Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Аллаһы Сүзен өйрәнүдән рәхәтлек табасыңмы?

Син Аллаһы Сүзен өйрәнүдән рәхәтлек табасыңмы?

Син Аллаһы Сүзен өйрәнүдән рәхәтлек табасыңмы?

«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ регуляр рәвештә укый башлагач, мин моны рәхәтлек итеп түгел, ә күбрәк кызыксыз эш итеп саный идем,— дип әйтә Лорейн.— Аны аңлау авыр иде, шуңа күрә мин укыганда еш кына хыялларга чума идем».

Башкалар да, Изге Язмаларны укый башлагач, моның үзләренә шатлык китермәгәнен таный. Әмма алар тырышып укуларын дәвам иткәннәр, чөнки Изге Язмаларны уку бу дөрес икәнен белгәннәр. Марк болай ди: «Кайбер эшләр җиңел генә Изге Язмаларны укырга һәм өйрәнергә комачаулый ала. Изге Язмаларны көн саен укыр өчен, миңа бик күп дога кылырга һәм тырышлыклар куярга туры килде».

Аллаһының язылган Сүзе, Изге Язмалар, өчен ничек тагы да рәхмәтлерәк булырга? Аны укудан ничек рәхәтлек табарга? Әйдәгез кайбер киңәшләрне карап чыгыйк.

Максатлар һәм ысуллар

Изге Язмаларны укыр алдыннан, игътибарыңны моңа туплар өчен, дога кыл. Йәһвәдән аның Сүзен теләк белән өйрәнер өчен ярдәм сора. Аның зирәклеген яхшырак аңлар өчен, укыганнарың акыл белән йөрәгеңә үтеп керсен дип аңа дога кыл (Мәд. 118:34). Югыйсә, Изге Язмаларны өйрәнү бик тиз өстән-өстән укуга әйләнеп, аны өйрәнергә теләгең юкка чыгарга мөмкин. Лин болай ди: «Кайвакыт бик тиз укыганга, мин кызык өстәмә фикерләрне бөтенләй күрми калам. Еш кына мин төп фикерләрне дә аңлап бетермим. Әмма мин үз-үземне тота белү турында дога кылам, һәм бу уйларыма әллә кайларда очып йөрмәскә ярдәм итә».

Белгәннәреңне кадерлә. Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңлау һәм куллану мәңгелек тормыш алыр өчен мөһим икәнен онытма. Шуңа күрә гамәли киңәшләр табып, аларны кулланыр өчен, аңлы рәвештә тырышлыклар куй. «Мин начар карашларымны һәм эчке теләкләремне күрергә ярдәм итүче фикерләргә игътибар итәм,— дип әйтә Крис.— Изге Язмаларда һәм безнең күп кенә басмаларыбызда нәкъ минем өчен язылган кебек мәгълүматның булуы миңа рухи көч өсти; аларны язучылар мине бөтенләй белми бит».

Ирешерлек максатлар куй. Изге Язмаларда әйтелгән кешеләр турында яңа нәрсәләрне белергә тырыш. Син «Изге Язмаларны аңлау» (инглиз) я «Күзәтү манарасы басмаларының индексын» (рус) кулланып, алар турында кызыклы мәгълүмат таба алырсың. Син Изге Язмалардагы ир-атларны һәм хатын-кызларны үз сыйфатлары һәм хисләре булган чынбарлыкта яшәгән кешеләр итеп белсәң, аларның мисаллары сиңа зуррак йогынты ясаячак.

Изге Язмалар нигезендә әңгәмә корыр өчен яңа ысуллар эзлә (Рәс. 17:2, 3). София Изге Язмаларны өйрәнгәндә моны исендә тота. «Хезмәтемдә һәм бүтән вакытларда рухи хакыйкатьләрне ачык итеп аңлата алыр өчен, мин башкалар белән Изге Язмалар нигезендә яңача фикер йөртергә өйрәнергә телим. «Күзәтү манарасы» моның өчен иң яхшы корал»,— дип әйтә ул (2 Тим. 2:15).

Изге Язмалардагы вакыйгаларны күз алдыңа китер. «Аллаһының сүзе тере»,— дип әйтелә Еврейләргә 4:12 дә. Изге Язмаларны укыганда укыганнарыңны җанландырырга тырыш. Андагы кешеләрнең күргәннәрен күз алдыңа китер. Алар ишеткән тавышларны ишетергә һәм аларның хисләрен тоярга тырыш. Аларның кичергәннәре синең тормышыңдагы шартлар белән ничек бәйле икәнен күр. Аларның төрле хәлләрдә үзләрен ничек тотканнарына игътибар ит һәм алардан өйрән. Бу сиңа Изге Язмалардагы вакыйгаларны яхшырак аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итәчәк.

Авыр шигырьләрне ачык аңлар өчен, бу шигырьләрне һәм аларны аңлата торган мәгълүматны тикшерүгә вакыт бүлеп куй. Һәр өйрәнүгә җитәрлек вакытың булсын. Син, бәлкем, күбрәк тикшерүне таләп иткән кызыклы сорауларга тап булырсың. Изге Язмалардагы таныш булмаган сүзләрне тикшер, искәрмәләрне кара һәм рус телендәге Изге Язмаларда китерелгән кисешкән шигырьләргә игътибар ит. Укыганнарыңны күбрәк аңлаган һәм кулланган саен, Аллаһы Сүзен уку сиңа күбрәк рәхәтлек китерәчәк. Һәм син мәдхия җырлаучының Йәһвәгә әйткән мондый сүзләренә кушылачаксың: «Ачышларыңны үземә мәңгегә мирас итеп кабул иттем, чөнки алар күңелемнең сөенече шул» (Мәд. 118:111).

