Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының тынычлыгына син кердеңме?

Аллаһының тынычлыгына син кердеңме?

Аллаһының тынычлыгына син кердеңме?

«Аллаһының сүзе тере вә куәтле» (ЕВР. 4:12).

1. Аллаһының тынычлыгына без ничек керә алабыз, ләкин ни өчен моны әйтү эшләүгә караганда җиңелрәк булырга мөмкин?

ҮТКӘН мәкаләдән күргәнебезчә, без Аллаһы ниятләренең үтәлүендә тыңлаучанлык белән катнашып, аның тынычлыгына керә алабыз. Моны әйтү эшләүгә караганда җиңелрәк булырга мөмкин. Мәсәлән, Йәһвәнең без яраткан нәрсәнең хупламавын белгәч, без башта каршы киләбездер. Бу безгә «тыңлаучан» булуда үсәргә кирәк икәнлеген күрсәтә (Ягък. 3:17). Безнең Аллаһыга чын күңелдән тыңлаучан булуыбыз — Аллаһының нияте буенча эш итәргә әзер булуыбыз — сыналырга мөмкин. Ничек? Моны без бу мәкаләдән белербез.

2, 3. Аллаһы карашыннан кыйммәтле булып калыр өчен, без алда да нинди тырышлыклар куярга тиеш?

2 Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрне сезгә кабул итү җиңелме? Изге Язмаларда «бар халыклардан кыйммәтле ташларны» җыю бу Аллаһының ихтыяры дип әйтелә (Агг. 2:7). Әлбәттә, безнең күпчелегебез хакыйкать белән таныша башлаганда тулы мәгънәдә кыйммәтле булмагандыр. Әмма Аллаһыны һәм аның кадерле Улын ярату безне, Аллаһыга тулысынча яраклы булыр өчен, карашларыбызны һәм гадәтләребезне шактый үзгәртергә дәртләндерде. Ахыр чиктә, күп догалар кылганнан соң һәм тырышлыклар куйганнан соң шатлыклы көн килеп җитте: без мәсихче буларак суга чумдырылу үтәргә яраклы булдык. (Көлессәйлеләргә 1:9, 10 ны укы.)

3 Әмма суга чумдырылу үткәннән соң без камил булып китмәдек, һәм безгә камилсезлегебез белән һаман да көрәшергә кирәк. Бу көрәш без камиллеккә ирешкәнче дәвам итәчәк. Әмма көрәшүебезне дәвам итсәк һәм Аллаһы алдында тагы да кыйммәтлерәк булырга тәвәккәл булсак, Аллаһының безне фатихалаячагына бер дә шикләнмәскә була.

Киңәш бирелгәндә

4. Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш нинди өч юл белән бирелергә мөмкин?

4 Кимчелекләребезне төзәтә башлаганчы, безгә аларны белергә кирәк. Патшалык Залында әйтелгән үзеңне тикшерергә өндәүче берәр нотык яки безнең берәр басмадагы уйланырга дәртләндерүче берәр мәкалә җитди җитешсезлегебезне фаш итәргә мөмкин. Ә инде без нотыкта әйтелгән фикергә игътибар итмибез икән я басмада язылган киңәшне үзебезгә карата кулланмыйбыз икән, Йәһвә безгә үз кимчелегебезне имандашыбыз аша күрергә ярдәм итәргә мөмкин. (Гәләтиялеләргә 6:1 не укы.)

5. Киңәш бирелгәндә без тискәре мөнәсәбәт күрсәтергә мөмкин кайбер очраклар нинди, һәм ни өчен мәсихче өлкәннәр безгә ярдәм итәргә тырышырга тиеш?

