Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дөнья рухын түгел, ә Аллаһы рухын алыгыз

Дөнья рухын түгел, ә Аллаһы рухын алыгыз

Дөнья рухын түгел, ә Аллаһы рухын алыгыз

«Без исә, Аллаһы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнен белү өчен, бу дөньяның рухын түгел, бәлки Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек» (1 КӨР. 2:12).

1, 2. a) Мәсихчеләр нинди мәгънәдә сугыш алып бара? б) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

БАР мәсихчеләр сугышта катнаша! Безнең дошманыбыз көчле, хәйләкәр һәм сугышта остарып беткән. Аның кулында шундый көчле корал бар ки, хәтта күпчелек кешеләр аның тәэсире астында. Ләкин безгә үзебезне көчсез я инде җиңелгән итеп сизәргә кирәк түгел (Ишаг. 41:10). Безне һәртөрле һөҗүмнән яклый алган ярдәмебез бар.

2 Без рухи сугыш алып барабыз. Безнең дошманыбыз Шайтан Иблис, ә аның төп коралы — «бу дөньяның рухы» (1 Көр. 2:12). Аның һөҗүмнәреннән безне яклый алган төп ярдәм — бу Аллаһы рухы. Бу сугышны кичереп, рухи яктан исән калыр өчен, безгә Аллаһыдан рухын сорарга һәм аннары изге рух җимешен тормышыбызда күрсәтергә кирәк (Гәл. 5:22, 23). Бу дөньяның рухы нәрсә ул, һәм ул ничек шулхәтле йогынтылы булып киткән? Без аның тәэсире астындамы юкмы икәнен ничек билгели алабыз? Һәм Аллаһы рухын алу һәм бу дөньяның рухына каршы тору турында әйткәндә, без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Ни өчен бу дөнья рухы шулкадәр киң таралган?

3. Бу дөньяның рухы нәрсә ул?

3 Дөньяның рухы «бу дөньяның мирзасы» Шайтаннан килә, һәм ул Аллаһының изге рухына каршы тора (Яхъя 12:31; 14:30; 1 Яхъя 5:19). Ул бу дөньяда өстенлек итә һәм кешеләрне үзенчә эш итәргә этәрә. Бу «тере» көч кешелек җәмгыятен Аллаһының ихтыярына һәм ниятенә каршылык күрсәтергә котырта.

4, 5. Шайтаннан килгән рух ничек шулхәтле киң таралып киткән?

4 Шайтаннан килгән бу рух ничек шулхәтле киң таралып киткән? Башта Шайтан Гадән бакчасында Хауваны алдаган. Ул аны Аллаһыдан бәйсез булу аның тормышын яхшыртачак дип ышандырган (Ярат. 3:13). Нинди ялганчы! (Яхъя 8:44). Аннары ул Адәмне бу хатын аша Йәһвәгә тугры булмаска тарткан. Адәмнең сайлавы аркасында кешелек гөнаһка сатылган булган. Шулай итеп, кешеләр Шайтанның тыңламаучанлык рухына бирелүчән булу омтылышын мирас итеп алганнар. (Эфеслеләргә 2:1—3 не укы.)

5 Шайтан шулай ук шактый күп фәрештәләргә тәэсир иткән, һәм алар җеннәр булып киткән (Ачыл. 12:3, 4). Аллаһыга бу хыянәт Нух көннәрендәге Туфанга хәтле булган. Бу фәрештәләр үзләренең күктәге урыннарын калдырып, җирдә табигый булмаган оятсыз теләкләргә бирелеп яшәү үзләре өчен яхшырак булачак дип ышанган (Яһүд 6). Хәзер инде кеше тәнендә булмаган бу җеннәр ярдәмендә Шайтан «бөтен дөньяны алдый» (Ачыл. 12:9). Кызганычка каршы, кешелекнең күпчелеге җеннәрнең тәэсире турында белмичә яши (2 Көр. 4:4).

