Йәһвәгә тулысынча таянып, үзебезне имин хис итәбез
Йәһвәгә тулысынча таянып, үзебезне имин хис итәбез
«Ходайны чакырган чагымда, Ул мине ишетер» (МӘД. 4:4).
1, 2. а) Давыт нинди куркыныч хәлгә дучар булган? б) Без нинди мәдхияләрне карап чыгарбыз?
ДАВЫТ патша берникадәр вакыт Исраил белән идарә итә, ләкин хәзер бер куркыныч хәлгә дучар була. Аның мәкерле улы Абессалом үзен патша итеп игълан итә, һәм Давыт Иерусалимнан китәргә мәҗбүр була. Аңа шулай ук якын дусты хыянәт итә. Һәм ул тугры кешеләре белән елый-елый ялан аяк Зәйтүн тавыннан менеп бара. Җитмәсә, Шаул патша нәселеннән булган Шимгый исемле кеше аны каһәрләп, аңа ташлар һәм тузан ата башлый (2 Пат. 15:30, 31; 16:5—14).
2 Бу ачы сынау Давытны кайгыга һәм хурлыкка төшкән хәлдә кабергә кертерме? Юк, чөнки ул Йәһвәгә таяна. Бу Давытның Абессаломнан качкан чагында язган өченче мәдхиясеннән күренә. Ул шулай ук дүртенче мәдхияне дә язган. Алар икесе дә Аллаһының догаларны ишетә һәм аларга җавап бирә икәненә ышаныч бирә (Мәд. 3:5; 4:4). Бу мәдхияләр Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен көндез дә, төнлә дә калдырмыйча, аларга ярдәмен биреп, үзләрен тыныч вә имин хис итәргә булыша икәненә ышандыра (Мәд. 3:6; 4:9). Шуңа күрә әйдәгез бу мәдхияләрне карап чыгыйк һәм алар безгә ничек үзебезне имин хис итәргә булышканын һәм Аллаһыга таянырга дәртләндергәнен күрербез.
Күпләр безгә каршы баш күтәргәндә
3. Мәдхия 3:2, 3 тән күренгәнчә, Давыт нинди хәлдә булган?
3 «Исраиллеләрнең күңелләре Абессалом ягына авышты»,— дип әйтә Давыт янына килгән хәбәрче (2 Пат. 15:13). Абессаломның шулхәтле күп кешеләрне үзенә ышандырганына гаҗәпләнеп, Давыт болай ди: «Әй Ходай, минем дошманнарым ничек күбәйгәннәр! Күпләр миңа каршы баш күтәрәләр! „Алласы аны коткармас“,— дип, күпләр җаныма әйтәләр» (Мәд. 3:2, 3). Күп кенә исраиллеләр Йәһвә Давытны Абессалом белән аның кешеләре кулыннан коткармаячак дип уйлый.
4, 5. а) Давытның нәрсәгә ышанычы булган? б) «Башымны күтәрүче Син» дигән сүзләрнең мәгънәсе нинди?
4 Ләкин Давыт Аллаһыга берсүзсез таянганга, аның ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнми. «Әй Раббы, Син Үзең мине яклаучы, минем даным Син, башымны күтәрүче Син»,— дип җырлый ул (Мәд. 3:4). Давыт Йәһвәнең яклавына нык ышана. Әйе, олыгая төшкән патшага качарга туры килә, кимсетелгән хәлдә булганга, аның башы капланган һәм иелгән. Ләкин Аллаһы Тәгалә Давытка аның данын кайтарачак. Йәһвә аны яңадан туры басарга һәм башын күтәреп, аны югары тотарга сәләтле итәчәк. Давыт Аллаһының үзенә җавап бирәчәгенә ышанып, аңа мөрәҗәгать итә. Синең Йәһвәгә шундый ук ышанычың бармы?
