Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Синең тормышыңда иң мөһим шәхес кем?

Синең тормышыңда иң мөһим шәхес кем?

Синең тормышыңда иң мөһим шәхес кем?

«Бөтен җир өстеннән син генә Аллаһы Тәгалә» (МӘД. 83:18, ЯД).

1, 2. Ни өчен котылыр өчен, Йәһвәнең исемен генә белү җитәрлек түгел?

КАЙБЕР кешеләргә беренче тапкыр Йәһвә исеме турында Мәдхия 83:18 дән (ЯД) укып күрсәткәч, алар гаҗәпләнгәннәрдер. Анда болай дип язылган: «Кешеләр белсеннәр ки, син Йәһвә исемле Аллаһы, бөтен җир өстеннән син генә Аллаһы Тәгалә». Шуннан бирле алар, һичшиксез, башкаларга да Йәһвәне, яратучан Аллаһыны, белергә ярдәм итәр өчен, бу шигырьне куллана (Рим. 10:12, 13).

2 Кешеләр өчен Йәһвәнең исемен белү мөһим булса да, андый белем генә котылу өчен җитәрлек түгел. Мәдхия җырлаучы моның өчен мөһим булган тагын бер хакыйкатькә ничек басым ясаганына игътибар итегез. Ул болай дигән: «Бөтен җир өстеннән син генә Аллаһы Тәгалә». Әйе, Йәһвә бөтен Галәмдә иң мөһим Шәхес. Бар нәрсәне Барлыкка Китерүче буларак, аның акылга ия булган бар затлардан һәрнәрсәдә буйсынуны таләп итәргә хакы бар (Ачыл. 4:11). Шуңа күрә безгә үзебезгә мондый сорау бирергә кирәк: «Минем тормышымда иң мөһим шәхес кем?» Бу сорауга җавапны без җентекләп тикшереп чыгарга тиеш.

Гадән бакчасында күтәрелгән сорау

3, 4. Шайтан Хауваны ничек алдый алган һәм нинди нәтиҗә белән?

3 Бу сорауның җитдилеген Гадән бакчасында булган вакыйгалардан ачык күреп була. Анда бер фетнәчел фәрештә беренче хатын-кызны, Хауваны, үз теләкләрен Йәһвәнең билгеле бер агачтан җимеш ашамаска дигән боерыгыннан өстенрәк куярга котырткан. Бу фәрештә соңрак Шайтан Иблис буларак билгеле булып киткән (Ярат. 2:17; 2 Көр. 11:3). Хаува бу вәсвәсәгә бирелгән һәм шулай итеп Йәһвәнең хакимлеген хөрмәт итмәгәнен күрсәткән. Ул Йәһвәне үзенең тормышында иң мөһим Шәхес итеп танымаган. Ләкин Шайтан Хауваны алдар өчен, нәрсә эшләгән?

4 Шайтан Хаува белән сөйләшкәндә берничә мәкерле алым кулланган. (Яратылыш 3:1—5 не укы.) Беренчедән, Шайтан Йәһвәнең шәхси исемен кулланмаган. Ул аның турында «Алла» гына дигән. Яратылыш китабын язучы исә, шул бүлекнең беренче шигырендә Йәһвә исемен кулланган *. Икенчедән, Тәүратның төп нөсхәсе язылган телдә әйтелгәнчә, Аллаһының «боерыгы» дип әйтер урынына Шайтан Аллаһы «диде» генә дип әйткән (Ярат. 2:16). Шулай астыртын гына Шайтан, бәлкем, Аллаһы әйткән сүзләренең әһәмиятен киметергә тырышкандыр. Өченчедән, ул, Хаува белән генә сөйләшсә дә, «сез» алмашлыгын күплек санда кулланган. Шулай эшләп, Шайтан, күрәсең, аның горурлык тойгысын уятырга, ягъни аның үз-үзен, зурга санап, имеш ул үзе өчен дә һәм ире өчен дә җавап бирә алырлык итеп хис итүен теләгән. Нәтиҗәсе нинди булган? Хаува еланга: «Бакчадагы агачлардан җимеш ашарга безгә рөхсәт бар»,— диеп, үзе өчен дә, ире өчен дә җавап бирергә булган.

5. а) Шайтан Хауваны үз игътибарын нәрсәгә тупларга этәргән? б) Хаува тыелган җимешне ашап, нәрсә күрсәткән?

