Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әй, Аллаһының зирәклеге ничек тирән!

Әй, Аллаһының зирәклеге ничек тирән!

Әй, Аллаһының зирәклеге ничек тирән!

«Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, Аның юллары эзләп тапмаслык!» (РИМ. 11:33).

1. Суга чумдырылган мәсихчеләр өчен иң зур хөрмәт нинди?

СИҢА иң зур хөрмәт күрсәтелгән. Беләсеңме нинди? Син, бәлкем, җыелышта үзеңә бирелгән ниндидер вазифа яисә мәктәптә я эштә үзеңә күрсәтелгән ниндидер хөрмәт турында уйлагансыңдыр. Әмма суга чумдырылган мәсихчеләр өчен иң зур хөрмәт — бу бердәнбер Аллаһы, Йәһвә, белән якын мөнәсәбәтләргә ия булу. Андый мөнәсәбәтләр без «Аның тарафыннан танылганга» мөмкин (1 Көр. 8:3; Гәл. 4:9).

2. Ни өчен Йәһвәне белү һәм аның тарафыннан танылу шундый зур хөрмәт?

2 Ни өчен Йәһвәне белү һәм аның тарафыннан танылу шундый зур хөрмәт? Чөнки ул бөтен Галәмдә иң бөек Шәхес тә һәм үзе яратканнарны Яклаучы да. Наум пәйгамбәр Аллаһы тарафыннан рухландырылып, болай дип язган: «Йәһвә игелекле, ул бәла-каза килгән көндә нык таяныч. Ул үзендә сыену урыны эзләүчеләрне белә» (Наум 1:7; Мәд. 1:6). Чыннан да, безнең мәңгелек тормышка өметебез хак Аллаһыны һәм аның Улын, Гайсә Мәсихне, танып белүебезгә бәйле (Яхъя 17:3).

3. Аллаһыны танып белү нәрсәне аңлата?

3 Аллаһыны танып белер өчен, аның исемен генә белү әз. Без аңа нәрсә ошый һәм нәрсә ошамый икәнен аңлап, аны Дус итеп беләргә тиеш. Шулай ук бу белем буенча яшәү дә мөһим (1 Яхъя 2:4). Өстәвенә, без Йәһвәне чыннан да белергә теләсәк, безгә аның нәрсә эшләгәнен дә һәм моны ничек һәм ни өчен алай эшләгәнен дә белергә кирәк. Йәһвәнең ниятләрен яхшырак аңлаган саен, Аллаһының «зирәклеге һәм белеме ничек тирән» икәнлеге безне тагы да күбрәк таңга калдырыр (Рим. 11:33).

Үз ниятен үтәүче Аллаһы

4, 5. а) Изге Язмалар буенча, «ният» дигән сүз нәрсә аңлата? б) Берәр максатка ничек төрлечә ирешеп була икәнен аңлатыгыз.

4 Изге Язмаларда Йәһвә Аллаһының «иң баштан ук булган нияте» турында әйтелә (Эфес. 3:10, 11). Бу сүзләр нәрсә аңлата? Изге Язмаларда кулланылган «ният» дигән сүз белән билгеле бер максат, я теләк, күздә тотыла, һәм аңа төрлечә ирешеп була.

5 Мәсәлән, кеше билгеле бер урынга барырга телидер. Анда барып җитү — бу аның максаты, яки нияте. Аның анда нәрсәдә һәм нинди юл белән барырга икәнлеге турында төрле маршрутлары булырга мөмкин. Ул сайлаган бер юл белән барганда, һава торышы көтелмәгәндә бозылырга, юлда бөкеләр булырга я юл ябылырга мөмкин, һәм аңа башка юл сайларга туры килер. Әмма, аңа нинди генә үзгәрешләр ясарга туры килмәсен, ул теләгән урынына барып җиткәч, үз максатына ирешәчәк.

6. Йәһвә үз ниятен үтәр өчен, үзгәрешләр ясарга әзер икәнлеген ничек күрсәткән?

