Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихче гаиләләр, уяу булыгыз

Мәсихче гаиләләр, уяу булыгыз

Мәсихче гаиләләр, уяу булыгыз

«Уяу һәм аек булыйк» (1 ТЕС. 5:6).

1, 2. Гаилә рухи яктан уяу булсын өчен, нәрсә кирәк?

«ЙӘҺВӘНЕҢ бөек һәм куркыныч көне» турында рәсүл Паул Тессалуникәдәге мәсихчеләргә болай дип язган: «Сез караңгылыкта булсагыз, ул көн сезнең өчен карак кебек көтмәгәндә килер иде, ә сез, туганнар, караңгылыкта түгел. Чөнки сез барыгыз да яктылыкныкы һәм көннеке. Без төннеке һәм караңгылыкныкы түгел». Аннары Паул болай дигән: «Шулай итеп, башкалар кебек йоклап ятмыйк, бәлки уяу һәм аек булыйк» (Йоил 2:31; 1 Тес. 5:4—6).

2 Паулның тессалуникәлеләргә биргән бу киңәше «ахыр заман» вакытында яшәүче мәсихчеләр өчен аеруча урынлы (Дан. 12:4). Бу явыз дөнья үз ахырына якынлашып килгәндә, Шайтан Аллаһының мөмкин кадәр күбрәк хезмәтчеләрен хак юлдан читкә алып китәргә тырыша. Шуңа күрә безнең өчен Паулның рухи яктан уяу булырга дигән кисәтүенә колак салу акыллы булыр иде. Мәсихче гаилә рухи яктан уяу булсын өчен, гаиләдәгеләрнең һәрберсенә Изге Язмаларда әйтелгән бурычларын үтәү мөһим. Гаиләләренә уяу булырга ярдәм итүдә, ирләр, хатыннар һәм балалар нинди роль уйный?

Ирләр, «яхшы Көтүчедән» үрнәк алыгыз

3. 1 Тимутегә 5:8 буенча, ир кешенең, гаилә башы буларак, нинди вазифасы бар?

3 Изге Язмалар буенча, «хатынның башы — ир» (1 Көр. 11:3). Ир кешенең, гаилә башы буларак, нинди вазифасы бар? Изге Язмаларда болай диелә: «Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була» (1 Тим. 5:8). Һичшиксез, ир кеше үз гаиләсен матди яктан тәэмин итәргә тиеш. Әмма үз гаиләсенә уяу булырга ярдәм итәр өчен, аңардан акча эшләп табудан тыш тагын нәрсә таләп ителә? Аңа гаиләдәгеләрнең һәрберсенә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә ярдәм итеп, гаиләсен рухи яктан ныгытырга кирәк (Гыйб. сүз. 24:3, 4). Ул моны ничек эшли ала?

4. Ир кешегә гаиләсен рухи яктан ныгытырга нәрсә ярдәм итә ала?

4 «Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы» булганга, өйләнгән ир кеше Гайсәнең җыелыш өстеннән ничек башчылык иткәнен яхшырак белергә тырышырга һәм аңардан үрнәк алырга тиеш (Эфес. 5:23). Гайсәнең үз шәкертләре белән мөнәсәбәтләрен сурәтләүче сүзләренә игътибар итик. (Яхъя 10:14, 15 не укы.) Үз гаиләсен рухи яктан ныгытырга теләгән ир кешегә бу яктан уңышка ирешер өчен, нәрсә эшләү мөһим? Аңа Гайсәнең яхшы Көтүче буларак, әйткән сүзләрен һәм эшләрен өйрәнергә һәм аның «эзләре буенча» барырга кирәк (1 Пет. 2:21).

5. Яхшы Көтүче җыелышны никадәр яхшы белә?