5 Шайтан шулай ук фактларны да бозып күрсәткән. Ул Хаувадан: «Алла чыннан да бакчадагы һичбер агачтан җимеш ашамагыз дидеме?» — дип сораган. Аның бу сүзләрендә Аллаһының гаделсез булганы турында фикер яңгыраган. Аннары Шайтан Хауваны «Алланың Үзе кебек» булып китеп, үзе турында һәм ничек ул, аның сүзләре буенча, үз тормышын яхшырта ала икәне турында уйларга мәҗбүр иткән. Ул хәтта аны. Ахыр чиктә ул Хауваны үзенә бар нәрсәне биргән Шәхес белән мөнәсәбәтләре турында түгел, ә бу агач һәм аның җимеше турында уйларга этәргән. (Яратылыш 3:6 ны укы.) Кызганычка каршы, Хаува бу җимешне ашап, үз тормышында Йәһвәнең иң мөһим Шәхес булмаганын күрсәткән.

Әюб көннәрендә күтәрелгән сорау

6. Шайтан Әюбнең сафлыгын ничек шик астына алган, һәм Әюбкә шулай итеп нинди мөмкинлек бирелгән булган?

6 Гасырлар үткәч, тугры кеше Әюбнең үз тормышында кем иң мөһим Шәхес икәнлеген күрсәтергә мөмкинлеге булган. Йәһвә Шайтанга Әюбнең сафлыгы турында әйткәч, Шайтан: «Әллә Әюб Аллаһыдан юкка гына куркып яшиме?» — дип каршы килгән (Әюб 1:7—10). Шайтан Әюбнең Аллаһыга тыңлаучан булуын кире какмаган, юк. Ул аның эчке теләкләрен шик астына алган. Ул Әюбне Йәһвәгә яратудан чыгып түгел, ә үз файдасын эзләп хезмәт итүдә гаепләгән. Бу гаепләүгә Әюб кенә җавап бирә алган, һәм аңа моны эшләргә мөмкинлек бирелгән.

7, 8. Әюб нинди сынаулар кичергән һәм тугры вә сабыр булып нәрсә күрсәткән?

7 Йәһвә Шайтанга Әюб өстенә бер-бер артлы бәлаләр яудырырга рөхсәт иткән (Әюб 1:12—19). Әюб үзгәргән шартларда үзен ничек тоткан? Без ул «гөнаһ кылмаган һәм Аллаһы хакында бер начар сүз әйтмәгән» дип укыйбыз (Әюб 1:22). Ләкин Шайтан тынычланмаган. Ул: «Тире өчен тире! Үз җаны өчен кеше үзендә булган барысын бирәчәк»,— диеп, һаман да аны гаепләвен дәвам иткән (Әюб 2:4) *. Шайтанның сүзләре буенча, Әюб газап чиксә, ул Йәһвәне үз тормышында инде иң мөһим Шәхес итеп санамаячак.

8 Әюбне җирәнгеч чир ямьсезләп бетергән, аннары хатыны аңа: «Аллаһыны каһәрлә дә үл!» — дип әйткән. Соңрак өч ялган юатучы аны начар эшләрдә гаепләгән (Әюб 2:11—13; 8:2—6; 22:2, 3). Әмма бар бу газапларны кичереп, Әюб үз сафлыгын бозмаган. (Әюб 2:9, 10 ны укы *.) Тугры һәм сабыр булып, ул Йәһвәнең үз тормышында иң мөһим Шәхес икәнен күрсәткән. Әюб шулай ук шуны раслаган: камил булмаган кеше, мөмкинлекләре чикле булса да, Иблиснең ялган гаепләүләренә җавап бирә ала. (Гыйбрәтле сүзләр 27:11 не чагыштыр.)

Гайсәнең камил җавабы

9. а) Шайтан Гайсәне үз теләген канәгатьләндерергә ничек вәсвәсәләргә тырышкан? б) Гайсә нәрсә эшләгән?

9 Гайсә суга чумдырылганнан соң, Шайтан тиздән аны үз тормышында Йәһвәне иң мөһим Шәхес итеп күрергә түгел, ә үз теләкләрен беренче урынга куярга вәсвәсәләргә тырышкан. Иблис Гайсәне өч тапкыр вәсвәсәгә дучар иткән. Башта, ул Гайсә ашау теләген канәгатьләндерсен дип, аны ташларны икмәккә әйләндерергә котырткан (Мат. 4:2, 3). Гайсә 40 көн ашамаган һәм бик ач булган. Шуңа күрә Иблис аны могҗизалар эшләү көчен үз файдасына кулланырга этәргән. Гайсә нәрсә эшләгән? Йәһвәнең җитәкчелеген тыңламаган Хаувадан аермалы буларак, Гайсә игътибарын Йәһвә Сүзенә туплаган һәм шунда ук бу вәсвәсәне кире каккан. (Маттай 4:4 не укы.)