Сезгә бу дөнья рухы тәэсир итәме?

6. Бу дөнья рухы нинди очракта гына безгә тәэсир итә ала?

6 Күпләр Шайтанның кешеләргә ничек тәэсир иткәнен белми, ләкин мәсихчеләргә бу Изге Язмалардан билгеле (2 Көр. 2:11). Асылда, без бу дөнья рухына юл куймасак, ул безгә тәэсир итә алмаячак. Әйдәгез дүрт сорауны карап чыгыйк. Алар ярдәмендә без Аллаһы рухы я бу дөнья рухы тәэсире астындамы икәнебезне ачыкларбыз.

7. Шайтан ничек итеп безне Йәһвәдән читләштерергә тырыша?

7 Күңел ачуларны сайлавым минем турыда нәрсә ачыклый? ( Ягъкуб 3:14—18 не укы.) Шайтан йөрәкләребездә көч куллануга карата ярату тудырып, безне Аллаһыдан читләштерергә тырыша. Иблис Йәһвәнең көч куллануны яраткан һәркайсы кешене нәфрәт иткәнен белә (Гыйб. сүз. 6:16, 17). Шуңа күрә Шайтан бездә тән теләкләрен кузгатыр өчен, төрле китаплар, журналлар, фильмнар, музыка һәм электрон уеннар кулланырга тырыша. Уйнаучылар кайбер уеннарда үзләре әхлаксызлык һәм кансызлык эшләргә этәрелә. Шайтан, безнең йөрәгебез, бүленеп, дөрес булганны да һәм үзе тараткан начар булганны да яратса, бик риза булыр иде (Мәд. 96:10).

8, 9. Күңел ачулар турында без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?

8 Аллаһы рухы исә бу рухны алган кешеләрне саф, тыныч, һәм шәфкатьлелек белән тулы булырга дәртләндерә. Без үзебездән болай дип сорарга тиеш: «Мин сайлаган күңел ачулар миңа яхшы сыйфатлар үстерергә булышамы?» Югарыдан килгән зирәклек «эчкерсез», ягъни икейөзле түгел. Аллаһы рухы тәэсирендәге кеше үз якыннарына сафлык һәм тынычлык турында вәгазьләп, ә соңыннан өендә ерткычларча көч куллануны һәм әхлаксызлыкны карап, ләззәт табып утырмаячак.

9 Йәһвә үзенә җан-тән белән бирелгән булуыбызны тели. Әмма Шайтанга, ул Гайсәгә тәкъдим иткән кебек, үзенә бер тапкыр гына булса да табынуыбыз җитәрлек (Лүк 4:7, 8). Без үзебездән болай дип сорый алабыз: «Мин сайлаган күңел ачулар миңа Аллаһыга җан-тән белән бирелгән булырга ярдәм итәме? Сайлавым аркасында миңа бу дөнья рухына каршы торырга авырракмы я җиңелрәкме? Күңел ачулар сайлау турында әйткәндә, миңа үзгәрешләр ясарга кирәкме?»

10, 11. a) Мал-мөлкәткә килгәндә, бу дөнья рухы нинди караш тарата? б) Аллаһы рухы Изге Язмалар аша нинди карашта булырга дәртләндерә?

10 Минем мал-мөлкәткә карашым нинди? ( Лүк 18:24—30 ны укы.) Бу дөньяның рухы кешеләрдә «күзләр нәфесе» уята һәм шулай итеп аларны комсызлык белән материализмга этәрә (1 Яхъя 2:16). Ул күпләрдә баерга теләк тудыра (1 Тим. 6:9, 10). Бу рух безне мал-мөлкәт җыйсак, киләчәгебез имин булачак дип ышандырырга тырыша (Гыйб. сүз. 18:11). Әмма акчаны яратып, Аллаһыга карата яратуыбызны сүндерергә юл куйсак, Шайтан җиңәчәк. Без үзебездән болай дип сорарга тиеш: «Минем тормышым байлык җыюга һәм рәхәтлек эзләүгә тупланмаганмы?»