5 Камил булмаган кешедән киңәшне, нинди генә әдәплелек һәм ярату белән ул бирелмәсен, кабул итү җиңел түгел. Әмма, Гәләтиялеләргә 6:1 дә әйтелгәнчә, Йәһвә рухлы кешеләргә безне «басынкылык белән тәзәтергә» куша. Әгәр без киңәшләрне кабул итсәк, без Аллаһы каршында хәтта кыйммәтлерәк тә булып китәчәкбез. Кызык, дога кылганда без камил булмаганыбызны җиңел генә таныйбыз. Әмма берәрсе безгә ниндидер кимчелегебезне күрергә булышканда, без акланырга, проблеманы киметергә, киңәш бирүченең эчке теләген шик астына алырга тырышабыз я киңәшнең ничек итеп бирелгәнен ошатмыйбыз (4 Пат. 5:11). Ә киңәш аеруча четерекле якларга — гаиләдәгеләрнең тәртибенә, безнең тышкы кыяфәтебезгә я гигиенабызга яисә безгә ошаган, ләкин Йәһвә нәфрәт иткән берәр күңел ачуга — кагылса, без, үзебезне дә гаҗәпләндереп һәм киңәш бирүчене дә күңелсезләндереп, үзебезне бик тискәре тотарга мөмкин! Ләкин тынычланганнан соң без гадәттә киңәшнең урынлы булганын таныйбыз.

6. Аллаһы сүзе «йөрәгебездәге уй-фикерләребезне» ничек ачыклый?

6 Бу мәкаләнең төп шигыре Аллаһының сүзе «куәтле» икәнен исебезгә төшерә. Әйе, Аллаһы сүзе кеше тормышын үзгәртергә сәләтле. Ул безгә суга чумдырылганчы кирәкле үзгәрешләр ясарга ярдәм итте. Ул безгә бу адымны ясаганнан соң да бу яктан ярдәм итә ала. Паул шулай ук Аллаһы сүзе «безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера. Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә» дип язган (Евр. 4:12). Башкача әйткәндә, без Аллаһының үзебезгә карата ниятен ачык итеп аңлагач, моңа мөнәсәбәтебез безнең эчтән нинди икәнебезне күрсәтә. Тыштан нинди булып күренгәнебез («җан») һәм чынлыкта нинди икәнебез («рух») арасында кайчакта аерма бармы? (Маттай 23:27, 28 не укы.) Тормышыбызда була алган кайбер очракларны карап чыгыйк. Син ул очракларда үзеңне ничек тотар идең?

Йәһвәнең оешмасыннан артта калмагыз

7, 8. а) Кайбер яһүди мәсихчеләрне Муса канунының кайбер күрсәтмәләрен тотарга нәрсә этәргәндер? б) Ни өчен без алар Йәһвә ниятенә каршы эш иткән дип әйтә алабыз?

7 Мөгаен, безнең күбебез Гыйбрәтле сүзләр 4:18 дәге сүзләрне яттан әйтеп бирә аладыр: «Тәкъвалар юлы ул — таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара». Бу тәртибебез һәм Аллаһы ниятләрен аңлавыбыз тора-бара яхшырачак дигәнне аңлата.

8 Үткән мәкаләдән белгәнебезчә, Гайсәнең үлеменнән соң күп кенә яһүди мәсихчеләргә Муса канунын үтәүдән баш тарту авыр булган (Рәс. 21:20). Паул мәсихчеләргә Канунны бүтән үтәргә кирәк түгел икәненә оста итеп дәлилләр китерсә дә, кайберәүләр аның Аллаһы тарафыннан рухландырылган аңлатуын кире каккан (Көл. 2:13—15). Алар, бәлкем, Канунның кайбер күрсәтмәләрен үтәсәләр, эзәрлекләүдән котылачак дип уйлагандыр. Һәрхәлдә, Паул еврей мәсихчеләренә алар Аллаһының ачыла барган нияте буенча эш итүдән баш тартканда, Аллаһы тынычлыгына керә алмаячак дип ачык итеп язган * (Евр. 4:1, 2, 6; Еврейләргә 4:11 не укы). Йәһвә хуплавын алыр өчен, алар шуны танырга тиеш булган: ул хәзер үз халкының үзенә башкача гыйбадәт кылуын тели.

9. Изге Язмалардагы кайбер хакыйкатьләрне аңлавыбызга үзгәрешләр кертелгәндә безнең моңа карашыбыз нинди булырга тиеш?

