Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гадиләштерелгән инглиз телендә басма

Гадиләштерелгән инглиз телендә басма

Гадиләштерелгән инглиз телендә басма

БЕЗ бу саннан башлап сынау максаты белән бер ел дәвамында өйрәнү өчен «Күзәтү манарасы» журналы белән беррәттән бу басманың гадиләштерелгән инглиз телендә дә чыгуын белдерергә шатбыз. Анда бар өйрәнү мәкаләләре һәм кайбер башка мәкаләләр дә булачак. Без бу басма күп кенә Йәһвә Шаһитләренең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк дип уйлыйбыз. Ни өчен андый ихтыяҗ туды?

Инглиз теле киң таралган тел. Һәм бу телдә кардәшләребез күп илләрдә, мәсәлән, Гана, Кения, Либерия, Нигерия, Папуа — Яңа Гвинея илләрендә, Сөләйман утрауларында һәм Фиджидә сөйләшә. Алар башка телдә, ягъни туган телләрендә, сөйләшсәләр дә, җыелыш очрашуларында һәм вәгазьләгәндә еш кына инглиз телен куллана. Әмма алар сөйләшкән инглиз теле басмаларыбыздагы телдән гадирәк. Шулай ук Йәһвәнең башка хезмәтчеләре төрле илләргә күченә һәм анда аларга инглиз телендә, хәтта алар бу телне бик үк яхшы белмәсәләр дә, сөйләшергә туры килә. Һәм аларның туган телендә үткән җыелыш очрашуларына барырга мөмкинлекләре юк.

Һәр атна җыелышта карала торган өйрәнү мәкаләләре безне үз вакытында рухи ризык белән яхшы тәэмин итеп торыр өчен, төп чара булып тора. Шуңа күрә җыелышларга килә торган бар кешеләргә бу материалдан күбрәк файда алырга ярдәм итәр өчен, инглиз телендәге бу басмада гади сүзләрдән торган, гадиләштерелгән грамматика белән синтаксис кулланыла. Яңа басманың беренче бите үзенә бер төрле булачак. Өйрәнү мәкаләләрендәге өстәмә исемнәр, абзацлар, кабатлау өчен сораулар һәм барлык иллюстрацияләр гадәти журналныкына туры киләчәк. Шулай итеп, һәр кеше бу ике басманың берсен сайлап, өйрәнү вакытында катнаша ала. Бу ике басмадагы текстларның аермасын күрер өчен, аста бу басманың беренче өйрәнү мәкаләсенең икенче абзацыннан берничә җөмлә китерелә.

Бу яңа басма Йәһвәдән: «Әй Ходай... боерыкларыңны аңлат»,— дип сораган күп кешеләрнең догаларына җавап булыр дип өметләнәбез (Мәд. 118:73). Без бер дә шикләнмибез: аның ярдәмендә инглиз телен яхшы белмәгән кешеләрнең, шулай ук инглиз телендә сөйләшүче кайбер балаларның, җыелышта һәр атна каралачак өйрәнү мәкаләләренә яхшырак әзерләнергә мөмкинлекләре булачак. Йәһвә, үз халкын яратканга, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» кулланып, рухи ризыкны мул итеп бирә; без аңа моның өчен бик рәхмәтле (1 Пет. 2:17; Мат. 24:45).

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы