Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тарихи очрашу

Тарихи очрашу

Тарихи очрашу

«БҮГЕНГЕ очрашуыбыз тәмамлангач, сез: „Бу чыннан да тарихи еллык очрашу булды!“ — дип әйтәчәксез». Бу сүзләр белән Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советының әгъзасы Стивен Летт бар тыңлаучыларның кызыксынуын көчәйтеп җибәрде. Шулай итеп 2010 елның 2 октябрендә Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең (Пенсильвания) 126 нчы еллык очрашуы башланды. Бу тарихи очрашу Йәһвә Шаһитләренең Конгресслар Залында Джерси-Сити шәһәрендә (АКШ, Нью-Джерси штаты) үтте. Анда яңгыраган кайбер фикерләргә игътибар итик.

Летт кардәш үзенең дулкынландыргыч кереш нотыгында Йәһвәнең Йәзәкил китабында сурәтләнгән күктәге арбасының үзәнчелекләрен карап чыкты. Йәһвәнең ышанычлы җитәкчелегендәге бу мәһабәт арба Аллаһының оешмасын тасвирлый. Летт кардәш әйткәнчә, бу оешманың рухи затлардан торган күктәге өлеше яшен тизлеге — Йәһвәнең фикере тизлеге — белән хәрәкәт итә. Йәһвә Аллаһы оешмасының җирдәге өлеше дә шулай ук хәрәкәт итә. Летт кардәш соңгы елларда Аллаһы оешмасының җирдәге өлешендә ясалган кайбер үзгәрешләргә игътибар итте.

Мәсәлән, кайбер филиаллар берләштерелә. Һәм Вефильдә инде хезмәт итмәгән күп кенә кардәшләр үз игътибарларын вәгазь эшенә туплый ала. Летт кардәш тыңлаучыларны, хезмәтче сыйныфының вәкиле, Җитәкче совет, алда да ышанычлы һәм акыллы булсын өчен, дога кылып торырга өндәде (Мат. 24:45—47).

Дулкынландыргыч отчетлар һәм интервьюлар

Гаитиның Филиал комитетында хезмәт итүче Таб Хонсбергер кардәш илләрендә 2010 елның 12 гыйнварындә булган җир тетрәү нәтиҗәләре турында күңелгә тәэсир итә торган отчет сөйләде. Бу җир тетрәү 300 000 кеше тормышын алып киткән. Гаитидагы руханилар Аллаһы имансызларны җәзага тарткан, ә яхшы кешеләрне саклап калган дип әйткән. Әмма афәт вакытында төрмә стеналары җимерелгәч, хөкем ителгән меңләгән җинаятьчеләр качкан. Шуңа күрә күп кенә эчкерсез гаитилылар безнең көннәрнең ни өчен шулхәтле фаҗигале икәне турында хакыйкатьне белгәч, юаныч таба. Хонсбергер кардәш Гаитидә яшәүче бер тугры абый-кардәшнең сүзләрен китерде. Ул хатыны үлгәч, болай дигән: «Мин һаман да елыйм. Кайгымның кайчан басылачагын мин белмим, ләкин Йәһвә оешмасының яратуын тоеп, мин сөенәм. Минем өметем бар, һәм мин аны башкалар белән уртаклашырга тәвәккәл».

Бруклиндагы Вефильдә хезмәт итүче Марк Сандерсон Филиппин турында отчет ясады. Ул элек андагы Филиал комитетында хезмәт иткән. Һәм шатлык белән Филиппинда инде 32 ай дәвамында Патшалык вәгазьчеләренең югары саны күзәтелгәне һәм Изге Язмалар өйрәнүләренең саны вәгазьчеләр саныннан күпкә артыграк булуы турында хәбәр итте. Ул Мигель исемле бер абый-кардәш турында сөйләде; аның оныгын үтергәннәр. Мигель кардәш үтерүчене төрмәгә утыртсыннар өчен, бар көчен куйган. Соңрак шул төрмәдә вәгазьләгәндә Мигель аны очраткан. Бик нык дулкынланса да, ул аның белән тыныч һәм ипле генә сөйләшкән. Вакыт узгач, ул аның белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, һәм бу ир-ат хакыйкатьне кабул итеп, Йәһвәне ярата башлаган. Хәзер ул суга чумдырылган кардәшебез. Мигель аның якын дусты булып киткән, һәм ул аның хөкем итү срогын кыскартсыннар өчен көч куя *.