10. Ни өчен Шайтан Гайсәне гыйбадәтханә стенасыннан ташланырга этәргән?

10 Шайтан шулай ук Гайсәне үзен эгоистларча тотарга котырткан. Ул аны гыйбадәтханә стенасыннан ташланырга этәргән (Мат. 4:5, 6). Шайтан нәрсәгә ирешергә өметләнгән? Ул, Гайсә егылып зыян күрмәсә, бу аның «Аллаһы улы» булганын күрсәтер иде дигән. Билгеле, Иблис Гайсәнең үз абруе турында чиктән тыш кайгыртуын, хәтта мактануын, теләгән. Шайтан, кешенең үз горурлыгы һәм башкалар алдында үз абруен төшермәү теләге аркасында берәр куркыныч тәкъдимне кабул итәргә мөмкин икәнен белгән. Шайтан Изге Язманы дөрес кулланмаган, ләкин Гайсә Йәһвәнең Сүзен төгәл аңлаганын күрсәткән. (Маттай 4:7 не укы.) Шайтанның тәкъдимен кире кагып, Гайсә яңадан Йәһвәнең үз тормышында иң мөһим Шәхес икәнлеген исбатлаган.

11. Ни өчен Гайсә Иблиснең дөньядагы барлык патшалыклар бирергә тәкъдимен кире каккан?

11 Ә инде бу гамәле дә барып чыкмагач, Шайтан Гайсәгә дөньядагы барлык патшалыкларны тәкъдим иткән (Мат. 4:8, 9). Гайсә шунда ук бу тәкъдимне кире каккан. Чөнки шуны аңлаган: ул аны кабул итсә, бу Йәһвә хакимлеген, аның Аллаһы Тәгалә булырга хокукын, кире кагуга тиң булыр иде. (Маттай 4:10 ны укы.) Өч очракта да Гайсә, Еврей Язмаларыннан өзекләр китереп, Шайтанга Йәһвәнең исемен кулланып, җавап биргән.

12. Үзенең җирдәге хезмәте тәмамланып килгәндә, Гайсә нинди авыр карар алдында торган, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

12 Үзенең үлеме алдындагы төнне Гайсәгә бик авыр карар кабул итәргә туры килгән. Ул үзенең хезмәте дәвамында тормышын корбан итеп бирергә әзер булуын кат-кат белдергән (Мат. 20:17—19, 28; Лүк 12:50; Яхъя 16:28). Әмма Гайсә үзен ялган гаепләячәкләр һәм яһүдләрнең судында көфер сөйләүче буларак үлемгә хөкем итәчәкләр икәнен белгән. Бу аны бик нык борчыган. Ул: «Атам! Әгәр мөмкин булса, Мине бу газаплар касәсеннән арындырчы!» — дип дога кылган. Ләкин аннары ул: «Хәер, Мин теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын»,— дип өстәгән (Мат. 26:39). Әйе, Гайсәнең үлеменә кадәр тугрылыгы, һичшиксез, аның тормышында кем иң мөһим Шәхес икәнен исбатлаган!

Бәхесле сорауга безнең җавабыбыз

13. Хаува, Әюб һәм Гайсә Мәсих мисалларыннан без нинди сабаклар алдык?

13 Без бу мисаллардан нәрсәгә өйрәндек? Хаува очрагыннан күргәнебезчә, үз теләкләренә я мин-минлек тойгысына бирелгән кешеләр үзләренең тормышында Йәһвәнең иң мөһим Шәхес түгел икәнен күрсәтә. Ә саф булып калган Әюб очрагыннан күренгәнчә, хәтта камил булмаган кешеләр дә бәла-казаларны кичергәндә тугры калып, хәтта аларның сәбәбен аңлап бетермәсәләр дә, үз тормышларында Йәһвәнең беренче урында торганын исбатлый ала (Ягък. 5:11). Ә Гайсәнең мисалы безне хурлык кичерергә һәм үзебезнең абруебыз турында чиктән тыш уйламаска әзер булырга өйрәтә (Евр. 12:2). Ләкин бу сабакларны без ничек куллана алабыз?