6 Йәһвә дә үзенең үзгәрмәс ниятен үтәр өчен, шактый зур үзгәрешләр ясаган. Акылга ия затларның ихтыяр ирекләрен исәпкә алып, ул үз ниятенә ирешү юлын үзгәртергә әзер булган. Мәсәлән, Йәһвәнең вәгъдә ителгән Токым турындагы ниятен ничек үтәп барганын карап чыгыйк. Башта Йәһвә беренче ирле-хатынлыга: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз»,— дигән (Ярат. 1:28). Аңа бу ниятен үтәргә Гадәндәге фетнә комачаулаганмы? Һичтә юк! Йәһвә килеп чыккан хәлне исәпкә алып, үз ниятенә ирешер өчен, шунда ук башка «маршрут» сайлаган һәм фетнәчеләр китергән зыянны юк итәчәк «нәселнең», ягъни токымның, килүе турында пәйгамбәрлек әйткән (Ярат. 3:15; Евр. 2:14—17; 1 Яхъя 3:8).

7. Чыгыш 3:14 тәге сүзләрдән без Йәһвә турында нәрсә беләбез?

7 Йәһвә үз ниятен үтәп барганда туган шартларга җайлашырга сәләтле. Бу аның үзе турында әйткәненә туры килә. Йәһвә Мусага йөкләмә биргәч, ул үзенең кимчелеге турында әйткәндә Йәһвә аңа болай дигән: «Мин — Мәңге Булучы. Исраил халкы янына баргач, аларга: „Сезнең янга мине Мәңге Булучы җибәрде“,— дип әйт» (Чыг. 3:14). Тәүратның төп нөсхәсе язылган телдә «Мин — Мәңге Булучы» дип тәрҗемә ителгән сүзләр Йәһвә, үз ниятен тулысынча үтәр өчен, кем булырга тели шул була ала дигән мәгънә йөртә. Моны яхшы итеп рәсүл Паул Римлыларга язган хатының 11 нче бүлегендә сурәтләгән. Анда ул символик зәйтүн агачы турында әйтә. Без күктә я җирдә яшәргә өметләнәбезме, бу мисалны карап чыгу безнең Йәһвәгә тирән зирәклеге өчен рәхмәт хисебезне көчәйтәчәк.

Йәһвәнең алдан әйтелгән Токым турындагы нияте

8, 9. а) Зәйтүн агачы турындагы мисалны аңларга безгә нинди дүрт төп як ярдәм итәчәк? б) Без хәзер нинди сорауны карап чыгарбыз, һәм ул Йәһвә турында нәрсә ачыклар?

8 Зәйтүн агачы турындагы мисалны аңлар өчен, безгә Йәһвәнең алдан әйтелгән токым турындагы ниятенең үтәлә баруына кагылышлы дүрт якны белергә кирәк. Беренчедән, Йәһвә Ибраһимга аның токымы, ягъни нәселе, аша «җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак» дип вәгъдә иткән (Ярат. 22:17, 18). Икенчедән, Ибраһим нәселеннән чыккан Исраил халкына «руханилар патшалыгы» булу мөмкинлеге тәкъдим ителгән (Чыг. 19:5, 6). Өченчедән, исраиллеләрнең күпчелеге Мәсихне кире каккач, Йәһвә «руханилар патшалыгын» булдырыр өчен башка адымнар ясаган (Мат. 21:43; Рим. 9:27—29). Дүртенчедән, Гайсә Ибраһим токымының төп өлеше булса да, башкаларга да бу токымның өлеше булырга хөрмәт күрсәтелә (Гәл. 3:16, 29).

9 Бу дүрт төп якка нигезләнеп, без Ачылыш китабыннан Гайсә белән күктә патшалар һәм руханилар булып 144 000 кешенең идарә итәчәк икәнен беләбез (Ачыл. 14:1—4). Алар шулай ук «Исраил кабиләләре» кешеләре дип тә атала (Ачыл. 7:4—8). Ә 144 000 нең барысы да исраиллеләр, ягъни яһүдләрме? Бу сорауга җавап Йәһвәнең үз ниятен үтәр өчен яңа шартларга җайлаша алу сәләтен ачыклый. Рәсүл Паулның Римлыларга язган хаты бу сорауга җавап табарга ярдәм итә. Әйдәгез хәзер бу мисалны карап чыгыйк.

