Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар Мәсихне көткән

Алар Мәсихне көткән

Алар Мәсихне көткән

«Халык көтә иде, һәркем күңеленнән Яхъя турында: „Бу Мәсих түгелме икән?“ — дип уйлады» (ЛҮК 3:15).

1. Көтүчеләр фәрештәнең нинди хәбәрен ишеткән?

ТӨН. Көтүчеләр кырда сарык көтүләрен саклый. Кинәт алар алдында Йәһвәнең бер фәрештәсе пәйда була, һәм алар булган урын Аллаһының даныннан балкый башлый! Алар куркып китә. Фәрештә аларга мондый дулкынландыргыч хәбәр әйтә: «Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр — бөтен халык өчен зур шатлык алып килдем: бүген Давыт шәһәрендә сезнең өчен Коткаручы туды. Ул — Мәсих, Раббы!». Фәрештә әйткәнчә, көтүчеләр бу сабыйны якындагы шәһәрдә, утлыкта таба ала. Капылт күп санлы күк фәрештәләре гаскәре: «Күкләрдәге Аллаһыга дан! Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек!» — диеп, Йәһвәне данлый башлый (Лүк 2:8—14).

2. «Мәсих» дигән сүз нәрсә аңлата, һәм аны ничек танып була?

2 Әлбәттә, бу яһүди көтүчеләргә «Мәсих» бу Аллаһының «Майланган заты» икәне билгеле (Чыг. 29:5—7). Ләкин аларга фәрештә әйткән сабыйның Йәһвәнең билгеләгән Мәсихе булачагын ничек белергә һәм башкаларны моңа ничек ышандырырга? Бу яктан аларга Еврей Язмаларындагы пәйгамбәрлекләрне тикшерү һәм аларны бу баланың тормышы һәм башкарган эшләре белән чагыштыру ярдәм итәчәк.

Ни өчен халык Мәсихне көткән?

3, 4. Данил 9:24, 25 тәге пәйгамбәрлекне без ничек аңлыйбыз?

3 Еллар үткән. Чумдыручы Яхъя үз хезмәтен башлагач, кайберәүләр аның сүзләрен ишетеп һәм эшләрен күреп, бу Мәсих түгелме икән дип уйлаган. (Лүк 3:15 не укы.) Кайберәүләр, бәлкем, «җитмеш атна» турындагы пәйгамбәрлекне төгәл аңлагандыр. Шулай булса, алар Мәсихнең кайчан киләчәк икәнен ачыклый алган. Шул пәйгамбәрлектә болай диелә: «Иерусалимны торгызу һәм яңадан төзү турындагы боерыктан алып Мәсих Җитәкчегә кадәр җиде атна һәм алтмыш ике атна үтәчәк» (Дан. 9:24, 25). Галимнәр монда сүз еллык атналар турында бара икәне белән ризалаша. Мәсәлән, Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә «җитмеш еллык атна билгеләнгән» диелә («Revised Standard Version»).

4 Бүген Йәһвәнең хезмәтчеләренә билгеле булганча, Данил 9:25 тәге 69 атна, ягъни 483 ел, б. э. к. 455 елда, фарсы патшасы Артаксеркс Нихамига Иерусалимны яңадан төзергә вәкаләт биргәч, башланган (Них. 2:1—8). Ул атналар 483 ел үткәч, б. э. 29 елында, Насарадан булган Гайсә суга чумдырылгач һәм изге рух белән майлангач, һәм шулай итеп Мәсих булып киткәч, тәмамланган (Мат. 3:13—17) *.

5. Без хәзер нинди пәйгамбәрлекләргә игътибар итәрбез?

5 Әйдәгез хәзер Мәсих турындагы күп кенә башка пәйгамбәрлекләрнең берничәсен карап чыгыйк. Алар Гайсә туганда, кечкенә чагында һәм хезмәт иткәндә үтәлгән. Бу һичшиксез безнең Аллаһының пәйгамбәрлек сүзенә ышанычыбызны ныгытачак. Без шулай ук Гайсәнең чыннан да озак көтелгән Мәсих булганына ачык дәлилләр күрербез.