Аннары Теократик өйрәтү бүлегендә хезмәт итүче Марк Нумар өч ирле-хатынлыдан — Алекс һәм Сара Райнмюллерлар, Дейвид һәм Криста Шейферлар, Роберт һәм Кетра Сиранколардан интервью алды. Бастыру комитетына ярдәм итүче Алекс Райнмюллер 15 яшендә Канадада пионер булып хезмәт итү (ә еш кына аңа үзенә генә вәгазьләргә туры килгән) үзенә хакыйкатьтә тамырланырга ярдәм иткәне турында сөйләде. Вефильдә кемнең тәэсире бик зур булды дигән сорауга Райнмюллер кардәш өч тугры абый-кардәш турында әйтте. Ул аларның һәрберсенең үзенә рухи яктан үсәргә ничек ярдәм иткәне турында сөйләде. Аның хатыны Сара үзенең бер дусты турында сөйләде. Ул апа-кардәш үз иманы өчен дистәләгән еллар Кытай төрмәләрендә утырган. Сара шәхси догалар ярдәмендә Йәһвәгә таянырга өйрәнгәне турында әйтте.

Укыту комитетына ярдәм итүче Дейвид Шейфер үз анасын нык иманы өчен җылы сүзләр белән искә алды һәм яшүсмер чагында урман кисүчеләр булып эшләгән абый-кардәшләрнең үзенә ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә булышканнары турында сөйләде. Аның хатыны Криста җылылык белән Вефильдә хезмәт иткән олы яшьтәге кардәшләрнең яхшы тәэсире турында әйтеп китте; алар, Гайсә әйткәнчә, «кечкенә нәрсәдә ышанычлы» булганнар (Лүк 16:10).

Язу комитетына ярдәм итүче Роберт Сиранко үзенең әби-бабайларын искә алды. Алар венгр иммигрантлары һәм майланган мәсихчеләр булган. Кечкенә чакта 1950 нче елларда үткән зур конгрессларда булу аны хәйран калдырган, һәм ул Йәһвәнең оешмасы үзенең җыелышыннан күпкә зуррак икәнен аңлаган. Аның хатыны Кетра мөртәтлек һәм башка проблемалар булган җыелышта пионер булып хезмәт иткәне турында сөйләде. Шул чакта ул тугрылыкның нәрсә икәнен белгән. Ул барысын кичереп чыккан, һәм ахыр чиктә аны махсус пионер булып икенче җыелышка билгеләгәннәр. Андагы бердәмлек аның күңелен җылыткан.

Аннары Манфред Тонак Эфиопия турында отчет ясады. Изге Язмалар язылган чорда билгеле булган бу илдә хәзер 9 000 нән күбрәк вәгазьче бар. Аларның күпчелеге илнең башкаласы Аддис-Абебада һәм аның тирәләрендә яши. Шуңа күрә илнең башка төбәкләрендә вәгазьләр өчен күбрәк вәгазьчеләр кирәк. Шул сәбәптән башка илләрдә яшәгән эфиоп Йәһвә Шаһитләрен бу илнең ерак төбәкләрендә вәгазьләргә чакырганнар. Күпләр чакыруны кабул итеп, җирле кардәшләренә ярдәм иткән һәм хакыйкать белән кызыксынучы кешеләрне тапкан.

