Намуссыз дөньяда намуслы булып калыгыз
Намуссыз дөньяда намуслы булып калыгыз
НАМУССЫЗЛЫК без сулаган һава сыман бөтен җиргә үтеп кергән. Кешеләр алдый, бәяләрне арттыра, бурычларын кайтармый һәм шикле юллар белән эшләр башкарып мактана. Андый кешеләр арасында яшәгәнгә, без еш кына намуслы булырга тәвәккәлегебезне сынаган очракларга эләгәбез. Намуссыз булып китмәс өчен, нәрсә эшләргә? Бу яктан безгә Йәһвәдән курку, саф вөҗдан һәм канәгатьлек хисе ярдәм итәчәк. Әйдәгез, боларны карап чыгыйк.
Йәһвәдән курку файда китерә
Ишагыйя пәйгамбәр болай дип язган: «Йәһвә — Судьябыз, Йәһвә — законнар Чыгаручыбыз, Йәһвә — Патшабыз» (Ишаг. 33:22). Йәһвә хакимлеген тану бездә аңардан курку уята. Бу безне намуссыз эшләр эшләмәскә тәвәккәл булырга дәртләндерә. Гыйбрәтле сүзләр 16:6 да болай диелә: «[Кеше] Раббыдан куркуы... белән явыз гамәлләрдән сакланыр». Андый курку — үч алучы Аллаһыдан калтырата торган курку түгел, ә иминлегебез турында тирән кайгыртучы күктәге Атабызга яраксыз булудан файдалы курку (1 Пет. 3:12).
Рикарду һәм аның хатыны Фернанда белән булган очрак андый куркуның уңай тәэсирен күрсәтә *. Бер тапкыр алар банктан 700 долларга тиң акчаларын салдырган. Фернанда бу акчаны санап тормыйча кошелегына салган. Кайбер счетлары буенча түләгәннән соң өйләренә кайткач, алар Фернанданың кошелегында салдырган акчаның шул ук күләмдә диярлек калганын күреп гаҗәпләнгәннәр. «Банктагы кассир, күрәсең, безгә акчаны артык биргән»,— дигән нәтиҗәгә килгән алар. Аларга әле күп нәрсә өчен түләргә кирәк булганга, алар башта акчаны үзләрендә калдырырга теләгән. Рикарду болай ди: «Акчаны кайтарырга көч бирсен дип, без Йәһвәгә дога кылдык. Аның Гыйбрәтле сүзләр 27:11 дә әйтелгән сүзләре буенча эш итәргә теләгебез безне акчаны кайтарырга дәртләндерде».
Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗдан
Изге Язмаларны өйрәнеп һәм белгәннәребезне тормышта кулланырга тырышып, без вөҗданыбызны өйрәтәбез. Шулай итеп «тере вә куәтле» Аллаһы сүзе акылларыбызга гына түгел, ә йөрәкләребезгә дә үтеп керәчәк. Бу безне «бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга» дәртләндерәчәк (Евр. 4:12; 13:18).
Жуан очрагын карап чыгыйк. Аның 5 000 долларга тиң бурычы җыелган булган. Бурычын түләмичә, ул икенче шәһәргә китеп барган. Җиде ел үткәч, Жуан хакыйкатьне белгән, һәм Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданы аны бурычка биреп торган кеше белән бәйләнешкә керергә һәм үз бурычын кайтарырга этәргән! Жуанның эш хакы кечкенә булганга һәм аңа хатыны белән дүрт баласы турында кайгыртырга кирәк булганга, теге кеше бурычның ай саен аз-азлап кайтарылуына ризалашкан.
Канәгатьлек хисе
Рәсүл Паул болай дип язган: «Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү аның тормышын бик нык баета... Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк» (1 Тим. 6:6—8). Бу акыллы киңәшкә колак салу безгә комсызлык, шикле юллар белән эшләр башкару я тормышка ашмаслык тиз баеп китү нияте тозакларына эләкмәскә ярдәм итәчәк (Гыйб. сүз. 28:20). Паулның киңәшен тоту безгә шулай ук Аллаһы Патшалыгын тормышыбызда беренче урынга куярга һәм иң кирәкле нәрсәләребезнең булачагына шикләнмәскә ярдәм итәчәк (Мат. 6:25—34).
Әмма, байлык алдаучан булганга, без комсызлыкка һәм туемсызлыкка бирелү куркынычын һәрвакыт исәпкә алырга тиешбез (Мат. 13:22). Ахан очрагын исебезгә төшерик. Ул, исраиллеләрнең могъҗизалы рәвештә Үрдүн елгасын кичүен үз күзләре белән күргән булса да, нәфесен җиңә алмыйча, Әрихә шәһәрендәге табыш арасыннан көмеш белән алтын һәм кыйммәтле киемне урлаган. Моның аркасында ул тормышын югалткан (Ешуа 7:1, 20—26). Шуңа күрә гасырлар үткәч Гайсәнең: «Карагыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз»,— дип кисәткәненә гаҗәпләнәсе юк! (Лүк 12:15).
Эштә намуслы булыгыз
Әйдәгез хәзер һәр нәрсәдә намуслы булырга тәвәккәлегебезне сыный алган кайбер шартларны карап чыгыйк. Эштә намуслы булу, хәтта башкалар урласа да, урлашмауны аңлата (Тит. 2:9, 10). Дәүләт учреждениесендә эшләгән Журандир командировка чыгымнары турында хисап биргәндә намуслы булган. Әмма аның хезмәттәшләре үзләренең чыгымнарын арттырып күрсәткән. Бүлекләрендәге начальнигы аларның намуссыз эшләрен каплаганга, алар моны җәзасыз эшли алган. Ул хәтта Журандирга намуслы булганы өчен шелтә белдергән һәм аны командировкага җибәрми башлаган. Әмма күпмедер вакыттан соң аларның эшләренә тикшерү белән килгәннәр һәм Журандирны намуслы булганы өчен мактаганнар. Һәм аңа югарырак эш урыны биргәннәр.
