Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тынычлыкка омтылыйк

Тынычлыкка омтылыйк

Тынычлыкка омтылыйк

«Үзара тыныч-тату яшик» (РИМ. 14:19).

1, 2. Ни өчен Йәһвә Шаһитләре арасында тынычлык хөкем сөрә?

ЧЫН тынычлыкны бүгенге дөньяда табу авыр. Хәтта бер милләттән булган, бер үк телдә сөйләшкән кешеләр дә еш кына дини, сәяси һәм иҗтимагый яктан бүленгән. Ә Йәһвәнең «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» булган халкы арасында бердәмлек хөкем сөрә (Ачыл. 7:9).

2 Безнең арабыздагы тынычлык очраклы хәл түгел. Ни өчен? Чөнки, башлыча, «Аллаһы белән безнең арада татулык мөнәсәбәте» бар. Андый мөнәсәбәтләр, безнең гөнаһларыбызны каплар өчен үз тормышын биргән Аллаһы Улына иман итүебез аша урнаша (Рим. 5:1; Эфес. 1:7). Өстәвенә, хак Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләренә изге рухын бирә, ә бу рух иминлек, ягъни тынычлык, тудыра (Гәл. 5:22). Безнең бердәм һәм тату булуыбызга тагын бер сәбәп — без «дөньядан түгел» (Яхъя 15:19). Без сәясәттә һәм сугышларда катнашмыйбыз. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвәнең халкы «үз кылычларын яңадан чүкеп төрәннәр» ясаган (Ишаг. 2:4).

3. Тынычлык ярдәмендә нәрсә мөмкин, һәм бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Арабыздагы тынычлык без бер-беребезгә зыян китермәгәнгә һәм бер-беребезне яратканга мөмкин. Йәһвә Шаһитләренең җыелышы күптөрле этник группа һәм культура кешеләреннән торса да, без «бер-беребезне яратабыз» (Яхъя 15:17). Арабыздагы тынычлык «һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшләргә» мөмкинлек бирә (Гәл. 6:10). Тынычлык хөкем сөргән рухи оҗмахыбыз безнең өчен бик кадерле, һәм безгә аны сакларга кирәк. Шуңа күрә җыелышта ничек тынычлыкка омтылырга? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Абынган чакта

4. Берәрсен рәнҗеткәндә, безгә тынычлыкка омтылыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

4 Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Без барыбыз да төрлечә абынабыз. Сүздә гөнаһ кылмый торган кеше — камил» (Ягък. 3:2). Шуңа күрә имандашлар арасында фикер каршылыклары һәм аңламаучанлык һичшиксез булачак (Флп. 4:2, 3). Әмма кардәшләр арасында туган проблемаларны җыелыштагы тынычлыкка зыян китермичә генә хәл итеп була. Мәсәлән, берәрсен рәнҗеткәнебезне аңлап алсак, безгә нинди киңәшне кулланырга кирәк икәнен карап чыгыйк. (Маттай 5:23, 24 не укы.)

5. Рәнҗетелгәндә, без ничек тынычлыкка омтыла алабыз?

5 Берәрсе безне җиңелчә генә рәнҗетсә, нәрсә эшләргә? Без рәнҗетүченең яныбызга килүен һәм гафу үтенүен көтеп утырыга тиешме? «[Мәхәббәт] яман эшләрне истә тотмый»,— диелә 1 Көринтлеләргә 13:5 тә. Рәнҗетелгәндә, рәнҗетүчене кичереп һәм эшләгәнен онытып, ягъни «яман эшләрне истә тотмыйча», без тынычлыкка омтылабыз. (Эфеслеләргә 4:32 не укы.) Көндәлек тормышта килеп чыккан кечкенә каршылыкларны шулай хәл итү — иң яхшысы. Бу имандашларыбыз белән тыныч мөнәсәбәтләр сакларга ярдәм итә һәм безгә җан тынычлыгы бирә. Гыйбрәтле сүзләр 19:11 дә болай диелә: «Акыллы кеше... бүтәннәрнең яман эшләренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәте белән үзенә ихтирам яулар».

6. Безгә берәрсен кичерү авыр булса, без нәрсә эшләргә тиеш?

6 Ә берәрсен кичерү безгә авыр булса, нәрсә эшләргә? Моны бар дөньяга ишеттерү бер дә акыллы булмас иде. Гайбәт тарату җыелыштагы тынычлыкны боза гына. Алайса, бу хәлне тыныч кына чишәр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? Маттай 18:15 тә болай дип әйтелә: «Әгәр туганың сиңа каршы гөнаһ кылса, барып, гаебен үзенә генә фаш ит. Ул тыңласа, син туганыңны үзеңә кайтарган булырсың». Маттай 18:15—17 дәге сүзләр җитди гөнаһ эшләнгәндә кулланылса да, без, 15 нче шигырьдәге принцип буенча, икәүдән-икәү генә рәнҗетүчебез белән сөйләшеп, аның белән тыныч мөнәсәбәтләрне яңадан кайтарырга тиешбез *.

