Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының тынычлыгы нәрсә ул?

Аллаһының тынычлыгы нәрсә ул?

Аллаһының тынычлыгы нәрсә ул?

«Аллаһы халкы өчен шимбә көн ял» (ЕВР. 4:9).

1, 2. Яратылыш 2:3 тән җиденче көн турында нинди нәтиҗә ясап була, һәм нинди сораулар туа?

ЯРАТЫЛЫШ китабының беренче бүлегеннән без Аллаһының җирне кешеләргә яшәр өчен алты символик көн дәвамында әзерләгәнен беләбез. Һәр бу чорларның азагы: «Кич булды, иртә булды»,— дигән сүзләр белән тәмамлана (Ярат. 1:5, 8, 13, 19, 23, 31). Әмма җиденче көн турында Тәүратта болай диелә: «[Аллаһы] җиденче көнне... мөбарәк кылды. Аны мөбарәк бер көн итәрәк аерды. Чөнки Аллаһы, бөтен эшлисе, башкарасы эшләрен тәмамлап, ул көнне ял итте» (Ярат. 2:3).

2 Игътибар итегез: бу шигырь «кич булды, иртә булды» дип тәмамланмый. Бу б. э. к. 1513 елны Муса Яратылыш китабын язганда җиденче көннең — Аллаһының ял итү көненең — әле тәмамланмаган булганын күрсәтә. Аллаһының ял көне әле дә дәвам итәме? Дәвам итсә, без анда керә алабызмы? Бу сорауларга җавап алу безнең өчен үтә мөһим.

Йәһвә әле дә ял итәме?

3. Гайсәнең Яхъя 5:16, 17 дә язылган сүзләре җиденче көннең беренче гасырда дәвам иткәнен ничек күрсәтә?

3 Җиденче көн б. э. I гасырында һаман да дәвам иткән. Моңа ике дәлил бар. Беренче дәлилне Гайсәнең үзенә каршы килүчеләргә әйткән сүзләреннән күреп була. Алар Гайсәне шимбә көнне бер кешене савыктырганы өчен, моны эш дип санап, тәнкыйтьләгән. Ул аларга: «Минем Атам әле дә эшли һәм мин дә эшлим»,— дигән (Яхъя 5:16, 17, «Яхшы хәбәр»). Аның бу сүзләре нәрсә аңлаткан? Гайсә шимбә көнне эшләгәне өчен гаепләнгән булган. Аның: «Атам әле дә эшли»,— дигән сүзләре шул гаепләүгә җавап булган. Асылда, Гайсә үзен тәнкыйтьләүчеләргә болай дигән: «Без Атам белән бер үк эшне башкарабыз. Атам үзенең мең еллар дәвамлы шимбә көнендә һаман да эшли икән, мин дә шимбә көнне эшли алам». Шулай итеп, Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһының җиргә карата бөек шимбә, ял итү көне, җиденче көн, ул яшәгән көннәрдә әле тәмамланмаган булган *.

4. Паул яшәгән көннәрдә җиденче көннең дәвам иткәненә нинди дәлил бар?

4 Икенче дәлилне рәсүл Паулның сүзләреннән күреп була. Аллаһының ял итү көне турында әйтелгән Яратылыш 2:2 не өземтә итеп китереп, Паул Аллаһы тарафыннан рухландырылып: «Без... ышануыбыз аркасында, Аллаһының тынычлыгын кабул итәбез»,— дип язган (Евр. 4:3, 4, 6, 9). Димәк, җиденче көн Паул көннәрендә дә тәмамланмаган булган. Бу ял итү көне күпме дәвам иткән соң?

5. Җиденче көннең максаты нинди, һәм кайчан бу максат тулысынча тормышка ашырылачак?