Аның кечкенә чагы турындагы пәйгамбәрлекләр

6. Яратылыш 49:10 дагы сүзләрнең ничек үтәлгәнен аңлатыгыз.

6 Мәсих Исраилнең Яһүд кабиләсендә туарга тиеш булган. Үз улларын үлем түшәгендә фатихалаганда ыруг башлыгы Ягъкуб Яһүд турында болай дигән: «Хөкемдарлык тәхетеннән ул һич төшмәс! Хуҗасы килгәнчегә кадәр аның хакимлек таягын кулдан ычкындырмас! Ил-халыклар аңа буйсынырлар» (Ярат. 49:10). Үткәндә яшәгән күп кенә яһүди галимнәр бу сүзләрне Мәсихкә карата кулланган. Яһүдия патшасы Давытның идарәсеннән башлап, «хөкемдарлык тәхете» (патша хакимлеге) һәм «хакимлек таягы» (боерык бирү хокукы) Яһүд кабиләсенеке булган. Яһүд буыныннан соңгы патша, алмашсыз патша Варисы буларак, «Хуҗа» булачак, чөнки Аллаһы Яһүдиянең соңгы патшасына, Седекиягә, әйткәнчә, хакимлек моңа законлы хокукы булган затка биреләчәк (Йәз. 21:26, 27). Седекия патшадан соң, патша хакимлеге Давыт токымыннан булган Гайсәгә генә вәгъдә ителгән булган. Гайсә туганчы, Җәбраил фәрештә Мәрьямгә: «Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк, Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңгегә патшалык итәчәк, Аның патшалыгының ахыры булмаячак»,— дигән (Лүк 1:32, 33). Димәк, «Хуҗа» — бу Яһүднең һәм Давытның токымы, Гайсә Мәсих (Мат. 1:1—3, 6; Лүк 3:23, 31—34).

7. Мәсих кайда туган, һәм ни өчен бу игътибарга лаек?

7 Мәсих Бәйтлехемдә туарга тиеш булган. Михей пәйгамбәр болай дип язган: «Һәм син, Бәйтлехем-Ефрафа, Яһүдиядәге кечкенә шәһәрләрнең берсе, синнән минем өчен Исраилдә идарәче булачак зат чыгачак, ул чыгышы белән борынгы заманнардан, элекке көннәрдән булачак» (Мих. 5:2). Мәсих Яһүдиядәге шәһәрдә, күрәсең, кайчандыр Ефрафа дип аталган, Бәйтлехемдә, туарга тиеш булган. Гайсәнең әнисе, Мәрьям, һәм үги әтисе, Йосыф, Насарада яшәгән булсалар да, аларга Римның теркәлергә дигән боерыгы аркасында Бәйтлехемгә барырга туры килгән, һәм анда б. э. к. 2 елны Гайсә туган (Мат. 2:1, 5, 6). Пәйгамбәрлек искиткеч итеп үтәлгән!

8, 9. Мәсихнең тууы һәм аннан соңгы вакыйгалар турында нәрсә алдан әйтелгән булган?

8 Мәсих гыйффәтле кыздан туарга тиеш булган. ( Ишагыйя 7:14 не укы *.) Ишагыйя пәйгамбәрлегендә гыйффәтле бер кыз угыл тудырачак дип әйтелә. Аллаһының изге рухы Маттайны Ишагыйя 7:14 тәге сүзләр Гайсә тугач үтәлгән дип язарга дәртләндергән. Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә Мәрьям гыйффәтле кыз булган һәм ул Аллаһының изге рухыннан балага узган дип әйтелә (Мат. 1:18—25; Лүк 1:26—35).