5 Давыт «башымны күтәрүче Син» диеп, Йәһвәнең үзенә ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерә. Бер тәрҗемәдә бу шигырь болай дип яңгырый: «Ләкин Син, Мәңге Булучы, минем калканым, Син миңа дан бүләк итәсең, Син миңа көч бирәсең» («Смысловой перевод»). Бер белешмәлектә «башымны күтәрүче Син» дигән сүзләр турында болай диелә: «Аллаһы берәр кемнең башын... күтәргәндә Ул аңарда өмет һәм ышаныч тудыра». Исраил тәхетеннән төшерелгән Давытка
өметсезлеккә бирелергә сәбәп бар. Әмма Аллаһы аның «башын күтәргәч», ул үзенә көч кергәнен тоячак, үзен имин хис итәчәк һәм Аллаһыга өметен баглаячак.Йәһвә «җавап кайтарыр»
6. Ни өчен Давыт Йәһвә аның догасына «Үзенең изге тавыннан җавап кайтарыр» дип әйткән?
6 Йәһвәгә таянып һәм догасына җавап бирәчәгенә тулы ышаныч белән Давыт болай дип дәвам итә: «Мин Ходайдан тилмереп сорыйм, Ул миңа Үзенең изге тавыннан җавап кайтарыр» (Мәд. 3:5). Давытның боерыгы буенча, Аллаһының булуын символлаштыручы килешү сандыгын Сион тавына илтеп куялар (2 Пат. 15:23—25). Шуңа күрә Давытның ни өчен Йәһвә изге тавыннан җавап кайтарыр дигәне аңлашыла.
7. Ни өчен Давыт курку хисенә бирелмәгән?
7 Аллаһыга дога кылуы бушка гына булмаячагына ышанганга, Давыт курку хисенә бирелми. Киресенчә, ул болай дип җырлый: «Мин йокыга ятам да йоклыйм, торам, мине Ходай яклый шул» (Мәд. 3:6). Хәтта төнлә, көтелмәгәндә һөҗүм ителү куркынычы иң зур булганда да, Давыт йокларга ятарга курыкмый. Ул йокыдан торачагына бер дә шикләнми, чөнки ул Аллаһының үзгәрмәс ярдәменә таяна алганына үз тәҗрибәсеннән белә. Әгәр Йәһвә юлларыннан йөрсәк һәм беркайчан да аны калдырмасак, без дә аның үзгәрмәс ярдәменә тулысынча таяна алачакбыз (2 Пат. 22:21, 22).
8. Давыт патшаның Аллаһыга таянганын Мәдхия 26:1—4 ничек күрсәтә?
8 Давытның Аллаһыга ышанычын һәм тулысынча таянганын аның башка мәдхияләреннән дә күреп була. Аның бер мәдхиясендә Аллаһы тарафыннан рухландырылган мондый сүзләр бар: «Ходай минем яктыртучым, Коткаручым, мин кемнән куркыйм? Ходай тормышымны саклаучы, мин кемнән каушыйм?.. Миңа каршы чирү [гаскәр] килсә дә, күңелем курыкмас... Гомеремнең бар көннәрендә дә Ходай өендә торуны, Ходайның матурлыгын күрүне, Аның изге йортына йөрүне генә Ходайдан сорадым, бары тик шуны гына эзлим» (Мәд. 26:1—4). Сезнең дә рухыгыз шундый икән һәм сезгә бернәрсә дә комачауламый икән, сез мәсихче очрашуларны калдырмыйча Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар белән бергә җыелачаксыз (Евр. 10:23—25).
9, 10. Ни өчен Давытның үч алу рухы булмаган дип әйтеп була?
9 Давытка Абессалом хыянәт итсә дә һәм күп кенә башка кешеләр аңа турылыксыз булса да, ул болай дип җырлый: «Мине чолгап алып, миңа ябышучылар мең-меңләп булса да курыкмам. Әй Ходай, тор, әй Аллам, мине коткар, миңа дошманлык итүчеләрнең барсын да яралыйсың шул, бозыкларның тешләрен җимерәсең шул» (Мәд. 3:7, 8).
10 Давытның үч алу рухы юк. Аның дошманнары яралана икән, моны Аллаһы эшли. Давыт патша үзенә Канунны төгәл күчереп алган һәм Йәһвәнең: «Мин дошманнарыннан үчемне алырмын, тиешлесе бирелер»,— дигән сүзләрен белә (Кан. 17:14, 15, 18; 32:35). Аллаһы шулай ук «бозыкларның тешләрен» дә җимерә ала. Бу аларны зыян китерергә көчсез калдыру дигәнне аңлата. Йәһвә кеше йөрәген күргәнгә, аңа бозыклар билгеле (1 Пат. 16:7). Аллаһы безгә бозыкларның башлыгы Шайтанга каршы нык торыр өчен, иман белән көч бирә. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле! Тиздән Йәһвә Шайтанны, үкерүче, ләкин тешсез, юк ителүгә генә яраклы булган арысланны кебек, упкынга ташлаячак (1 Пет. 5:8, 9; Ачыл. 20:1, 2, 7—10).