Материалны тиз-тиз укып чыгарга ашыкма. Шәхси өйрәнү үткәрер өчен дә һәм җыелыш очрашуларына әзерләнер өчен дә дөрес итеп вакыт бүлеп куй. «Еш кына миңа өйрәнгәннәремә игътибарымны туплау авыр,— дип әйтә Ракель.— Шуңа күрә мин әзрәк материалны кыскарак вакыт эчендә өйрәнүне яхшырак дип таптым. Андый өйрәнүләр миңа күбрәк файда алырга ярдәм итә». Крис болай дип таный: «Ашыгып өйрәнгәндә, мине вөҗданым борчый, чөнки бик аз нәрсәләр генә хәтеремдә кала. Өйрәнгәннәрем, гадәттә, йөрәгемә үтеп керми». Шуңа күрә ашыкма.

Аллаһы сүзен өйрәнү теләге булдыр. Рәсүл Петер: «Яңа туган сабыйлар кебек, пакь рухи сөт эчәргә омтылыгыз, шуның белән үсеп, котылуга ирешерсез»,— дип әйткән (1 Пет. 2:2). Сабыйларга сөт эчәргә теләкне булдырырга кирәк түгел. Ул үзеннән-үзе килә. Ләкин Изге Язмаларда әйтелгәнчә, безгә Аллаһы сүзен өйрәнү теләге булдырырга кирәк. Син Изге Язмаларның бер битен булса да һәр көн укып барсаң, бу теләк тиздән киләчәк. Һәм башта кыен булып тоелган нәрсә тиздән рәхәтлек китерә башлаячак.

Изге Язмаларда язылганнар турында уйлан. Укыганнарың турында уйлану да зур файда китерә. Бу сиңа тикшергән рухи фикерләрне бер-берсе белән бәйләргә ярдәм итәчәк. Тиздән синең зирәклек энҗеләре тезмәсе, искиткеч рухи байлыгың, булачак (Мәд. 18:15; Гыйб. сүз. 3:3).

Заяга үтмәгән вакыт

Яхшы өйрәнү гадәтләрен саклар өчен, тырышлыклар куярга кирәк, ләкин бу күп фатихалар китерә. Шулай итеп син Изге Язмаларны яхшырак аңлый башларсың (Евр. 5:12 —14). Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмалардан алган зирәклек белән акыллылык сиңа бәхет, рәхәтлек һәм тынычлык китерә. Аллаһы Сүзендәге зирәклеккә ия булган һәм аны кулланган кешеләр өчен ул «тереклек агачы» булып тора (Гыйб. сүз. 3:13 —18).

Аллаһы Сүзен тирәнтен өйрәнү сине аңлаучан итә ала (Гыйб. сүз. 15:14). Бу сиңа башкаларга Изге Язмаларга нигезләнгән эчкерсез киңәшләр бирергә ярдәм итәчәк. Изге Язмаларда, шулай ук «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән басмаларда укыганнарың буенча карарлар кабул итсәң, син Йәһвә Сүзенең көч бирүче һәм ныгытучы тәэсирен сизәчәксең (Мат. 24:45). Синең тормышка карашың тагы да уңайрак, күңелең күтәренкерәк булачак һәм уйларыңа, сүзләреңә һәм эшләреңә Йәһвә Сүзенең тәэсире көчлерәк булачак. Өстәвенә, син Аллаһы белән мөнәсәбәтләреңә бәйле бар нәрсәдә уңышлы булачаксың (Мәд. 1:2, 3).

Аллаһыга карата ярату белән тулы йөрәк сине белгәннәреңне башкаларга сөйләргә дәртләндерәчәк. Бу да мул фатихалар китерә. София кешеләрдә хакыйкатькә кызыксыну уятыр өчен һәм мәсихче хезмәтен уңышлы һәм шатлыклы итәр өчен, Изге Язмалардагы шигырьләрне хәтерендә калдырырга һәм кулланырга тырыша. «Кешеләрнең Изге Язмалардагы сүзләргә мөнәсәбәтен күрү шатландыра»,— дип әйтә ул.

Әмма Аллаһы Сүзен рәхәтләнеп өйрәнүнең иң зур файдасы — бу Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр. Изге Язмаларны өйрәнү сиңа аның нормаларын белергә һәм яратуын, юмартлыгын һәм гаделлеген аңлап, кадерләргә мөмкинлек бирә. Моннан да мөһимрәк һәм файдалырак нәрсә юк. Аллаһы Сүзен мавыгып өйрән. Бу вакыт бер дә заяга үтмәячәк (Мәд. 18:8—12).

[5 биттәге рамка/иллюстрация]

АЛЛАҺЫ СҮЗЕН УКУ: МАКСАТЛАР ҺӘМ ЫСУЛЛАР

▪ Изге Язмаларны укыр алдыннан, игътибарыңны моңа туплар өчен, дога кыл.

▪ Белгәннәреңне кадерлә.

▪ Ирешерлек максатлар куй.

▪ Изге Язмалар нигезендә әңгәмә корыр өчен яңа ысуллар эзлә.

▪ Изге Язмалардагы вакыйгаларны күз алдыңа китер.

▪ Авыр шигырьләрне ачык аңлар өчен, бу шигырьләрне һәм аларны аңлата торган мәгълүматны тикшерүгә вакыт бүлеп куй.

▪ Материалны тиз-тиз укып чыгарга ашыкма.

▪ Аллаһы сүзен өйрәнү теләге булдыр.

▪ Изге Язмаларда язылганнар турында уйлан.

[4 биттәге иллюстрация]

Изге Язмалардагы берәр вакыйганы укыганда, үзеңне шундый ук хәлдә күз алдыңа китер