Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихче гаиләләр, «әзер булыгыз»

Мәсихче гаиләләр, «әзер булыгыз»

Мәсихче гаиләләр, «әзер булыгыз»

«Әзер булыгыз: Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк» (ЛҮК 12:40).

1, 2. Ни өчен Гайсәнең «әзер булыгыз» дигән кисәтүенә колак салу мөһим?

«АДӘМ УЛЫ Үзенең даны белән» килгәч һәм «кешеләрне икегә» аергач, сезнең белән һәм гаиләгез белән нәрсә булыр? (Мат. 25:31, 32). Бу без уйламаган сәгатьтә булачак, шуңа күрә Гайсәнең «әзер булыгыз» дигән сүзләренә колак салу бик мөһим! (Лүк 12:40).

2 Үткән мәкаләдән без гаиләдәгеләрнең һәрберсе үз бурычларын тырышып үтәп, гаиләләренә рухи яктан уяу булып калырга ярдәм итә ала икәнен белгән идек. Әйдәгез гаиләдәге рухи иминлекне сакларга ярдәм иткән тагын өч якка игътибар итик.

Күзләрегезне «яхшы» килеш саклагыз

3, 4. а) Мәсихче гаиләләр нәрсәдән сакланырга тиеш? б) Күзләрне «яхшы» килеш саклау нәрсә аңлата?

3 Гаиләләр Мәсихнең килүенә әзер булыр өчен һәм хак гыйбадәттән тайпылмас өчен, үтә игътибарлы булырга тиеш. Аларга хак гыйбадәттән читкә алып китә алган һәрнәрсәдән сакланырга кирәк. Күп кенә гаиләләр материализм тозагына эләккәнгә, Гайсәнең күзләрне «яхшы» килеш саклау турында әйткән сүзләренә игътибар итик. (Маттай 6:22, 23 не укы.) Яктырткыч, абынып егылмас өчен, юлны яктырткан кебек, безнең образлы «күңел күзләребез» безгә тормыш юлыннан сөртенмичә барырга булыша ала (Эфес. 1:18, 19).

4 Күз, яхшы күрсен өчен, сәламәт булырга һәм караган нәрсәгә тупланырга сәләтле булырга тиеш. Шуны ук күңел күзләребез турында да әйтеп була. Образлы күзләребезнең яхшы булуы игътибарыбызның бер максатка тупланган булуын аңлата. Байлык артыннан куып яшәр һәм чиктән тыш гаиләнең физик ихтыяҗлары турында кайгыртыр урынына без күзләребезне рухи нәрсәләргә туплыйбыз (Мат. 6:33). Бу булганына канәгать булып яшәүне һәм Аллаһыга хезмәт итүне тормышыбызда беренче урынга куюны аңлата (Евр. 13:5).

5. Бер яшүсмер кыз күзләрен Аллаһыга хезмәт итүгә туплаганын ничек күрсәткән?

5 Балаларны күзләрен яхшы килеш сакларга өйрәтү бик яхшы нәтиҗәләргә китерә ала! Эфиопиядә яшәгән бер яшүсмер кызның мисалына игътибар итик. Мәктәпне тәмамлагач, аңа яхшы укыганы өчен һәм укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирер өчен стипендия тәкъдим иткәннәр. Әмма күзләре Йәһвәгә хезмәт итүгә тупланган булганга, ул стипендиядән баш тарткан. Соңрак аңа эш хакы 3 000 евро булган эш тәкъдим иткәннәр. Илендәге уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда бу шактый зур акча булган. Бу тәкъдим бик кызыктыргыч булса да, ул аны кире каккан, чөнки аның күзләре пионер хезмәтенә тупланган булган. Бу карарны кабул итәр өчен аңа әти-әнисе белән киңәшләшергә кирәк булмаган. Әти-әнисе моны белгәч, кызларына нәрсә дигән? Алар сөенеп, аның белән горурланалар дип әйткәннәр.

6, 7. Без нәрсәдән сакланырга тиеш?

6 Гайсәнең Маттай 6:22, 23 тә язылган сүзләрендә комсызлыктан сакланырга дигән фикер бар. Бу шигырьләрдә «яхшы» һәм «начар» күзләр турында әйтелә. «Начар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе шулай ук «көнче» һәм «комсыз» дигән мәгънә йөртергә мөмкин. Йәһвә комсызлыкка ничек карый? «Фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Эфес. 5:3).