5 Әйдәгез, гаилә башы Мәсих үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә ала икәнен карап чыгыйк. Көтүченең сарыклары белән мөнәсәбәтләре белемгә һәм ышанычка нигезләнә. Көтүче сарыклары турында бар нәрсәне белә һәм сарыклар да үзләренең көтүчесен белә һәм аңа ышана. Алар аның тавышын таный һәм аңа буйсына. «Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар»,— дигән Гайсә. Аның җыелыш турында белемнәре өстән-өстән генә түгел. Биредәге «таныйм» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе берәрсен «яхшы, якыннан белүне» аңлата. Әйе, яхшы Көтүче һәр сарыгын белә. Аңа һәрберсенең ихтыяҗлары, аларның җитешмәгән һәм көчле яклары билгеле. Безнең өчен Үрнәк булып торган яхшы Көтүченең игътибарыннан бернәрсә дә читтә калмый. Сарыклар да көтүчесен яхшы белә һәм аңа, үзләренең Җитәкчесенә буларак, ышана.

6. Ирләр Яхшы Көтүченең үрнәгенә ничек иярә ала?

6 Мәсихнең үрнәгенә ияреп, ир кеше гаиләсе белән җитәкчелек иткәндә, үзе турында көтүче буларак, ә кайгыртуына тапшырылган гаиләсе турында сарыклар буларак уйларга өйрәнергә тиеш. Аңа үз гаиләсен яхшы белергә тырышырга кирәк. Бу мөмкинме? Әйе, ул гаиләдәгеләрнең һәрберсе белән ачык аралашса, алар үз борчулары турында сөйләгәндә, аларны тыңласа һәм гаилә эшләрендә җитәкчелек алса, мөмкин. Шулай ук аңа гаилә белән гыйбадәт кылу, җыелыш очрашуларына бару, вәгазьләү, ял итү, күңел ачу һәм башка нәрсәләр белән бәйле карарлар кабул иткәндә, гаиләдәгеләрнең шартларын исәпкә алырга кирәк. Мәсихче ир Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнеп һәм гаиләсен яхшырак белеп, җитәкчелекне үз өстенә алса, гаиләдәгеләр аңа гаилә башы буларак, күбрәк ышаначак, ә ул аларның хак Аллаһыга бердәм гыйбадәт кылуларын күреп, канәгать булачак.

7, 8. Ир Яхшы Көтүчедән үрнәк алып, гаиләдәгеләренә ничек ярату күрсәтә ала?

7 Яхшы көтүче шулай ук үз сарыкларын ярата. Инҗилдә Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында укыганда, без аның үз шәкертләренә күрсәткән яратуын күбрәк кадерли башлыйбыз. Ул хәтта сарыклары өчен үз тормышын да кызганмаган. Ирләр Гайсәдән үрнәк алып, кайгыртуларына тапшырылган гаиләдәгеләрне яратырга тиеш. Аллаһының хуплавын алырга теләгән ир үз хатыны белән тупас мөгамәлә итми, ә аны Мәсих «иман итүчеләр бердәмлеген яраткан» кебек ярата (Эфес. 5:25). Ирнең әйткән сүзләрендә игелек һәм кайгырту чагылырга тиеш, чөнки аның хатыны хөрмәткә лаек (1 Пет. 3:7).

8 Гаилә башы балаларын Аллаһы принципларыннан тайпылмыйча тәрбияләргә тиеш. Шул ук вакыт аңа үз балаларына ярату да күрсәтергә кирәк. Аларны төзәтергә кирәк булганда, ул моны ярату белән эшләр. Кайбер балаларга, бәлкем, үзләреннән нәрсә көтелгәнен аңлар өчен, күбрәк вакыт кирәк булыр. Андый очракта әти кешегә күбрәк сабырлык күрсәтергә туры килер. Ир кешеләр Гайсәнең үрнәге буенча эш иткәндә, аларның өйләрендә иминлек белән тынычлык хөкем сөрә. Аларның гаиләләре рухи иминлеккә шатлана. Андый иминлек турында мәдхия җырлаучы җырлаган. (Мәдхия 22:1—6 ны укы.)