9 Хәзерге вакытта Изге Язмаларның кайбер хакыйкатьләре төгәлрәк аңлатыла. Бу безне борчырга тиеш түгел, ә безнең ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфына ышанычыбызны ныгытырга тиеш. «Хезмәтченең» вәкилләре хакыйкатьнең кайбер якларына карашыбызны ачыкларга я үзгәртергә кирәк икәнен аңлагач, андый үзгәрешләр ясау белән озакка сузмый. Хезмәтче сыйныфы андый үзгәрешләр өчен үзләрен тәнкыйтьләячәкләр икәнен белсә дә, Аллаһының ачыла барган нияте буенча эш итү алар өчен күпкә мөһимрәк. Изге Язмалардагы кайбер хакыйкатьләрне аңлавыбызга үзгәрешләр кертелгәндә син моңа ничек карыйсың? Без фарисейләргә охшарга теләмәс идек, алар яңа шәраб белән чагыштырылган Гайсәнең көч бирүче өйрәтүенә караганда искә шәрабны яхшырак күргән (Лүк 5:39 ны укы.)

10, 11. Яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә үзгәрешләр булгач, кайберәүләрнең моңа күрсәткән мөнәсәбәтеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

10 Әйдәгез XX гасыр башында вәгазь эшенә кагылышлы бер үзгәрешкә игътибар итик. XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында Изге Язмаларны тикшерүчеләрнең кайберсе халык алдында оста нотык сөйләүчеләр булган. Алар рәхмәтле тыңлаучылар алдында яхшы әзерләнгән чыгышлар ясап, вәгазьләү бурычларын иң яхшы итеп үти дип уйлаганнар. Алар чыгыш ясарга яраткан, һәм аларның кайберсенә үз тыңлаучыларының мактавы рәхәтлек китергән. Әмма соңрак билгеле булганча, Йәһвә үз халкының вәгазьләүнең төрле төрләрендә, шул исәптән өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүдә, катнашуын теләгән. Бу оста нотык сөйләүчеләрнең кайберсе моны эшләүдән катгый рәвештә баш тарткан. Тышкы яктан алар Раббыга тулысынча багышланган рухи кешеләр булып күренгән. Әмма Аллаһының вәгазьләү эшенә карата нияте ачыграк билгеле булгач, аларның чын уй-ниятләре, омтылышлары һәм эчке теләкләре ачыкланган. Йәһвә аларга ничек караган? Ул аларны фатихаламаган. Алар оешманы калдырган (Мат. 10:1—6; Рәс. 5:42; 20:20).

11 Оешмага тугры булып калган бар кешеләргә дә вәгазьләп йөрү җиңел булмагандыр. Күпләр бу эшне, аеруча башта, авыр дип тапкан. Ләкин алар тыңлаучан булган. Вакыт узу белән алар куркуларын җиңгән, һәм Йәһвә аларны мул итеп фатихалаган. Ышанычлы хезмәтче сине вәгазьләүнең берәр төрендә катнашырга дәртләндерсә, ә сиңа вәгазьләүнең бу төре авыр булып тоелса, син моңа ничек карарсың? Син бу яктан тырышып карарга әзер булырсыңмы?

Якын кешебез Йәһвәне калдырганда

12, 13. а) Ни өчен Йәһвә тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыны җыелыштан чыгарырга куша? б) Кайбер мәсихче ата-аналар нинди сынауга дучар була, һәм ни өчен андый сынау авыр?

12 Һичшиксез, без барыбыз да, Аллаһыга яраклы булыр өчен, физик, әхлакый һәм рухи яктан чиста булырга тиешбез дигән принцип белән килешәбез. (Титуска 2:14 не укы.) Әмма бу яктан тугрылыклы булуыбыз кайчак сыналырга мөмкин. Әйтик, үрнәк алырлык бер мәсихче парның бердәнбер улы хакыйкатьне калдыра ди. «Гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуны» Йәһвә белән һәм ата-анасы белән мөнәсәбәтләреннән яхшырак күргәнгә, бу яшь кешене җыелыштан чыгаралар (Евр. 11:25).