«Раббе, Син Үз халкыңны коткарасың»
11. Ни өчен без догаларыбызда имандашларыбызны искә алырга тиеш?
11 Давыт үзен Йәһвә генә коткара ала икәнен аңлый. Ләкин мәдхия җырлаучы үзе турында гына уйламый, юк. Ул Йәһвәнең сайланган халкы турында да уйлый. Шуңа күрә Давыт үзенең мәдхиясен мондый сүзләр белән тәмамлый: «Әй Раббе, Син Үз халкыңны коткарасың, аларга фатиха да бирәсең» (Мәд. 3:9). Давытның үзенең зур проблемалары булса да, ул Йәһвә халкын исендә тота һәм Аллаһының аларны фатихалаячагына бер дә шикләнми. Без дә кардәшләребезне исебездә тотарга тиеш түгелме? Әйдәгез, догаларыбызда аларны искә алыйк һәм алар кыюлык белән һәм ышандырырлык итеп яхшы хәбәрне вәгазьли алсын өчен, Йәһвәдән аларга изге рухын бирсен дип сорыйк (Эфес. 6:17—20).
12, 13. Абессалом белән нәрсә булган, һәм Давыт моңа ничек караган?
12 Абессаломның тормышы хурлыклыкта бетә. Бу башкаларны, аеруча, Давыт кебек, Аллаһының майланган хезмәтчеләрен, җәберләгән барлык кешеләр өчен кисәтү булып тора. (Гыйбрәтле сүзләр 3:31—35 не укы.) Бер сугышта Абессаломның гаскәре җиңелә. Абессалом качырга атланып качкан чакта, күперенке чәчләре зур агачның ботакларына чуалып бетә. Ул агач ботакларында тере, ләкин үзенә бер дә ярдәм итә алмаслык хәлдә асылынып тора. Иоав аны йөрәгенә өч дротик атып үтерә (2 Пат. 18:6—17).
13 Давыт, улы белән нәрсә булганын ишеткәч, сөенәме? Юк. Киресенчә, ул үзенә урын таба алмыйча: «Абессалом улым! Улым, улым Абессалом! Их, мин синең урыныңа үлгән булсам иде улым, Абессалом улым!» — диеп, такмаклап-такмаклап елый (2 Пат. 18:24—33). Иоавның сүзләре генә кайгыдан төшенкелеккә төшкән Давытны аңына кертә. Нинди аяныч булды Абессаломның ахыры! Шөһрәт ярату һәм эгоизмы аркасында ул үз атасына — Йәһвәнең майланганнына — каршы баш күтәргән, һәм бу аны һәлакәткә китергән (2 Пат. 19:1— 8; Гыйб. сүз. 12:21; 24:21, 22).
Давыт кабат Аллаһыга таянганын белдерә
14. 4 нче Мәдхиянең язылуы турында нәрсә әйтеп була?
14 4 нче Мәдхия — 3 нчесе кебек, Давытның эчкерсез догасы, һәм ул аның Йәһвә Аллаһыга тулысынча таянганын ачык күрсәтеп тора (Мәд. 3:5; 4:4). Давыт бу җырны, бәлкем, Абессаломның оештырылган фетнәсе уңышсыз булып чыкканнан соң нинди җиңеллек сизгәнен һәм Аллаһыга рәхмәтен белдерер өчен язгандыр. Яисә бу җыр левиле җырчылар өчен язылган булган. Һәрхәлдә, бу мәдхия турында уйлану безнең Йәһвәгә ышанычыбызны ныгыта ала.
15. Ни өчен без Йәһвәгә аның Улы аша ышаныч белән дога кыла алабыз?