7. Ни өчен без үзара каршылыкларны бик тиз җайга салырга тиеш?

7 Рәсүл Паул: «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. Һәм иблискә урын бирмәгез»,— дигән (Эфес. 4:26, 27). Шуңа күрә тынычлыкны саклар өчен безгә туган каршылыкларны тиз генә җайга салырга кирәк. Ни өчен? Чөнки, шулай эшләсәк, каршылыклар, чистартылмаган, инфекция кергән яра сыман, «үлекләмәячәк». Горурлык, көнчелек һәм акчага хирыслык безгә үзара каршылыкларны, тугач та, җайга салырга комачауламасын (Ягък. 4:1—6).

Күп кеше арасында фикер каршылыгы туганда

8, 9. а) Беренче гасырдагы Рим җыелышында нинди фикер төрлелеге булган? б) Паул Рим мәсихчеләренә нинди киңәш биргән?

8 Кайчак фикер каршылыклары ике кеше арасында гына түгел, ә күбрәк кеше арасында туа. Андый хәл Римдагы мәсихчеләр арасында булган. Рәсүл Паул аларга Аллаһы тарафыннан рухландырылган хат язган. Яһүди һәм яһүди булмаган мәсихчеләрдән торган бу җыелышта бәхәс килеп чыккан. Андагы кайберәүләр, күрәсең, вөҗданнары зәгыйфь, ягъни сизгеррәк, булган имандашларына түбәнсетеп караган. Алар вөҗдан белән бәйле шәхси сорауларда башкаларны хөкем иткән. Паул бу җыелышны ничек үгетләгән? (Рим. 14:1—6).

9 Ул бәхәстә катнашкан ике якка да киңәш биргән. Ул Муса канунын тотарга кирәк түгеллеген аңлаган мәсихчеләрне үз кардәшләренә кимсетеп карамаска өндәгән (Рим. 14:2, 10). Андый караш имандашларына киртә була алган, чөнки алар Канун тыйган нәрсәләрне ашау һаман да җирәнгеч дип санаган. «Ризык аркасында Аллаһының эшен җимермә,— дип кисәткән аларны Паул.— Ит ашамау, шәраб эчмәү һәм имандашыңны рәнҗетерлек яки вәсвәсәгә төшерерлек яисә аның хәлсезләнүенә сәбәп булырлык һичнәрсә эшләмәү яхшы» (Рим. 14:14, 15, 20, 21). Ә вөҗданнары сизгеррәк булган мәсихчеләргә Паул киңрәк карашлы булган имандашларын Аллаһыга тугрылыксыз дип санамаска кушкан (Рим. 14:13). Ул аларның барысына: «Үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз»,— дигән (Рим. 12:3). Тегеләренә дә, боларына да киңәш биреп, Паул: «Шулай булгач, үзара тыныч-тату яшик һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк»,— дип язган (Рим. 14:19).

10. Беренче гасырдагы Рим җыелышындагы кебек, бүген фикер каршылыкларын җайга салыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

10 Римдагы җыелышның Паул биргән киңәшне һич тә икеләнмичә тотканына һәм тиешле үзгәрешләр ясаганына бер дә шикләнмәскә була. Бүген мәсихчеләр арасында фикер каршылыклары туганда, без дә аларны теләп җайга салырга тиеш түгелме? Моның өчен безгә басынкылык белән Изге Язмалардан киңәшләр эзләргә һәм аларны кулланырга кирәк. Рим мәсихчеләре очрагындагы кебек, арабызда килеп чыккан бәхәстә катнашкан ике якка да, бер-беребез белән тату булыр өчен, үзгәрешләр ясарга кирәк (Марк 9:50).

Өлкәннәрнең ярдәме

11. Берәр мәсихче имандашы белән туган проблема турында өлкәнгә мөрәҗәгать итсә, өлкән нәрсә эшләргә тиеш?