9 Мәсих туганнан соң кечкенә балаларның үтерелүе турында алдан әйтелгән булган. Үткәндә Мисыр фиргавене еврейләрнең ир балаларын Нил елгасына ташларга дигән боерык чыгарган булган (Чыг. 1:22). Иремия 31:15, 16 да язылган пәйгамбәрлек шундый ук хәлнең кабатланачагын күрсәткән. Анда Рахилә «дошманнар җиренә» алып кителгән үзенең уллары турында елаучы итеп сурәтләнә. Аның елавы Иерусалимнан төньякта урнашкан Беньямин җирләрендә, ерак Рамада, ишетелгән. Маттайның сүзләре буенча, Иремиянең пәйгамбәрлеге Һируд патша Бәйтлехемдәге һәм аның тирәсендәге ике яшькә кадәрге ир балаларны үтерергә боерык биргәч, үтәлгән булган. (Маттай 2:16—18 не укы.) Ул җирләрдә нинди кайгы булгандыр!

10. Һошея 11:1 дәге сүзләр Гайсәдә ничек үтәлгәнен аңлатыгыз.

10 Исраиллеләр кебек, Мәсих Мисырдан чакырылырга тиеш булган. (Һош. 11:1). Һируд балаларны үтерергә боерганчы, Аллаһы фәрештәсе Йосыф белән Мәрьямгә Гайсәне алып Мисырга качарга кушкан. Алар Һируд үлгәнгә кадәр анда калган. «Бу исә Раббының пәйгамбәр аша: „Мисырдан чакырып алдым Мин Үземнең Улымны“,— дигәннәре гамәлгә ашсын өчен булды» (Мат. 2:13—15). Әлбәттә, Гайсә үзенең тууы һәм кечкенә чагы белән бәйле пәйгамбәрлекләр үтәлсен өчен, вакыйгалар барышына йогынты ясый алмаган.

Мәсих үзенең хезмәтен башлый!

11. Йәһвәнең Майланган Затына юл ничек әзерләнгән булган?

11 Аллаһының Майланган Затына юл әзерләнергә тиеш булган. Малахий алдан әйткәнчә, «Ильяс пәйгамбәр» бу эшне, кешеләрнең йөрәкләрен Мәсих килүенә әзерләп, башкарачак. (Малахий 4:5, 6 ны укы *.) Гайсә үзе Чумдыручы Яхъя турында: «Ул — килергә тиешле Ильяс»,— дигән (Мат. 11:12—14). Ә Марк Яхъяның хезмәтендә Ишагыйянең пәйгамбәрлек сүзләренең үтәлгәнен күрсәткән (Ишаг. 40:3; Марк 1:1—4). Гайсә Яхъяга үзенә юл әзерләргә кушмаган. «Ильясның» алдан әйтелгән бу эшчәнлеге Аллаһы ихтыяры буенча үтәлергә тиеш булган. Шулай итеп, кешеләр Мәсихне таный алган.

12. Мәсихкә тапшырылган нинди эш аны танырга ярдәм иткән?

12 Мәсихкә тапшырылган эш аны танырга ярдәм иткән. Үзе үскән Насара шәһәрендәге гыйбадәтханәдә Гайсә Ишагыйя пәйгамбәрнең язмасын укып, анда язылган мондый сүзләрне үзенә кулланган: «Раббының Рухы Минем өстемдә, чөнки Ул Мине майлап махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне җиткерергә, әсирләргә — азатлык, сукырларга — күрә башлауны игълан итәргә, җәберләнгәннәрне иреккә чыгарырга, Раббының шәфкать күрсәтә торган елын хәбәр итәргә җибәрде». Гайсә чын Мәсих булганга күрә, аның: «Бүген, сез Язманы тыңлаганда, бу сүзләр тормышка ашты»,— дип әйтергә хакы булган (Лүк 4:16—21).

13. Гайсәнең Гәлиләядәге хезмәте турында ничек алдан әйтелгән булган?

