Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сине Аллаһы рухы йөртсен!

Сине Аллаһы рухы йөртсен!

Сине Аллаһы рухы йөртсен!

«Синең изге Рухың мине дөрес җиргә алып барсын иде» (МӘД. 142:10).

1, 2. a) Йәһвә изге рухны үзенең хезмәтчеләре хакына кулланган кайбер очракларны сөйләгез. б) Изге рух аерым очракларда гына эш итәме? Аңлатыгыз.

СИН изге рухның эш итүе турында уйлаганда нәрсәне исеңә төшерәсең? Бәлкем, Гидеон белән Шимшонның бөек эшләрендер? (Хак. 6:33, 34; 15:14, 15). Яисә беренче мәсихчеләрнең кыюлыгы я Югары киңәшмә алдында басып торган Эстефәннең үзен тыныч хис иткәне хәтереңә төшәдер (Рәс. 4:31; 6:15). Ә безнең көннәрдә халыкара конгрессларда хөкем сөргән шатлык, нейтралитет саклаганнары өчен төрмәгә утыртылган абый-кардәшләрнең сафлыгы һәм вәгазьләү эшенең гаҗәеп үсүе турында нәрсә әйтер идең? Моның барысы изге рухның эш иткәнен күрсәтеп тора.

2 Изге рух аерым очракларда я гадәти булмаган шартларда гына эш итәме? Юк. Аллаһы Сүзендә мәсихчеләр «Рух буенча» яши, алар «белән Изге Рух җитәкчелек итә» һәм алар «Рух буенча эш итә» дип әйтелә (Гәл. 5:16, 18, 25). Бу сүзләр күрсәткәнчә, изге рух тормышыбызга даими тәэсир итә ала. Һәр көн без Йәһвәдән изге рух аша фикер йөртүебезгә вә сөйләмебезгә тәэсир итүен һәм эшләребез белән җитәкчелек итүен сорарга тиеш. (Мәдхия 142:10 ны укы.) Без бу рухка тормышыбызга тәэсир итәргә юл куйсак, ул бездә башкаларны ныгытучы һәм Аллаһыга дан китерүче сыйфатлар тудырачак.

3. a) Ни өчен безне изге рух йөртергә тиеш? б) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Ни өчен безне изге рух йөртергә тиеш? Чөнки безнең белән җитәкчелек итәргә теләгән һәм изге рухка каршы торган башка бер көч бар. Бу көч Изге Язмаларда «кешелек табигате» дип атала. Бу — безнең гөнаһлы тәнебезнең теләкләре, без, Адәм балалары буларак мирас итеп алган камилсезлегебез. (Гәләтиялеләргә 5:17 не укы.) Аллаһы рухына үзебезне йөртергә юл кую үз эченә нәрсә ала соң? Гөнаһлы табигатебезнең тәэсиренә каршы торыр өчен, без нинди гамәли адымнар ясый алабыз? Әйдәгез, изге рух тудырган тагын алты сыйфатны, ягъни «сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч [«иман», ЯД], басынкылык, үз-үзеңне тота белү» сыйфатларын, карап чыкканда, бу сорауларга җавап алыйк (Гәл. 5:22, 23).

Басынкылык һәм сабырлык җыелыштагы тынычлыкны саклый

4. Басынкылык белән сабырлык җыелыштагы тынычлыкны сакларга ничек ярдәм итә?

4 Көлессәйлеләргә 3:12, 13 не укы. Басынкылык һәм сабырлык, ягъни түземлелек, бергә эш итеп, җыелыштагы тынычлыкны саклый. Изге рух тудырган бу ике сыйфат безгә башкалар белән йомшак мөгамәлә итәргә, берәрсе ачуыбызны чыгарганда үзебезне тыныч тотарга һәм башкалар безне сүзләре я эшләре белән рәнҗеткәндә шундый ук җавап кайтармаска ярдәм итә. Сабырлык, имандашыбыз белән фикер каршылыгы килеп чыкканда, кардәшебезгә карата ышанычыбызны югалтмаска, ә бозылган араларны төзәтер өчен хәлебездән килгәнне эшләргә ярдәм итәчәк. Басынкылык белән сабырлыкны җыелышта чыннан да күрсәтергә кирәкме? Әйе, чөнки беребез дә камил түгел.