7 Бәлкем, без башкаларда комсызлыкны шунда ук күреп алабыздыр, ләкин үзебездә бу сыйфатны күреп алу бик үк җиңел түгелдер. Шуңа күрә Гайсәнең мондый киңәшенә колак салу акыллы: «Карагыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз» (Лүк 12:15). Моның өчен безгә үзебезне тикшереп торырга кирәк. Бу безгә эчке теләкләребезне күрергә ярдәм итәчәк. Мәсихче гаиләләр ял итүгә, күңел ачуларга, төрле әйберләрне сатып алуга күпме вакыт һәм акча сарыф иткәннәре турында җитди уйланырга тиеш.

8. Берәр нәрсә сатып алыр алдыннан нинди якларны исәпкә алу мөһим?

8 Берәр нәрсә сатып алыр алдыннан моңа акча җитәрме юкмы икәне турында уйлаудан тыш, башка якларга да игътибар итәргә кирәк: «Бу әйберне кулланырга һәм тиешле хәлдә сакларга минем вакытым булырмы? Аның белән дөрес файдалана белергә өйрәнер өчен күпме вакыт китәчәк?» Яшьләр, сездә кыйммәтле киемнәр белән әйберләр сатып алырга акылсыз теләкләр тумасын өчен, рекламада әйтелгәннең барысына да ышанмагыз. Тотнаклы булыгыз. Шулай ук гаиләдәгеләргә берәр нәрсәне сатып алу гаиләләренә Адәм улының килүенә әзер булырга комачауламасмы? Моның турында да уйланырга кирәк. Йәһвәнең: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам»,— дигән вәгъдәсенә ышаныгыз (Евр. 13:5).

Рухи максатлар куеп аларга ирешегез

9. Рухи максатларга омтылу гаиләгә ничек ярдәм итә ала?

9 Гаиләдәгеләргә үз иманнарын ныгытырга һәм гаиләдәге рухи иминлекне сакларга ярдәм иткән тагын бер юл — бу рухи максатлар куеп, аларга ирешү. Бу гаиләләргә үз тормышлары һәм хезмәтләре белән Йәһвәне никадәр сөендергәннәрен һәм алар өчен нинди эшләр аеруча мөһим икәнен күрергә ярдәм итәчәк. (Филиппуйлыларга 1:10 ны укы.)

10, 11. Сезнең гаиләгез хәзер нинди рухи максатларга омтыла, һәм киләчәккә сез нинди максатлар куярга теләр идегез?

10 Гаиләгә хәтта кечкенә максатлар кую да зур файда китерә ала. Мисал өчен, көндәлек шигырьне һәр көн карап чыгу максатын алыйк. Гаиләдәгеләрнең комментарийлары гаилә башына аларның рухи хәлен күрергә булышачак. Изге Язмаларны гаилә белән бергә һәр көн уку максаты балаларга уку күнекмәләрен камилләштерергә һәм Изге Язмаларны яхшырак аңларга искиткеч мөмкинлек бирә (Мәд. 1:1, 2). Һәм догаларның сыйфатын яхшырту максаты кую яхшы булыр иде. Тагын бер бик яхшы максат — бу изге рух тудырган сыйфатларны үстерү (Гәл. 5:22, 23). Вәгазьләгәндә кешеләргә теләктәшлек күрсәтергә мөмкинлекләр эзләгез. Гаилә андый максатка омтылырга тырышса, бу балаларга кешеләрнең хәленә керә белүчән булырга ярдәм итә ала, һәм аларның гомуми пионерлар я миссионерлар булып хезмәт итү теләкләре туар.

11 Сез үзегез һәм гаиләгез омтыла алган кайбер максатларны карап чыксагыз, яхшы булыр иде. Гаиләгез күбрәк вәгазьләр өчен вакыт бүлеп куя аламы? Телефон аша, урамда я кешеләр эшләгән урыннарда вәгазьләргә курыкмас өчен, сез көч куя алыр идегезме? Сез Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирләрдә вәгазьли аласызмы? Гаиләгездә берәрсе башка милләт кешеләренә вәгазьләр өчен чит телне өйрәнә алыр идеме?

12. Гаилә башлары гаиләләренә рухи яктан үсәргә ничек булыша ала?

