Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кайчандыр мин үлемнән курка идем

Кайчандыр мин үлемнән курка идем

Кайчандыр мин үлемнән курка идем

Пьеро Гатти сөйләде

ЧАК кына ишетерлек гөрелдәү тавышы көчәйгәннән-көчәя бара иде. Аннан соң сиреналарның улавы кешеләрне куркыныч турында кисәтте. Соңыннан ажгырып-сызгырып төшкән бомбалар шартлады һәм бар нәрсә җимерелде. Мондый гөрелте аркасында коты алынган кешеләрнең колак пәрдәләре ертыла иде.

Андый котычкыч хәлләр Миланда (Италия) 1943—1944 елларда булды. Яшь солдат буларак миңа җимерелгән бомбоубежище калдыклары арасыннан еш кына мәетләрне җыярга кушалар иде. Үлгән кешеләрне, аларның тән өлешләре төрле җирдә аунап ятканга, танырлык түгел иде. Мин башкаларның үлемен якыннан күрдем, әмма кайчакта үземнең дә гомерем кыл өстендә булды. Ул чакларда мин Аллаһыга дога кылып, исән калсам, аның ихтыярын үтәргә вәгъдә итә идем.

Үлемнән куркуымны җиңәм

Мин Комо (Италия) шәһәреннән якынча 10 километр ераклыкта Швейцария чиге янында урнашкан авылда үстем. Инде бала чагымда мин кайгының нәрсә икәнен белдем һәм үлемнән курка идем. Испанка гриппыннан минем ике олы апам үлгән булган. Аннары, 1930 елны, миңа алты яшь булганда, әнием Луиджа үлеп китте. Католик гаиләсендә үскәнгә мин дин кануннарын үтәп, атна саен Мессага йөрдем. Ләкин еллар үткәч мин чиркәүдә түгел, ә бер чәчтарашханәдә үлем куркуыннан котылдым.

1944 елны Икенче бөтендөнья сугышы кешеләрне кырып бара иде. Мин сугыш барган җирдән нейтраль Швейцариягә качкан дистәләгән меңнәр итальян солдатларының берсе идем. Анда барып җиткәч, безне төрле качаклар лагерьләренә урнаштырдылар. Мин аларның берсенә, илнең төньяк-көнчыгышында урнашкан Штайнах янындагысына эләктем. Безнең анда берникадәр ирегебез бар иде. Штайнахтагы ир-атлар чәчтарашханәсендә вакытлыча ярдәмче кирәк иде. Мин анда бер ай гына эшләп яшәдем, ләкин нәкъ шунда минем тормышымны үзгәрткән бер очрашу булды.

Бу чәчтарашханәдә Швейцариядә яшәүче Адольфо Теллини исемле бер итальян һәрвакыт чәчен алдыра иде. Ул Йәһвә Шаһите иде. Ул вакытта бөтен Италиядә якынча 150 генә Шаһит булганга, минем алар турында беркайчан да ишеткәнем юк иде. Адольфо миңа Изге Язмалардагы искиткеч хакыйкатьләр, тынычлык һәм мәңгелек тормыш вәгъдәләре турында сөйләде (Яхъя 10:10; Ачыл. 21:3, 4). Сугышсыз һәм үлемсез киләчәк турындагы хәбәр миңа бик нык тәэсир итте. Качаклар лагеренә кайткач мин бу өмет турында Джузеппе Тубини исемле бер яшь итальянга сөйләдем, һәм аны да бу таң калдырды. Адольфо һәм башка Шаһитләр безнең лагеребызга вакыт-вакыт килгәләде.

