән тукланганда, без «йөрәк шатлыгыннан кычкырабыз» (Ишаг. 65:13, 14). Шулай да безгә сак булырга һәм үзебезне хакыйкатькә карата ашкынуыбызны югалтуга китерә алган тәэсирдән сакларга кирәк. Мәсәлән, мөртәтләр чыгарган материалга игътибар итү безнең фикер йөртүебезгә тәэсир итәргә һәм Йәһвә «үз вакытында» «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша биргән рухи ризыкны кадерләмәскә этәрергә мөмкин (Мат. 24:45—47).

Йәһвәгә еллар буе хезмәт иткән Андрэ моны үз ачы тәҗрибәсеннән белә. Ул мөртәтләрнең фикер йөртүенә бирешеп, хакыйкать юлыннан читкә тайпылган булган. Андрэ мөртәтләрнең веб-сайтына күз салу бернинди зыян да китермәячәк дип уйлаган. Ул болай ди: «Мөртәтләр сөйләгән „хакыйкатьләр“ мине кызыксындыра башлады. Әмма аларның материалларын тикшергән саен, мин тагы да күбрәк шуңа инана идем: Йәһвә оешмасын калдыруда бернинди начарлык юк. Ләкин соңрак мөртәтләрнең Йәһвә Шаһитләренә каршы әйткән фикерләрен тикшергәннән соң, мин бу ялган укытучыларның никадәр мәкерле булганнарын аңладым. Аларның безгә каршы китергән „дәлилләре“ — бу контексттан тартып алынган мәгълүмат иде. Шулай итеп мин кабат безнең басмаларыбызны укырга һәм очрашуларга йөрергә булдым. Күпме мин югалтканмын!» Бәхеткә каршы, Андрэ кире җыелышка кайткан.

Бөтендөнья кардәшлек

Йәһвәнең тагын бер фатихасы — бу безнең яратучы һәм бердәм кардәшлегебез (Мәд. 132:1). Шуңа күрә рәсүл Петер: «Имандашларны яратыгыз»,— дип язган (1 Пет. 2:17). Мәсихче кардәшлекнең өлеше булганга, безнең рухи ата-аналарыбыз, абый-апаларыбыз бар. Алар безгә ярдәм итә һәм игелек күрсәтә (Марк 10:29, 30).

Моңа карамастан, кайвакыт кардәшләребез белән безнең арада киеренке хәлләр туа. Мәсәлән, берәр кешенең камилсез ягы безнең ачуыбызны чыгарырга һәм нәтиҗәдә без аңа тәнкыйтьчел караш белән карый башларга мөмкин. Андый хәл туганда, Йәһвә үз хезмәтчеләрен, аларның камилсез якларына карамастан, ярата икәнен истә тоту ярдәм итмәсме? Өстәвенә, «әгәр: „Гөнаһыбыз юк“,— дисәк, без үз-үзебезне алдыйбыз һәм бездә хакыйкать юк» (1 Яхъя 1:8). Без «бер-беребезгә сабырлык күрсәтергә һәм... бер-беребезне кичерергә» тиеш түгелме? (Көл. 3:13).

Энн исемле яшь кыз, авырлыклар аша үтеп, мәсихче кардәшлекнең кадерли башлаган. Гайсәнең ачык мисалындагы читкә киткән угыл шикелле эш итеп, ул мәсихчеләр җыелышын калдырып киткән. Әмма соңрак ул кире хакыйкатькә кайткан (Лүк 15:11—24). Энн нинди сабак алган? Ул болай дип сөйли: «Хәзер, Йәһвә оешмасына кайткач, мин һәр кардәшне, аның кимчелекләренә карамастан, кадерлим. Үткәндә мин бик тәнкыйтьчел идем. Ә хәзер имандашларым арасында булу миңа фатихалар китерә, һәм мин бернәрсәгә дә бу фатихаларны урларга рөхсәт итмим. Бу дөньяда рухи оҗмахыбызны ташларлык бернәрсә дә юк».

Үз фатихаларың өчен һәрвакыт рәхмәтле бул

Без Аллаһы Патшалыгы кешелекнең бар проблемаларын чишәр дип өметләнәбез, һәм бу өмет кадерле бер хәзинәбез. Бу өмет белән беренче тапкыр танышкач, йөрәкләребезне өмет хисе чолгап алган иде! Без үзебезне Гайсәнең ачык мисалындагы сәүдәгәр кебек хис иттек. Ул, «искиткеч матур энҗене» сатып алыр өчен, «бар булган нәрсәсен саткан» (Мат. 13:45, 46). Гайсә бу сәүдәгәр бер көн шул энҗене кадерләми башлаган дип әйтмәгән. Без дә искиткеч өметебезне һәрвакыт кадерлик (1 Тес. 5:8; Евр. 6:19).

Йәһвәгә инде 60 елдан артык вакыт хезмәт иткән Джен сүзләренә игътибар итик. Ул болай ди: «Мин Аллаһы Патшалыгын гел хәтеремдә саклыйм, чөнки башкаларга аның турында сөйлим. Кешеләрнең күзләре Аллаһы Патшалыгы турында белгәч ялтырый башлый, һәм моны күрү миңа уңай яктан тәэсир итә. Патшалык хакыйкате Изге Язмаларны өйрәнүчеләрне үзгәрергә дәртләндерә, һәм моны күреп мин: „Нинди гаҗәеп хакыйкатьләр турында сөйлим мин башкаларга!“ — дип уйлап куям».

Без рухи фатихалар өчен рәхмәтле булырга тиеш. Моның өчен сәбәпләр күп. Безгә каршы килүләр, авырулар, картлык, депрессия, үлем һәм экономик авырлыклар белән очрашырга туры килсә дә, без моның барысы вакытлыча гына икәнен беләбез. Аллаһы Патшалыгы җир белән идарә итә башлагач, рухи фатихаларга башка фатихалар да өстәләчәк. Яңа дөнья төзелешендә бүгенге проблемаларның берсе дә булмаячак (Ачыл. 21:4).

Ә әлегә, әйдәгез, үз рухи фатихаларыбыз өчен рәхмәтле булыйк һәм, мәдхия җырлаучыдан үрнәк алып, үз хисләребезне чагылдырыйк: «Әй Ходай Аллам, Син күп могҗизалар кылган; Син уйлаганча уйлардай берәү дә юк; мин аларны вәгазь сөйләп белдерергә теләдем: ләкин алар исәптән тыш күбәйгәннәр» (Мәд. 39:6).

[Искәрмә]

^ 6 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

[18 биттәге иллюстрация]

Авыр вакытлар булса да, безнең рухи фатихаларыбыз бар