Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыны данлаучы карарлар кабул итегез

Аллаһыны данлаучы карарлар кабул итегез

Аллаһыны данлаучы карарлар кабул итегез

«Акыллы кеше... юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар» (ГЫЙБ. СҮЗ. 14:15).

1, 2. a) Карарлар кабул иткәндә иң элек нәрсә турында уйлау мөһим? б) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

БЕЗ, бәлкем, көненә бик күп карарлар кабул итәбездер. Аларның күбесе әллә ни мөһим түгелдер. Әмма кайберләре тормышыбызга бик нык тәэсир итәргә мөмкин. Алар мөһимме юкмы, кабул иткән карарларыбыз белән без иң элек Аллаһыга дан китерергә телибез. (1 Көринтлеләргә 10:31 не укы.)

2 Сезгә карарлар кабул итәргә җиңелме я авырмы? Рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр булырга телибез икән, без яхшыны яманнан аера белергә һәм аннары башкаларның түгел, ә үз карашларыбызны чагылдыра торган карарлар кабул итәргә өйрәнергә тиеш (Рим. 12:1, 2; Евр. 5:14). Безгә дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнергә кирәк икәненә тагын нинди җитди сәбәпләр бар? Ни өчен кайчак аларны кабул итү шулхәтле авыр? Һәм Йәһвәне данлаучы карарлар кабул итәр өчен, без нинди адымнар ясый алабыз?

Ни өчен гомумән карарлар кабул итәргә кирәк?

3. Карарлар кабул иткәндә безгә нәрсә тәэсир итәргә тиеш түгел?

3 Изге Язмалар нормаларын куллануга килгәндә без икеләнәбез икән, классташларыбыз я хезмәттәшләребез без үз карашларыбызга ышанып бетмибез һәм шуңа күрә безгә җиңел генә тәэсир итеп була дип уйларга мөмкин. Алар алдый, хәйләли һәм урлашадыр, ә аннары безне үзләренә кушылып я һич булмаса начар эшләрен яшерергә булышып, күпчелеккә иярергә ризалаштырырга тырыша (Чыг. 23:2). Әмма Аллаһыны данлаучы карарлар кабул итә белгән кеше куркуга һәм башкаларның хуплавын алу теләгенә бирелмәячәк һәм үзенең Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданына каршы эш итмәячәк (Рим. 13:5).

4. Ни өчен башкаларның безнең өчен карарлар кабул итәсе киләдер?

4 Безнең өчен карарлар кабул итәсе килгән кешеләрнең барысы да безгә начарлык теләми. Яхшы ниятләрдән чыгып дусларыбыз безне үз киңәшләрен тотарга күндерергә тырышадыр. Без өйдән ерак яшәсәк тә, туганнарыбыз, бәлкем, һаман да безнең иминлегебез турында кайгыртып, безнең белән бергә тормышыбыздагы мөһим карарларны кабул итәргә телидер. Мәсәлән, дәвалану мәсьәләсен алыйк. Изге Язмаларда канны дөрес кулланмау ачык итеп хөкем ителә (Рәс. 15:28, 29). Әмма анда сәламәтлегебезне кайгырту белән бәйле башка сораулар турында ачыктан-ачык әйтелми, һәм нинди дәвалауны сайларга икәнен һәрберебез үзе хәл итәргә тиеш *. Якыннарыбызның моның хакта үз фикерләре бардыр. Әмма андый сорауларны хәл иткәндә, һәрбер суга чумдырылган мәсихче җаваплылык «йөген үзе йөртергә» тиеш (Гәл. 6:4, 5). Иң элек без кешеләрнең хуплавын алу турында түгел, ә Аллаһы алдында саф вөҗдан саклау турында уйлыйбыз (1 Тим. 1:5).

5. Иманыбыз һәлакәткә дучар булмасын өчен нәрсә эшләргә?