Адольфо мине үзе белән Штайнахтан якынча 10 километр ераклыкта урнашкан Арбонга алып барды. Анда Шаһитләрнең бер кечкенә төркеме үз очрашуларын итальян телендә үткәрә иде. Ишеткәннәрем мине шулхәтле дулкынландырды ки, мин алдагы атнада да анда бардым. Соңрак мин Йәһвә Шаһитләренең Цюрихтагы конгресс Залында үткән конгрессында булдым. Мине анда үлем лагерьләрендәге тау хәтле мәетләр күрсәтелгән слайдлар аеруча шаккаттырды. Мин анда күп кенә немец Шаһитләренең үз иманнары өчен үтерелгәне турында белдем. Ул конгресста мин Мария Пиццато исемле бер апа-кардәш белән таныштым. Шаһит буларак эшчәнлеге өчен ул Италиядәге фашист җитәкчеләре тарафыннан 11 елга хөкем ителгән булган.

Сугыш беткәч, мин Италиягә кайттым һәм Комодагы кечкенә җыелышка йөри башладым. Минем белән Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнмәсәләр дә, мин төп хакыйкатьләрне яхшы аңлый идем. Мария Пиццато да ул җыелышка йөри иде. Ул миңа суга чумдырылу үтәргә кирәклеге турында әйтте, һәм мине Кастьоне-Андевеннода (Сондрио провинциясе) яшәгән Марчелло Мартинелли исемле абый-кардәшкә барырга дәртләндерде. Марчелло тугры майланган кардәш иде. Ул диктатор режимы вакытында 11 елга хөкем ителгән булган. Аның янына барып җитәр өчен, миңа велосипедта 80 километр араны үтәргә туры килде.

Марчелло Изге Язмаларны кулланып, миңа суга чумдырылу үтәр өчен таләпләрне аңлатып бирде. Аннан соң без дога кылып Адда елгасы янына бардык, һәм мин суга чумдырылу үттем. Бу 1946 елның сентябрь ае иде. Минем өчен бу онытылмаслык көн булды! Йәһвәнең хезмәтчесе булып киткәнемә һәм хәзер минем киләчәккә нык өметем булганына күңелем шулхәтле шатлык белән тулган иде, хәтта мин, кич өйгә кайткач, ул көнне 160 километр үтсәм дә, арганымны сизмәдем!

Италиядә сугыштан соң беренче конгресс 1947 елны майда Миланда үтте. Ул конгресска якынча 700 кеше, шул исәптән фашистларның эзәрлекләүләрен кичергән күп кенә кардәшләр дә килде. Анда гадәти булмаган бер хәл булды. Мин качаклар лагерендә вәгазьләгән Джузеппе Тубини суга чумдырылу үтәргә җыенган кешеләр өчен нотык сөйләде. Аннары ул үзе дә суга чумдырылу үтте!

Ул конгресста минем Бруклиндагы Вефильда хезмәт иткән Нейтан Норр кардәш белән танышырга искиткеч мөмкинлегем булды. Ул Джузеппе белән мине тормышларыбызны Аллаһыга хезмәт итүгә багышларга дәртләндерде. Мин бер айдан соң тулы вакытлы хезмәт башларга булдым. Өйгә кайткач, мин моның турында гаиләдәгеләремә әйттем, ә алар миңа каршы төшәргә тырыштылар. Ләкин мин нык тордым. Һәм бер ай үткәч, мин Миландагы Вефильдә хезмәт итә башладым. Анда дүрт миссионер хезмәт итә иде: Джузеппе (Джозеф) Романо һәм аның хатыны Анджелина; Карло Бенанти һәм аның хатыны Костанца. Бу гаиләнең бишенче әгъзасы, яңа гына анда килгән, Джузеппе Тубини иде, мин алтынчысы булдым.

Вефильда бер ай хезмәт иткәч, мине район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Мин Италиядә туган беренче район күзәтчесе булдым. Италиягә 1946 елда Кушма Штатлардан килгән беренче миссионер Джордж Фредьянелли кардәш инде күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт итә иде. Ул мине берничә атна район хезмәтенә өйрәтте һәм аннары мин үзем хезмәт итә башладым. Минем аеруча беренче мәртәбә килеп-киткән Фаэнцадагы җыелыш исемдә. Уйлап кына карагыз, моңарчы минем җыелышта беркайчан да нотыклар белән чыгыш ясаганым юк иде! Шулай да мин җыелыштагыларны, шул исәптән күп кенә яшьләрне дә, тулы вакытлы хезмәт башларга дәртләндердем. Соңрак бу яшьләрнең кайберсе рухи уңышларга ирешеп, итальян территориясендә җаваплы вазифалар үти башлады.