13 Бу ата-ана бик нык кайгыра! Алар, әлбәттә, шуны белә: җыелыштан чыгарылган кеше турында Изге Язмаларда: «Үзен имандаш дип атап та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмагыз, хәтта андый кеше белән бергә ашамагыз»,— дип әйтелә (1 Көр. 5:11, 13). Алар бу шигырьдәге «үзен имандаш дип атаучы» дигән сүзләр шулай ук үзләре белән яшәмәүче улларына да кагыла икәнен аңлый. Ләкин алар аны бик нык ярата! Бу көчле хисләр аркасында алар болай дип уйларга мөмкин: «Без улыбыз белән аралашуыбызны чикләсәк, ничек аңа Йәһвәгә кайтырга ярдәм итә алырбыз? Аның белән һәрвакыт аралашып торсак, без аңа күбрәк булышмабызмы?» *

14, 15. Ата-ана җыелыштан чыгарылган баласы белән аралашыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә нәрсәне исәпкә алырга тиеш?

14 Без дә бу ата-ана өчен борчылабыз. Аларның улының сайлау иреге булган, һәм ул үз ата-анасы һәм башка имандашлары белән якын аралашуын дәвам итәр урынына үз юлын сайлаган. Ә аның ата-анасы бу яктан бернәрсә дә эшли алмаган. Шуңа күрә алар үзләрен көчсез хис итә дә, һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк!

15 Ләкин бу ата-ана нәрсә эшләр? Алар Йәһвәнең ачык күрсәтмәсенә тыңлаучан булырмы? Яки алар үзләренең җыелыштан чыгарылган уллары белән регуляр рәвештә аралашырга булып, бу «гаиләдәге сорауларны хәл итү» дип әйтерме? Карарлар кабул иткәндә алар Йәһвәнең моның турында нәрсә уйлаганын исәпкә алырга тиеш. Ул оешманың чиста килеш саклануын һәм, мөмкин булса, гөнаһ кылучының аңына килүен тели. Мәсихче ата-ана Аллаһының бу нияте буенча ничек эш итә ала?

16, 17. Һарун мисалы турында уйланып, без нинди сабак алабыз?

16 Мусаның абыйсы, Һарун, бер авыр хәлгә эләккән булган. Аның ике улы, Надаб һәм Абиһу, Йәһвә алдына рөхсәт ителмәгән ут китергәннәре өчен үтерелгән булган. Һарунның нинди хисләр кичергәне турында уйлап кына карагыз. Ул инде үз уллары белән аралаша алмаган. Ләкин аның өчен Йәһвәнең аңа һәм аның тугры угылларына: «Үлмәс өчен һәм барча халыкка карата Раббының ачуы кабармасын өчен, сез [кайгыдан] чәчегезне тузгытмагыз һәм киемнәрегезне ерткаламагыз»,— дип әйткән сүзләренә буйсыну тагы да авыррак булган (Лев. 10:1—6). Моннан нинди сабак алып була? Без Йәһвәне үзебезнең тугры булмаган гаилә әгъзаларына караганда күбрәк яратырга тиеш.

17 Бүген Йәһвә аның кануннарын бозган кешеләрне шундук җәзага тартмый. Ул аларга, мәрхәмәт күрсәтеп, үзләренең бозык эшләреннән тәүбә итәргә мөмкинлек бирә. Әмма тәүбә итмәгән гөнаһ кылучының ата-анасы, үзләренең җыелыштан чыгарылган кызы я улы белән аралашуын дәвам итеп, Йәһвәне сынаса, Йәһвә моңа ничек карар иде?

18, 19. Йәһвәнең җыелыштан чыгарылган кешеләргә карата күрсәтмәләре буенча эш иткән гаилә әгъзалары нинди фатихалар ала?

