Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы безгә үз мәхәббәтен исбат итә

Аллаһы безгә үз мәхәббәтен исбат итә

Аллаһы безгә үз мәхәббәтен исбат итә

«Аллаһының мәрхәмәте... хаклык белән хакимлек итәр һәм... мәңгелек тормышка илтер» (РИМ. 5:21).

1, 2. Күп кешеләр нинди мирасны кыйммәтле дип саный, ләкин нинди мирас, ягъни бүләк, күпкә кыйммәтлерәк?

«РИМЛЫЛАР үз варисларына калдырган иң бөек... мирас бу аларның законы һәм закон буенча яшәргә кирәк икәненә инану [булган]» (Дейвид Уильямс, Мельбурн университеты, Австралия). Әмма кыйммәтлеге күпкә зуррак булган бер мирас, ягъни бүләк, бар. Бу — Йәһвә Аллаһы биргән бүләк. Аның ярдәмендә кешеләр Аллаһы хуплавын алырга һәм аның алдында тәкъвә булырга, шулай ук котылырга һәм мәңге яшәү өметенә ия булырга мөмкин.

2 Асылда, Аллаһы, үзенең бу бүләген биргәндә, билгеле законнары буенча эш иткән. Римлыларга язган хатының 5 нче бүлегендә рәсүл Паул бу законнарның нечкәлекләренә игътибар итеп тормаган. Ул аны мондый дулкынландыргыч сүзләр белән башлаган: «Без иман белән акланган, дип игълан ителеп, Раббыбыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мөнәсәбәте урнаша». Аллаһының бүләген кабул иткән кешеләрдә шулай ук аны яратырга теләк туа. Паул андый кешеләрнең берсе булган. Ул болай дип язган: «Аллаһы Үзенең мәхәббәтен безгә бирелгән Изге Рух аша йөрәкләребезгә мул итеп яудырган» (Рим. 5:1, 5).

3. Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 Әмма ни өчен бу бүләк кирәк булган? Аллаһы, гадел нормаларын бозмыйча, ничек аны бөтен кешеләргә биргән? Һәм бу бүләкне алыр өчен, кешеләр нәрсә эшләргә тиеш? Әйдәгез китерелгән сорауларга җаваплар табыйк һәм алар Аллаһының яратуын ничек исбат итә икәнен белик.

Аллаһының яратуы гөнаһка каршы

4, 5. а) Йәһвә бөек яратуын ничек итеп күрсәткән? б) Римлыларга 5:12 дәге сүзләрне аңларга безгә нәрсә ярдәм итә?

4 Бөек яратудан чыгып, Йәһвә кешелеккә ярдәм итәр өчен, үзенең бердәнбер Улын җиргә җибәргән. Бу хакта Паул болай дип язган: «Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итә: Мәсих без әле гөнаһлылар булган чакта ук безнең өчен үлде» (Рим. 5:8). «Без әле гөнаһлылар булган чакта» дигән сүзләр турында уйланыйк. Бар кешеләргә ничек гөнаһлы булып киткәннәрен белергә кирәк.

5 Паул моны мондый сүзләр белән сурәтләп биргән: «Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар» (Рим. 5:12). Без моны аңлый алабыз, чөнки Аллаһы Изге Язмалар аша безгә кеше тормышының башлануы турында сөйләп биргән. Йәһвә ике кешене, Адәм белән Хауваны, барлыкка китергән. Алар безнең беренче ата-анабыз булып киткән. Барлыкка Китерүче камил булганга, алар да камил булган. Аллаһы аларга бер генә күрсәтмә биргән һәм аны тыңламау үлемгә китерәчәк икәне турында белдергән (Ярат. 2:17). Әмма алар аңлы рәвештә Аллаһының гадел күрсәтмәсен бозып, һәлакәтле адым ясаган. Шулай итеп алар Аллаһыны Кануннар Бирүче һәм Хаким буларак кире каккан (Кан. 32:4, 5).

6. а) Ни өчен Адәм буыннары үлә, һәм Муса кануны бирелгәч хәл үзгәргәнме? б) Мирас итеп алынган гөнаһның тәэсирен нинди мисал аша күреп була?

