Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Камил Җитәкче, Мәсих, артыннан барабыз

Камил Җитәкче, Мәсих, артыннан барабыз

Камил Җитәкче, Мәсих, артыннан барабыз

БУ ДӨНЬЯДАГЫ идарәчеләр артыннан баручы кешеләрнең өмете еш кына өзелә. Әмма Мәсих җитәкчелегенә буйсынган кешеләрнең хәле исә башкача. Гайсә болай дигән: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз» (Мат. 11:28, 29). Гайсәнең җитәкчелеге канәгатьлек һәм бәхет китерә. Ул басынкы күңелле һәм рухы изелгән кешеләр белән тирән кызыксынып, аларны үзенең уңайлы камытын кияргә чакыра. Ләкин Гайсәнең җитәкчелеге буенча яшәү үз эченә нәрсә ала?

«Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте»,— дип язган рәсүл Петер (1 Пет. 2:21). Гайсәнең эзләреннән бару безнең өчен никадәр мөһим? Әйтик, син мина кырын үтәргә туры килгән кешеләр белән бергә барасың ди, һәм сезнең арагыздан берегез генә ничек барырга икәнен белә. Син, бәлкем, хәтта эзгә-эз барырга туры килсә дә, әллә аның артыннан бармас идеңме? Шулай ук без дә имин яшәргә теләсәк, Гайсәнең үрнәге буенча эш итәргә тиеш. Бу аның сүзен тыңлау вә үтәү һәм аның вәкилләре белән хезмәттәшлек итү дигәнне аңлата.

Ишеткәнне үтәгез

Таудагы вәгазенең ахырында Гайсә болай дигән: «Шулай итеп, Минем сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үзенең йортын таш өстенә салган акыллы кешегә охшаган. Яңгыр явып, елгалар ташып, көчле җилләр исеп шул йортка ябырылган, әмма ул җимерелмәгән. Чөнки йорт таш нигез өстенә салынган булган» (Мат. 7:24, 25).

Шулай итеп, Гайсә аның сүзләрен ишетүче һәм үтәүче кешене «акыллы» дип атаган. Гайсәнең үрнәген кадерләгәнебезне без эчкерсез тыңлаучанлыгыбыз белән күрсәтәбезме я Гайсәнең әмерләре арасыннан безнең өчен үтәргә җиңел һәм уңайлы булганнарны гына сайларга һәвәсме? Гайсә: «Мин һәрвакыт Ул [Аллаһы] теләгән эшләрне генә эшлим»,— дигән (Яхъя 8:29). Әйдәгез аңардан үрнәк алырга тырышыйк.

Беренче гасырда рәсүлләр Мәсихнең җитәкчелегенә буйсынып, яхшы үрнәк күрсәткән. Бер тапкыр Петер Гайсәгә: «Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек»,— дигән (Марк 10:28). Чыннан да, рәсүлләр Гайсәнең җитәкчелеген шулкадәр югары бәяләгән ки, хәтта аңа иярер өчен бөтен нәрсәләреннән икеләнмичә баш тарткан (Мат. 4:18—22).

Мәсихнең вәкилләре белән хезмәттәшлек итегез

Гайсә артыннан барыр өчен тагын бер мөмкинлек бар. Моның турында Гайсә болай дигән: «Мин җибәргән кешене кабул итүче Мине кабул итә» (Яхъя 13:20). Ул үзенең майланган вәкилләрен «кардәшләр» дип атаган (Мат. 25:40, «Яхшы хәбәр»). Гайсә күктә яшәр өчен терелтелгәч, аның «кардәшләре» «Мәсих исеменнән» вәкилләр буларак эш итәргә билгеләнгән. Алар башкаларны Йәһвә Аллаһы белән татуланырга чакырырга тиеш булган (2 Көр. 5:18—20). Мәсихнең җитәкчелеген кабул итүебез аның «кардәшләренә» буйсынуны үз эченә ала.

Без Аллаһының Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбыз аша үз вакытында бирелгән киңәшләрен ничек кабул иткәнебезне тикшерсәк, яхшы булыр. Изге Язмаларны өйрәнү һәм җыелыш очрашуларына йөрү Мәсихнең сүзләрен исебезгә төшерергә булыша (2 Пет. 3:1, 2). Бу рухи ризык белән «тукланып», без искә төшерүләр өчен чын күңелдән рәхмәтле булганыбызны күрсәтәбез. Әмма кайвакыт кайбер киңәшләр кабатлана икән, без моңа ничек карарга тиеш? Мәсәлән, Аллаһы Сүзендә «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга дигән киңәш бар (1 Көр. 7:39). Бу сорау вакыт-вакыт инде йөз елдан артык «Күзәтү манарасы»нда карала. Мәсихнең кардәшләре Аллаһының бу һәм башка киңәшләре турында мәкаләләр бастырып, һичшиксез безнең рухи иминлегебез турында кайгыртканын күрсәтә. Бу искә төшерүләргә игътибарлы булып та, без камил Җитәкчебез, Гайсә Мәсих, артыннан барганыбызны күрсәтәбез.

«Тәкъвалар юлы ул — таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 4:18 дә. Әйе, Гайсәнең җитәкчелегендә мәсихче җыелыш бер урында таптанып тормый, ә алга барып, яхшыра бара һәм уңай үзгәрешләр кичерә. Мәсихнең «кардәшләре» белән хезмәттәшлек итәр өчен тагын бер юл — бу «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне төгәлрәк аңлатканда, моңа уңай карашта булу (Мат. 24:45).

Без шулай ук Мәсихнең «кардәшләренә» буйсынганыбызны мәсихче җыелышта билгеләнгән күзәтчеләр белән хезмәттәшлек итеп күрсәтәбез. Рәсүл Паул болай дигән: «Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз. Алар... сезнең җаннарыгыз турында кайгырталар» (Евр. 13:17). Мәсәлән, берәр өлкән безгә гаилә белән регуляр рәвештә гыйбадәт кылуның мөһимлеге турында әйтергә я безнең хезмәтебезнең кайбер яклары турында киңәшләр бирергә мөмкин. Күчеп йөрүче күзәтче мәсихче тормышыбызның берәр ягына кагылышлы файдалы киңәшләр бирә ала. Андый киңәшләрне теләп кулланганда, без Җитәкчебез Гайсә артыннан барганыбызны күрсәтәбез.

Бу дөньяда, кызганычка каршы, яхшы җитәкчелек юк. Ләкин никадәр рәхәт Мәсихнең яратучан җитәкчелеге буенча яшәү! Шуңа күрә, әйдәгез безнең Җитәкчебезгә тыңлаучан булыйк һәм ул бүген кулланган кешеләр белән хезмәттәшлек итик.

[27 биттәге иллюстрацияләр]

Син Изге Язмалардагы Раббыга иман итүче белән генә никахлашырга дигән киңәшне кабул итәсеңме?