11 Берәр мәсихченең үз туганы я имандашы белән ниндидер проблема килеп чыкса, һәм ул өлкәнгә мөрәҗәгать итсә, өлкәнгә нәрсә эшләргә? Гыйбрәтле сүзләр 21:13 тә болай дип әйтелә: «Ярлының ялваруын ишетергә теләмичә колагын томалаган ваемсызга үзе ярдәм сорап кычкырган чагында да җавап бирелмәс». Мәсихче өлкән һичшиксез колагын томаламаячак. Ә икенче бер гыйбрәтле хикәядә болай дип язылган: «Беренче сөйләүче үзенең дәгъвасында хаклы кебек күренсә дә, көндәше килеп, аның дәлилләрен җимерер» (Гыйб. сүз. 18:17). Өлкән игътибар белән тыңларга тиеш, ләкин аңа туган проблема турында килеп сөйләүченең ягына басмас өчен сак булырга кирәк. Бу кардәшне тыңлаганнан соң өлкән, мөгаен, аңардан ул рәнҗетүчесе белән сөйләшкәнме дип сорар. Өлкән, бәлкем, шулай ук аның белән, мәсихчеләр арасындагы тынычлыкны саклар өчен, Изге Язмаларда әйтелгән адымнарны карап чыгар.

12. Берәрсенең зарлануын тыңлаганнан соң ашыгып эш итү акылсыз икәнен нинди мисаллар күрсәтә?

12 Туган проблема турында беренче килеп сөйләгән кешене тыңлап, ашыгыч адымнар ясау акыллы түгел. Моны Изге Язмалардагы өч мисалдан күреп була. Потифар үз хатыны сөйләгәненә, имеш Йосыф аны көчләргә теләгән икәненә, ышанган һәм ярсып, Йосыфны нахакка зинданга яптырган (Ярат. 39:19, 20). Сива Давыт патшага үзенең хуҗасы Мемфивосфей турында ул дошманнар ягына баскан дигән. Давыт моңа ышанып, аңа шунда ук: «Мемфивосфейның бар булганы — синеке»,— дип әйткән (2 Пат. 16:4; 19:25—27). Артаксеркс патшага яһүдләрнең Иерусалим стеналарын торгызып, Фарсы империясенә каршы фетнә күтәрергә җыенуы турында әйткәннәр. Патша бу ялганга ышанган һәм Иерусалимдагы бар төзү эшләрен туктатырга боерган. Нәтиҗәдә, Аллаһының гыйбадәтханәсен төзү эшләре туктатылган (Езра 4:11—13, 23, 24). Мәсихче өлкәннәр Паулның Тимутегә ашыгып карарлар кабул итмәскә дигән киңәшен кулланып, акыллы эш итә. (1 Тимутегә 5:21 не укы.)

13, 14. а) Ике кеше арасында фикер каршылыгы туганда нәрсәне истә тотарга кирәк? б) Өлкәннәргә дөрес карарларга килергә нәрсә ярдәм итә ала?

13 Изге Язмаларда: «Кем дә кем нәрсәдер беләм дип уйлый икән, ул әле тиешенчә белми»,— диелә (1 Көр. 8:2). Без ике кеше арасында килеп чыккан фикер каршылыгы турында барысын да беләбез дип уйлыйбыздыр. Ләкин бу бәхәскә китергән бар нечкәлекләрне без чыннан да беләбезме? Бу бәхәстә катнашкан кешеләр турында безгә барысы да билгелеме? Өлкәннәргә, андый бәхәсләрне чишкәндә, ялганга, хәйләләргә һәм имеш-мимешләргә алданмау никадәр мөһим! Аллаһы билгеләгән Судья, Гайсә Мәсих, гадел хөкем итә. Ул «үз күзләре күргәннәре буенча гына хөкем итми һәм үз колаклары ишеткән буенча гына төзәтми» (Ишаг. 11:3, 4). Гайсә Йәһвә рухының җитәкчелеге буенча эш итә. Мәсихче өлкәннәр дә Аллаһының изге рухы җитәкчелеге буенча эш итәргә тиеш.

14 Туган бәхәс белән бәйле карарлар кабул итәр алдыннан өлкәннәргә Йәһвәдән изге рухын сорарга һәм рух җитәкчелеге буенча эш итәргә кирәк. Аллаһы Сүзе, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан чыгарылган басмалар бу яктан аларга ярдәм итә (Мат. 24:45).

Иң мөһиме — Аллаһы белән тынычлык саклау

15. Без нинди очракта безгә билгеле булган җитди гөнаһ турында әйтергә тиеш?

15 Мәсихче буларак, без тынычлыкка омтылырга чакырылабыз. Әмма Изге Язмаларда шулай ук болай диелә: «Югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тыныч» (Ягък. 3:17). Бу шигырьдә тыныч булу сыйфаты саф булудан икенче булып бара. Саф булу — Аллаһының изге әхлакый нормаларын тоту һәм аның гадел таләпләренә туры килү. Мәсихчегә үз имандашының җитди гөнаһ кылганы билгеле булса, аңа аны кылган гөнаһы турында өлкәннәргә барып сөйләргә дәртләндерергә кирәк (1 Көр. 6:9, 10; Ягък. 5:14—16). Ә гөнаһ кылучы моны эшләмәсә, аның гөнаһы турында белгән мәсихче үзе моның турында өлкәннәргә барып әйтергә тиеш. Бу мәсихче гөнаһ кылучы белән тынычлык сакларга тырышып, моның турында беркемгә дә әйтмәсә, үзе гөнаһ кыла. (Левиләр 5:1 не укы.)

