Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мин мул фатихалар күреп яшәдем

Мин мул фатихалар күреп яшәдем

Мин мул фатихалар күреп яшәдем

Артур Бонно сөйләде

БЕЗ хатыным Эдит белән 1951 елны өлкә конгрессында булдык. Анда без миссионер булып хезмәт итәргә теләгән кардәшләр өчен очрашуның булачагы турында белдерү ишеттек.

«Әйдә барып тыңлыйк әле!» — дип әйттем мин.

«Юк инде, Арти, бу безнең өчен түгел!» — дип җавап бирде Эдит.

«Әйдә инде, Эди, тыңлап кына карыйк».

Очрашудан соң Галаад мәктәбенә барыр өчен, анкеталар тәкъдим иттеләр.

«Әйдә анкеталарны тутырыйк»,— дип өндәдем мин.

«Арти, ә безнең гаиләләребез нәрсә эшләр?»

Бу конгресстан соң якынча ел ярым вакыт үткәч, без инде Галаад мәктәбендә укый идек, һәм безне Көньяк Америкага, Эквадорга, хезмәт итәргә билгеләделәр.

Эдит белән сөйләшүемнән минем тәвәккәл икәнемне һәм бар нәрсә көчебездән килә дип уйлаганымны аңлагансыздыр. Эдит исә йомшак һәм тыйнак иде. Ул кечкенә генә Элизабет шәһәрендә (Пенсильвания штаты, АКШ) үскәндә өеннән беркайчан да ерак китәргә базмаган һәм чит ил кешеләрен бер дә күргәне булмаган. Аның өчен гаиләсен калдырып китү бик авыр булды. Шулай да ул чын күңелдән чит илдә хезмәт итәргә әзер иде. 1954 елны без Эквадорга килдек һәм шуннан бирле бу илдә миссионерлар булып хезмәт иттек. Монда үткәргән еллар дәвамында без бик күп фатихалар күрдек. Безнең хезмәтебез турында белергә теләр идегезме?

Якты хатирәләр

Иң беренче безне Анд тауларында урнашкан Эквадорның башкаласы Кито шәһәренә билгеләделәр. Анда барып җитәр өчен, безгә яр буендагы Гуаякиль шәһәреннән ике көн поездга һәм йөк машинасына утырып барырга туры килде. Хәзер исә бу — самолетта 30 минутлык юл! Китода без дүрт онытылмаслык ел хезмәт иттек. Аннары 1958 елда тормышыбызда тагын бер шатлыклы вакыйга булды: безне район хезмәтенә чакырдылар.

Ул вакытта бөтен илдә ике кечкенә генә район бар иде. Шуңа күрә без җыелышларга да килеп-китә идек һәм ел дәвамында күп атналар Йәһвә Шаһитләре булмаган индеецлар яшәгән җирләрдә дә вәгазьли идек. Анда без гадәттә тәрәзәсез, бер карават кына булган кечкенә бүлмәләрдә яши идек. Без үзебез белән агач ящик йөрттек, анда безнең керосинка, тимер таба, тәлинкәләр, таз, йокы кирәк-яраклары, вак бөҗәкләрдән саклый торган тукыма, киемнәр, иске газеталар һәм башка нәрсәләр бар иде. Газеталарны без, күселәргә бүлмәбезгә «кунакка керү» җиңел булмасын өчен, стенадагы тишекләрне дыңгычлап каплар өчен куллана идек.

Бу бүлмәләр ямьсез һәм караңгы булсалар да, караватта утырганда, керосинкада пешерелгән гади генә ризыкны ашаганда алып барган кичке сөйләшүләребездән якты хатирәләр калды. Кызып китүчән булуым аркасында мин еш кына берәр нәрсә уйламыйча әйтеп куя идем; шуңа күрә хатыным кайчак бу тыныч минутларны без килеп-киткән җыелышлардагы абый-кардәшләргә әйтәсе сүзләремне ипле генә җиткерүемне исеме төшерер өчен куллана иде. Мин аның әйткәннәренә колак сала идем, һәм минем килеп-китүләрем кардәшләргә тагы да күбрәк шатлык китерә башлады. Ә мин уйламыйча берәр кем турында начарны сөйләгәндә, ул сөйләшүдә катнашмый иде. Шулай итеп мин кардәшләремә уңай караш белән карарга өйрәндем. Әмма күпчелек очракларда без кичләрен «Күзәтү манарасы»ннан белгәннәребез һәм ул көнне вәгазьләгәндә булган очраклар турында сөйләшә идек. Ә безнең белән бик кызык очраклар була иде!

Карлосны эзләп табу

Эквадорның көнбатышында урнашкан Хипихапа шәһәрендә безгә хакыйкать белән кызыксынучы Карлос Мехиа исемле бер кеше турында әйттеләр, ләкин адресын бирмәделәр. Иртәнге көнне бүлмәбездән чыгып, без аны каян эзләргә икәнен белмәгәнлектән, ни булса шул булыр дип, бер якка таба киттек. Төнлә яңгыр коеп яуганга, урамда быкырдык һәм күп пычрак чокырлар бар иде. Мин алдан бара идем. Кинәт артымнан Эдиның: «Арти!» — дип кычкырганын ишеттем. Борылып карасам, ул тездән пычракка баткан иде. Минем көләселәрем килеп китте, ләкин аның күңелсез битен күргәч, мин үземне көчкә тыеп калдым.