«Руханилар патшалыгы»

10. Исраил халкының нинди мөмкинлеге булган?

10 Инде искә алынганча, Исраил халкының гына «руханилар патшалыгы һәм изге халыкның» әгъзалары булырга мөмкинлекләре булган. (Римлыларга 9:4, 5 не укы.) Ләкин вәгъдә ителгән Токым килгәч, нәрсә булган? Ибраһим токымының икенче дәрәҗәдәге өлеше булып китәчәк бар 144 000 рухи исраилле Исраил халкыннан булырмы?

11, 12. а) Күктәге Патшалыкны тәшкил итәчәк кешеләр кайчан җыела башлаган, һәм ул вакыттагы күпчелек яһүдләрнең моңа мөнәсәбәте нинди булган? б) Йәһвә Ибраһим токымын тәшкил итәчәк кешеләрнең «тулы санын» ничек җыярга булган?

11 Римлыларга 11:7—10 ны укы. Беренче гасырда яһүдләр, халык буларак, Гайсәне кире каккан. Шуңа күрә Ибраһим токымының әгъзалары булу мөмкинлеге инде аларныкы гына булмаган. Әмма күктәге «руханилар патшалыгын» тәшкил итәчәк кешеләр б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә җыела башлагач, бу чакыруны кайбер эчкерсез яһүдләр кабул иткән. Аларның саны берничә мең булганга, бөтен Яһүд халкы белән чагыштырганда алар күп булмаган (Рим. 11:5).

12 Әмма Йәһвә Ибраһим токымы булып китәргә тиеш кешеләрнең «тулы санын» ничек җыярга булган? (Рим. 11:12, 25). Рәсүл Паулның сүзләренә игътибар итик: «Аллаһының сүзе гамәлгә ашмады, дип әйтергә мөмкин түгел. Чөнки Исраил халкының һәммәсе дә чын [рухи] исраилле түгел. Ибраһим нәселеннән булганнарның һәммәсе дә аның чын балалары [Ибраһим токымының өлеше] түгел... Ягъни табигый рәвештә туган балалар Аллаһы балалары дигән сүз түгел; бәлки, Аллаһының вәгъдәсе нәтиҗәсендә туган балалар Аллаһы балалары булып санала» (Рим. 9:6—8). Шуңа күрә Йәһвәнең токымга кагылышлы нияте үтәлсен өчен, Ибраһимның нәселеннән булу катгый таләп булмаган.

Символик зәйтүн агачы

13. Зәйтүн агачы, аның тамыры, кәүсәсе һәм ботаклары нәрсәне символлаштыра?

13 Рәсүл Паул Ибраһим токымының өлеше булып китүче кешеләрне символик зәйтүн агачының ботаклары белән чагыштыра (Рим. 11:21) *. Бакчада үстерелгән бу зәйтүн агачы Аллаһының Ибраһим белән төзелгән килешүгә кагылышлы ниятенең үтәлешен күрсәтә. Бу агачның тамыры изге, һәм Йәһвәне, рухи Исраилгә яшәү бирүче буларак, символлаштыра (Ишаг. 10:20; Рим. 11:16). Агачның кәүсәсе Гайсәне, Ибраһим токымының төп өлеше буларак, символлаштыра. Аның ботаклары Ибраһим токымының икенче дәрәҗәдәге өлешенә кергәннәрнең «тулы саны» булып тора.

14, 15. Бакчада үстерелгән зәйтүн агачыннан кем «сындырылып» алынган, һәм кем аңа ялганган?

