Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ялгыш фикер йөртеп, үз-үзегезне алдамагыз

Ялгыш фикер йөртеп, үз-үзегезне алдамагыз

Ялгыш фикер йөртеп, үз-үзегезне алдамагыз

ХАУВА тыелган агачтан җимеш ашаганнан соң, Аллаһы аңардан: «Моны син ничек эшли алдың?» — дип сораган. «Мине елан котыртты, шуңа ашадым»,— дип җавап биргән ул (Ярат. 3:13). Аны Аллаһыны тыңламаска этәргән мәкерле елан, Шайтан, соңрак «бөтен дөньяны алдаучы... борынгы елан» дип атала башлаган (Ачыл. 12:9).

Яратылыш китабында Шайтан хәйләкәр итеп, саксыз кешене алдау максаты белән ялган сөйләүче итеп, сурәтләнә. Хаува һичшиксез аның ялганына ышанган. Шулай да без Шайтан гына безне ялгыштыра ала дип уйларга тиеш түгел. Изге Язмаларда шулай ук «[«ялгыш фикер йөртеп», ЯД], үз-үзегезне алдамагыз» дигән кисәтү дә бар (Ягък. 1:22).

Үз-үзебезне алдау фикере бөтенләй акылга сыймаслык я хәтта мөмкин булмаслык нәрсә булып тоеладыр. Әмма билгеле, Аллаһы безне юкка гына кисәтми. Шуңа күрә без үз-үзебезне ничек алдый алабыз икәнен һәм нинди ялгыш фикер йөртү безне ялгыштыра ала икәнен карап чыгу файдалы булыр. Изге Язмалардагы бер мисал бу яктан безгә ярдәм итә ала.

Кайберәүләр үз-үзләрен алдаган

Якынча б. э. к. 537 елны Фарсы иленең патшасы, Бөек Кир, Бабыл әсирлегендә булган яһүдләр Иерусалимга кайтып, гыйбадәтханәне яңадан торгызсын өчен, указ чыгарган (Езра 1:1, 2). Алдагы елда, Йәһвәнең нияте буенча, яһүд халкы яңа гыйбадәтханәнең нигезен салган. Туган илләренә кайтучылар мөһим төзелештәге башлангыч эшләрен фатихалаганы өчен Йәһвәне данлаган һәм шатланган (Езра 3:8, 10, 11). Ләкин тиздән моның аркасында каршылык туган һәм халыкның рухы сүнгән (Езра 4:4). Исраиллеләр үз иленә кайтканнан соң якынча 15 ел үткәч, Фарсы җитәкчеләре Иерусалимдагы бар төзү эшләрен тыйган. Моның өчен, җирле җитәкчеләр Иерусалимга килеп, яһүдләрне «мәҗбүр итеп эшләреннән туктаткан» (Езра 4:21—24).

Җитди кыенлыкка очраган яһүдләр ялгыш фикер йөртеп үз-үзләрен алдаган. «Вакыт килмәгән әле, Йәһвә йортын төзергә вакыт түгел әле»,— дигәннәр алар үзләренә (Агг. 1:2). Аллаһы гыйбадәтханәнең хәзер төзелүен теләми дигән нәтиҗәгә килгән алар. Аның ихтыярын ничек үтәргә икәнен эзләр урынына, алар үзләренә тапшырылган изге эшләрен калдырып, үзләренең яшәү шартларын яхшырта башлаган. Аллаһы пәйгамбәре Аггей ачыктан-ачык алардан: «Ә сезнең үзегезгә, бу йорт [Йәһвәнең гыйбадәтханәсе] ташландык хәлдә булганда, агач белән тышланган йортларда яшәргә вакытмы?» — дип сораган (Агг. 1:4).

Бу мисалдан нинди сабак алып була? Аллаһы нияте турында әйткәндә, безнең нинди вакытта яшәгәнебезгә дөрес карашыбыз булмаса, рухи эшләребезнең мөһимлеген онытуыбыз һәм үз эшләребез белән мавыгып китүебез бар. Мәсәлән, син кунакларны көтәсең ди. Ул арада син аларның килүенә кабалана-кабалана әзерләнәсең. Әмма аннары аларның соңга калулары турында хәбәр аласың. Син бу эшләреңне калдырып, аларны инде көтмәссеңме?