11 Ә Аллаһының рухы тарафыннан рухландырылган Изге Язмалар безне акчага дөрес карашта булырга һәм үзебезне вә гаиләбезне кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәр өчен, тырышып эшләргә дәртләндерә (1 Тим. 5:8). Аллаһы рухын алган кешеләргә бу рух Йәһвә кебек юмарт булырга ярдәм итә. Андый кешеләр алучылар кебек түгел, ә бирүчеләр буларак билгеле. Алар әйберләргә караганда күбрәк кешеләрне кадерли, һәм үзләрендә булганнары белән, мөмкинлекләре булганда, башкалар белән уртаклашырга шат (Гыйб. сүз. 3:27, 28). Һәм алар беркайчан да акча артыннан куып яшәүне Аллаһыга хезмәт итүдән өстен куймаячак.

12, 13. Бу дөньяның рухыннан аермалы буларак, Аллаһы рухы безнең файдабызга ничек тәэсир итә ала?

12 Минем тәртибемдә һәм карашларымда нинди рух чагыла? ( Көлессәйлеләргә 3:8—10, 13 не укы.) Дөнья рухы кешелек табигатенең эшләренә ирек бирә (Гәл. 5:19—21). Безгә нинди рухның тәэсир иткәне барысы да яхшы булганда түгел, ә ниндидер кыенлык туганда, мәсәлән, мәсихче кардәшебез безне санга санамаганда, рәнҗеткәндә я хәтта безгә каршы гөнаһ эшләгәндә, күренә. Өстәвенә, өебездә булганда безгә нинди рух тәэсир иткәне аеруча күренергә мөмкин. Бәлкем, безгә үзебезне кайбер яклардан тикшереп чыгарга кирәк булыр. Үзеңнән болай дип сора: «Соңгы алты ай эчендә мин Мәсихнең сыйфатларын күбрәк чагылдыра башладыммы яисә сөйләвемдә һәм тәртибемдә начар гадәтләр күренә башладымы?»

13 Аллаһы рухы безгә бөтен кылган гамәлләребез белән элекке яшәү рәвешебезне киемне салгандай салып ташларга һәм яңа кеше булып киенергә ярдәм итә ала. Бу безгә кайгыртучанлырак һәм игелеклерәк булырга булышачак. Хәтта зарланырга хакыбыз булган кебек тоелса да, без бер-беребезне чын күңелдән кичерәчәкбез. Без гаделсез булып күренгән очракларда инде «ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек» белән җавап кайтармаячакбыз. Ә киресенчә, «шәфкатьле» булыр өчен, без бар тырышлыкларыбызны куячакбыз (Эфес. 4:31, 32).

14. Күпләр бу дөньяда Аллаһы Сүзенә ничек карый?

14 Мин Изге Язмалардагы әхлак нормаларын хөрмәт итәмме һәм яратаммы? ( Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 ны укы.) Дөнья рухы Аллаһы Сүзенә каршы килә. Бу рух тәэсирендәге кешеләр үзләренә ошамаган Изге Язмалардагы өлешләрне кабул итми, ә кеше йолалары һәм фәлсәфәсе буенча яшәүне яхшырак күрә (2 Тим. 4:3, 4). Кайберәүләр Аллаһы Сүзен бөтенләй хөрмәт итми. Алар Изге Язмаларның мөһимлеген һәм дөреслеген шик астына ала һәм үз күзләрендә акыллы булып китә. Алар Изге Язмалардагы зиначылык, гомосексуализм һәм аерылышу турындагы саф нормаларны йомшарта. Алар «явызлыкны яхшылык һәм яхшылыкны явызлык» дип атый (Ишаг. 5:20). Бәлкем, безгә дә бу рух тәэсир итәдер? Авырлыкларга очраганда без кеше зирәклегенә, шул исәптән үз белдегебезгә, таянабызмы? Яисә без Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланырга тырышабызмы?