Мин аны бу быкырдыктан тартып чыгардым, ләкин аның аяк киеме пычрак чокырда калды. Безне күзәтеп торган бер малай белән кызга мин: «Аяк киемен пычрактан алып бирсәгез, мин сезгә акча бирермен»,— дип әйттем. Күз ачып йомганчы, аяк киеме инде бездә иде. Әмма Эдига үзен тәртипкә китерергә кирәк иде. Бу балаларның әнисе дә безне күзәтеп торган икән. Ул безне өенә чакырды һәм хатыныма аякларын юарга булышты, ә балалары аның аяк киемен чистартты. Без киткәнче, мин бу хатыннан Карлос Мехианы ничек табып була икәне турында сорадым. Гаҗәпләнеп, бу хатын: «Ул минем ирем»,— диде. Вакыт узу белән Изге Язмалар өйрәнүе башланды, һәм ахыр чиктә бу гаиләдәгеләрнең барысы да суга чумдырылу үтте. Еллар үткәч, Карлос, аның хатыны һәм ике балалары махсус пионерлар булып хезмәт итә башлады.

Авыр юллар — җылы каршылау

Район хезмәтен башкарганда күченеп йөрү авыр иде. Моның өчен безгә билгеләнгән урынга автобусларда, поездларда, йөк машиналарында, каноэларда һәм кечкенә самолетларда барырга туры килә иде. Бер тапкыр өлкә күзәтчесе булып хезмәт иткән Джон Макленакан һәм аның хатыны Дороти безнең белән Колумбия чиге янында урнашкан балыкчылар авылларына вәгазьләргә бардылар. Без анда моторлы каноэда бардык. Яныбызда каноэ сыман зур акулалар йөзеп бара иде! Хәтта безне алып барган тәҗрибәле кеше дә акулаларның зурлыгына борчылып, каноэны тиз генә ярга таба юнәлтте.

Әмма район хезмәтендә кичергән шатлык авырлыкларыбызны оныттыра иде. Без искиткеч кунакчыл кардәшләр белән таныштык. Еш кына без туктала торган гаиләләр үзләре көненә бер тапкыр ашасалар да, безне өч тапкыр ашарга кыстыйлар иде. Яисә алар, идәндә йоклап, безне үзләренең караватына йокларга сала иде. Хатыным еш кына: «Бу кадерле абый һәм апа-кардәшләр миңа чынлыкта безгә бик аз нәрсә кирәклеген аңларга ярдәм итте»,— дип әйтә иде.

«Без баш тартырга теләмибез»

1960 елны безнең тормышыбызда тагын бер яхшы вакыйга булды — безне Гуаякильдәге филиалга хезмәт итәргә чакырдылар. Мин административ эшләр башкара идем, ә Эдит җирле җыелыш белән хезмәт итте. Мин үземне офис хезмәтчесе итеп бер дә күз алдыма китерә алмый идем һәм үземне моңа яраксыз дип хис итә идем, ләкин Еврейләргә 13:21 дә әйтелгәнчә, Аллаһы безне «үзенең ихтыярын үтәр өчен... һәр яхшы нәрсә белән тәэмин» итә. Ике ел үткәч, мине Бруклиндагы (Нью-Йорк) Вефильгә Галаад мәктәбенә ун айлык курсларга укырга чакырдылар. Ул вакытта хатыннар башкарган хезмәтләрен үтәүләрен дәвам итәргә тиеш иделәр. Минем хатыныма Бруклиннан хат килде. Бу хат буенча, ул мине ун айга укырга җибәрергә әзерме икәне турында яхшылап уйланырга тиеш иде.

Эдит болай дип язып җибәрде: «Минем өчен бу иң җиңел вакыт булыр дип мин бер дә әйтмәс идем, ләкин, нинди генә авырлыклар булмасын, Йәһвә безгә һичшиксез ярдәм итәчәген без беләбез... Безгә, бәлкем, киләчәктә биреләчәк бернинди хезмәттән дә һәм үз вазифаларыбызны яхшырак үтәргә ярдәм иткән бернинди мөмкинлекләрдән дә без баш тартырга теләмибез». Бруклинда укыган чакта мин һәр атна хатынымнан хат алып тордым.

Тугры кардәшләр белән хезмәт итү

1966 елны сәламәтлегем начарланганга, без Эдит белән Китога кайттык. Анда без яңадан миссионер хезмәтен башлап, җирле кардәшләр белән хезмәттәшлек иттек. Аларның тугрылыклары искитәрлек иде!