Андре сату өлкәсендә эшләгән. Аңа эш бирүчесе башкарылган эшләр өчен кешеләрдән икеләтә артыграк акча алырга кушкан. Абый-кардәшебез Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итәргә дип, Йәһвәгә көч сорап дога кылган (Мәд. 144:18—20). Ул үзенең начальнигына да ни өчен ул аның боерыгын үти алмаганын аңлаткан, ләкин бу нәтиҗәсез булган. Шунлыктан Андре бу акчалы эшеннән китәргә булган. Әмма якынча бер ел үткәч, элекке начальнигы аны яңадан эшкә чакырган һәм кешеләрдән инде артык бәяләр алынмый дип ышандырган. Андрены менеджер итеп куйганнар.
Бурычларны кайтарыгыз
Рәсүл Паул мәсихчеләргә: «Беркемгә дә һичнәрсә белән дә бурычлы калмагыз»,— дип әйткән (Рим. 13:8). Без, бурычыбызны кайтарасыбыз килмәгәнгә, безгә бурычка биреп торган кеше болай да бай һәм бу акчага мохтаҗ түгел диеп, акланырга мөмкин. Әмма Зәбурда: «Бозык кеше әҗәткә ала да түләми»,— дип әйтелә (Мәд. 36:21).
Ә берәр көтелмәгән хәл аркасында бурычыбызны кайтара алмасак, нәрсә эшләргә? (Вәг. 9:11, ЯД). Франсиску өе өчен кредитны түләргә дип Альфредодан 7 000 долларга тиң акчаны бурычка алып торган. Ләкин эшләре бармаганга, ул билгеләнгән вакытка бурычын кайтара алмаган. Франсиску Альфредо янына барып, моның турында сөйләшкән, һәм Альфредо бурычның өлешләп кайтарылуына ризалашкан.
Башкаларда ялган тәэсир калдырырга тырышмагыз
Беренче гасырдагы мәсихче җыелышта булган ирле-хатынлы Һанани белән Сапфираның мисалын исебезгә төшерик. Үзләренең милкен сатып, алар рәсүлләргә акчаның бер өлешен генә алып килеп, бар акчаны да китердек дигәннәр. Алар үзләрен юмарт итеп күрсәтергә теләгән. Әмма рәсүл Петер Аллаһының изге рухы ярдәмендә аларның ялганын фаш иткән, һәм Йәһвә аларны үлем җәзасына тарткан (Рәс. 5:1—11).
Намуссыз Һанани белән Сапфирадан аермалы буларак, Изге Язмаларны язучылар хәйләсез һәм намуслы булган. Мәсәлән, Муса бер очракта сабырлыгын җуйганы өчен Вәгъдә ителгән җиргә керү мөмкинлеген югалтканы турында яшермичә язган (Сан. 20:7—13). Шулай ук Юныс та нинәвилеләргә вәгазьләр алдыннан һәм аннан соң булган хаталарын яшереп тормыйча, моның турында язган (Юныс 1:1— 3; 4:1— 3).
Һичшиксез, дөресен сөйләр өчен, бу хәтта күңелсез нәтиҗәләргә китерсә дә, кыюлык кирәк. Бу 14 яшьлек Наталья белән мәктәптә булган очрактан күренә. Аңа тикшерелгән имтихан эшен кайтарганнар. Ул укытучының дөрес булмаган җавапны дөрес итеп билгеләгәнен күреп алган. Ул, моны укытучысына барып әйтсә, моның билгеләренә начар яктан тәэсир итәчәген белгән. Ләкин Наталья бер дә икеләнмичә моны эшләгән. «Әти-әнием миңа һәрвакыт әйтеп торды: Йәһвәгә яраклы булыр өчен, намуслы булырга кирәк. Укытучыма моны әйтмәгән булсам, вөҗданым мине газаплар иде»,— дигән ул. Укытучы Натальяның намуслы булуын бәяләгән.
Намуслы булу Йәһвәне данлый
Жизель исемле 17 яшьлек бер кыз документлар һәм 35 долларга тиң акчасы булган кошелек тапкан. Ул аны хуҗасына кайтарсыннар дип мәктәп администрациясенә тапшырган. Бер ай үткәч, мәктәп директорының урынбасары бөтен класс алдында хат укыган. Анда Жизельне намуслылыгы өчен һәм гаиләсен аңа дини һәм әхлакый яктан яхшы тәрбия биргәне өчен мактаганнар. Аның «яхшы эшләре» Йәһвәгә дан китергән (Мат. 5:14 —16).
Без үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм яхшы нәрсәләрне ихтирам итмәгән кешеләр арасында яшибез, һәм намуслы булыр өчен безгә тырышлыклар куярга кирәк (2 Тим. 3:2). Шулай да Йәһвәдән курку, Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗдан һәм канәгатьлек хисе намуссыз дөньяда намуслы булып калырга ярдәм итә. Шулай итеп без «гадел... [һәм] гаделлекне сөя» торган Йәһвә белән тагы да якынрак мөнәсәбәтләргә ия булабыз (Мәд. 10:7).
[Искәрмә]
^ 5 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
[7 биттәге иллюстрацияләр]
Йәһвәдән курку намуслы булырга тәвәккәлегебезне ныгыта
[8 биттәге иллюстрация]
Намуслы тәртибебез Йәһвәгә дан китерә