6 Адәм гөнаһлы булып киткәч, аның балалары туган. Алар гөнаһ мирас итеп алган һәм гөнаһ нәтиҗәләрен кичергән. Әлбәттә, алар Адәм кебек Аллаһы әмерен бозмаган, һәм шуңа күрә ул гөнаһта гаепле булмаган; моннан тыш ул чакта әле кануннар бирелмәгән булган (Ярат. 2:17). Шулай да Адәм буыннары гөнаһ мирас итеп алган. Шуңа күрә гөнаһ һәм үлем, Аллаһы исраиллеләргә кануннар җыентыгы биргәнче, хакимлек иткән; бу канун аларның гөнаһлы булганнарын ачык итеп күрсәткән. (Римлыларга 5:13, 14 не укы.) Мирас итеп алынган гөнаһның тәэсирен нәселдән килә торган чир, мәсәлән гемофилия, белән чагыштырып була. Сезгә билгеледер, патша Николай II һәм патшабикә Александраның улы Алексей гемофилия, канның оешу сәләте кимүдән гыйбарәт авыру, белән чирләгән. Әмма андый гаиләләрдә кайбер балалар бу авырудан интекмәскә дә мөмкин. Гөнаһ белән хәл исә башкача. Ул Адәмнең бар буыннарына да күчә. Аның нәтиҗәләре һәрвакыт котылгысыз. Бу өметсез булып күренгән хәлне чишеп булганмы?

Аллаһы Гайсә Мәсих аша биргән йолым

7, 8. Ике камил кешенең тормыш юлы нинди төрле нәтиҗәләргә китергән?

7 Яратудан чыгып, Йәһвә, кешеләрне мирас итеп алынган гөнаһтан азат итәр өчен, чара күргән. Паул моны башка кеше — соңгы камил кеше, асылда икенче Адәм — ярдәмендә мөмкин булган дип аңлаткан (1 Көр. 15:45). Ләкин бу ике камил кешенең һәрберсе сайлаган тормыш юлы капма-каршы нәтиҗәләргә китергән. Ничек итеп? (Римлыларга 5:15, 16 ны укы.)

8 «Аллаһының мәрхәмәт бүләген гөнаһ белән чагыштырып булмый»,— дип язган Паул. Адәм бу гөнаһта гаепле булган һәм моның өчен гадел хөкемгә тартылган: ул үлгән. Шундый ук хөкем аның буыннарына да чыгарылган. Изге Язмаларда болай диелә: «Берәүнең гөнаһы күпләрне үлемгә дучар итә». Аллаһының гадел нормалары буенча, Адәмнең бар буыннары, шул исәптән без дә, Адәмгә чыгарган хөкемгә лаек. Шулай да безне шунысы юата: камил кеше Гайсәнең сайлаган юлы капма-каршы нәтиҗәгә китергән. Нинди? Моңа җавапны Паулның мондый сүзләреннән күреп була: «Бер хак эш барлык кешеләргә аклану һәм тормыш китерә» (Рим. 5:18).

9. Римлыларга 5:16, 18 буенча, Аллаһы кешеләрне гаепсез дип таба, бу нәрсә аңлата?

9 «Сез гаепсез» һәм «барлык кешеләргә аклану» дип тәрҗемә ителгән грек сүзләре нәрсә аңлата? Алдарак әйтелгән Дейвид Уильямс болай дип язган: «Бу юридик төсмере булган метафора. Ул кешенең эчке үзгәрешенә түгел, ә Аллаһы алдындагы хокук хәленең үзгәрешенә күрсәтә... Бу метафора буенча, Аллаһы гаепләнүче кешене яклап чыккан судья булып сурәтләнә. Бу гаепләнүче, образлы әйткәндә, тәкъва булмаганы өчен гаепләнеп, Аллаһы суды алдында тора. Ләкин Аллаһы аңа аклау хөкеме чыгара».

10. Гайсә, кешеләрне гаепсез дип табарга нигез салыр өчен, нәрсә эшләгән?