5 Бу сорауга җавап алыр өчен, без җиденче көннең максатын искә төшерергә тиеш. Яратылыш 2:3 тә бу болай дип аңлатыла: «[Аллаһы] җиденче көнне... мөбарәк кылды. Аны мөбарәк бер көн итәрәк аерды». Йәһвә, үз ниятен ахырына кадәр үтәр өчен, җиденче көнне мөбарәк, изге, кылган, ягъни аны аерып куйган. Аллаһының җиргә карата бу нияте буенча, бөтен җир тыңлаучан ир-атлар һәм хатын-кызлар белән тулырга һәм алар җир турында кайгыртып, анда яшәргә тиеш булган (Ярат. 1:28). Бу ниятне тормышка ашырырга дип, Йәһвә Аллаһы да һәм «шимбә көненең Хуҗасы» Гайсә Мәсих тә «әле дә эшли» (Мат. 12:8). Аллаһының ял итү көне аның нияте Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе азагында тулысынча тормышка ашканчы дәвам итәчәк.

«Тыңлаусызлар үрнәгенә» иярмәгез

6. Нинди мисаллар безнең өчен кисәтү булып тора, һәм без алардан нинди сабаклар ала алабыз?

6 Аллаһы үз нияте турында Адәм белән Хаувага ачык итеп әйткән, ләкин алар үзләренчә эш иткән. Сүз дә юк, Адәм белән Хаувадан соң миллионлаган башка кешеләр дә тыңламаучанлык юлыннан барган. Хәтта Аллаһының сайланган Исраил халкы да, тыңламаучан булып киткән. Һәм шунысы да игътибарга лаек: Паул беренче гасыр мәсихчеләренең кайберләре, борынгы исраиллеләр кебек, шул ук тозакка эләгә ала икәне турында кисәткән. Ул болай дип язган: «Шуңа күрә, Аның тынычлыгын алу өчен бар көчебезне куйыйк, тыңлаусызлар үрнәгенә ияргән өчен беркем дә аннан мәхрүм калмасын» (Евр. 4:11). Паулның сүзләре тыңламаучан кешеләрнең Аллаһы тынычлыгына керә алмаячагын күрсәтә. Бу безнең өчен нәрсә аңлата? Әгәр без Аллаһының ниятенә берәр ничек каршы торсак, бу Аллаһның тынычлыгына кермәячәкбез дигәнне аңлатамы? Билгеле, бу сорауга җавап алу безнең өчен бик мөһим, һәм без моны алда карап чыгарбыз. Әмма башта әйдәгез исраиллеләрнең начар мисалына һәм ни өчен аларның Аллаһы тынычлыгына кермәгәненә игътибар итик.

«Алар беркайчан да Минем тынычлыгыма кермәячәкләр»

7. Йәһвә нинди ният белән исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан азат иткән, һәм алар нәрсә эшләргә тиеш булган?

7 Б. э. к. 1513 елны Йәһвә исраиллеләргә карата ниятен үзенең хезмәтчесе Мусага ачкан. Аллаһы аңа болай дигән: «Мин аны [Исраил халкын] мисырлылар коллыгыннан азат итәргә дип иңдем: ул җирдән [Мисырдан] алып чыгып, сөт һәм бал ага торган җиргә алып барачакмын» (Чыг. 3:8). Йәһвә, аларның бабасы Ибраһимга вәгъдә иткәнчә, исраиллеләрне үз халкы итәр өчен, «мисырлылар коллыгыннан» азат иткән (Ярат. 22:17). Аллаһы исраиллеләргә кануннар җыентыгы биргән. Бу аларга Йәһвә белән тыныч мөнәсәбәтләргә ия булырга ярдәм итәр иде (Ишаг. 48:17, 18). Ул исраиллеләргә болай дигән: «Әгәр Миңа тулысы белән буйсынсагыз һәм Минем [Канун җыентыгында әйтелгән] килешүемә тугрылык сакласагыз, сез Минем җир йөзендәге башка халыклар арасыннан сайлап алынган Үз халкым булырсыз. Бөтен җир Минеке» (Чыг. 19:5, 6). Шулай итеп, исраиллеләр Аллаһыны тыңласалар гына, аның белән махсус мөнәсәбәтләргә ия була алырлар иде.

