Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Искиткеч күзәтче һәм кадерле дус»

«Искиткеч күзәтче һәм кадерле дус»

«Искиткеч күзәтче һәм кадерле дус»

ДЖОН (ДЖЕК) БАРР, Йәһвә Шаһитләре җитәкче советының әгъзасы, 2010 елның 4 декабрендә, шимбә көнне иртән үзенең җирдәге тормышын тәмамлады. Аңа 97 яшь иде. Барр кардәшне «искиткеч күзәтче һәм кадерле дус» буларак искә алалар.

Джон, яки якыннары атаганча Джек, Абердин (Шотландия) шәһәрендә туган, һәм өч балалы гаиләдә төпчек бала булган. Аның ата-анасы майланган мәсихчеләр иде. Барр кардәш еш кына бала чагын җылылык белән искә алып сөйли иде; ул яраткан ата-анасына, үзенә яхшы үрнәк күрсәткәннәре өчен, бик рәхмәтле иде.

Яшүсмер чагында Джекка чит кешеләр белән сөйләшү кыен булып киткән. Әмма оялуын җиңәр өчен ул бик тырышкан, һәм бер якшәмбе көнне төштән соң 1927 елны, аңа 14 яшь булганда, ул атасына аның белән өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә әзер булуын әйткән. Шулай итеп ул Йәһвәгә хезмәт итүен башлаган. Шул көннән башлап үлеменә кадәр Барр кардәш яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләде.

Бер фаҗигале очракта аның кадерле әнисе чак кына үлми калган. Бу яшь Джекны үз тормышының максаты турында уйланырга этәргән, һәм 1929 елны ул үзен Йәһвәгә багышлаган, ә 1934 елны, мөмкинлек туу белән, суга чумдырылу үткән. Аннары 1939 елны ул Лондондагы (Англия) Вефильдә хезмәт итә башлаган. Шулай итеп аның 71 ел дәвам иткән тулы вакытлы хезмәте башланган.

1960 елны 29 октябрьдә Барр кардәш күп еллар ашкынучан пионер һәм миссионер булып хезмәт иткән Милдред Уиллетт исемле апа-кардәшкә өйләнгән. Бу никах бәйләнешләрен ул «аеруча кадерле мөнәсәбәтләр» дип атаган. Алар үрнәк алырлык, бер-берсенә турылыклы булган ирле-хатынлы буларак билгеле иде. Һәм алар, Милдред 2004 елны октябрьдә үзенең җирдәге тормышын тәмамлаганчы, шундый булып калдылар. Баррлар гаиләсе гомер буе бергә һәр көнне Изге Язмаларны укыйлар иде.

Джек Баррны белгән кешеләрнең хәтерендә ул төпле киңәш биргән кеше буларак кала; аның киңәшләре һәрьяклап уйланылган, һәрвакыт файдалы һәм Изге Язмаларга нигезләнгән иде. Ул тырыш эшче, игътибарлы вә яратучан күзәтче һәм тугры дус булды. Аның комментарийлары, нотыклары һәм догалары аның рухилыгының тирәнлеген һәм Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрен күрсәтә иде.

Без кадерле Барр кардәшебезне юксынып сагыначакбыз, әмма без аның үлемсезлек бүләген алганына сөенәбез. Бу бүләкне ул түземсезлек белән көткән иде һәм аның турында еш сөйли иде. Бу аның тормышында иң мөһиме иде (1 Көр. 15:53, 54) *.

[Искәрмә]

^ 8 абз. Джон Баррның биографиясе «Күзәтү манарасы» (инглиз) 1987 ел, 1 июль, 26—31 битләрдә бастырылган.