10 Бөтен дөньяның гадел Хакиме нәрсә нигезендә тәкъва булмаган кешене аклаган? (Ярат. 18:25). Аллаһы җиргә бердәнбер Улын җибәреп, кешеләрне аклар өчен нигез салган. Гайсә, вәсвәсәләргә, ярсулы мыскыллауларга һәм хурлауларга карамастан, Атасының ихтыярын камил итеп үтәп чыккан. Ул хәтта җәфалану баганасындагы үлеменә тикле үз сафлыгын саклаган (Евр. 2:10). Үзенең камил тормышын корбан итеп, Гайсә Адәмнең буыннарын гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен, ягъни йолып алыр өчен, йолым биргән (Мат. 20:28; Рим. 5:6—8).

11. Нинди мәгънәдә Гайсәнең йолымы бар кешеләрне коткара алган?

11 Паул үзенең башка бер хатында Гайсә турында болай дигән: «[Ул] бар кешеләр котылсын өчен Үз тормышын биргән» (1 Тим. 2:6). Аның йолым корбаны ничек бар кешеләрне коткара алган? Адәм миллиардлаган кешеләргә, үзенең буыннарына, камилсезлек һәм үлем мирас итеп биргән. Дөрес, Гайсә, камил кеше буларак, миллиардлаган камил кешеләргә ата була алган *. Шуңа күрә, Гайсәнең тормышы аның туа алган камил балаларының тормышы белән бергә йолып алучы бәягә ия булган дип саналган; бу Адәм һәм аның камил булмаган буыннары югалтканны кайтарырлык бәя булыр иде. Әмма Изге Язмаларда Гайсә буыннарының берәрсе йолымның өлеше булган дип әйтелми. Римлыларга 5:15—19 буенча, бер кешенең генә үлеме котылу китергән. Димәк, Гайсәнең камил тормышы Адәмнекенә туры килгән, ягъни монда сүз Гайсә Мәсих турында гына бара. Гайсәнең «бер хак эше», ягъни аның үлеменә тикле тыңлаучан һәм саф булып калуы, бар кешеләргә Аллаһы бүләген һәм тормыш алырга мөмкинлек биргән (2 Көр. 5:14, 15; 1 Пет. 3:18). Аллаһы кешеләрне ничек аклый?

Йолым нигезендә аклау

12, 13. Ни өчен Аллаһы йолымны гаепсез дип тапкан кешеләр хакына мәрхәмәттән һәм яратудан чыгып кулланган дип әйтеп була?

12 Йәһвә Аллаһы үзенең Улы биргән йолым корбанын кабул иткән (Евр. 9:24; 10:10, 12). Шулай да Гайсәнең җирдәге шәкертләре, шул исәптән аның тугры рәсүлләре дә, камил булып китмәгән. Алар яманлык эшләмәскә тырышсалар да, һәрвакытта да уңышлы булмаган. Ни өчен? Чөнки аларның мирас итеп алынган гөнаһы булган (Рим. 7:18—20). Ләкин Аллаһы бу хәлне үзгәртер өчен, Гайсәнең йолымын кабул итеп, үзенең хезмәтчеләре хакына аны кулланырга әзер булган.

13 Аллаһы бу йолымны рәсүлләргә һәм башкаларга карата, алар яхшы эшләр башкарганнары өчен, кулланырга тиеш булган дип әйтеп булмый. Аллаһыны моны эшләргә мәрхәмәте һәм бөек яратуы дәртләндергән. Ул рәсүлләрне һәм башка кешеләрне, аларга чыгарылган хөкемгә карамастан, акларга булган һәм мирас итеп алынган гаептән азат ителгән дип санаган. Рәсүл Паул моны: «Сез Аллаһы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Бу сезнең үзегездән түгел, бәлки Аллаһы бүләге»,— дип аңлаткан (Эфес. 2:8).

14, 15. Аллаһы гаепсез дип тапкан кешеләрне нинди бүләк көтә, ләкин аларга нәрсә эшләүләрен дәвам итәргә кирәк?