16. Ииуйның тәвәккәл эш итүеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

16 Ииуй турындагы хәбәр Аллаһы алдында тәкъва булуның тынычлык саклаудан мөһимрәк булганын күрсәтә. Аллаһы Ииуйны Аһаб патша йортына чыгарган хөкемен үтәргә җибәргән. Аһаб белән Изебелнең улы, явыз патша Яһурам, Ииуйны үзенең хәрби арбасында каршы алырга чыккан һәм аңардан: «Тынычлык белән килүеңме, Ииуй?» — дип сораган. Ииуй нинди җавап кайтарган? «Әниең Изебел зина кылып һәм сихерчелек белән шөгыльләнеп ятканда, нинди тынычлык булсын ди монда?» — дигән ул (4 Пат. 9:22). Аннары Ииуй үзенең җәясен тартып, угын аның йөрәгенә аткан, һәм Яһурам үлгән. Нәкъ Ииуй тәвәккәл эш иткән кебек, өлкәннәр дә, белә торып гөнаһ кылган һәм тәүбә итмәгән кешеләр белән тынычлык сакларга тырышып, аларга ташлама ясарга тиеш түгел. Алар тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыларны җыелыштан чыгара, һәм шулай итеп җыелышта Аллаһы белән тынычлык саклана (1 Көр. 5:1, 2, 11—13).

17. Мәсихчеләргә тынычлыкны саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

17 Күпчелек очракларда кардәшләр арасында туган фикер каршылыгы хокук чараларын куллануны таләп иткән җитди гөнаһ белән бәйле түгел. Шуңа күрә башкаларның хаталарын ихлас кичерү никадәр мөһим! «Нәфрәт хисе гауга тудырыр, әмма мәхәббәт хисе барлык гөнаһларны каплар»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Гыйб. сүз. 10:12). Бу сүзләр буенча эш итү барыбызга да җыелышта тынычлык сакларга һәм Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләрдә калырга ярдәм итәчәк (Мат. 6:14, 15).

Тынычлыкка омтылу мул фатихалар китерә

18, 19. Тынычлыкка омтылу нинди фатихалар китерә?

18 «Үзара тыныч-тату яшәү» безгә мул фатихалар китерә. Йәһвәдән үрнәк алганга, без аның белән якын мөнәсәбәтләргә ия һәм рухи оҗмахыбызда тынычлык белән бердәмлекне саклар өчен, үз өлешебезне кертәбез. Җыелышта тынычлыкка омтылганда без шулай ук вәгазьдә очраткан кешеләр белән тынычлык сакларга өйрәнәбез (Эфес. 6:15). Начар мөгамәлә күрсәтелгәндә безгә «һәммәсенә дә ягымлы... һәм сабыр булырга» җиңелрәк була (2 Тим. 2:24).

19 Шулай ук «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» икәнен онытмаска кирәк (Рәс. 24:15). Ул чакта җирдә чыгышлары һәм холыклары төрле булган миллионлаган кешеләр терелтеләчәк. Алар төрле вакытта һәм хәтта «дөнья яратылганнан бирле» яшәгән булган (Лүк 11:50, 51). Аларны тыныч-тату яшәргә өйрәтү чыннан да зур хөрмәт булачак. Тынычлык сөючеләр буларак хәзер алган өйрәтү безнең өчен ул вакытта зур ярдәм булып торачак!

[Искәрмә]

^ 6 абз. Яла ягу һәм ялганлау кебек җитди гөнаһлар эшләнгәндә ничек эш итәргә кирәклеге турында «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 222—223 битләрен һәм «Күзәтү манарасы» (рус) 1999 ел, 15 октябрь санындагы 17—22 битләрне кара.

Сез нәрсә белдегез?

• Берәрсен рәнҗеткәндә, без ничек тынычлыкка омтыла алабыз?

• Берәрсе безне рәнҗетсә, тынычлыкка омтылыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

• Ни өчен бәхәстә катнашучыларның берәрсен яклау акылсыз?

• Ни өчен Аллаһы белән тынычлык саклау иң мөһиме?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрацияләр]

Башкаларны ихлас күңелдән кичергән кешеләрне Йәһвә ярата