5. Паул белән Барнаб арасында нәрсә булган, һәм бу хәл нәрсәне күрсәтә?

5 Паул белән Барнаб арасында килеп чыккан бер хәлгә игътибар итик. Алар яхшы хәбәрне таратыр өчен, еллар дәвамында иңгә-иң бергә хезмәттәшлек иткән. Аларның һәрберсе яхшы сыйфатларга ия булган. Әмма бер вакыт алар арасында «җитди каршылык туды һәм алар икесе ике якка китәргә булдылар» (Рәс. 15:36—39). Бу очрак күрсәткәнчә, хәтта Аллаһының багышланган хезмәтчеләре арасында да кайчак фикер каршылыклары булачак. Берәр мәсихче үз имандашын аңлап бетермәгәнгә, алар арасында каршылык туган икән, бу хәл араларын озакка боза алган талашка китермәсен өчен, ул нәрсә эшли ала?

6, 7. a) Имандашыбыз белән сөйләшү киеренкегә әйләнмәсен өчен, без Изге Язмалардагы нинди киңәшне тота алабыз? б) Тыңларга өлгер булу, ә ачуланырга ашыкмау нинди файда китерә?

6 Паул белән Барнаб арасындагы фикер каршылыгы кинәт килеп чыккан һәм җитди каршылыкка әйләнгән. Берәр мәсихче, үзенең имандашы белән берәр нәрсә турында сөйләшкәндә кызып китүен сизә икән, Ягъкуб 1:19, 20 дәге мондый киңәшне тотса, акыллы эш итәр иде: «Һәркем тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш, чөнки кеше ачуы Аллаһы теләгән тәкъва тормышка алып килми». Шартларга карап, ул сөйләшүне башка якка борырга яки калдырып торырга, я, сөйләшү киеренкегә әйләнгәнче, китеп барырга мөмкин (Гыйб. сүз. 12:16; 17:14; 29:11).

7 Бу киңәш буенча эш итү ни өчен файдалы? Тынычланырга, моның турында дога кылырга һәм ничек яхшырак җавап бирергә дип уйларга вакыты булганда, мәсихче Аллаһы рухына үзе белән җитәкчелек итәргә юл куя (Гыйб. сүз. 15:1, 28). Бу рух тәэсире астында ул басынкылык һәм сабырлык күрсәтә ала. Шулай итеп мәсихче Эфеслеләргә 4:26, 29 дагы мондый киңәшне тотарга әзер булачак: «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз... Бернинди кирәксез сүз сөйләмәгез, киресенчә, тыңлаучыларга файда китерү өчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын». Чыннан да, басынкылык белән сабырлыкны күрсәткәндә, без җыелыштагы тынычлыкны һәм бердәмлекне саклыйбыз.

Игелек һәм яхшылык күрсәтеп, гаиләгезне ныгытыгыз

8, 9. Игелек һәм яхшылык нәрсә ул, һәм өйдәге шартларга алар ничек тәэсир итә?

8 Эфеслеләргә 4:31, 32; 5:8, 9 ны укы. Игелек белән яхшылык, эссе көнне искән йомшак җил һәм салкынча эчемлек кебек, рәхәтлек китерә. Гаиләдә бу сыйфатлар җылы һәм назлы мөнәсәбәтләр тудыра. Игелек — башкалар турында эчкерсез кайгыртудан килә торган күркәм сыйфат; бу кайгырту файдалы эшләрдә һәм уйлап әйтелгән сүзләрдә чагыла. Яхшылык та — игелек кебек, башкаларга файда китергән эшләрдә чагыла торган уңай сыйфат. Бу сыйфат юмартлык белән бәйле (Рәс. 9:36, 39; 16:14, 15). Ләкин яхшылык күбрәкне үз эченә ала.