5 Икеләнүебез безне җитди куркыныч астына куя ала. Шәкерт Ягъкуб икеләнүчән кеше турында ул «үзенең кылган гамәлләрендә нык тормаучан» дип язган (Ягък. 1:8). Андый кешене, диңгездәге давылга эләккән идарәсез көймәдәге кешене сыман, башкаларның үзгәрүчән фикер йөртүләре бер яктан икенче якка ыргытачак. Ул үз иманын җиңел генә һәлакәткә дучар итеп, соңыннан башкаларны үзенең аяныч хәлендә гаепләргә мөмкин! (1 Тим. 1:19). Андый хәлдән ничек сакланырга? Без «иман буенча» ныгырга тиеш. (Көлессәйлеләргә 2:6, 7 не укы.) Моның өчен безгә Аллаһының Сүзенә иман итүебезне чагылдыра торган карарлар кабул итәргә өйрәнергә кирәк (2 Тим. 3:14—17). Әмма дөрес карарлар кабул итәргә безгә нәрсә комачауларга мөмкин?

Ни өчен карарлар кабул итү авыр булырга мөмкин?

6. Курку безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

6 Курку хисе — ялгыш карарлар кабул итүдән, уңышсызлыктан я башкалар алдында акылсыз булып күренүдән курку — безне «богаулап» куярга мөмкин. Андый борчылулар табигый. Беркем дә авырлык китерүче я оятка калырлык карар кабул итәргә теләми. Әмма Аллаһыны һәм аның Сүзен ярату безгә куркуларыбызны җиңәргә ярдәм итә ала. Ничек итеп? Аллаһыны ярату безне мөһим карарлар кабул итәр алдыннан һәрвакыт аның Сүзендәге һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмалардагы киңәшләрне исәпкә алырга дәртләндерәчәк. Бу безне күп кенә хаталардан саклап калачак. Ни өчен? Чөнки Изге Язмалар «гади кешегә — тапкырлык, яшь кешегә — гыйлемдә һәм эш-гамәлдә үзенең сәләтен үстерергә» ярдәм итә ала (Гыйб. сүз. 1:4).

7. Давыт мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

7 Без һәрчак дөрес карарлар кабул итәрбезме? Юк. Безнең һәрберебез ялгыша (Рим. 3:23). Мәсәлән, Давыт патша акыллы һәм тугры кеше булган. Әмма ул кайчак үзенә һәм башкаларга газаплар китергән карарлар кабул иткән (2 Пат. 12:9—12). Шулай да Давыт хаталары аркасында, Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә тәэсир иткән карарлар кабул итүгә килгәндә, икеләнүчән булып китмәгән (3 Пат. 15:4, 5). Йәһвә безгә карата үтә таләпчән булмаячак һәм гөнаһларыбызны кичерәчәк икәнен, Давыт кебек, исебездә тотсак, без дә үткәндәге хаталарыбызга карамастан, карарлар кабул итәргә курыкмаячакбыз. Йәһвә үзен яратучыларга һәм тыңлаучыларга алда да ярдәм итәчәк (Мәд. 50:2—6, 9 —12).

8. Рәсүл Паулның никахлашу турындагы сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

8 Карарлар кабул итәргә туры килгәндә без туган борчылуларыбызны киметә алабыз. Ничек? Берничә карарның дөрес булуын аңлап. Рәсүл Паулның никахлашу турында ничек фикер йөрткәненә игътибар итик. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, ул болай дип язган: «Никахта тормаганнарга һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр. Әмма инде түзә алмасалар, өйләнсеннәр яки кияүгә чыксыннар. Чөнки җенси дәрт белән януга караганда, өйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак» (1 Көр. 7:8, 9). Паул никахка кермәү иң яхшы юл дигән, ләкин бүтән юл да дөрес булган.

9. Башкалар безнең карарларыбыз турында нәрсә уйларлар дип без борчылырга тиешме? Аңлатыгыз.