Әмма исебезгә төшерик, Аггей белән Зәкәрия яһүдләргә Йәһвәнең һаман да гыйбадәтханәнең кичектермичә төзелүен теләгәнен аңларга ярдәм иткән. «Бу җирнең бар халкы, нык бул... һәм эшләрне башкарыгыз»,— дип өндәгән Аггей аларны (Агг. 2:4). Аларга, Аллаһы рухы үзләренә ярдәм итәчәк икәненә бер дә шикләнмичә, үз эшләрен дәвам итәргә кирәк булган (Зәк. 4:6, 7). Бу мисал безгә Йәһвә көне турында дөрес булмаган нәтиҗәләргә килүдән сакланырга ярдәм итә ала (1 Көр. 10:11).

Ялгыш фикер йөртү дөрес фикерләүгә алмашына

Үзенең икенче хатында рәсүл Петер Йәһвәнең «яңа күк һәм яңа җир» урнаштыруы өчен билгеләгән вакыт турында әйткән (2 Пет. 3:13). Ул кайбер мыскыллаучыларның Аллаһы кешеләрнең эшләренә кайчан да булса катнашырмы икәне турында шикләр тудырганына игътибар иткән. Алар бернәрсә дә булмаячак, «һәммә нәрсә дөнья яратылганнан бирле ничек булса, шул килеш кала бирә» диеп, ялгыш фикер йөрткән (2 Пет. 3:4). Моңа каршы торырга теләп, Петер: «Белгәннәрегез хакында хәтерегезгә төшереп, мин сезне дөрес фикер йөртүгә дәртләндерәм»,— дип язган. Ул мыскыл итүче кешеләрнең ялгышканы турында имандашларының исләренә төшергән. Аллаһы элек бөтен җиргә һәлакәтле туфан китертеп, кешелек эшләренә инде катнашкан булган (2 Пет. 3:1, 5—7).

Аггей рухлары төшкән гамьсез яһүдләргә б. э. к. 520 елны шундый ук үгет-нәсихәт биргән. Ул аларны: «Үз юлларыгыз турында тирәнтен уйланыгыз»,— дип өндәгән (Агг. 1:5). Фикерләү сәләтләрен кулланырга дәртләндерер өчен, ул Аллаһының үз халкы белән бәйле ниятләрен һәм вәгъдәләрен имандашларының исләренә төшергән (Агг. 1:8; 2:4, 5). Нәтиҗәдә, күп тә үтмәгән, яһүдләр рухланып, рәсми тыелуга карамастан, төзү эшләрен дәвам иткән. Дошманнар яңадан төзелешне туктатырга тырышкан, ләкин уңышлы булмаган. Аннары төзү эшләренә рәсми рөхсәт бирелгән, һәм биш ел эчендә гыйбадәтханә төзелеп беткән (Езра 6:14, 15; Агг. 1:14, 15).

Үз юлларыбыз турында тирәнтен уйлану

Ничек уйлыйсың, авырлыклар туганда безнең, Аггей көннәрендәге яһүдләрнеке кебек, рухыбыз төшәргә мөмкинме? Андый хәл булса, безгә яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә ашкынучан булып калырга кыен булырга мөмкин. Ләкин ни сәбәптән рухыбызның төшүе бар? Мәсәлән, без бу дөньядагы гаделсезлек аркасында газапланырга мөмкин. Аввакум пәйгамбәр турында уйлан. Ул Йәһвәдән: «Күпме мин сине җәбер-золым аркасында ярдәмгә чакырачакмын, ә син коткармаячаксың?» — дип сораган (Авв. 1:2). Кайберәүләр Аллаһы үз ниятен үтәүне кичектерә дип санаганга, мәсихче ашыгычлык хисен югалтып, мул тормышка омтылырга мөмкин. Ә синең турыда нәрсә әйтеп була? Әгәр без шулай фикер йөртсәк, үз-үзебезне алдар идек. Изге Язмалардагы үз юлларыбыз турында тирәнтен уйланырга һәм дөрес фикер йөртергә дигән киңәшләрне тоту никадәр мөһим! Үзебездән болай дип сорыйк: «Бу бозык дөньяның уйлаганымнан озаграк яшәп килүе мине гаҗәпләндерергә тиешме?»