Россиядәге Йәһвә Шаһитләре һәм аларның юридик көрәшләре турындагы докладлар программада аерым урын алды. Россиянең Филиал комитетында хезмәт итүче Аулис Беридал Россиядәге, аеруча Мәскәүдәге, Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләү тарихын сөйләп бирде. Кушма Штатларның филиалында Юридик бүлектә хезмәт итүче Филип Брамли соңгы айларда булган шатлыклы вакыйгалар турында сөйләде. Европаның кеше хокуклары буенча суды Йәһвә Шаһитләренә каршы ташланган тугыз гаепләүне карап чыккан. Суд бертавыштан бар гаепләүләрнең нигезсез икәнлеген тапкан һәм кайбер гаепләүләр буенча аларның нигезсез булуына җентекле аңлатмалар биргән. Суд чыгарган карарның үтәлешен көтәргә туры килсә дә, Брамли кардәш бу карарның башка илләрдәге суд эшләренә уңай яктан тәэсир итәчәгенә зур өмет баглады.

Бу дулкынландыргыч яңалыктан соң Летт кардәш бер белдерү ясады. Европа Суды Франция хөкүмәте белән Йәһвә Шаһитләре арасында озак вакыт дәвам иткән салым турындагы эш буенча шикаятьне карап чыгарга ризалашкан. Иң абруйлы саналган бу Суд тапшырылган эшләрнең кайберсен генә тикшерергә ризалаша. Бу көнгә Европа Судына Йәһвә Шаһитләре биргән 39 эштән 37 се буенча аларның файдасына карар чыгарылган. Летт кардәш Аллаһының бар хезмәтчеләрен каралачак бу эш турында Йәһвәгә дога кылырга өндәде.

Соңгы отчетны Җыелыш өлкәннәре өчен мәктәп укытучысы Ричард Морлан ясады. Ул илһамланып бу мәктәп турында сөйләде һәм анда укыган өлкәннәрнең рәхмәт белдереп әйткән сүзләрен китерде.

Җитәкче совет әгъзалары сөйләгән нотыклар

Җитәкче совет әгъзасы Гай Пирс рухланып 2011 елның «Йәһвә исеменә сыеныгыз» дигән еллык шигыренә нигезләнгән нотык сөйләде (Соф. 3:12). Ул әйткәнчә, Йәһвә халкы өчен хәзерге вакыт — шатлыклы вакыт булса да, ул шулай ук хәлиткеч һәм уяулык таләп итә торган вакыт. Йәһвәнең бөек көне якынлашып килә; әмма кешеләр һаман да ялган диндә, сәясәттә, мал-мөлкәттә, эскапизмда (чынбарлыктан качып, хыяллар дөньясына чуму) һәм башка нәрсәләрдә сыеныч эзли. Чын сыеныч табар өчен, без Йәһвәгә исеме белән мәрәҗәгать итәргә тиеш. Моның өчен бу исемне йөрткән Шәхесне белергә, тирән хөрмәт итәргә, аңа таянырга һәм аны бар булганыбыз белән яратырга кирәк.

Аннары Җитәкче советның әгъзасы Дейвид Сплэйн «Син Аллаһының тынычлыгына кердеңме?» дигән уйланырга дәртләндерүче нотык сөйләде. Ул әйткәнчә, Аллаһының тынычлыгы «тик ятуны» аңлатмый, чөнки Йәһвә һәм аның улы образлы ял итү көнендә, Аллаһының җиргә карата нияте тулысынча үтәлсен өчен, «әле дә эшли» (Яхъя 5:17, «Яхшы хәбәр»). Алайса, без Аллаһының тынычлыгына ничек керә алабыз? Без гөнаһ кылудан тыелырга, Мәсихкә һәм аның корбанына иман итәргә тиеш. Өстәвенә, безгә Аллаһы нияте буенча яшәргә һәм, ул үтәлсен өчен, көчебездән килгәнне эшләргә кирәк. Кайчак бу аеруча авыр булырга мөмкин, ләкин безгә Йәһвәнең оешмасы аша бирелгән киңәшләрне кабул итәргә һәм җитәкчелек буенча эш итәргә кирәк. Сплэйн кардәш тыңлаучыларны Аллаһының тынычлыгына керер өчен, бар тырышлыкларын куярга дәртләндерде.