9 Яхшылык — югары әхлакый сыйфат. Ул без нәрсә эшләгәнебезне генә түгел, ә, мөһимрәкне, нинди икәнебезне үз эченә ала. Бу сыйфат тулысынча өлгергән, баллы һәм бер җире дә, эченнән дә тышыннан да, бозылмаган җимеш сыман. Шулай ук изге рух тудырган яхшылык та мәсихченең бөтен тормышында чагыла.

10. Гаиләдәгеләр рух тудырган сыйфатларны үстерер өчен, нәрсә эшли ала?

10 Гаиләдәгеләргә бер-берсенә игелек белән яхшылык күрсәтергә нәрсә ярдәм итә ала? Аллаһы Сүзен төгәл белү бу яктан мөһим роль уйный (Көл. 3:9, 10). Кайбер гаилә башлыклары атна саен үткән Гаилә белән гыйбадәт кылу киченең бер өлешен изге рух тудырган сыйфатларны тикшерер өчен бүлеп куя. Андый өйрәнүне оештыру кыен түгел. Кирәкле басмаларны табарга ярдәм иткән чыганакларны кулланып, изге рух тудырган һәр сыйфат турында материал сайлагыз. Һәр өйрәнүдә берничә абзац кына карап чыгып, сез һәр сыйфатны берничә атна тикшерә аласыз. Материалны өйрәнгәндә китерелгән шигырьләрне укыгыз һәм алар турында фикер йөртегез. Өйрәнгәннәрегезне ничек кулланырга икәнен карап чыгыгыз, һәм Йәһвәдән тырышлыкларыгызны фатихаласын дип сорагыз (1 Тим. 4:15; 1 Яхъя 5:14, 15). Андый өйрәнү чыннан да гаиләдәгеләрнең бер-берсе белән мөгамәләсенә үзгәреш кертә аламы?

11, 12. Ике мәсихче гаиләгә игелек сыйфатын тикшерү нинди файда китергән?

11 Үз никахларын ныгытырга теләгән бер яшь ирле-хатынлы рух тудырган сыйфатларны тирәнтен тикшерергә булган. Бу аларга файда китергәнме? Хатын болай ди: «Игелек чын күңелдән бирелгәнлек белән тугрылыкны үз эченә ала икәнен белгәч, безнең бер-беребезгә карата мөнәсәбәтебез үзгәрде. Без бер-беребезгә юл куючан булырга, бер-беребезне кичерергә һәм шулай ук кирәк булганда „рәхмәт“ һәм „гафу ит“ дияргә өйрәндек».

12 Никахларында проблемалар булган башка мәсихче бер ирле-хатынлы мөнәсәбәтләрендә игелекнең җитмәвен аңлаган. Алар бу сыйфатны бергә тикшерергә булган. Бу нинди нәтиҗәгә китергән? Ир болай дип исенә төшерә: «Игелек сыйфатын тикшереп чыгу безгә шуны аңларга ярдәм итте: без бер-беребезне дөрес булмаган теләкләрдән чыгып эш итүдә гаепләр урынына, бер-беребезгә ышанырга, бер-беребездә яхшыны гына күрә белергә тиеш. Без бер-беребезнең ихтыяҗлары турында күбрәк кайгырта башладык. Игелекле булу хатынымны күңелендә булганнарын курыкмыйча бушатырга чакыруны һәм әйткәннәренә рәнҗемәүне үз эченә ала. Моның өчен мин үз горурлыгымны җиңәргә тиеш идем. Никахыбызда игелек күрсәтә башлагач, үпкәләү һәм аклану хисе әкренләп юкка чыкты. Бу шулхәтле рәхәт иде». Сезнең гаиләгезгә дә изге рух тудырган сыйфатларны тикшерү файдалы булмас идеме?

Беркем күрмәгәндә, иманыгызны күрсәтегез

13. Рухилыгыбызга янаган нинди куркынычтан без сакланырга тиеш?