14 Аллаһы Тәгалә кеше мирас итеп алган гөнаһны һәм ул эшләгән хаталарны кичерә. Бу чыннан да искиткеч бүләк! Кешеләр, мәсихчеләр булып киткәнче, күп гөнаһлар эшли, ләкин йолым нигезендә Аллаһы бу гөнаһларны кичерә ала. Паул: «Күп гөнаһлардан соң Аллаһы кешеләргә, „сез гаепсез“ дип, Үзенең мәрхәмәтен күрсәтә»,— дип язган (Рим. 5:16). Яратудан чыгып бирелгән бу бүләкне алган рәсүлләргә һәм башкаларга (гаепсез дип табылган кешеләргә) иман күрсәтеп, хак Аллаһыга алда да гыйбадәт кылырга кирәк булган. Аларны алда нинди бүләк көткән? «Аллаһының мул мәрхәмәтен һәм Аның алдында хак булу бүләген кабул иткәннәр исә бер Зат — Гайсә Мәсих аркылы тормышта... хакимлек итәчәк». Әйе, хак булу бүләгенең тәэсире Адәм гөнаһы тәэсиренә караганда капма-каршы булып тора. Бу бүләк тормыш бирә (Рим. 5:17; Лүк 22:28—30 ны укы).

15 Бу бүләкне алып, гаепсез дип табылган кешеләр Аллаһының рухи угыллары булып китә. Мәсихнең варисташлары буларак аларның, Гайсә Мәсих белән патшалар булып «хакимлек итәр» өчен, күктәге тормышка терелтелергә һәм Аллаһының рухи угыллары булып китәргә өметләре бар. (Римлыларга 8:15—17, 23 не укы.)

Аллаһы яратуын башкаларга күрсәтә

16. Җирдә яшәргә өметләре булган мәсихчеләр инде хәзер нинди бүләк ала ала?

16 Аллаһыга иман белән тугры хезмәт иткән бар мәсихчеләр дә Мәсих белән күктә патшалар булып «хакимлек итмәячәк». Күпләрнең, Аллаһының борынгы хезмәтчеләренеке кебек, Изге Язмаларга нигезләнгән өметләре бар. Алар җирдәге Оҗмахта мәңге яшәргә өметләнә. Аллаһының яратудан чыгып бирелгән бүләген алып, алар хәзер гаепсез дип санала аламы? Паулның Римлыларга язган хатына нигезләнеп, тулы ышаныч белән «әйе» дип әйтеп була!

17, 18. а) Аллаһы Ибраһимны иманы өчен нинди кеше итеп санаган? б) Йәһвә Ибраһимны нәрсә нигезендә тәкъва дип исәпли алган?

17 Паул бер күренекле мисал, Ибраһим мисалын, китергән. Ибраһим Йәһвә исраиллеләргә канун җыентыгы биргәнче һәм Мәсих күктәге тормышка юлны ачканчы яшәгән (Евр. 10:19, 20). Аның турында без болай дип укыйбыз: «Аллаһының, дөнья синеке булыр, дигән вәгъдәсе Ибраһимга һәм аның токымына канун таләпләрен үтәгән өчен түгел, бәлки иман итеп, хак исәпләнгәнгә күрә бирелде» (Рим. 4:13; Ягък. 2:23, 24). Шулай итеп Аллаһы тугры Ибраһимны тәкъва дип исәпләгән. (Римлыларга 4:20—22 не укы.)

18 Бу Ибраһим, Йәһвәгә дистәләгән еллар хезмәт итеп, бер дә гөнаһ кылмаган дигәнне аңлатмый. Тәкъва Ибраһим гөнаһсыз булган дип әйтеп булмый (Рим. 3:10, 23). Әмма Йәһвә чиксез зирәклеге буенча Ибраһимның гаҗәеп иманын һәм аның иманын исбатлаган эшләрен исәпкә алган. Аеруча, Ибраһим үзенең нәселеннән булачак вәгъдә ителгән «нәсел орлыгына» иман иткән. Бу Нәсел орлыгы Мәсих булган (Ярат. 15:6; 22:15 —18). Гайсә Мәсихнең түләгән йолымы нигезендә иң югары Судья үткәндәге гөнаһларны кичерә ала. Димәк, Ибраһимның һәм борынгы заманда яшәгән башка диндар кешеләрнең терелтелергә өметләре юк түгел. (Римлыларга 3:24, 25 не укы; Мәд. 31:1, 2.)