13 Мәсих хезмәтен Гәлиләядә башлаячак икәне алдан әйтелгән булган. «Зәбулун җире һәм Нафтали җире... Гәлиләя — мәҗүсиләр иле» турында Ишагыйя: «Караңгылыкта яшәүче халык бөек яктылыкны күрде. Һәм дөм караңгылыкта яшәүчеләр өчен таң атты»,— дип язган (Ишаг. 9:1, 2). Гайсә Кәпәрнаумда яшәп, үзенең хезмәтен Гәлиләядә башлаган. Анда Зәбулун һәм Нафтали җирләрендә яшәгән күп кенә кешеләр ул китергән рухи яктылыктан файда алган (Мат. 4:12—16). Гәлиләядә Гайсә уйланырга дәртләндерүче Таудагы вәгазен сөйләгән, рәсүлләрен сайлаган, беренче могҗизасын эшләгән һәм терелтелгәннән соң, күрәсең, якынча 500 шәкертенә күренгән (Мат. 5:1—7:27; 28:16—20; Марк 3:13, 14; Яхъя 2:8—11; 1 Көр. 15:6). Шулай итеп ул «Зәбулун җирендә һәм Нафтали җирендә» вәгазьләп, Ишагыйянең пәйгамбәрлеген үтәгән. Әлбәттә, Гайсә Исраилнең башка җирләрендә дә Патшалык турында вәгазьләгән.

Мәсих турындагы башка пәйгамбәрлекләр

14. Мәдхия 77:2 дә язылган сүзләр Гайсәдә ничек үтәлгән?

14 Мәсих гыйбрәтле сүзләр я мисаллар китереп сөйләргә тиеш булган. Мәдхия җырлаучы Асаф: «Авызымны гыйбрәтле сүзләр китереп сөйләргә ачармын»,— дип җырлаган (Мәд. 77:2). Бу пәйгамбәрлекнең Гайсәдә үтәлгәнен без кайдан беләбез? Моны Маттайның сүзләреннән күреп була. Гайсәнең Аллаһы Патшалыгын горчица орлыгы һәм чүпрә белән чагыштырганы турында язганнан соң, Маттай болай дигән: «Ул аларга кинаяле хикәя кулланмыйча бернәрсә дә сөйләмәде. Бу — пәйгамбәр әйткәннәр гамәлгә ашсын өчен булды: „Мин аларга кинаяле хикәяләр аша сөйләрмен, дөнья яратылган көннәрдән бирле билгеле булмаганны сөйләрмен“» (Мат. 13:31—35). Гайсә оста кулланган гыйбрәтле сүзләр һәм мисаллар күпләргә Йәһвә турындагы хакыйкатьне аңларга ярдәм иткән.

15. Ишагыйя 53:4 тә язылган сүзләр ничек үтәлгән?

15 Мәсих безнең сырхауларыбызны күтәреп барырга тиеш булган. Ишагыйя мондый пәйгамбәрлек әйткән булган: «Чыннан да ул безнең сырхауларыбызны күтәреп барды һәм үзенә безнең авыртуыбызны алды» (Ишаг. 53:4). Маттай язганча, Гайсә, Петернең каенанасын савыктырганнан соң, башка авыруларны да сәламәтләндергән, һәм шулай итеп «Ишагыйя пәйгамбәр аша: „Ул безнең сырхауларыбызны Үзенә алды һәм авыруларыбызны күтәреп алып китте“,— дип әйтелгәннәр тормышка ашкан» (Мат. 8:14—17). Ә бу — Гайсәнең авыруларны савыктыруы турында Инҗилдә язылган күп очракларның берсе генә.

16. Рәсүл Яхъя Ишагыйя 53:1 дәге сүзләрнең Гайсәдә үтәлгәнен ничек күрсәткән?