12 Гаилә башына гаиләсенең рухилыгын кайсы яклардан яхшыртып була икәнен ачыкларга кирәк. Аннары бу максатка ирешер өчен, нәрсә эшләргә кирәк икәнен билгеләп куеп була. Максатлар ирешерлек булырга тиеш, һәм аларны гаиләдәгеләрнең шартларын вә сәләтләрен исәпкә алып тотып куярга кирәк (Гыйб. сүз. 13:12). Әлбәттә, зур максатларга ирешү вакыт таләп итә. Шуңа күрә рухи нәрсәләргә вакытны, мәсәлән, телевизор карау хисабына табыгыз (Эфес. 5:15, 16). Гаиләгезнең максатлары тормышка ашсын өчен, бар көчегезне куегыз (Гәл. 6:9). Рухи максатларга омтылган гаиләләрнең алга китешләре «һәркемгә ачык күренәчәк» (1 Тим. 4:15).

Гаилә белән гыйбадәт кылу регуляр үтсен

13. Җыелыш очрашуларның тәртибендә нинди үзгәрешләр булды, һәм без нинди сораулар турында уйланырга тиеш?

13 Безгә билгеле булганча, 2009 елның гыйнвар аеннан башлап җыелыш очрашуларының тәртибе үзгәрде. Бу гаиләләргә Адәм улының килүенә «әзер булырга» ярдәм итә. Аерым бер көнне үткән китап өйрәнү Теократик хезмәт мәктәбе һәм Хезмәт очрашуы белән бергә үткәрелә башлады. Андый үзгәреш мәсихче гаиләләргә атна саен берәр кичне гаилә белән гыйбадәт кылу үткәреп, үз рухилыкларын ныгыту мөмкинлеге бирү максаты белән эшләнелде. Бу үзгәрешләрдән соң инде берникадәр вакыт үтте. Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Бушаган вакытны мин гаилә белән гыйбадәт кылыр өчен я шәхси өйрәнү үткәрер өчен кулланаммы? Бу миңа тиешле файда китерәме?»

14. а) Гаилә белән гыйбадәт кылу киченең я шәхси өйрәнүнең төп максаты нинди? б) Ни өчен өйрәнү үткәрер өчен, берәр кичне бүлеп кую мөһим?

14 Атна саен үткәрелгән гаилә белән гыйбадәт кылуның я шәхси өйрәнүнең төп максаты — Аллаһыга якынлашу (Ягък. 4:8). Изге Язмаларны регуляр өйрәнеп, Барлыкка Китерүчебез турында күбрәк белгән саен, безнең аның белән мөнәсәбәтләребез ныгый бара. Йәһвәгә якынлашкан саен, безнең аны бөтен йөрәгебез, җаныбыз, акылыбыз һәм бөтен көчебез белән ярату теләгебез үсә бара (Марк 12:30). Һичшиксез, без Аллаһыга тыңлаучан булырга һәм аңардан үрнәк алырга телибез (Эфес. 5:1). Шуңа күрә Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен регуляр рәвештә үткәрү бик мөһим, чөнки бу гаиләдәге һәр кешегә алдан әйтелгән «зур афәткә» рухи яктан әзер булырга булыша (Мат. 24:21). Регуляр рәвештә гаилә белән гыйбадәт кылу котылу өчен кирәк.

15. Гаилә белән гыйбадәт кылу киче гаиләдәгеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итә ала?

15 Гаилә белән гыйбадәт кылу киченең тагын бер максаты — гаиләдәгеләргә бер-берсенә якынлашырга булышу. Һәр атна бергә рухи темаларга фикер алышуның гаиләдәгеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә тәэсире ап-ачык күренә. Ир белән хатын, бергә Изге Язмалардан рухи хәзинәләр табып шатланганда, бер-берсенә тагы да якынлаша! (Вәгазьче 4:12 не укы.) Ата-аналар һәм балалар Аллаһыга бергә гыйбадәт кылганда мәхәббәт аларны берләштерә (Көл. 3:14).

16. Өч апа-кардәшнең Изге Язмаларны өйрәнү өчен бер кичләрен бүлеп куюдан нинди файда алганнарын сөйләп бирегез.