9 Башкалар безнең кабул иткән карарларыбыз турында нәрсә уйларлар дип без борчылырга тиешме? Ниндидер дәрәҗәдә, тиеш. Паулның, бәлкем, потларга корбан ителгән ризык ашау турында нәрсә әйткәненә игътибар итегез. Ул берәр карарның дөрес булырга мөмкин икәнен, әмма вөҗданы зәгыйфь булган берәр кемгә зыян китерә алганын таныган. Паул нинди карарга килгән? «Мин ашаган ризык имандашымны вәсвәсәгә төшерергә сәбәпче булса, аны вәсвәсәләндермәү өчен һичкайчан ит ашамам»,— дип язган ул (1 Көр. 8:4—13). Безгә дә карарларыбыз башкаларның вөҗданына ничек тәэсир итәчәк икәнен исәпкә алырга кирәк. Әлбәттә, иң элек без кабул иткән карарларыбыз ничек Йәһвә белән дуслыгыбызга тәэсир итәчәк икәне турында уйларга тиеш. (Римлыларга 14:1—4 не укы.) Аллаһыны данлый торган карарларны кабул итәргә безгә Изге Язмалардагы нинди принциплар ярдәм итәчәк?

Дөрес карарлар кабул итәр өчен алты адым

10, 11. a) Гаиләдә үз-үзебезгә ничек чиктән тыш ышанучан булмаска? б) Өлкәннәр җыелышка тәэсир итүче карарлар кабул иткәндә, нәрсәне исләрендә тотарга тиеш?

10 Үз-үзегезгә чиктән тыш ышанучан булмагыз. Берәр сорауны хәл итәр алдыннан безгә үзебездән болай дип сорарга кирәк: «Бу сорау буенча карар кабул итәргә минем хакым бармы?» Сөләйман патша болай дип язган: «Тәкәббергә ияреп хурлыгы да килеп җитәр; әмма тыйнакларга ияреп зирәклек килер» (Гыйб. сүз. 11:2).

11 Ата-аналар үз балаларына кайбер карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәдер, ләкин балалар андый хаклары һәрвакыт бар дип санарга тиеш түгел (Көл. 3:20). Хатыннар һәм әниләр гаиләдә билгеле бер хакимлеккә ия, ләкин аларга ирләренең башчылыгын танырга кирәк (Гыйб. сүз. 1:8; 31:10—18; Эфес. 5:23). Шулай ук ирләргә дә үзләренең хакимлеге чикле икәнен һәм алар Мәсихкә буйсынырга тиеш икәнен тану мөһим (1 Көр. 11:3). Өлкәннәр җыелышка тәэсир итүче карарлар кабул итә. Әмма аларга Аллаһы Сүзендә «язылганнан тыш акыл сатмас» өчен, сак булырга кирәк (1 Көр. 4:6). Алар шулай ук ышанычлы хезмәтченең җитәкчелеге буенча эш итә (Мат. 24:45—47). Карарлар кабул итәргә хакыбыз булган сорауларны гына тыйнак кына хәл итсәк, без үзебезне дә, башкаларны да күп борчылулардан һәм кайгылардан саклый алабыз.

12. a) Ни өчен тикшерү үткәрергә кирәк? б) Андый тикшерүне ничек үткәреп була? Аңлатыгыз.

12 Тикшерүләр үткәрегез. «Тырыш кешенең уе-нияте — муллык; ә ашык-пошык эшләүче мохтаҗлыкка дучар булыр»,— дип язган Сөләйман (Гыйб. сүз. 21:5). Мәсәлән, сезгә берәр эш белән бәйле тәкъдим ясасалар, сез нәрсә эшләрсез? Хисләрегезгә иярмәгез. Бу эш турында күбрәк белергә тырышыгыз, андый эш белән таныш кешеләрдән киңәш сорагыз һәм Изге Язмалардагы нинди принципларны исәпкә алырга кирәк икәнен билгеләгез (Гыйб. сүз. 20:18). Үткәргән тикшерүләрегез буенча ике исемлек төзегез: берсендә — уңай якларны, ә икенчесендә бу эш белән бәйле бурычларны язып куегыз. Карар кабул итәр алдыннан барысының «күпмегә төшәсен хисаплап» чыгыгыз (Лүк 14:28). Сезнең карарыгыз акча ягыннан гына түгел, ә рухи иминлегегезгә дә ничек тәэсир итәчәк икәне турында уйланыгыз. Андый тикшерү вакыт һәм тырышлыклар таләп итә. Ләкин бу сезне кирәкмәгән проблемаларга китерүче акылсыз карарлар кабул итүдән саклый алачак.