Бүген Аллаһы алдында тәкъва булу

19. Ни өчен Аллаһының Ибраһимга мөнәсәбәте күпләрне ныгыта?

19 Мәхәббәт Аллаһысының Ибраһимны хак дип санаганы бүгенге мәсихчеләрне ныгыта. Йәһвә Ибраһимны хак дип игълан итсә дә, бу Мәсихнең варисташлары булыр өчен рух белән майлаган кешеләрне хак дип игълан итүдән аерылып торган. Бу майланганнарның саны чикле. Алар турында «изгеләр булырга чакырылган» дип әйтелә, һәм Аллаһы аларны үз «балалары» итеп кабул итә (Рим. 1:7; 8:14, 17, 33). Ибраһим исә «Аллаһы дусты» дип аталган, һәм бу исем аңа йолым корбаны китерелгәнче бирелгән булган (Ягък. 2:23; Ишаг. 41:8). Ә җирдә торгызылачак Оҗмахта яшәргә өметләре булган мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була?

20. Аллаһы, Ибраһимны кебек, тәкъва дип санаган кешеләрдән нәрсә көтә?

20 Аллаһының күктә яшәргә өметләре булган хезмәтчеләреннән аермалы буларак, бу мәсихчеләр «йолып алучы Мәсих Гайсә аша» «хак булу бүләген» алмый (Рим. 3:24; 5:15, 17). Шулай да алар Аллаһыга һәм ул биргән йолымга нык иман күрсәтеп, моны игелекле эшләре белән исбат итә. «Аллаһы Патшалыгы турында сөйләп һәм Раббы Гайсә Мәсих хакында өйрәтеп», алар андый игелекле эшләрнең берсен башкара (Рәс. 28:31). Шуңа күрә Йәһвә аларны, Ибраһимны кебек, тәкъва дип саный. Алар алган бүләк — Аллаһы белән дуслык — майланганнар алган «бүләктән» аерылып тора. Шулай да алар аны тирән рәхмәт хисе белән кабул итә.

21. Йәһвәнең яратуы һәм гаделлеге безгә нинди мөмкинлек бирә?

21 Дөньядагы җитәкчеләр күпне вәгъдә итә, ләкин алар җирдә мәңге яшәргә өмет бирми. Безнең андый өмет Галәм Хакименең акыллы нияте булганга бар. Үз ниятен үтәр өчен, Йәһвә эзлекле адымнар ясый. Бу аның гаделлегенә туры килә. Моннан тыш, бу адымнар Аллаһының бөек яратуын чагылдыра. Паул әйткәнчә, «Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итә: Мәсих без әле гөнаһлылар булган чакта ук безнең өчен үлде» (Рим. 5:8).

[Искәрмә]

^ 11 абз. Мәсәлән, буыннар турында «Күзәтү манарасы» (рус) 2000 ел, 15 март, 4 бит, 4 нче абзацта һәм «Изге Язмаларны аңлау» (инглиз) 2 том, 736 бит, 4, 5 абзацларда әйтелә.

Хәтерлисезме?

• Адәм буыннары нәрсәне мирас итеп алган, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

• Бар кешеләр котылсын өчен, йолым ничек түләнгән булган, һәм Гайсәнең йолым корбаны бар кешеләрне ничек коткара алган?

• Йәһвә тәкъва дип санаган кешеләр нинди фатихалар ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Камил кеше Адәм гөнаһ кылган. Камил кеше Гайсә, «бар кешеләр котылсын өчен», йолым түләгән

[15 биттәге иллюстрация]

Гайсә аша без тәкъва булып игълан ителергә мөмкин. Нинди «яхшы хәбәр»!