14, 15. Гайсәнең вәсвәсәгә мөнәсәбәте Хауваныкыннан ничек аерылып торган, һәм без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз? (18 нче биттәге рәсемгә аңлатма бирегез).

14 Вәсвәсәләр аркасында беркайчан да Йәһвәне онытма. Хаува вәсвәсәгә дучар булгач, үз игътибарын шул вәсвәсәгә туплаган. Ул җимешләрен ашарга тыелган «агачның карап торышка гүзәл, җимешенең ризык өчен хуш булуын» күргән (Ярат. 3:6). Гайсәнең өч вәсвәсәгә мөнәсәбәте Хауваныкыннан бик нык аерылып торган! Һәр тапкыр ул, әгәр вәсвәсәгә бирелсә, нәрсә булачагын алдан белгән һәм үз эшләренең нәтиҗәләре турында уйланган. Ул Аллаһы Сүзенә нигезләнеп җавап биргән һәм шулай ук игътибарны һәрвакыт Йәһвәгә юнәлткән.

15 Без Йәһвә хупламаганны эшләү вәсвәсәсенә дучар булганда игътибарыбызны нәрсәгә туплыйбыз? Вәсвәсә турында күбрәк уйлаган саен, дөрес булмаган теләк көчәя барачак (Ягък. 1:14, 15). Бу теләкне тамырыннан бетерер өчен безгә бик тиз эш итәргә, хәтта бу безнең өчен тәнебезнең ниндидер әгъзасын кисеп алуга тиң булса да, кирәк (Мат. 5:29, 30). Гайсә кебек, безгә эшләребезнең нәтиҗәләре, аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итәчәге, турында уйланырга кирәк. Без аның Сүзе Изге Язмаларда әйтелгәннәрне исебезгә төшерергә тиеш. Шулай гына без Йәһвәнең тормышыбызда иң мөһим Шәхес икәнлеген исбатлый алабыз.

16—18. а) Нәрсә аркасында безнең рухыбыз төшәргә мөмкин? б) Авыр шартларны кичереп чыгарга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

16 Тормышыңдагы зур бәхетсезлекләр аркасында беркайчан да Йәһвәгә үпкәләмә (Гыйб. сүз. 19:3). Бу бозык дөнья үз ахырына якынлашып барганда Йәһвәнең тагы да күбрәк хезмәтчеләре бәхетсезлекләргә һәм фаҗигаләргә юлыга. Без андый вакытларда могъҗизалы яклау булыр дип көтмибез. Шулай да без, Әюб кебек, якыннарыбызны югалтканда я авырлыклар кичергәндә, рух төшенкелегенә бирелергә мөмкин.

17 Әюб Йәһвәнең ни өчен үзенә андый авырлыкларны кичерергә рөхсәт иткәнен аңламаган, һәм кайчакта без дә килеп чыккан бәлаләрнең сәбәбен аңламаска мөмкин. Бәлкем, без тугры кардәшләрнең, мәсәлән, Гаитидәге кебек, җир төтрәүләр вакытында я башка афәтләр аркасында үлгәннәрен ишетәбездер. Яисә без берәр тугры кардәшнең көч куллану аркасында зыян күргәнен я берәр һәлакәттә үлгәнен ишетергә мөмкин. Яки хәтта без үзебез берәр авыр шартларга эләгергә я безгә гаделсез булып тоелган хәлгә очрарга ихтимал. Безнең йөрәгебез: «Йәһвә, ни өчен? Ни өчен мин? Мин нәрсә дөрес эшләмәдем?» — диеп, сыкранырга мөмкин (Авв. 1:2, 3). Андый чакларда безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

18 Андый авырлыклар Йәһвәнең хупламавын күрсәтә дип уйламыйк. Гайсә үзе яшәгән көннәрдә булган ике фаҗигале очракны китереп, моңа басым ясаган. (Лүк 13:1—5 не укы.) Күп кенә бәла-казалар бу «вакыт һәм очрак» (ЯД) нәтиҗәсе (Вәг. 9:11). Ләкин бәхетсезлекләребезнең сәбәбе нинди генә булмасын, без игътибарыбызны «һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһыга» тупласак, аларны кичереп чыга алачакбыз. Тугры булып калыр өчен, ул безгә кирәкле көч бирәчәк (2 Көр. 1:3—6).