13. a) Ягъкуб 1:5 тә нинди ышандыру бирелә? б) Акыллылык сорап дога кылу безгә ничек ярдәм итә ала?

13 Акыллылык сорап дога кылыгыз. Карарлар кабул иткәндә Аллаһыдан ярдәм сорасак кына, безнең карарларыбыз аны данлаячак. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә» (Ягък. 1:5). Карарлар кабул итәр өчен Аллаһының акыллылыгына мохтаҗ икәнебезне тану бер дә хурлыклы түгел (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Үзебезнең акылыбызга гына таянганда без җиңел генә ялгышырга мөмкин. Берәр карар кабул итәр алдыннан Аллаһыдан акыллылык сораганда һәм Аллаһы Сүзендәге принципларны эзләгәндә, изге рух безгә ни өчен без билгеле бер карарны кабул итәргә телибез икәнен аңларга ярдәм итә (Евр. 4:12; Ягъкуб 1:22—25 не укы.)

14. Ни өчен карар кабул иткәндә озакка сузмаска кирәк?

14 Карар кабул итегез. Тикшерү үткәргәнче һәм акыллылык сорап дога кылганчы, карар кабул итәргә ашыкмагыз. Акыллы кеше ашыкмыйча «һәр адымын уйлап-үлчәп атлар» (Гыйб. сүз. 14:15). Икенче яктан озакка да сузмагыз. Карарлар кабул итмәс өчен, кемдер сәер сәбәпләр уйлап чыгарырга мөмкин (Гыйб. сүз. 22:13). Ләкин ул барыбер карар кабул итә, әмма үзе түгел, ә башкалар ярдәмендә.

15, 16. Кабул иткән карар буенча эш итәр өчен, нәрсә таләп ителә?

15 Кабул иткән карарыгыз буенча эш итегез. Әгәр без карарыбыз буенча эш итмибез икән, аны карар итәр өчен куйган тырышлыкларыбыз юкка гына булырга мөмкин. Сөләйман болай дип язган: «Хәл кадәрен кулыңнан килгәннең барысын да эшлә» (Вәг. 9:10). Карарыбыз буенча эш итәр өчен, без моңа кирәкле вакыт, көч һәм акча бүлеп куярга әзер булырга тиеш. Мәсәлән, берәр вәгазьче пионер булып хезмәт итәргә карар итәдер. Ул уңышлы булырмы? Әгәр ул бу хезмәт өчен кирәкле көчен һәм вакытын эшкә һәм күңел ачуларга сарыф итмәсә, уңышлы булыр.

16 Еш кына иң яхшы карарлар буенча эш итү җиңел түгел. Ни өчен? Чөнки бөтен дөнья «явыз иблиснең хакимлеге астында» (1 Яхъя 5:19). Без «күкләрдәге явыз рухи көчләргә, башлыкларга һәм хакимлекләргә» каршы көрәшергә тиеш (Эфес. 6:12). Рәсүл Паул да, шәкерт Яһүд тә Аллаһыны данларга теләүчеләргә күп көч куярга туры киләчәк икәне турында язган (1 Тим. 6:12; Яһүд 3).

17. Кабул иткән карарларыбыз турында әйткәндә, Йәһвә бездән нәрсә көтә?