15 Давыт Аллаһыга тулысынча таянганын яңадан күрсәтә һәм Аллаһы аның догаларын ишетеп, аларга җавап бирә икәненә ышанычын белдерә. Ул болай дип җырлый: «Мин чакырган чагымда, дөреслегем Алласы, мине ишет; тарлыгымда Син миңа киңлек бирә торган идең. Хәзер дә мине кызган, догамны ишет» (Мәд. 4:2). Тәкъва булсак, безнең дә шундый ук ышанычыбыз булачак. Гадел Аллаһы Йәһвәнең тәкъва хезмәтчеләрен фатихалаганын белгәнгә, без аның Улы аша, Гайсәнең йолым корбанына иман итеп, бер дә шикләнмичә дога кыла алабыз (Яхъя 3:16, 36). Нинди тынычлык бирә бу безгә!
16. Ни өчен Давыт төшенкелеккә бирелгәндер?
16 Кайчак без тынычлыгыбызны урлаган авыр хәлгә дучар булырга мөмкин. Андый хәл Давыт белән дә булгандыр, чөнки ул болай дип җырлый: «Әй адәм балалары, кайчанга чаклы күңелләрегезне катыландырып торырсыз? Ник сез бушны сөеп, ялганны эзлисез?» (Мәд. 4:3). Кешелеккә карата кулланылган «адәм балалары» дигән сүзләр монда, күрәсең, тискәре мәгънә йөртә. Давытның дошманнары «бушны сөйгән». Бер тәрҗемәдә бу сүзләрнең икенче өлеше болай дип яңгырый: «Күпмегә хәтле сез ялганны сөячәксез һәм ялган илаһларны эзләячәксез?» («The New International Version») Без хәтта кайчак башкаларның гамәлләре аркасында төшенкелеккә бирелсәк тә, әйдәгез тырышып дога кылыйк һәм хак Аллаһыга гына тулысынча таянганыбызны күрсәтик.
17. Мәдхия 4:4 буенча, без ничек эш итә алабыз?
17 Давытның Аллаһыга таянганы мондый сүзләрдән ачык күренә: «Ходай Үзенә изгесен аерып алганын белегез. Ходайны чакырган чагымда, Ул мине ишетер» (Мәд. 4:4). Йәһвә алдында «изге», ягъни тугры, булып калыр өчен, кыю булу һәм аңа тулысынча таяну мөһим. Бу сыйфатлар, мәсәлән, мәсихче гаиләнең берәр әгъзасы тәүбә итмәгәнгә җыелыштан чыгарылганда, шул гаиләнең калганнарына кирәк. Аллаһы үзенә тугры булганнарны һәм аның юлларыннан баручыларны фатихалый. Ә Йәһвәгә тугры булу һәм тулысынча таяну аның халкына шатлык китерә (Мәд. 83:12, 13).
18. Берәрсе безне күңелсезләндерсә, Мәдхия 4:5 буенча, без нәрсә эшләргә тиеш?
18 Берәрсе үз сүзе я эше белән безне күңелсезләндерсә, нәрсә эшләргә? Без Давытның мондый сүзләре буенча эш итсәк, шатлыгыбызны югалтмаячакбыз: «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз; күңелегездән әйткәнегездә яткан урыныгызда үкенегез» (Мәд. 4:5). Безгә карата яман сүзләр әйтелсә я начарлык эшләнсә, әйдәгез моңа җавап итеп гөнаһ кылмыйк (Рим. 12:17—19). Без үз хисләребезне йокларга ятканда Йәһвәгә эчтән генә сөйли алабыз. Моның турында дога кылсак, без булган хәлгә башкача караячакбыз һәм яратудан чыгып кичерергә әзер булачакбыз (1 Пет. 4:8). Бу яктан рәсүл Паулның Мәдхия 4:5 кә нигезләнгән мондый киңәше игътибарга лаек: «Хәтта ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. Һәм иблискә урын бирмәгез» (Эфес. 4:26, 27).
19. Мәдхия 4:6 да әйтелгәнчә, безнең рухи корбаннарыбыз нинди булырга тиеш?