19, 20. Гайсәгә мәсхәрәле хәлләрне баштан үткәрергә нәрсә ярдәм иткән, һәм безгә дә бу яктан нәрсә ярдәм итә ала?

19 Горурлану һәм хурлыктан курку хисенә беркайчан да бирелмә. Аллаһы Улы басынкы булганга, «кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тарта» алган (Флп. 2:5—8). Йәһвәгә таянганга, ул күп кенә мәсхәрәле хәлләрне кичерергә сәләтле булган (1 Пет. 2:23, 24). Шулай эшләп, Гайсә Йәһвәнең ихтыярын үтәүне беренче урынга куйган, һәм нәтиҗәдә, ул югары күтәрелгән булган (Флп. 2:11). Гайсә үз шәкертләрен дә шундый ук тормыш юлын сайларга өндәгән (Мат. 23:11, 12; Лүк 9:26).

20 Кайчак тормышыбызда килеп чыккан берәр төрле иман сынаулары аркасында без оятлы хәлгә калырга мөмкин. Шулай да, безнең рәсүл Паулныкы кебек, Аллаһыга нык ышанычыбыз булырга тиеш. Ул болай дигән: «Мин шуның өчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чөнки Кемгә ышануымны беләм, һәм миңа ышанып тапшырылганны Аның соңгы көнгә кадәр саклый алачагына инанам» (2 Тим. 1:12).

21. Бу дөньяда таралган эгоистик карашка карамастан, син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

21 Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, без яшәгән вакытта «кешеләр үзләрен генә сөючән» булачак (2 Тим. 3:2). Шуңа күрә үзләрен генә яратучан кешеләр арасында яшәгәнебезгә бер дә гаҗәпләнәсе юк. Андый эгоистик караш безгә беркайчан да йокмасын! Киресенчә, вәсвәсәләргә очраганда, бәлаләргә юлыкканда я башкалар безне оятлы итәргә тырышканда, безнең һәрберебез үзенең тормышында Йәһвәнең иң мөһим Шәхес икәнлеген исбат итәргә тәвәккәл булсын!

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. «Раббы» дигән титул, Яратылыш 3:1 дәге кебек, очраган шигырьләрдә Тәүратның төп нөсхәсендә Аллаһының исеме, Йәһвә, кулланыла. Яратылыш 2:4 кә китерелгән искәрмәне кара.

^ 7 абз. Кайбер Изге Язмалар белгечләре исәпләгәнчә, «тире өчен тире» дигән сүзләр мондый мәгънә йөртергә мөмкин: Әюб үз тиресен, ягъни гомерен, саклап калыр өчен, үз балаларының һәм хайваннарының тиреләрен, ягъни тормышларын, кызганмаска әзер булган. Башкаларның фикеренчә, бу сүзләр кеше үз җаны өчен берникадәр тиресен югалтырга әзер икәнен аңлата. Мәсәлән, кеше үз башын җәрәхәтләнүдән саклар өчен, аны кулы белән капларга мөмкин, шулай итеп ул үз тиресен саклыйм дип берникадәр тиресен югалта. Билгеле, бу идиома нәрсә генә аңлатмасын, аның мәгънәсе шундый: Әюб үз тормышын саклап калыр өчен, бар нәрсәсен бирергә шат булыр.

^ 8 абз. Әюб 2:9, 10: «Шунда аның хатыны аңа болай диде: „Син һаман да үз сафлыгыңда нык торасыңмы? Аллаһыны каһәрлә дә үл!“ Әмма ул аңа болай диде: „Син акылсызларның берсе кебек сөйлисең. Әллә хак Аллаһыдан без, начарны кабул итмичә, яхшыны гына кабул итәргә тиешме?“ Шулай итеп Әюб үз теле белән гөнаһ кылмады».

Кабатлау өчен сораулар

• Шайтанның Хауваны ничек алдаганыннан...

• Әюбнең үз бәхетсезлекләренә мөнәсәбәтеннән...

• Гайсәнең мисалыннан...

без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Хаува өчен Йәһвә белән мөнәсәбәтләре мөһим булмаган

[18 биттәге иллюстрация]

Гайсә Шайтанның вәсвәсәләрен кире каккан һәм игътибарын Йәһвә ихтыярын үтәүгә туплаган

[20 биттәге иллюстрацияләр]

Гаитидәге җир тетрәүдән соң палаткадан-палаткага йөреп вәгазьләү

Бәлаләр вакытында без игътибарыбызны «һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһыга» туплый алабыз