Минем күчеп йөрүче күзәтче буларак кызыклы тормышым башланды. Бу үзгәрешләр, авырлыклар, шатлык һәм көтелмәгән хәлләр тулы тормыш иде, һәм мин кадерле кардәшләрнең көчле яратуын сизә идем.

Сугыштан соң Италиядәге дини хәл

Хәзер исә минем Италиядәге ул вакыттагы дини хәл турында әйтеп китәсем килә. Католик чиркәве чиксез хакимлеккә ия иде. 1948 елда яңа конституция кабул ителсә дә, Йәһвә Шаһитләренең вәгазьләвен тыйган фашист законнары 1956 елга кадәр гамәлдә иде. Руханиларның басымы аркасында еш кына район конгресслары өзелә иде. Ләкин кайчак аларның тырышлыгы уңышсыз булды. Андый хәл 1948 елда Сульмонада, Италиянең үзәгендә урнашкан кечкенә генә шәһәрендә, булды.

Безнең конгресс бер театрда үтте. Якшәмбе иртән мин программа рәисе идем, ә Джузеппе Романо ачык нотык сөйләде. Конгресста халык бик күп иде. Бөтен илдә хәтта 500 вәгазьче дә булмаган чакта театр 2000 кеше белән тулды. Нотыкның ахырында бер егет, тыңлаучылар арасында утырган ике руханиның кушуы буенча, сәхнәгә сикереп менде. Тәртипне бозарга теләп, ул акыра башлады. Мин аңа шундук: «Әйтергә сүзегез булса, залны арендага алыгыз да, һәм теләгәнегезне сөйләгез»,— дип әйттем. Тыңлаучыларга аның кычкыруы тәэсир итмәде һәм алар, аның тавышын басарга теләп, ризасызлыкларын белдерә башлады. Егет исә сәхнәдән сикереп төште һәм аңардан җилләр исте.

Ул көннәрдә минем хезмәтем бик үзенчәлекле иде. Миңа бер җыелыштан икенчесенә кайвакыт җәяү, велосипедта, шыгрым тулы җимерек автобусларда я поездда барырга туры килде. Кайчакта мин ат абзарында я келәттә яшәдем. Сугыш күптән түгел генә беткәнгә күпчелек итальяннар ярлы иде. Абый-кардәшләр бик аз иде һәм алар әлләни бай түгел иде. Моңа карамастан Йәһвәгә хезмәт итүгә багышланган тормыш искиткеч иде.

Галаад мәктәбендә уку

1950 елны Джузеппе Тубинины һәм мине Галаад мәктәбенең 16 нчы классына укырга чакырдылар. Уку башланганнан ук мин инглиз телен өйрәнү минем өчен авыр булачагын аңладым. Мин бар көчемне куйсам да, бу бик авыр иде. Бөтен Изге Язмаларны без инглиз телендә укып чыгарга тиеш идек. Моның өчен мин кайвакыт төшке ашка бармыйча кычкырып укый идем. Ахыр чиктә, минем чыгыш ясарга чиратым җитте. Мин өйрәтүченең сүзләрен кичә булгандай хәтерлим: «Кул хәрәкәтләрең һәм илһамланып сөйләвең искиткеч, ләкин инглиз телең бөтенләй аңларлык түгел!» Шулай да мин Галаад мәктәбен уңышлы гына тәмамладым. Аннары Джузеппе белән мине Италиягә билгеләделәр. Андый яхшы белемнәр белән без кардәшләргә хезмәт итәргә яхшырак коралланган идек.