9. Мәсихче ирләрнең, ыруг башлыгы Нухныкы кебек, нинди җаваплылыгы бар, һәм аларга бу яктан нәрсә ярдәм итәчәк?

9 Мәсихче гаилә башлары өчен Нух та яхшы үрнәк булып тора. Ыруг башлыгы Нух Туфан алдыннан яшәгән һәм ул вакыттагы дөнья үзенең ахырына якынлашып килгән. Йәһвә «Нух белән җиде кешедән кала, борынгы җиһанны... аямаган: дәһриләр өстенә туфан китерткән» (2 Пет. 2:5). Нух үз гаиләсенә Туфанны кичерергә ярдәм итәргә җаваплы булган. Бу дөньяның соңгы көннәрендә мәсихче гаилә башлары да моңа охшаш хәлдә (Мат. 24:37). Һәм алар үз гаиләләренә Яхшы Көтүче турында күбрәк белеп һәм аңа охшарга тырышып кына ярдәм итә алалар.

Хатыннар, үз гаиләләрегезне ныгытыгыз

10. Хатын өчен иренә буйсыну нәрсә аңлата?

10 «Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз»,— дип язган рәсүл Паул (Эфес. 5:22). Бу сүзләрне Паул хатыннарны кимсетер өчен язмаган, юк. Беренче хатын-кызны, Хауваны, барлыкка китерер алдыннан, хак Аллаһы болай дигән: «Адәмне ялгызын калдыру әйбәт түгел, үзенә тиң бер ярдәмчене яратачакмын» (Ярат. 2:18). «Ярдәмче» ролен үтәү, үз иренә гаиләдәге бурычларын үтәргә булышу, чыннан да хөрмәтле вазифа.

11. Үрнәк алырлык хатын үз гаиләсе хакында ничек кайгырта?

11 Үрнәк алырлык хатын үзенең гаиләсе файдасына эш итә. (Гыйбрәтле сүзләр 14:1 не укы.) Башчылык принцибын санга сукмаган акылсыз хатыннан аермалы буларак, акыллы хатын бу төзелешне тирен хөрмәт итә. Аның үзен тотышында бу дөньяга хас булган буйсынмау һәм бәйсезлек рухы чагылмый, ул үз иренә буйсына (Эфес. 2:2). Акылсыз хатын уйламыйча үз ирен яманлап сөйли, ә акыллы хатын балалары һәм башкалар алдында үз иренең абруен арттырырга тырыша. Акыллы хатын ирен тәнкыйтьләп һәм аның белән телләшеп, иренең башчылыгына хөрмәт күрсәтмәүдән саклана. Шулай ук ул сакчыл булырга тырыша. Акылсыз хатын гаиләсе көч түгеп тапкан акчаны туздырып бетерәдер. Ярдәмчел хатын алай эшләми. Ул акча мәсьәләләрен ире белән киңәшләшеп хәл итә. Аның эшләрендә сакчыл булуы һәм акчаны тота белүе күренә. Ул иренә күбрәк эшләргә кирәк дип бәйләнми.

12. Хатын үз гаиләсенә уяу булырга ничек ярдәм итә ала?

12 Үрнәк хатын иренә балаларын рухи яктан өйрәтергә булышып, гаиләсенә уяу булырга ярдәм итә (Гыйб. сүз. 1:8). Ул, гаилә белән гыйбадәт кылу үткәрелсен өчен, тырышлыклар куя. Өстәвенә, андый хатын ире балаларын, үгет-нәсыйхәт биреп, тәрбияләгәндә аңа булышлык күрсәтә. Акылсыз хатынның балалары исә физик һәм рухи яктан интегә. Никадәр аерылып тора аңардан акыллы хатын!

13. Ни өчен хатынга теократик эшләрдә катнашкан иренә булышлык күрсәтү мөһим?