16 Өч апа-кардәш бергә Изге Язмаларны өйрәнер өчен бер кичләрен бүлеп куйганнар. Моның аларга нинди файда китергәнен карап чыгыйк. Бу олы яшьтәге тол хатыннар туганнар булмаса да, бер шәһәрдә яши, һәм алар яхшы дуслар. Күбрәк бергә аралашырга һәм шул ук вакыт моның гади генә аралашу түгел, ә рухи файдалы булуын теләгәнгә, алар бергә очрашып, Изге Язмаларны өйрәнер өчен бер кичне бүлеп куярга булганнар һәм бергә «Аллаһы Патшалыгы турында төпле шаһитлек бирегез» дигән китапны өйрәнә башлаган. «Безгә бу вакыт шулхәтле күп шатлык китерә ки, хәтта өйрәнүебез гадәттә бер сәгатьтән күбрәк үтә,— дип әйтә аларның берсе.— Без беренче гасыр кардәшләребез белән булган хәлләрне күз алдыбызга китерергә тырышабыз һәм алар урынында булсак, нәрсә эшләр идек дип фикер алышабыз. Аннары белгәннәребезне хезмәттә кулланырга тырышабыз. Бу Патшалык хакында вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшебезне элеккегә караганда шатлыклырак һәм уңышлырак итә». Андый өйрәнү бу өч дус апа-кардәшне рухи яктан да ныгыта һәм бер-берсенә дә якынлаштыра. «Без андый өйрәнү мөмкинлеген бик кадерлибез»,— дип әйтә алар.

17. Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен нәрсә уңышлы итә?

17 Ә сезнең турыда нәрсә әйтеп була? Гаилә белән гыйбадәт кылу я шәхси өйрәнү сезгә файда китерәме? Ул очраклы рәвештә генә үтсә, сез бу өйрәнүнең максатларына ирешмәячәксез. Гаиләдәгеләрнең һәрберсе өйрәнергә билгеләнгән вакытта әзер булырга тиеш. Моңа әһәмиятсез нәрсәләр комачауларга тиеш түгел. Өстәвенә, өйрәнер өчен материалны гаиләдәгеләргә гамәли яктан файда китерерлек итеп сайларга кирәк. Бу өйрәнүләрне ничек күңеллерәк итәргә? Уңышлы өйрәтү ысулларын кулланыгыз, үзара ихтирамлы булыгыз һәм тыныч шартлар булдырыгыз (Ягък. 3:18) *.

Уяу һәм әзер булыгыз

18, 19. Адәм Улының килүе якын икәнен белү сезгә һәм гаиләгезгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

18 Без яшәгән көннәрдә дөнья шартлары бозыла бара. Бу 1914 елдан Шайтан дөньясының соңгы көннәре башланганына ачык дәлил булып тора. Һармагедунның давыллы болытлары куера бара. Тиздән Адәм Улы Йәһвәнең бозыкларга чыгарган хөкемен үтәячәк (Мәд. 36:10; Гыйб. сүз. 2:21, 22). Моны белү сезгә һәм гаиләгезгә әллә тәэсир итәргә тиеш түгелме?

19 Сез Гайсәнең күзләрне «яхшы» килеш сакларга дигән киңәшенә колак саласызмы? Бу дөнья кешеләре байлыкка, данга һәм хакимлеккә ирешергә тырышканда, гаиләгез рухи максатлар куеп, аларга ирешергә тырышамы? Сез Гаилә белән гыйбадәт кылу киченең я шәхси өйрәнүнең файдасын сизәсезме? Куелган максатларыгызга ирешәсезме? Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, сез ир, хатын я бала буларак мәсихче бурычларыгызны үтәп, гаиләгезгә уяу булып калырга булышасызмы? (1 Тес. 5:6). Шулай эшләсәгез, сез Адәм Улының килүенә әзер булачаксыз.

[Искәрмә]

^ 17 абз. Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә нәрсә өйрәнергә һәм аны ничек гамәли һәм күңелле итәргә икәне турында «Күзәтү манарасы» 2009 ел, 15 октябрь, 29—31 битләрне карагыз.

Сез нәрсә белдегез?

Күзләрне «яхшы» килеш саклап...

Рухи максатлар куеп һәм аларга ирешеп...

Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен регуляр рәвештә үткәреп...

• мәсихче гаиләләр ничек «әзер була» ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Күзләрнең «яхшы» булуы безне дөньяның кызыктыргыч нәрсәләрен кире кагарга дәртләндерәчәк