«Язма төргәкләрен... алып кил»
«Язма төргәкләрен... алып кил»
«ЯЗМА төргәкләрен, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып кил» диеп, рәсүл Паул үзенең миссионерлык сәяхәтендәге юлдашын, Тимутене, үзенә кайбер язмаларны алып килергә сораган. Паул нинди төргәкләр турында әйткән? Ни өчен ул бу сүзләрне әйтергә булган? Һәм без аның үтенеченнән нәрсәгә өйрәнә алабыз?
Б. э. I гасыр уртасына, Паул бу сүзләрне язганда, Еврей Язмаларының 39 китабы 22 яки 24 китапка бүленгән һәм аларның күбесе, күрәсең, аерым төргәкләргә язылган булган. Профессор Алан Миллард әйткәнчә, бу төргәкләрне, алар кыйммәтле булсалар да, «баерак кешеләр сатып ала алган». Кайберәүләрнең кимендә бер язма төргәге булган. Мәсәлән, Инҗилдә әйтелгәнчә, хәбәш кешесе арбасында «Ишагыйя пәйгамбәр китабын укып» барган. Димәк, аның шәхси язма төргәге булган. Ул «Хәбәшстан патшасы кәндәки хатынның бөтен хәзинәсен саклаучы югары дәрәҗәле түрә» булган. Ул бай булгандыр, шуңа күрә ул үзенә язма төргәкләрен сатып ала алган (Рәс. 8:27, 28).
Паул Тимутегә болай дип язган: «Килгәндә Троас шәһәрендә Карпларда калдырган җиләнемне һәм минем язма төргәкләрен, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып кил» (2 Тим. 4:13). Бу сүзләрдән күренгәнчә, Паулның, күрәсең, шәхси язма төргәкләре булган. Паул ия булган китаплар арасында аның өчен Аллаһы Сүзеннән дә кыйммәтлерәге булмаган. Бу шигырьдәге «күннән ясалган» төргәкләр турында Изге Язмалар белгече А. Т. Робертсон болай дигән: «Күн төргәкләр папирусныкыннан кыйммәтлерәк [һәм чыдамлырак] булганга, бу, мөгаен, Иске Васыять китапларының күчермәләре булгандыр». Яшь чагыннан ук Паул бөтен халык тарафыннан мөхтәрәм ителгән Муса канунын өйрәтүче «Гәмәлиилнең шәкерте булып» өйрәтелгән. Шуңа күрә Паулның Аллаһы Сүзенең шәхси язма төргәкләре булганы аңлашыла (Рәс. 5:34; 22:3).
Мәсихчеләр төргәкләрне ничек кулланган?
Әмма күпчелек кешеләрнең Изге Язмалар төргәкләре булмаган. Алайса, ул көннәрдәге мәсихчеләрнең күпчелеге Аллаһы Сүзендә язылганнар белән ничек таныша алган? Паулның алдарак Тимутегә язган хаты бу сорауга ачыклык кертә. Ул болай дип язган: «Мин килгәнгә кадәр Изге язманы бердәмлек алдында уку... белән мәшгуль бул» (1 Тим. 4:13). Халык алдында уку мәсихче очрашуның бер өлеше булган. Аллаһы халкы арасында Муса көннәреннән бирле шулай эшләгәннәр (Рәс. 13:15; 15:21; 2 Көр. 3:15).
Өлкән буларак, Тимуте Язмаларны бердәмлек алдында укырга тиеш булган. Андый уку шәхси төргәкләре булмаганнар
өчен файда китергән. Һичшиксез, Аллаһы Сүзе бердәмлек алдында укылганда барысы да, бер сүзне дә төшереп калдырмас өчен, игътибар белән тыңлаган, һәм ата-аналар өйләрендә балалары белән, мөгаен, андый очрашуларда ишеткәннәре турында фикер алышкандыр.Үле диңгез янында табылган яхшы билгеле Ишагыйя китабының кулъязмаларының озынлыгы 7,3 метр диярлек. Ике ягына агач таяклар беркетелгән һәм еш кына тукыма тышлыгы булган я саклавыч тартмага салынган төргәк авыр булгандыр. Күпчелек мәсихчеләр, күрәсең, вәгазьләр өчен үзләре белән күп төргәкләр ала алмаган. Хәтта Паулның да шәхси төргәкләре булса да, ул, күрәсең, аларның барысын үзе белән юлда йөртә алмаган. Билгеле, ул кайберләрен Троаста үзенең дусты Карпта калдырган.