Изге Язмаларда алдан әйтелгән вакыт

Гайсә бу дөнья төзелешенең бетүе турында әйткән булган. Марк бәян иткән яхшы хәбәрдә Гайсәнең соңгы көннәр турындагы пәйгамбәрлеге язылган. Анда Гайсә безне кат-кат уяу булырга кирәклеге турында өндәгән (Марк 13:33—37). Моңа охшаш кисәтүне без Һармагедундагы Йәһвәнең бөек көне турындагы пәйгамбәрлектә күрәбез (Ачыл. 16:14—16). Ни өчен кисәтүләр кат-кат кабатлана? Андый искә төшерүләр кирәк, чөнки кешеләрнең, бу көнне озак көткәнгә, уяулыкларын югалтуы ихтимал.

Гайсә безгә бу дөнья төзелешенең ахырын көткәндә һәрвакыт уяу булырга кирәк икәнлеген бер мисал аша күрсәткән. Ул йортын карак баскан хуҗа турында әйткән. Йорт хуҗасы моңа ничек комачаулый алыр иде? Төне буе уяу булып. Гайсә үз мисалын болай дип тәмамлаган: «Әзер булыгыз, чөнки кеше Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк» (Мат. 24:43, 44).

Бу мисал көтәргә, хәтта шактый озак вакыт көтәргә, әзер булырга кирәк икәнлеген күрсәтә. Ләкин без бу бозык төзелешнең, бәлкем, без уйлаганыбыздан озаграк яшәп килүенә чиктән тыш борчылырга тиеш түгел. «Йәһвәнең вакыты әле килмәгән» дип ялгыш фикер йөртеп, без үзебезне алдарга да тиеш түгел. Андый фикерләү аркасында безнең Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә теләгебез сүрелер иде (Рим. 12:11).

Ялгыш фикер йөртүдән арыну

Ялгыш фикер йөртү турында әйткәндә, Гәләтиялеләргә 6:7 дәге принцип кулланырлык: «Алданмагыз... кеше ни чәчсә, шуны урыр». Җир чәчелмәгән килеш калса, аны бик тиз чүп үләне басып китәчәк. Шулай ук без дөрес фикерләү сәләтләребезне кулланмасак, акылларыбызда ялгыш фикер йөртү тамыр җәячәк. Мәсәлән, без болай дип уйларга мөмкин: «Йәһвә көне һичшиксез киләчәк, ләкин хәзер үк түгел». Моның аркасында безнең теократик эшләрдә әзрәк катнаша башлавыбыз бар. Вакыт узу белән безнең гыйбадәт кылуда ашкынуыбыз сүнә барырга мөмкин. Ул чакта Йәһвә көненең безнең өчен көтмәгәндә килүе ихтимал (2 Пет. 3:10).

Әмма, без һәрвакыт «Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныклый» барсак, ялгыш фикер йөртү акылларыбызда тамыр җәймәячәк (Рим. 12:2). Моның өчен иң яхшы ысулларның берсе — Аллаһы Сүзен һәр көн уку. Изге Язмалар Йәһвәнең һәрчак билгеләгән вакытта эш итә икәненә ышанычыбызны ныгыта ала (Авв. 2:3).

Изге Язмаларны өйрәнү, дога кылу, очрашуларны калдырмау һәм вәгазьләү игелекле эшләр белән бергә безгә Йәһвәнең көнен хәтеребездә сакларга һәм көтәргә булышачак (2 Пет. 3:11, 12). Йәһвә безнең тугрылыгыбызны күрәчәк. Рәсүл Паул болай дип исебезгә төшерә: «Игелек эшләргә арымагыз, чөнки игелек эшләүдән тукталмасак, вакытында уңышны урып алырбыз» (Гәл. 6:9).

Хәзер, һичшиксез, Йәһвәнең көне тоткарлана дип ялгыш фикер йөртеп, үзебезне алдарга вакыт түгел. Киресенчә, Йәһвәнең көне якынлашканга, йөрәкләребезне ныгытырга вакыт.

[4 биттәге иллюстрация]

Аггей белән Зәкәрия яһүдләрне гыйбадәтханәне төзергә дәртләндергән

[5 биттәге иллюстрация]

Йорт хуҗасы каракның килүен белгән булса, нәрсә эшләр иде?