15. Үз зирәклегебезгә өметләнер урынына, без нәрсә эшләргә тиеш?

15 Аллаһы рухы бездә Изге Язмаларга карата хөрмәт уята. Без дә, мәдхия җырлаучы кебек, Аллаһы сүзен аякларыбызга яктырткыч, ә сукмагыбызга якты дип саныйбыз (Мәд. 118:105). Үз зирәклегебезгә өметләнер урынына, без яхшыны начардан аера белер өчен, тулысынча Аллаһының язылган Сүзенә таянабыз. Без Изге Язмаларны хөрмәт итәргә дә һәм Аллаһы канунын яратырга да өйрәнәбез (Мәд. 118:97).

Гайсәдән үрнәк алыгыз

16. «Мәсихнең уй-ниятләренә» ия булу нәрсә аңлата?

16 Аллаһы рухын алыр өчен, без үзебездә «Мәсихнең уй-ниятләрен» үстерергә тиеш (1 Көр. 2:16). «Мәсих Гайсә үрнәгенә иярер» өчен, безгә аның фикер йөртү вә эш итү рәвешен белергә һәм аннары аңа охшарга тырышырга кирәк (Рим. 15:5; 1 Пет. 2:21). Моны ничек эшләп була? Кайбер ысулларны карап чыгыйк.

17, 18. a) Без Гайсәдән дога турында нәрсәгә өйрәнәбез? б) Ни өчен безгә изге рухны сораудан туктамаска кирәк?

17 Аллаһыга аның рухын сорап дога кылыгыз. Сынаулар алдыннан Гайсә Аллаһыга, рухын сорап, дога кылган (Лүк 22:40, 41). Безгә дә Аллаһыдан аның изге рухын сорарга кирәк. Йәһвә аны үзеннән иман белән сораучыларга теләп һәм мул итеп бирә (Лүк 11:13). Гайсә болай дигән: «Сорагыз — сезгә бирерләр, эзләгез — табарсыз, шакыгыз — һәм сезгә ачарлар. Чөнки һәр сораучы ала, эзләүче таба һәм шакучыга ачарлар» (Мат. 7:7, 8).

18 Йәһвәнең рухын һәм ярдәмен эзләгәндә, берничә мәртәбә генә дога кылып чикләнмәгәз. Безгә, бәлкем, ешрак һәм күбрәк моны эшләргә кирәк булыр. Кайвакыт Йәһвә үзеннән сораучыларга, догаларына җавап биргәнче, үз борчылуларының тирәнлеген һәм иманнарының эчкерсезлеген күрсәтергә мөмкинлек бирә.

19. Гайсә һәрвакыт нәрсә эшләгән, һәм ни өчен без аңардан үрнәк алырга тиеш?

19 Йәһвәгә һәрнәрсәдә тыңлаучан булыгыз. Гайсә һәрвакыт Атасына яраклы булганны эшләгән. Кимендә бер мәртәбә Гайсәнең ничек эш итәргә теләгәне Атасы теләгәненнән аерылып торган. Шулай да ул ышаныч белән үз Атасына болай дигән: «Хәер, Минем ихтыярым түгел, Синең ихтыярың булсын» (Лүк 22:42). Үзеңнән болай дип сора: «Миңа хәтта җиңел булмаганда да мин Йәһвәне тыңлыйммы?» Аллаһыга тыңлаучан булу яшәү өчен мөһим. Без аны һәрнәрсәдә тыңларга тиеш, чөнки ул безнең Барлыкка Китерүчебез һәм яшәү көче Биреп Торучыбыз (Мәд. 94:6, 7). Тыңлаучанлыкны бернәрсә белән дә алмаштырып булмый. Ансыз без Аллаһының хуплавын ала алмыйбыз.