13 Иренә ярдәм итәргә әзер булган хатын аның мәсихче җыелыш эшләрендә актив рәвештә катнашуына ничек карый? Ул моңа шатлана! Ире хезмәттәш ярдәмче я өлкән булып хезмәт итәме яисә, бәлкем, Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетының я Региональ төзелеш комитетының әгъзасымы, ул иренең хөрмәтле вазифалары булуына сөенә. Үз иренә сүзләре һәм эшләре белән ярдәм итеп торыр өчен, аңа һичшиксез зур фидакарьлек рухы күрсәтергә кирәк булачак. Ләкин ул шуны аңлый: иренең теократик эшләрдә катнашуы бөтен гаиләсенә рухи яктан уяу булып калырга ярдәм итә.

14. а) Хатынга нәрсә эшләү авыр булырга мөмкин, һәм бу яктан аңа нәрсә ярдәм итә ала? б) Гаиләсенең иминлеге турында хатын ничек кайгырта?

14 Иренең кабул иткән карарлары белән риза булмаганда хатынга ярдәмче ролен үтәү авыр булырга мөмкин. Ләкин андый очракларда да ул «басынкы һәм тыныч рух» күрсәтә һәм иренең карары яхшы нәтиҗәләргә китерсен өчен, бар тырышлыкларын куя (1 Пет. 3:4). Яхшы хатын шулай ук үткәндә яшәгән диндар хатын-кызларның, мәсәлән, Сара, Рут, Әбигыя һәм Гайсәнең әнисе Мәрьямнең, үрнәгенә иярергә тырыша (1 Пет. 3:5, 6). Ул шулай ук үзләрен бүгенге көннәрдә «чын иман итүчеләр» итеп тоткан олы яшьтәге хатын-кызлардан үрнәк ала (Тит. 2:3, 4). Иренә ярату һәм хөрмәт күрсәтеп, үрнәк хатын никахын ныгыта һәм гаиләсенең иминлеген саклый. Ул йортына ямь кертә, һәм аның гаиләсендә тынычлык хөкем сөрә. Рухи карашлы ир ярдәмчел хатынын бик кадерли! (Гыйб. сүз. 18:22).

Яшьләр, күренмәгән нәрсәләргә игътибарыгызны туплагыз

15. Гаиләләре уяу булсын өчен, яшьләр ата-аналарына ничек ярдәм итә ала?

15 Яшьләр, гаиләгез рухи яктан уяу булсын өчен, сез ата-аналарыгызга ничек ярдәм итә аласыз? Йәһвә сезгә әзерләп куйган бүләк турында уйланыгыз. Әти-әниләрегез, бәлкем, бала чакта, сезгә Оҗмахтагы тормышны сурәтләгән рәсемнәр күрсәткән булгандыр. Сез бераз үскәч, алар, мөгаен, Изге Язмаларны һәм мәсихче басмаларны кулланып, сезгә яңа дөньядагы мәңгелек тормышны күз алдыгызга китерергә булышкандыр. Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга кую һәм тормышыгызны моны исәпкә алып «планлаштыру» сезгә уяу булырга ярдәм итәчәк.

16, 17. Яшьләргә яшәү өчен йөгергәндә, уңышлы булырга нәрсә ярдәм итә ала?

16 Паулның 1 Көринтлеләргә 9:24 тә язылган сүзләренә игътибар итегез. (Укы.) Яшәү өчен йөгергәндә җиңү максаты белән йөгерегез. Мәңгелек тормыш бүләген алырга ярдәм иткән юлны сайлагыз. Күпләр мал-мөлкәт артыннан куып яши башлаганга, шул бүләкләре турында оныткан. Нинди акылсызлык! Байлык җыюга тупланган тормыш чын бәхет китерми. Акчага сатып алган нәрсәләр вакытлыча гына. Шуңа күрә күренмәгән нәрсәләргә игътибарыгызны туплагыз. Ни өчен? Чөнки «күренмәгәне — мәңгелек» (2 Көр. 4:18).