1955 елны мин Лидиягә өйләндем. Җиде ел элек ул суга чумдырылу үтәргә җыенганда мин нотык сөйләгән идем. Аның әтисе, кадерлә Доменико кардәш, фашистлар режимы вакытында эзәрлекләнеп, өч елга сөрелүгә хөкем ителгән булса да, үзенең бар җиде баласына хакыйкатькә килергә ярдәм итә алган. Лидия дә чын мәгънәдә хакыйкать өчен көрәшкән. Аны, безнең өйдән-өйгә йөрү хокукыбыз ахыр чиктә Италиядә танылганчы, өч мәртәбә хөкемгә тартканнар. Өйләнешкәннән соң алты ел үткәч, безнең беренче улыбыз, Беньямино, туды. 1972 елны икенче улыбыз, Марко, туды. Аларның икесенең дә үз гаиләләре белән Йәһвәгә ашкынып хезмәт итүе мине шатландыра.

Йәһвәгә һаман да ашкынып хезмәт итәм

Башкаларга хезмәт итүгә багышланган бәхетле тормышымда бик күп истәлекле очраклар булды. Мәсәлән, 1980 нче елларның башында минем каенатам Италиянең ул вакыттагы президенты Алессандро Пертинигә хат язды. Фашистик диктатура вакытында алар икесе дә, бу режимның дошманнары буларак, Вентотене утравына сөрелгән булган. Каенатам президентка шаһитлек бирергә теләп, аңардан кабул итүен сорады. Аңа рөхсәт бирелгәч, мин аның белән бардым, һәм безне, бер дә көтелмәгәнчә, дусларча кабул иттеләр. Президент каенатамны җылы каршы алып, кочаклады. Аннары без аңа хакыйкать турында сөйләдек һәм кайбер басмалар калдырдык.

Италиядәге бар җыелышларга килеп китеп, күчеп йөрүче күзәтче булып 44 ел хезмәт иткәннән соң, 1991 елны мин район хезмәтен калдырдым. Алдагы дүрт ел эчендә мин Конгресслар Залының күзәтчесе булып хезмәт иттем, ләкин аннан соң җитди авыруым аркасында миңа хезмәтемне киметергә туры килде. Әмма, Йәһвә миңа юмарт игелеген күрсәткәнгә, мин һаман да тулы вакытлы хезмәтемне дәвам итәм. Мин яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, көчемнән килгәнне эшләргә тырышам, һәм минем хәзер дә берничә Изге Язмалар өйрәнүем бар. Кардәшләр, мин нотык белән чыгыш ясаганда, һаман да ялкынланып сөйләвем турында әйтәләр. Мин Йәһвәгә, күп еллар үтсә дә, ашкынуымның кимемәгәне өчен рәхмәтлемен.

Яшь чакта мин үлемнән курку тырнагында идем, ләкин Изге Язмалардан алган төгәл белемнәр Гайсә әйткән мәңгелек тормышка нык өмет бирде миңа (Яхъя 10:10). Менә шуны — тыныч, куркынычсыз һәм бәхетле, Йәһвәнең мул фатихалары белән тулы тормышны — мин көтәм дә. Бар дан безнең кайгыртучан Барлыкка Китерүчегә булсын, без аның исемен йөртү хөрмәтенә ия (Мәд. 82:19).

[22, 23 биттәге карта/иллюстрация]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

ШВЕЙЦАРИЯ

БЕРН

Цюрих

Арбон

Штайнах

ИТАЛИЯ

РИМ

Комо

Милан

Кастьоне-Андевенно

Адда елгасы

Фаэнца

Сульмона

Вентотене

[22 биттәге иллюстрация]

Галаадка барабыз

[22 биттәге иллюстрация]

Джузеппе белән Галаадта

[23 биттәге иллюстрация]

Туй көнебез

[23 биттәге иллюстрация]

Кадерле хатыным белән без инде 55 ел бергә