13 Мәсихчеләр башкалар булганда һәм үзләре генә калганда Аллаһы рухына үзләренә тәэсир итәргә юл куярга тиеш. Бүген Шайтан дөньясы әхлаксыз сурәтләр һәм бозык күңел ачулар белән тулган. Моның барысы рухилыгыбызны куркыныч астына куя ала. Мәсихчеләр нәрсә эшләргә тиеш? Аллаһы Сүзендә мондый киңәш бирелә: «Бөтен әхлакый шакшылыктан һәм башка төрле яманлыктан ваз кичегез, йөрәкләрегез туфрагына утыртылган Аллаһы сүзен тыйнаклык белән кабул итегез, ул сүз сезнең җаннарыгызны коткара ала» (Ягък. 1:21). Әйдәгез изге рух тудырган тагын бер сыйфатның, иманның, безгә Йәһвә алдында саф булып калырга ничек ярдәм итә икәнен карап чыгыйк.

14. Иманның аз булуы ничек бозык тәртипкә китерә ала?

14 Асылда, иман Йәһвә Аллаһының безнең өчен реаль шәхес булуын аңлата. Аллаһы безнең өчен реаль булмаса, без җиңел генә бозык тәртипкә бирелә алабыз. Үткәндә Аллаһы халкы арасында нәрсә булганына игътибар итик. Йәһвә Йәзәкил пәйгамбәргә исраиллеләрнең берүзләре калганда нинди җирәнгеч эшләр башкарганын күрсәткән. Аллаһы болай дигән: «Адәм улы, Исраил йорты өлкәннәренең караңгылыкта, һәрберсенең үз сыны булган эчке бүлмәләрдә нәрсә эшләп ятканын күрәсеңме? Алар: „Йәһвә безне күрми. Йәһвә бу җирне калдырды“,— дип әйтәләр» (Йәз. 8:12). Ни өчен алар алай дип әйткәннәр? Аңлыйсызмы? Исраиллеләр Йәһвәгә аларның эшләре билгеле булганына ышанмаганнар. Алар өчен Йәһвә реаль булмаган.

15. Йәһвәгә нык иман безне ничек яклый?

15 Ә хәзер Йосыф мисалына игътибар итик. Ул, үз гаиләсеннән һәм халкыннан еракта яшәсә дә, Потифар хатыны белән зина кылудан баш тарткан. Ни өчен? Йосыф болай дигән: «Ничек инде мин шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!» (Ярат. 39:7—9). Әйе, Йәһвә аның өчен реаль булган. Аллаһы безнең өчен дә реаль булса, без бозык нәрсәләр карап, күңел ачмаячакбыз. Һәм гомумән әйткәндә, берүзебез булганда Аллаһыга яраклы булмаган бернәрсә дә эшләмәячәкбез. Без мәдхия җырлаучы кебек эш итәргә тәвәккәл булачакбыз, ул болай дип җырлаган: «Үз йортымда гөнаһсыз килеш уйланып йөрермен. Канунга каршы эшне күз алдымда тотмам» (Мәд. 100:2, 3).

Үз-үзеңне тота белү йөрәкне саклый

16, 17. a) Гыйбрәтле сүзләр китабы буенча, тәҗрибәсез яшь егет гөнаһ тозагына ничек эләккән? б) Кеше, яшенә карамастан, андый хәлгә бүген ничек эләгергә мөмкин? (26 нчы биттәге рәсемне кара).

16 Изге рух тудырган сыйфатларның соңгысы, үз-үзеңне тота белү, безгә Аллаһы хөкем иткән нәрсәләрне кире кагарга ярдәм итә. Бу сыйфат безгә йөрәгебезне сакларга булыша (Гыйб. сүз. 4:23). Гыйбрәтле сүзләр 7:6—23 тә язылган очракны карап чыгыйк. Анда бер тәҗрибәсез яшь егетнең бер фахишәнең хәйләсенә бирелгәне турында языла. Ул бу «хатын яши торган өй» яныннан үтеп барганда тозакка эләккән. Ул, бәлкем, кызыксынуы аркасында аның йорты яныннан үтәргә булгандыр. Барысы да шулкадәр тиз булган ки, ул хәтта акылсыз эш иткәнен һәм «һәлак буласын» абайламыйча да калган.

17 Бу яшь егет андый һәлакәтле адымнан ничек кача алыр иде? Фәхишә хатынның «бозык сукмакларында адашып йөрмә» дигән кисәтүгә колак салган булса (Гыйб. сүз. 7:25). Безнең өчен нинди сабак? Аллаһы рухының безнең белән җитәкчелек итүен теләсәк, без үзебезне вәсвәсәгә китерүче нәрсәләрдән сакларга тиеш. Кеше, мәсәлән, телевизорны, төрле каналларга басып, максатсыз карап утырса яисә Интернетта «гизеп» йөрсә, тәҗрибәсез яшь егет баскан бозык сукмакка басарга мөмкин. Телиме ул юкмы, һәрхәлдә аның алдында дәрт уятучы күренешләр пәйда булыр. Әкренләп аның порнография карау гадәте барлыкка килергә мөмкин, ә бу аның вөҗданына һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә зыян китерәчәк. Бу аның тормышын да куркыныч астына куя ала. (Римлыларга 8:5—8 не укы.)

18. Мәсихче үз йөрәген саклар өчен, нинди чаралар күрә ала, һәм ни өчен бу яктан үз-үзеңне тота белү мөһим?

18 Әлбәттә, җенси дәрт уятучы күренешләр күрсәк, без шунда ук эш итеп, үз-үзебезне тота белү сыйфатын күрсәтә алабыз һәм тиеш тә. Ләкин иң яхшысы андый куркыныч хәлләргә эләкмәскә тырышу! (Гыйб. сүз. 22:3). Алдан тиешле яклау чараларын күрер өчен һәм аларны бозмас өчен, үз-үзебезне тота белү сыйфаты кирәк. Әйтик, компьютер күренә торган урында торса, бу яклау була ала. Кайберәүләр үзләре генә булган чакта компьютерны кулланмаска һәм телевизор карамаска булган. Башкалар исә бөтенләй Интернетка кермәскә карар иткән. (Маттай 5:27—30 ны укы.) Үзебезне һәм гаиләбезне яклар өчен һәм Йәһвәгә «саф йөрәктән һәм саф вөҗданнан, риясыз иман» белән гыйбадәт кылыр өчен, тиешле чаралар күрергә әзер булыйк (1 Тим. 1:5).

19. Изге рухка безнең белән җитәкчелек итәргә юл кую нинди файда китерә?

19 Изге рух тудырган сыйфатлар зур файда китерә. Басынкылык һәм сабырлык җыелыштагы тынычлыкны саклый. Игелек һәм яхшылык гаиләне бәхетле итә. Иман һәм үз-үзеңне тота белү Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне сакларга һәм аның алдында саф булып калырга ярдәм итә. Өстәвенә, Гәләтиялеләргә 6:8 дә безнең өчен мондый ышандыру бар: «Рухка чәчүче Рухтан мәңгелек тормыш алыр». Әйе, Йәһвә үзенең рухын кулланып, Мәсихнең корбаны нигезендә изге рух җитәкчелеге буенча эш иткән кешеләргә мәңгелек тормыш бирәчәк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Басынкылык белән сабырлык җыелыштагы тынычлыкны ничек саклый?

• Мәсихчеләргә өйләрендә игелек белән яхшылыкны күрсәтергә нәрсә булыша ала?

• Иман белән үз-үзеңне тота белү мәсихченең йөрәген ничек саклый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Сөйләшү талашка әйләнмәсен өчен нәрсә эшләргә?

[25 биттәге иллюстрация]

Изге рух тудырган сыйфатларны тикшерү гаиләгезгә файда китерәчәк

[26 биттәге иллюстрация]

Иман һәм үз-үзеңне тота белү нәрсәдән саклый?