8. Исраиллеләр Аллаһыга тыңлаучан булсалар, аларның тормышлары нинди булыр иде?

8 Уйлап кына карагыз, исраиллеләр Аллаһыга тыңлаучан булсалар, аларның тормышлары нинди булыр иде! Йәһвә аларның басуларын, йөзем бакчаларын, көтүләрен фатихалар иде. Дошманнары алар өстеннән беркайчан да өстенлек итмәс иде. (3 Патшалык 10:23, 24 не укы *.) Мәсих килгәч, Исраил Рим изүе астындагы түгел, ә азат халык булыр иде. Исраил күрше халыклар өчен үрнәк патшалык булып, аларга чын Аллаһыга тыңлаучан булу рухи һәм материаль фатихалар китерә икәнен күрсәтер иде.

9, 10. а) Ни өчен Исраилнең Мисырга кайту теләге җитди хата булган? б) Исраиллеләрнең Мисырга кайтуы аларның гыйбадәтенә ничек тәэсир итә алган?

9 Нинди хөрмәт булган Исраил халкында: алар Йәһвә ниятенең үтәлүендә катнаша алган! Һәм бу аларның үзләренә генә түгел, ә ахыр чиктә җирдәге бар халыкларга фатихалар китерер иде (Ярат. 22:18). Әмма халык буларак, бу фетнәчел буын Аллаһының хакимлеге астында үрнәк патшалык булу мөмкинлеген мөһим дип санамаган. Алар хәтта Мисырга кайтырга теләгән! (Саннар 14:2—4 не укы.) Әмма алар Мисырга кайтса, бу Аллаһының Исраилне үрнәк патшалык итәргә ниятенә каршы булмас идеме? Әлбәттә булыр иде. Исраиллеләр мәҗүси мисырлылар коллыгына кайтсалар, алар беркайчан да Муса кануны буенча яши алмас иде, һәм Йәһвә аларның гөнаһларын кичерер өчен күргән чарадан файда ала алмас иде. Нинди дөньяви һәм сукыр булган алар! Шуңа күрә, Йәһвәнең ул фетнәчеләргә болай дип әйткәненә бер дә гаҗәпләнәсе юк: «Шуның өчен Минем бу кешеләргә ачуым чыкты һәм Мин: „Аларның күңелләре һәрвакыт ялгыш уйлый, алар Мин күрсәткән юлларны белмәделәр“,— дидем. Шуның өчен Мин, ачуым чыгып: „Алар беркайчан да Минем тынычлыгыма кермәячәкләр“,— дип ант иттем» (Евр. 3:10, 11; Мәд. 94:10, 11).

10 Мисырга кайтырга омтылып, бу үзсүзле халык үзләре алган рухи фатихаларны кадерләмәгәнен, ә Мисырда ашаган ялпак суган, башлы суган һәм сарымсакларны яхшырак күргәнен күрсәткән (Сан. 11:5). Рәхмәтле булмаган Эсау кебек, бу фетнәчеләр үзләренең кыйммәтле рухи мирасын тәмле бер ашка алыштырырга әзер булган (Ярат. 25:30—32; Евр. 12:16).

11. Муса көннәрендәге исраиллеләрнең тугрылыксыз булуы Аллаһы ниятенең үтәлүенә ничек тәэсир иткән?

11 Мисырдан чыккан Исраил буынының тугрылыксыз булуына карамастан, Йәһвә инде киләсе буынга үз игътибарын туплап, сабыр гына үз ниятен үтәвен дәвам иткән. Бу яңа буын үзләренең аталарына караганда тыңлаучанрак булган. Йәһвәнең кушуы буенча, алар вәгъдә ителгән җиргә кереп, аны яулый башлаган. Ешуа 24:31 дә без болай дип укыйбыз: «Исраил Ешуа яшәгән бар көннәрдә һәм Ешуаның үлеменнән соң яшәгән һәм Йәһвәнең Исраил өчен башкарган бөтен эшләрен белгән өлкәннәрнең бар көннәрендә дә Йәһвәгә хезмәт итте».