14 Зәйтүн агачы турындагы мисалда Гайсәне кире каккан яһүдләр бу агачның «сындырылып» алынган ботаклары белән чагыштырыла (Рим. 11:17). Шулай итеп алар Ибраһим токымының өлеше булу мөмкинлекләрен югалткан. Ләкин аларны кем алыштырыр? Ибраһим нәселеннән булулары белән горурланган яһүдләр өчен үзләренең башка халык кешеләре белән алмашынуы акылга сыймаслык хәл булган. Ләкин Чумдыручы Яхъя аларны Йәһвә теләгән булса, ташлардан да Ибраһимга балалар булдыра ала дип алдан кисәткән булган инде (Лүк 3:8).

15 Йәһвә үз ниятен үтәр өчен, нәрсә эшләгән? Паул аңлатканча, кыргый зәйтүн агачының ботаклары бакчада үстерелгән зәйтүн агачына сындырылганнар урынына ялганган. (Римлыларга 11:17, 18 не укы.) Шулай итеп, мәсәлән, Рим җыелышындагы кайберәүләр кебек, башка халыклардан булган рух белән майланган мәсихчеләр, образлы рәвештә бу символик зәйтүн агачына ялганган. Һәм алар Ибраһим токымының өлеше булып киткән. Башта, алар кыргый зәйтүн агачының ботаклары сыман булганга, аларның бу махсус килешүгә керергә мөмкинлеге булмаган. Ләкин Йәһвә Аллаһы аларга рухи яһүдләр булырга юл ачкан (Рим. 2:28, 29).

16. Рәсүл Петер яңа рухи халыкның барлыкка килүен ничек аңлаткан?

16 Рәсүл Петер моны болай дип аңлаткан: «Шулай итеп, Ул [Гайсә Мәсих] сезнең [рухи исраиллеләр, шул исәптән мәҗүси халыклардан булган мәсихчеләр] өчен, иман итүчеләр өчен, кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар өчен „төзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш иң мөһим почмак ташы булды“. „Ул — кешеләрне абындырачак таш, Алар абынып егылачак кыя“... Әмма сез — караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы. Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз. Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, хәзер исә шәфкатьне кабул иттегез» (1 Пет. 2:7—10).

17. Йәһвә ничек «табигатькә каршы» булганны эшләгән?

17 Йәһвә күпләр өчен бер дә көтелмәгәнне эшләгән. Паул моны «табигатькә каршы» булган хәл итеп сурәтли (Рим. 11:24). Андый хәл ничек була алган? Кыргый ботакларны бакчада үстерелгән агачка ялгау гадәти булмаган, хәтта «табигатькә каршы», хәл булып күренгән; шулай да беренче гасырдагы кайбер игенчеләр моны эшләгән *. Шул рәвешчә Йәһвә дә гаҗәп нәрсә эшләгән. Яһүдләр карашыннан мәҗүсиләр яраклы җимеш китерергә сәләтле булмаган. Әмма Йәһвә нәкъ аларны Патшалык җимешен китерүче «халыкның» бер өлеше иткән (Мат. 21:43). Б. э. 36 елында, сөннәткә утыртылмаган мәҗүси Көрнили беренче итеп майланганнан соң, сөннәтсез яһүди булмаганнарга бу символик зәйтүн агачына ялганырга мөмкинлек ачылган булган (Рәс. 10:44—48) *.

18. Б. э. 36 елыннан соң да яһүдләрнең нинди мөмкинлеге булган?

18 Бу вакыйга б. э. 36 елыннан соң яһүдләр өчен Ибраһим токымының өлеше булып китәргә мөмкинлек инде булмаган дигәнне аңлатамы? Юк. Паул болай ди: «Юлдан язганнар [яһүдләр]... имансыз булып калмасалар, кире ялганырлар, чөнки Аллаһы аларны яңадан ялгый ала. Әгәр син, кыргый зәйтүн агачыннан киселеп, табигатькә каршы, бакчада үскән зәйтүн агачына ялгангансың икән, сындырылган табигый ботаклар яңадан үз агачына бигрәк тә тиз ялганачаклар!» (Рим. 11:23, 24) *.

«Бөтен Исраил... котылачак»

19, 20. Символик зәйтүн агачы турындагы мисалда сурәтләнгәнчә, Аллаһы нинди эшләр башкара?