16 Мәсихнең бар яхшы эшләренә карамастан, күпләр аңа ышанмаячак дип алдан әйтелгән булган. ( Ишагыйя 53:1 не укы *.) Бу пәйгамбәрлекнең үтәлгәненә игътибар итеп, рәсүл Яхъя бодай дип язган: «Гайсә халык алдында шулкадәр күп могҗизалы галәмәтләр күрсәтсә дә, ул [халык] Аңа иман китермәде. Ишагыйя пәйгамбәрнең: „Йа Раббым! Без сөйләгән хәбәргә кем ышанды? Раббының кодрәте кемгә ачылды?“ — дигән сүзләре тормышка ашты» (Яхъя 12:37, 38). Шулай ук рәсүл Паул хезмәт иткән вакытта да Гайсәнең Мәсих булганы турындагы яхшы хәбәргә аз кеше ышанган (Рим. 10:16, 17).

17. Мәдхия 68:5 тәге сүзләр ничек үтәлгән?

17 Мәсихне бер сәбәпсез нәфрәт итәргә тиеш булганнар (Мәд. 68:5). Рәсүл Яхъя Гайсәнең сүзләрен китереп, болай дип язган: «Башка беркем дә эшләмәгән эшләрне алар [халык] арасында күрсәтмәгән булсам, аларның гөнаһта гаепләре булмас иде; ә хәзер күрделәр һәм Миңа да, Атама да нәфрәтләнделәр. Әмма аларның канунында: „Алар Миңа бер сәбәпсезгә нәфрәтләнделәр“,— дип язылган сүзләр тормышка ашсын өчен бу шулай булды» (Яхъя 15:24, 25). «Канун» дип еш кына бар Язмалар атала (Яхъя 10:34; 12:34). Инҗилдә кешеләр, аеруча яһүди дини җитәкчеләр, Гайсәне нәфрәт иткәннәр дип язылган. Өстәвенә, Мәсих үзе дә болай дигән: «Дөнья... Миңа нәфрәтен күрсәтә, чөнки Мин эшләренең явыз булганлыгына һәрвакыт шаһитлек биреп торам» (Яхъя 7:7).

18. Гайсәнең Мәсих булганына ышанычыбызны нәрсә ныгытачак?

18 Гайсәнең беренче гасырда яшәгән шәкертләре аның Мәсих булганына бер дә шикләнмәгән, чөнки Мәсих хакында язылган Еврей Язмаларындагы пәйгамбәрлекләр аңарда үтәлгән (Мат. 16:16). Күргәнебезчә, аларның кайберләре Гайсәнең кечкенә чагында һәм Насарада хезмәт иткән вакытында үтәлгән. Киләсе мәкаләдә без Мәсих турындагы башка пәйгамбәрлекләрне карап чыгарбыз. Алар турында уйланып дога кылу Гайсәнең чыннан да күктәге Атабыз Йәһвә тарафыннан билгеләнгән Мәсих булганына ышанычыбызны ныгытачак.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Бу пәйгамбәрлек турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюраның 18—19 нчы битләрен кара.

^ 8 абз. Ишагыйя 7:14: «Шуңа күрә Йәһвә үзе сезгә мондый галәмәт бирәчәк: гыйффәтле кыз балага узачак, ир бала тудырачак һәм аңа Иммануил дип исем кушачак».

^ 11 абз. Малахий 4:5, 6: «Йәһвәнең бөек һәм куркыныч көне алдыннан мин яныгызга Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм. Һәм мин килеп җирне һәлак итмәс өчен, ул аталарның йөрәкләрен улларына, ә улларның йөрәкләрен аталарына юнәлдерәчәк».

^ 16 абз. Ишагыйя 53:1: «Без ишеткән сүзләргә кем ышанды, һәм Йәһвәнең кодрәте кемгә ачылды?»

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсәнең тууы белән бәйле нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгән?

• Мәсихкә юл ничек әзерләнгән булган?

• Ишагыйя китабының 53 нче бүлегендәге нинди пәйгамбәрлекләр Гайсәдә үтәлгән?

[Өйрәнү өчен сораулар]