Бер тугры апа-кардәшне Йәһвәгә ышанмаучы ире еш кына кыйный иде. Бер көнне иртәнге алтыда бер кеше безгә килеп ире аны яңадан кыйный дип әйтте. Мин бу апа-кардәшнең өенә чаптым. Аны күргәч, үз күзләремә ышанмадым. Ул караватта ята иде; аның тәне шешенгән һәм кара янган иде. Ире аны себерке сабы белән сынганчы кыйнаган. Шул ук көнне соңрак, аларга килеп, мин аңа эшләгәне ирләрчә түгел дип әйттем. Ул гафу үтенергә тотынды.

1970 нче еллар башында минем сәламәтлегем яхшырды, һәм без яңадан район хезмәтен башладык. Ибарра шәһәре безнең районыбызга керә иде. 1950 нче еллар азагында, без бу шәһәргә килеп-киткәндә, анда ике генә Йәһвә Шаһите, бер миссионер белән бер җирле абый-кардәш, бар иде. Шуңа күрә без андагы җыелышта булган күп кенә яңаларны очратырга бик тели идек.

Беренче очрашуда Родриго Вака исемле абый-кардәш җыелыштагылар катнашырга тиеш булган бер пункт белән чыгыш ясады. Сораулар биргәндә җыелыштагылар кулларын күтәрер урынына «Yo, yo!» («Мине, мине!») дип кычкырдылар. Без Эдит белән бер-беребезгә гаҗәпләнеп карап утырдык. «Нәрсә эшлиләр болар?» — дип уйладым мин. Соңрак без Вака абый-кардәшнең сукыр икәнен һәм бар җыелыштагыларны тавышыннан таный икәнен белдек. Ул үз сарыкларын чыннан да белә торган көтүче! Бу Гайсәнең Яхъя 10:3, 4, 14 тә язылган яхшы Көтүче һәм сарыклары турындагы сүзләрен хәтерләтте. Бүген Ибаррада алты испан, бер ке́чуа һәм бер саңгараулар җыелышы бар. Вака кардәш өлкән һәм махсус пионер булып тугры хезмәт итүен дәвам итә.

Йәһвәгә игелеге өчен рәхмәтлемен

1974 елны без кабат Йәһвәнең игелеген татыдык: безне яңадан Вефильгә чакырдылар. Мине анда кабат административ эшләрне үтәргә билгеләделәр, ә соңыннан мин Филиал комитетында хезмәт итә башладым. Эдит башта кухняда эшләде, ә соңыннан аны офис эшенә күчерделәр, һәм хәзергә хәтле ул хатлар бүлегендә эшли.

Без хезмәт иткән еллар дәвамында Галаад мәктәбен тәмамлаган йөзләрчә миссионерлар белән танышырга шат булдык. Бу ашкынучан һәм җитлеккән кардәшләр үзләре хезмәт иткән җыелышларга уңай яктан тәэсир итә. Утыздан күбрәк илдән меңләгән кардәшләрнең Эквадорга хезмәт итәргә килүе дә безне рухландыра. Аларның фидакарьлек рухы безне хәйран калдыра! Кайберәүләре Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирдә хезмәт итәр өчен, үз йортларын һәм бизнесларын сатканнар. Алар ерак җирләрдә вәгазьләр өчен, анда яңа җыелышлар оештырыр өчен һәм Патшалык Залларын төзергә ярдәм итәр өчен, төрле транспорт чаралары сатып алганнар. Никахта булмаган күп кенә апа-кардәшләр чит илдән килеп, монда пионерлар булып хезмәт итә. Нинди ашкынучан һәм оста вәгазьчеләр алар!

Әйе, Аллаһыга хезмәт иткән елларымда мин бик күп фатихалар күрдем. Аларның иң мөһиме — Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем. Йәһвәгә миңа «ярдәмчене» биргәне өчен дә мин рәхмәтлемен (Ярат. 2:18). Безнең бергә яшәгән 69 елыбызны исемә төшергәндә, мин Гыйбрәтле сүзләр 18:22 дәге мондый сүзләр турында уйлыйм: «[Яхшы] хатын тапкан ир бәхетен дә табар». Эдит белән бергә булу бик рәхәт. Еллар дәвамында ул миңа күп яклардан ярдәм итте. Ул шулай ук үзенең әнисе турында да кайгыртты. Эквадорга килгәннән бирле хатыным үз әнисенә 1990 елга кадәр, әнисе 97 яшендә үлгәнгә кадәр, һәр атна хатлар язып торды.

Хәзер миңа 90 яшь, ә Эдитка 89. Без якынча 70 кешегә Йәһвә белән танышырга ярдәм иттек. Моннан алган шатлык һаман да безнең күңелләребездә. Һәм 60 ел элек Галаад мәктәбендә укыр өчен анкеталар тутырганыбызга без сөенеп бетә алмыйбыз. Шунлыктан безнең тормышыбыз фатихаларга мул булды.

[29 нчы биттәге иллюстрация]

1958 ел, Нью-Йорктагы «Янки» стадионында бергә Галаад мәктәбендә укыган миссионерлар белән

[31 нче биттәге иллюстрация]

1959 ел, район хезмәтендә. Бер Шаһитләр гаиләсе белән

[32 нче биттәге иллюстрация]

2002 ел, Эквадордагы Филиалда