17 Кабул иткән карарыгызны яңадан тикшереп чыгыгыз һәм кирәк булса үзгәртегез. Без иртәгә нәрсә буласын белмәгәнгә, карарлар буенча эш иткәндә барысы нәкъ ниятләгәнчә килеп чыкмаска да мөмкин (Ягък. 4:13, 14). Әмма кайбер карарларыбыз буенча, без сынауларга очрасак та, Йәһвә безнең эш итүебезне көтә. Кеше үз тормышын Йәһвәгә багышлаган икән яисә никах антын биргән икән, аның бу карары үзгәрешсез булып кала. Аллаһы безнең андый карарлар буенча яшәвебезне көтә. (Мәдхия 14:1, 2, 4 не укы.) Әмма күпчелек карарлар андый ук мөһим түгел. Акыллы кеше вакыт-вакыт кабул иткән карарларын яңадан карап чыга. Ул горурланып я үзсүзлеләнеп тормыйча, берәр карарны үзгәртергә я хәтта гел икенчесен кабул итәргә кирәк булса, моны эшләр (Гыйб. сүз. 16:18). Ул иң элек үз тормышы белән Аллаһыны данларга тырыша.

Башкаларны дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтегез

18. Ата-аналар үз балаларын дөрес карарлар кабул итәргә ничек өйрәтә ала?

18 Әти-әниләр балаларын Аллаһыны данлаган карарлар кабул итәргә өйрәтә ала. Моның өчен иң яхшы мөмкинлек — үзләренә бу яктан үрнәк булу (Лүк 6:40). Урынлы булганда, ата-аналар балаларына берәр карарны кабул иткәндә нинди адымнар ясаганнарын сөйли ала. Алар, бәлкем, ниндидер карарларны балаларына үзләренә кабул итәргә рөхсәт итәр, һәм бу яхшы нәтиҗәләргә китергәндә аларны мактар. Ә бала акылсыз карар кабул итсә? Ата-аналар, бәлкем, шунда ук аны моның нәтиҗәсеннән сакларга теләр, ләкин бу кайвакыт аның файдасына булмас. Әйтик, ата-ана баласына машина йөртер өчен, укырга рөхсәт иткән ди. Һәм ул машина йөртү таныклыгын ала. Аннары юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен аңа штраф салына. Ата-ана бу штрафны түли алыр иде. Әмма балага, штрафны түләр өчен, акчаны үзенә эшләп табарга туры килсә, бу аны үз эшләре өчен җаваплы булырга өйрәтәчәк (Рим. 13:4).

19. Изге Язмалар өйрәнүчеләрне без нәрсәгә өйрәтергә тиеш һәм ничек итеп?

19 Гайсә үз шәкертләренә башкаларны өйрәтергә кушкан (Мат. 28:20). Изге Язмаларны өйрәнүче кешеләрне дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтү мөһим. Без аларга ничек эш итәргә икәнен әйтеп торсак, андый өйрәтү уңышлы булмаячак. Аларны Изге Язмалардагы принципларны ничек кулланырга икәне турында уйланырга өйрәтү күпкә яхшырак. Һәм алар үзләре ничек эш итәргә икәнен карар итә алачак. Чөнки «безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирәчәк» (Рим. 14:12). Шуңа күрә безнең һәрберебезгә Аллаһыны данлаучы карарлар кабул итәр өчен җитди сәбәп бар.

[Искәрмә]

^ 4 абз. Бу хакта күбрәк «Безнең патшалык хезмәтебез» (рус), 2006 ел, ноябрь саны, 3—6 битләрдәге «Кан фракцияләренә карата һәм үз канымны кулланып дәвалауга карата карашым нинди?» дигән мәкаләдә әйтелә.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнү мөһим?

• Курку хисе безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин, һәм без аны ничек җиңә алабыз?

• Карарларыбыз Аллаһыны данласын өчен, без нинди алты адым ясый алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге рамка/иллюстрация]

Дөрес карарлар кабул итәр өчен адымнар

1 Үз-үзегезгә чиктән тыш ышанучан булмагыз

2 Тикшерүләр үткәрегез

3 Акыллылык сорап дога кылыгыз

4 Карар кабул итегез

5 Карарыгыз буенча эш итегез

6 Яңадан тикшереп чыгыгыз һәм үзгәртегез

[15 биттәге иллюстрация]

Икеләнүчән кеше давыллы диңгездә идарәсез көймәдәге кеше сыман