Программаның соңгы нотыгы «Без нәрсә көтәбез?» дип исемләнгән иде. Аны Җитәкче советның әгъзасы Энтони Моррис сөйләде. Җитдилек һәм аталарча җылылык белән Моррис кардәш тыңлаучыларның алда булачак пәйгамбәрлек вакыйгаларны исләренә төшерде. Аллаһының бар тугры хезмәтчеләре бу вакыйгаларны түземсезлек белән көтә. Мәсәлән, киләчәктә «бар да тыныч, куркыныч түгел» дип игълан ителәчәк һәм ялган дин юк ителәчәк (1 Тес. 5:2, 3; Ачыл. 17:15—17). Әгәр дә без яңалыкларда берәр вакыйгалар турында ишетсәк тә, әмма алар бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше түгел икән, «„Һармагедун башлана бугай“,— дип әйтергә ашыкмыйк»,— дип кисәтте Моррис кардәш. Ул, Михей 7:7 дә әйтелгәнчә, Йәһвәне шатлык һәм түземлелек белән көтәргә киңәш итте. Әмма шул ук вакыт ул барысын, гаскәриләр сугышның иң кызу урынына кергәндә берләшкән кебек, Җитәкче совет белән «иңгә-иң» барырга өндәде. «Ходайга өмет тотучылар... күңелегез нык булсын»,— диде ул (Мәд. 30:25).

Очрашуның ахырында кайбер дулкынландыргыч тарихи белдерүләр әйтелде. Җитәкче советның әгъзасы Джеффри Джексон сынау максаты белән өйрәнү өчен «Күзәтү манарасы» журналының гадиләштерелгән төренең тиз арада чыга башлаячагы турында белдерү ясады. Бу басма инглиз телен әллә ни яхшы белмәгән кешеләр өчен файдалы булачак. Аннары Стивен Летт Җитәкче советның кайгыртуы буенча, Кушма Штатлардагы өлкә күзәтчеләре белән аларның хатыннарына Вефильнең тәҗрибәле өлкәннәре килеп-китүләр ясаячак дип хәбәр итте. Аннан соң ул Хезмәтне яхшырту мәктәбе моннан ары Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбе дип аталачагын әйтте. Шулай ук тиздән Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбе үткәрелә башлаячак. Бу мәктәптә ирле-хатынлылар өстәмә өйрәтү алып, Йәһвә оешмасында хезмәт итүләрен яхшыртачак. Шулай ук Летт кардәш Күчеп йөрүче күзәтчеләр белән аларның хатыннары өчен мәктәпнең һәм Филиал комитеты әгъзалары белән аларның хатыннары өчен мәктәпнең Паттерсонда елга ике мәртәбә үткәреләчәге турында әйтте. Бу мәктәпләрдә инде укыган кардәшләр икенче тапкыр өйрәтү үтәчәк.

Җитәкче советта күп еллар хезмәт иткән 97 яшьлек Джон Барр тирән басынкылык чагылган эчкерсез догасы белән программаны йомгаклады *. Чыннан да, очрашуда булган һәрберсенең хәтерендә бу тарихи көн уелып калачак.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы» (рус), 2011 ел, 62—63 битләрне карагыз.

^ 20 абз. Барр кардәш 2010 елның 4 декабрендә үзенең җирдәге тормышын тәмамлады.

[19 биттәге сүзләр]

Алардан алынган интервью барысына да ошады

[20 биттәге сүзләр]

Йәһвә Эфиопиядәге вәгазь эшен фатихалый