18 Кайчандыр җыелыштан чыгарылган күп кенә мәсихчеләр үз дусларының һәм гаиләдәгеләренең нык торулары үзләренә аңларына килергә ярдәм иткәнен таный. Мәсәлән, бер яшь хатын өлкәннәр белән сөйләшкәндә үзенә тормышын үзгәртергә өлешчә абыйсының мөнәсәбәте булышкан дип әйткән. Аның абыйсы Йәһвәгә тугры булып, җыелыштан чыгарылганнар белән аралашмаска дигән әмергә буйсынган. Абыйсының Изге Язмалардагы җитәкчелекне тугры тотуы аңарда җыелышка кире кайтырга теләк уяткан.

19 Без нинди нәтиҗәгә килергә тиеш? Безгә камил булмаган йөрәкләребезнең Изге Язмалардагы киңәшләргә каршы килү омтылышы белән көрәшергә кирәк. Аллаһының күрсәтмәләрен тоту авырлыкларыбызны хәл итәр өчен, иң яхшы юл икәненә без тулысынча ышанырга тиеш.

«Аллаһының сүзе тере»

20. Еврейләргә 4:12 нең нинди ике кулланышы бар? (Искәрмәне кара).

20 Паул, «Аллаһының сүзе тере» дип язганда Аллаһының язылган Сүзен, Изге Язмаларны, күздә тотмаган *. Контекст күрсәткәнчә, ул Аллаһының вәгъдәләре турында әйткән. Паулның сүзләре буенча, Аллаһының вәгъдәләре һәрвакыт үтәлә. Йәһвә моны Ишагыйя пәйгамбәр аша болай дип әйткән: «Минем... сүзем миңа үтәлмичә кире кайтмаячак, ләкин... мин аны нәрсә өчен җибәрсәм, шуны башкарачак» (Ишаг. 55:11). Шуңа күрә Аллаһының вәгъдәләре без теләгән вакытта үтәлмәгәндә, безгә сабыр булырга кирәк. Без Йәһвәнең үз ниятен тормышка тулысынча ашырыр өчен, «эшли» икәненә бер дә шикләнмибез (Яхъя 5:17).

21. «Бихисап күп кеше» төркемендәге олы яшьтәгеләргә Еврейләргә 4:12 Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам итәргә ничек булыша ала?

21 «Бихисап күп кеше» төркемендәге тугры олы яшьтәгеләр Йәһвәгә дистәләгән еллар хезмәт итә (Ачыл. 7:9). Күпләр бу дөнья төзелешендә картаерга бер дә уйламагандыр. Шулай да алар өметсезлеккә бирелми (Мәд. 91:15). Алар «Аллаһының сүзе тере» икәнен һәм Йәһвәнең вәгъдәләре үтәләчәк икәнен белә. Аллаһы үз ниятен кадерли, шуңа күрә без аның ниятен һәрвакыт хәтеребездә тотканда, аңа шатлык китерәбез. Бу җиденче ял итү көне дәвамында бернәрсә дә Йәһвәне үз ниятен үтәүдән туктатмаячак. Һәм ул үз халкының, төркем буларак, үз нияте буенча алда да эш итәчәген белә. Ә синең турыда нәрсә әйтеп була? Аллаһының тынычлыгына син кердеңме?

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Күп кенә яһүд җитәкчеләре җентекләп Муса канунын үтәгән, ләкин Мәсих килгәч, алар аны кабул итмәгән. Алар Аллаһының ачыла барган нияте буенча эш итмәгән.

^ 13 абз. «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 207—209 нчы битләрен кара.

^ 20 абз. Бүген Аллаһы безгә үзенең язылган Сүзе аша сөйли. Аның Сүзе безнең тормышыбызга тәэсир итәргә куәтле. Шуңа күрә Паулның Еврейләргә 4:12 дә язылган сүзләре киңрәк мәгънәдә Изге Язмаларга да кулланырлык.

Хәтерлисезме?

• Аллаһы тынычлыгына керер өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

• Аллаһы нияте безнең Изге Язмалардагы киңәшне кабул итәргә әзер булуыбыз белән ничек бәйле?

• Изге Язмалардагы күрсәтмәгә колак салу нинди очракларда авырдыр, ләкин ни өчен безгә тыңлаучан булу мөһим?

Еврейләргә 4:12 нең нинди ике кулланышы бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге сүзләр]

Ата-ана бик нык кайгыра!