Без Паул мисалыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
Римда икенче мәртәбә төрмәгә ябылган Паул үзенең үтенечен әйтер алдыннан болай дип язган: «Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йөгердем... Хәзер мине җиңүче бүләге — хаклык таҗы көтә» (2 Тим. 4:7, 8). Ул, күрәсең, бу сүзләрне якынча б. э. 65 елында, Нерон мәсихчеләрне эзәрлекләгән вакытта, язган. Ул вакытта аңа төрмәдә утыру бик авыр булган. Паул үзенең тиздән җәзалап үтереләчәген сизгән (2 Тим. 1:16; 4:6). Аңлашыла, Паул үз төргәкләренең үзендә булуын бик теләгән. Ул ахырга тикле яхшы ярышканына бер дә шикләнмәсә дә, Аллаһы Сүзен өйрәнеп үзен ныгытуын дәвам итәргә теләгән.
Тимуте Паулның хатын алганда, мөгаен, әле Эфеста булгандыр (1 Тим. 1:3). Эфестан Троас аша Римга барып җитәр өчен, якынча 1600 километр араны үтәргә кирәк булган. Шул ук хатында Паул Тимутене: «Кышка хәтле килеп җитәргә тырыш»,— дип өндәгән (2 Тим. 4:21). Изге Язмаларда Тимуте Паул теләгән вакытта Римга барып җитәр өчен, кораб тапканмы, юкмы икәне әйтелми.
Паулның «язма төргәкләрен, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып кил» дигән үтенеченнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Тормышының иң кыен чагында да ул Аллаһы Сүзен уку теләген саклаган. Син Паулның һәрвакыт рухи яктан көчле һәм актив булуының һәм шулай ук күпләр өчен юаныч чыганагы булуының ачкычы нәрсәдә икәнен күрәсеңме?
Бүген безнең һәрберебезнең тулы Изге Язмаларыбыз бар. Бу чыннан да фатиха! Кайберәүләребезнең хәтта берничә Изге Язмалары һәм төрле тәрҗемәләре бар. Паул кебек, Аллаһы Сүзен тирәнрәк аңлар өчен, безгә зур тырышлыклар куярга кирәк. Паул, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, 14 хат язу хөрмәтенә ия булган, һәм Тимутегә язган икенче хаты соңгысы булган. Аның шәхси үтенече бу хатның ахырында язылган. Чынлыкта, Паулның Тимутегә «язма төргәкләрен, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып кил» дип язган үтенече аның соңгы теләкләренең берсе булган.
Синең дә, Паулныкы кебек, ахырга тикле йөгереп, иманны саклап калырга көчле теләгең бармы? Син Йәһвәгә ашкынып хезмәт итәргә һәм вәгазьләү эшендә Раббы бу эшне туктатканчы катнашырга телисеңме? Алайса, Паул мәсихчеләрне дәртләндергәнчә, эш итү яхшы булыр иде. Ул: «Үз-үзеңне һәм өйрәткән тәгълиматыңны күзәтеп тор»,— дип язган (1 Тим. 4:16). Моны без Изге Язмаларны даими һәм тырышып өйрәнеп, эшли алабыз. Хәзер Изге Язмаларны беркайчан да булмагандай күп кеше укый ала, һәм ул төргәкләрдән күпкә уңайлырак.
[18,19 биттәге карта/иллюстрацияләр]
(Тулырак мәгълүмат басманың үзендә китерелә)
Эфес
Троас
Рим