19 Аллаһыга таянырга кирәк икәненә басым ясап, Давыт болай дип җырлый: «Дөреслек корбаны китерегез, Ходайга өмет итегез» (Мәд. 4:6). Исраиллеләрнең дөрес эчке теләкләрдән чыгып китерелгән корбаннары гына Аллаһы өчен кыйммәтле булган (Ишаг. 1:11—17). Безнең рухи корбаннарыбыз Аллаһыга яраклы булсын өчен, без дә моны дөрес эчке теләкләрдән чыгып эшләргә һәм аңа тулысынча таянырга тиеш. (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6; Еврейләргә 13:15, 16 ны укы.)
20. «Синең йөзеңнең яктысы» дигән сүзләр нәрсә аңлата?
20 Давыт болай дип дәвам итә: «Күпләр: „Безгә яхшылыкны кем күрсәтер?“ — дип әйтәләр. Әй Ходай, Синең йөзеңнең яктысы безгә билгеләнгән» (Мәд. 4:7). «Синең йөзеңнең яктысы» дигән сүзләр Йәһвәнең илтифатын аңлата (Мәд. 88:16). Шуңа күрә Давыт: «Синең йөзеңнең яктысы безгә билгеләнгән»,— дип дога кылганда үзләренә илтифат күрсәтүен сорый. Йәһвәгә таянганга, без аның илтифатына ия һәм аның ихтыярын үтәгәндә зур шатлык кичерәбез.
21. Бүгенге рухи уңыш җыю эшендә җан-тән белән катнашсак, без һичшиксез нәрсә кичерәчәкбез?
21 Урак уручылар шатлыгыннан да көчлерәк булган Аллаһы биргән шатлык турында Давыт Йәһвәгә болай дип җырлый: «Күңелемә Син куаныч салдың. Ул, мул уңыш җыеп алгач була торган шатлыктан да көчлерәк» (Мәд. 4:8). Бүгенге рухи уңыш җыю эшендә җан-тән белән катнашсак, без, һичшиксез, чын шатлык кичерәчәкбез (Лүк 10:2). Без үз өсләренә уңыш җыю эшендә җитәкчелекне алган майланган мәсихчеләр белән бергә бу эштә катнашучыларның саны артканга сөенәбез (Ишаг. 9:3). Сез бу шатлыклы эштә катнашасызмы, һәм бу сезгә чын канәгатьлек китерәме?
Аллаһыга тулысынча таянып яшәгез
22. Мәдхия 4:9 буенча, исраиллеләр Аллаһы Канунын үтәгәндә ничек яшәгән?
22 Давыт бу мәдхияне мондый сүзләр белән тәмамлый: «Берьюлы тыныч ятып йоклармын, чөнки Син, Ходай, мине үзем генә өметләнгәнгә урнаштырасың» (Мәд. 4:9). Исраиллеләр Йәһвәнең Канунын үтәгәндә алар аның белән татулыкта яшәгән һәм үзләрен куркынычсыз хис иткән. Мәсәлән, Сөләйман патшалык иткәндә «Яһүдия һәм Исраил... имин яшәгән» (3 Пат. 4:25). Аллаһыга таянучылар, хәтта күрше халыклар үзләрен дошманнарча тотсалар да, иминлек кичергән. Без, Давыт кебек, тыныч йоклыйбыз, чөнки Аллаһы белән үзебезне куркынычсыз хис итәбез.
23. Аллаһыга тулысынча таянсак, без нәрсә кичерәчәкбез?
23 Әйдәгез, Йәһвәгә хезмәт итүебезне дәвам итик. Шулай ук иман белән дога кылыйк һәм «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеген» кичерик (Флп. 4:6, 7). Нинди шатлык китерә бу безгә! Һәм, Йәһвәгә тулысынча таянып яшәсәк, без, һичшиксез, киләчәккә ышаныч белән караячакбыз.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Абессалом аркасында Давыт нинди авырлыклар кичергән?
• 3 нче Мәдхия нинди ышаныч бирә?
• 4 нче Мәдхия Йәһвәгә ышанычыбызны ничек ныгыта?
• Аллаһыга тулысынча таяну безгә нинди файда китерә?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[29 биттәге иллюстрация]
Давыт Абессалом аркасында Иерусалимнан качкан булса да, Йәһвәгә өметен баглаган
[32 биттәге иллюстрацияләр]
Син Йәһвәгә тулысынча таянасыңмы?