17 «Күренмәгән» нәрсәләргә Патшалык фатихалары керә. Андый фатихаларны алырга ярдәм итәчәк максатлар куегыз. Йәһвәгә хезмәт итеп яшәү чын бәхет китерә. Хак Аллаһыга хезмәт итү кыска вакытлы һәм озак вакытлы максатлар куеп, аларга ирешергә мөмкинлекләр бирә *. Ирешерлек максатлар кую сезгә игътибарыгызны Аллаһыга хезмәт итүгә тупларга һәм мәңгелек тормыш бүләгенә омтылырга ярдәм итәчәк (1 Яхъя 2:17).

18, 19. Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләре бармы икәнен яшьләр ничек билгели ала?

18 Яшьләр, мәңгелек тормышка алып баручы беренче адым — бу Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр булдыру. Сезнең Аллаһы белән андый мөнәсәбәтләрегез инде бармы? Үзегездән болай дип сорагыз: «Мин рухи кешеме яки рухи эшләрдә әти-әнием әйтеп торганга гына катнашаммы? Мин Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстерәмме? Регуляр рәвештә дога кылу һәм Изге Язмаларны өйрәнү өчен, җыелыш очрашуларына бару һәм вәгазь эшендә катнашу өчен, мин тырышлыклар куеп тораммы? Һәм Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр булдырып, аңа якынлашаммы?» (Ягък. 4:8).

19 Муса мисалы турында уйланыгыз. Ул, чит культура тәэсире астында яшәсә дә, фиргавен кызының угылы дип йөртелүгә караганда, Йәһвә хезмәтчесе буларак билгеле булуны яхшырак дип күргән. (Еврейләргә 11:24—27 не укы.) Мәсихче яшьләр, сезгә дә, Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә тәвәккәл булырга кирәк. Шулай эшләп, сез чын бәхет табачаксыз, хәзер иң яхшы тормыш юлы белән барачаксыз һәм сезнең «чын тормышка ирешү» өметегез булачак (1 Тим. 6:19).

20. Яшәү өчен йөгерүчеләрнең кайсысы бүләк алачак?

20 Борынгы вакытта үткәрелгән уеннарда йөгерүчеләрнең берсе генә җиңүче булып чыккан. Яшәү өчен йөгергәндә исә хәл башкача. Аллаһы «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (1 Тим. 2:3, 4). Сезгә хәтле күпләр ярыш юлын уңышлы үткән һәм сезнең белән дә янәшәдә күпләр йөгерә (Евр. 12:1, 2). Бирешмәгәннәрнең һәрберсе бүләк алачак. Шуңа күрә тәвәккәллек белән җиңүгә омтылыгыз!

21. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

21 «Йәһвәнең бөек һәм куркыныч көне» һичшиксез киләчәк (Мал. 4:5). Бу көн мәсихче гаиләләр өчен көтелмәгән булмаячак. Гаиләдегәләрнең һәрберсенә Изге Язмаларда әйтелгән бурычларын үтәү мөһим. Рухи яктан уяу булып калыр өчен һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытыр өчен сез тагын нәрсә эшли аласыз? Киләсе мәкаләдә бөтен гаиләнең рухи иминлегенә тәэсир иткән өч як каралачак.

[Искәрмә]

^ 17 абз. «Күзәту манарасы» 2010 ел, 15 ноябрь, 12—16 битләрне һәм «Күзәтү манарасы» (рус) 2004 ел, 15 июль, 21—23 битләрне кара.

Сез нәрсә белдегез?

• Ни өчен мәсихче гаиләләргә уяу булу мөһим?

• Ир яхшы Көтүченең үрнәгенә ничек иярә ала?

• Үрнәк алырлык хатын иренә ярдәм итәр өчен, нәрсә эшли ала?

• Балалар гаиләләренә рухи яктан уяу булып калырга ничек ярдәм итә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Рухи карашлы ир өчен ярдәмчел хатын бик кадерле