20. Гайсә үз тормышын нәрсәгә багышлаган, һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

20 Изге Язмаларны яхшырак белергә тырышыгыз. Шайтан Гайсәнең иманын какшатыр өчен, аңа турыдан-туры һөҗүм иткән. Аңа каршылык күрсәткәндә, Гайсә Язмалардан өзекләр китергән (Лүк 4:1—13). Дини җитәкчеләргә каршы торганда, ул Аллаһы Сүзенә нигезләнеп, җавап бирә торган булган (Мат. 15:3—6). Гайсә үз тормышын Аллаһы канунын белер өчен һәм аны үтәр өчен багышлаган (Мат. 5:17). Без дә акылыбызны Аллаһының иманны ныгытучы Сүзе белән тукландырырга телибез (Флп. 4:8, 9). Безнең кайберебезгә шәхси өйрәнү һәм гаилә өйрәнүе өчен вакыт табу авырдыр. Әмма без вакытны табарга түгел, ә аны бүлеп куярга тиеш (Эфес. 5:15—17).

21. Аллаһы Сүзен яхшырак белергә һәм кулланырга безгә нәрсә ярдәм итә ала?

21 «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» безгә һәр атна шәхси өйрәнү һәм гаилә өйрәнүен үткәрер өчен вакыт бүлеп куярга ярдәм итә. Моның өчен ул Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен гамәлгә керткән (Мат. 24:45). Сез бу вакытны акыллы кулланасызмы? Мәсихнең уй-ниятләрен үзләштерер өчен, сез үз өйрәнүегездә регуляр рәвештә Гайсәнең сезне кызыксындырган сораулар турында өйрәткәннәрен карап чыга аласыз. Өйрәнүегездә каралачак мәгълүматны табар өчен, сез «Күзәтү манарасы басмаларының индексын» куллана аласыз. Мәсәлән, 2008—2010 елларда таратыр өчен журналларда «Без Гайсә Мәсихтән нәрсәгә өйрәнәбез?» дигән рубрикада 5 мәкалә бастырылган иде. Сез, бәлкем, бу мәкаләләргә нигезләнеп, өйрәнүләр үткәрерсез. 2006 елдан башлап, «Уяныгыз!» журналында «Викторина» бастырыла. Ул сезгә Аллаһы Сүзен тирәнрәк белергә ярдәм итәчәк. Бу материалны да вакыт-вакыт гаилә белән гыйбадәт кылганда карап чыгарга була.

Без дөньяны җиңә алабыз

22, 23. Бу дөньяны җиңәр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

22 Безне Аллаһы рухы йөртсен өчен, без бу дөньяның рухына каршы торырга тиеш. Бу җиңел түгел. Безгә бар көчебезне куеп, көрәшергә туры килер (Яһүд 3). Ләкин без җиңә алабыз! Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Дөньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: мин дөньяны җиңдем» (Яхъя 16:33).

23 Без дә бу дөнья рухына каршы торсак һәм Аллаһы рухын алыр өчен көчебездән килгәнне эшләсәк, бу дөньяны җиңәбез. Чыннан да, «Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала соң?» (Рим. 8:31). Аллаһы рухын алып һәм аның Изге Язмаларда әйтелгән җитәкчелеге буенча эш итеп, без канәгатьлек, тынычлык, бәхет табачакбыз һәм безнең тиздән булачак яңа дөньяда мәңге яшәргә нык ышанычыбыз булачак.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен бу дөньяның рухы шулхәтле киң таралган?

• Без үзебезгә нинди дүрт сорау бирергә тиеш?

• Гайсәнең үрнәген исәпкә алып, Аллаһы рухын алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Кайбер фәрештәләр ничек җеннәр булып киткән?

[10 биттәге иллюстрация]

Шайтан, кешеләрне үзенә буйсындырыр өчен, дөнья рухын куллана, ләкин аңа каршы торып була