12. Аллаһы тынычлыгына бүген кереп була икәнен без кайдан беләбез?

12 Әмма бу тыңлаучан буын әкрен генә үлеп барган, ә «Йәһвәне һәм аның Исраил өчен башкарган эшләрен белмәгән» буын аны алмаштырган. Нәтиҗәдә, «Исраил уллары Йәһвә алдында явыз булганны эшләп, Багалларга хезмәт итә башлаган» (Хак. 2:10, 11). Вәгъдә ителгән җир аларга чын «тынычлык» китермәгән. Тыңламаучан булулары аркасында алар Аллаһы белән дәвамлы тынычлыкка ия булмаган. Паул бу исраиллеләр турында болай дип язган: «Халыкка тынычлыкны Ешуа китергән булса, Аллаһы бүтән көн хакында әйтмәс иде. Алай булгач, Аллаһы халкы өчен шимбә көн ял булачак» (Евр. 4:8, 9). «Аллаһы халкы» дип Паул яһүди һәм яһүди булмаган мәсихчеләрне атаган. Паулның әйткән сүзләре мәсихчеләр бүген Аллаһы тынычлыгына керә ала дигәнне аңлата.

Кайберәүләр Аллаһы тынычлыгына кермәгән

13, 14. Муса көннәрендә һәм беренче гасырда Канунны үтәү һәм Аллаһы тынычлыгына керү арасында нинди бәйләнеш булган?

13 Паул еврей мәсихчеләренә язганда аларның арасындагы кайберәүләрнең Аллаһының ачыла барган ниятенә каршы торганнарына борчылган. (Еврейләргә 4:1 не укы.) Нинди мәгънәдә? Кызык, әмма бу Муса канунын үтәү белән бәйле булган. Якынча 1 500 ел дәвамында Аллаһы нияте буенча яшәргә теләгән һәрбер исраилле Канунны үтәргә тиеш булган. Әмма Гайсәнең үлеме белән Канун гамәлдән чыккан. Кайбер мәсихчеләр моны аңламаган һәм Канунның кайбер күрсәтмәләрен үтәргә кирәк дип санаган *.

14 Канунны үтәгән мәсихчеләргә Паул Гайсәнең баш рухани булуы, яңа килешү һәм рухи гыйбадәтханә турында язган. Ул моның барысының үзләренең борынгы прообразларыннан өстенрәк булганын аңлаткан (Евр. 7:26—28; 8:7—10; 9:11, 12). Шуңа күрә, күрәсең, һәр атна Канун буенча шимбә көнен үтәүне күздә тотып, Паул Йәһвәнең ял итү көненә керү хөрмәте турында болай дип язган: «Аллаһы халкы өчен шимбә көн ял булачак. Чөнки Аллаһының тынычлыгын кабул иткән кеше, Аллаһы Үзенең эшләреннән ял иткән кебек, үз эшләреннән ял итәчәк» (Евр. 4:8—10). Бу еврей мәсихчеләр Муса канунына нигезләнгән эшләр башкарып, Йәһвәнең хуплавын алып булмый икәнен аңларга тиеш булган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән башлап, Аллаһы Гайсә Мәсихкә иман итүчеләрне хуплый башлаган.

15. Ни өчен, Аллаһының тынычлыгына керергә теләсәк, тыңлаучанлык мөһим?

15 Муса көннәрендә яшәгән исраиллеләргә Вәгъдә ителгән җиргә керергә нәрсә комачаулаган? Тыңламаучанлык. Паул көннәрендәге кайбер мәсихчеләргә Аллаһы тынычлыгына керергә нәрсә комачаулаган? Шул ук тыңламаучанлык. Алар Канунның үз максатын үтәгәнен һәм Йәһвәнең үз халкын икенче юнәлештә алып барганын аңлап бетермәгән.