19 Әйе, «Аллаһының Исраиленә» карата Йәһвәнең нияте гаҗәеп үтәлеп бара (Гәл. 6:16, искәрмә). Паул әйткәнчә, «бөтен Исраил... котылачак» (Рим. 11:26). Йәһвә билгеләгән вакытта бөтен Исраил, ягъни рухи исраиллеләрнең тулы саны күктә патшалар һәм руханилар булып хезмәт итәчәк. Йәһвә ниятенең үтәлүенә бернәрсә дә комачаулый алмый!

20 Алдан әйтелгәнчә, Ибраһим токымы — Гайсә Мәсих белән 144 000 — «җир йөзендәге барлык халыкларга» мул фатихалар китерәчәк (Ярат. 22:18). Шулай итеп, Аллаһының бар халкы бу төзелештән файда ала. Чыннан да Йәһвәнең үзгәрмәс ниятен ничек үти икәнен карап чыккач, без «Аллаһының байлыгы ничек зур... зирәклеге һәм белеме ничек тирән» икәненә таңга калабыз (Рим. 11:33).

[Искәрмәләр]

^ 13 абз. Билгеле, бу зәйтүн агачы борынгы Исраил халкын сурәтләми. Исраилдә патшалар һәм руханилар булса да, бу халык руханилар патшалыгы булып китмәгән. Исраилдәге патшалар Муса кануны буенча руханилар була алмаган. Шуңа күрә Исраил халкы зәйтүн агачын символлаштыра алмаган. Паул рухи Исраилгә кагылышлы Аллаһының «руханилар патшалыгы» булдырырга ниятенең ничек үтәлә икәнен сурәтли. Паул мисалының элеккеге аңлатмасы «Күзәтү манарасы» (инглиз) 1983 ел, 15 август, 14—19 битләрдә китерелә.

^ 17 абз. Бу вакыйга Гайсә үлеменнән соң өч ел ярым үткәч булган. Бу вакыт дәвамында яһүдләргә генә яңа рухи халыкның өлеше булып китәргә мөмкинлек бирелгән. Моның турында 70 атна (җиде еллык атна) турындагы пәйгамбәрлектә әйтелгән булган (Дан. 9:27).

^ 18 абз. Римлыларга 11:24 тә «бакча» дип тәрҗемә ителгән грек алкушымчасы «яхшы, әйбәт» дигән мәгънә йөрткән сүздән барлыкка килә. Ул аеруча үзе булдырылган нияткә яхшы хезмәт итә торган нәрсәгә карата кулланыла.

Хәтерлисезме?

• Йәһвә ниятенең үтәлүеннән без аның турында нәрсә белдек?

Паул китергән мисалдагы зәйтүн агачы...

Зәйтүн агачы тамыры...

Аның кәүсәсе...

Аның ботаклары...

•нәрсә символлаштыра?

• Ни өчен ялгау «табигатькә каршы» булган?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге рамка/иллюстрация]

 Ни өчен кыргый зәйтүн агачының ботаклары ялгана?

▪ Луций Юний Модератус Колумелла б. э. I гасырында яшәгән һәм Рим гаскәре вә игенче булган. Ул авыл тормышы һәм иген эше турында 12 китап язганга яхшы билгеле булган.

Үзенең бишенче китабында ул мондый борынгы мәкаль китерә: «Зәйтүн бакчасын сөрүче аннан җимеш сорый; аны тиресләүче җимеш үтенә; агач ботакларын сирәкләүче аннан җимешләр бирүен таләп итә».

Яхшы үскән, ләкин аз җимеш биргән агачларны сурәтләгәннән соң, ул мондый киңәш бирә: «Борау белән [агачта] тишек ясап, анда кыргый зәйтүн агачыннан алынган яшь ботакны тыгыз итеп тыгып куегыз; нәтиҗәдә, агач, җимешле ботак белән серкәләнгән сыман, күп җимеш китерәчәк».

[23 биттәге иллюстрация]

Син символик зәйтүн агачы турындагы мисалны аңладыңмы?