Бүген Аллаһының тынычлыгына керү

16, 17. а) Бүген Аллаһының тынычлыгына керер өчен, нәрсә эшләргә кирәк? б) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

16 Котылыр өчен, Муса канунының ниндидер күрсәтмәләрен тотарга кирәк дип бүген бер мәсихче дә әйтмәс. Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылып эфеслеләргә язган сүзләренең мәгънәсе ачыктан-ачык: «Сез Аллаһы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Бу сезнең үзегездән түгел, бәлки Аллаһы бүләге. Бу — кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел, шуңа күрә беркем дә мактанмасын» (Эфес. 2:8, 9). Алайса, мәсихчеләргә Аллаһы тынычлыгына керер өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Йәһвә үзенең җиргә карата ниятен данлыклы итеп ахырына кадәр үтәп бетерер өчен, җиденче көнне — үзенең ял көнен — аерып куйган. Йәһвә үзенең оешмасы аша үз ниятен ача бара; без аның ниятенең үтәлүендә тыңлаучанлык белән катнашсак, аның тынычлыгына керәчәкбез, яисә аның ял итүенә кушылачакбыз.

17 Ә ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфы аша алган Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрнең мөһимлеген киметеп, бәйсезлек юлыннан барырга булсак, без Аллаһының ачыла барган ниятенә каршы эш итәр идек. Бу безнең Йәһвә белән тыныч мөнәсәбәтләребезне куркыныч астына куяр иде. Киләсе мәкаләдә Аллаһыга без тыңлаучанмы, юкмы икәнебезне күрсәтәчәк кайбер очраклар каралачак. Һәм андый очракларда кабул иткән карарларыбыз без Аллаһының тынычлыгына керербезме икәнен күрсәтәчәк.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Руханилар һәм левилеләр шимбә көнне гыйбадәтханәдә төрле эшләр башкарганнар, әмма бу аларга гаепкә саналмаган. Аллаһының бөек рухи гыйбадәтханәсендә баш рухани буларак, Гайсә дә шимбә көнен бозмыйча үзенең рухи вазифасын үти алган (Мат. 12:5, 6).

^ 8 абз. 3 Патшалык 10:23, 24: «Сөләйман патша җирдәге бар патшалардан байлыгы һәм зирәклеге белән күпкә өстен булды. Һәм җирдәге бар кешеләр, Аллаһы Сөләйманның йөрәгенә салган зирәклекне тыңлар өчен, аны күрергә теләде».

^ 13 абз. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң яһүди мәсихчеләр Гөнаһ йолу көнендә корбаннар китергәннәрме, юкмы икәнен без белмибез. Корбаннар китергән булсалар, алар һичшиксез Гайсәнең йолым корбанын хөрмәт итмәгәннәрен күрсәтер иде. Әмма кайбер яһүди мәсихчеләр Канун белән бәйле башка йолаларны тоткан (Гәл. 4:9—11).

Уйланыр өчен сораулар

• Аллаһының җиденче, ял итү көненең максаты нинди?

• Җиденче көннең әле дә дәвам иткәнен без каян беләбез?

• Муса көннәрендәге исраиллеләргә һәм беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләргә Аллаһының тынычлыгына керергә нәрсә комачаулаган?

• Бүген Аллаһының тынычлыгына керер өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27 биттәге сүзләр]

Йәһвә үзенең оешмасы аша ниятен ача бара; без аның ниятенең үтәлүендә тыңлаучанлык белән катнашсак, аның тынычлыгына керәчәкбез

[26, 27 биттәге иллюстрацияләр]

Аллаһы халкына аның тынычлыгына керер өчен, нәрсә эшләвен дәвам итәргә кирәк?