Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авырлыкларга очраганда Финеестан үрнәк алыгыз

Авырлыкларга очраганда Финеестан үрнәк алыгыз

Авырлыкларга очраганда Финеестан үрнәк алыгыз

ҖЫЕЛЫШТА өлкән булып хезмәт итү — бу зур хөрмәт. Әмма Аллаһы Сүзендә әйтелгәнчә, өлкәннәр авырлыкларга очрарга мөмкин. Вакыт-вакыт аларга, «Йәһвә хакына» хөкем итеп, гөнаһ кылу очракларын карап чыгарга туры килә (2 Елъ. 19:6). Яисә берәр күзәтчегә ниндидер йөкләмә бирелгәндә, аңа, Мусага кебек, моны үтәү хәленнән килми кебек тоеладыр. Муса үзенә бирелгән йөкләмә турында юаш кына: «Фиргавен янына бары[рга]... мин кем соң?» — дигән (Чыг. 3:11).

Мәсихче өлкәннәр Аллаһы рухының ярдәмендә билгеләнә. Изге Язмалар шул ук рух тәэсире астында язылганга, анда авырлыкларны уңышлы җиңеп чыккан күзәтчеләрнең мисаллары бар. Пинхәс, ягъни Финеес, мисалын карап чыгыйк. Элгазарның улы һәм Һарунның оныгы булганга, ул да баш рухани булып китәргә тиеш булган. Аның тормышында булган өч вакыйга бүгенге өлкәннәргә авырлыкларны кыюлык, акыллылык вә зирәклек белән һәм Йәһвәгә таянып хәл итәргә кирәклеген күрсәтә.

Ул кыю һәм тәвәккәл эш иткән

Исраиллеләр Моаб тигезлекләрендә чатырлар корып яшәгәндә, Финеес яшь кеше булган. Тәүратта: «Исраиллеләр Моаб кызлары белән зина кыла башладылар... [Халык] корбаннарны ашады һәм аларның илаһларына табынды»,— дип әйтелә (Сан. 25:1, 2). Йәһвә гөнаһ кылучыларга харап итүче үләт җибәргән. Боларның барысы Финееска ничек тәэсир иткәнен күз алдыңа китерә аласыңмы?

«Муса белән Исраилнең бөтен җәмәгатьчелеге Изге чатырга керү урыны янында матәм тоттылар. Менә, исраиллеләрдән берәү, аларның күз алдында, үз кардәшләре янына бер мидьянлы хатынны алып килде»,— дип әйтелә Тәүратта (Сан. 25:6). Рухани Финеес нәрсә эшләр? Ул чагыштырмача яшь булган, ә явызлык кылган исраилле гыйбадәттә күренекле урын алып торган башлык булган (Сан. 25:14).

Әмма Финеес кешеләрдән түгел, ә Йәһвәдән курыккан. Теге икесен күргәч, ул шунда ук кулына сөңге алып, алар артыннан чатырга кергән һәм икесен дә чәнчеп үтергән. Йәһвә Финеесның кыю һәм тәвәккәл эш иткәненә ничек караган? Йәһвә шундук исраиллеләрне харап итүче үләтне туктаткан һәм Финеес белән «мәңгелек руханилык килешүе» төзеп, аны бүләкләгән (Сан. 25:7—13).

Әлбәттә, мәсихче өлкәннәр бүген көч кулланмый. Ләкин алар, Финеес кебек, тәвәккәл һәм кыю булырга тиеш. Мәсәлән, Гильерма мисалын алыйк. Ул өлкән булып берничә ай гына хезмәт иткәндә, аны бер хокук соравын хәл итүдә катнашырга билгеләгәннәр. Хокук комитеты бер өлкәннең эшен карап чыгарга тиеш булган. Бу өлкән Гильермага яшүсмер чагында ярдәм иткән булган. «Мин үземне бик уңайсыз хис иттем,— дип әйтә Гильерма.— Мин төне буе йоклый алмыйча яттым. Хис-тойгыларыма рухи карашымны томаларга юл куймыйча, бу хәлне ничек чишәргә икәне турында уйландым. Мин берничә көн дога кылдым һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар буенча тикшерү үткәрдем». Бу аңа авыр хәлне чишәр өчен һәм ялгышкан абый-кардәшенә рухи ярдәм күрсәтер өчен кирәкле кыюлык биргән (1 Тим. 4:11, 12).

Кайчак җыелышта кыю һәм тәвәккәл эш итәргә кирәк булган очраклар була. Ул чакта өлкәннәр тиешенчә эш итеп, иманда һәм тугры булуда үрнәк күрсәтә. Әлбәттә, башка мәсихчеләргә дә өлкәннәргә җитди гөнаһ кылу очраклары турында хәбәр итәр өчен кыюлык кирәк. Өстәвенә, җыелыштан чыгарылган берәр дус я туган белән аралашмас өчен тугрылык таләп ителә (1 Көр. 5:11—13).

Уйлап эш итү бәрелешне кисәтә

Финеесның кыюлыгы яшьләргә еш кына хас булган йөрәклелек булмаган. Ул уйлап — акыллылык һәм зирәклек белән — эш иткән. Моны бер мисалдан күреп була. Рубин белән Гәд угылларының ыруглары һәм Менаше ыругынын яртысы Үрдүн елгасы янында мәзбәх төзегән. Исраилнең башка ыруглары бу мәзбәх ялган гыйбадәт кылу өчен төзелгән дип аңлап, аларга каршы сугыш башларга җыенган (Ешуа 22:11, 12).

Финеес нәрсә эшләгән? Ул Исраилнең башлыклары белән бергә мәзбәх төзүче кабиләләр белән сөйләшеп, акыллы эш иткән. Гаепләнүче кабиләләр килеп чыккан хәлне ачыклап, мәзбәхнең чынлыкта Йәһвәгә тугрылык һәйкәле булганын аңлатканнар. Шулай итеп киеренке хәл чишелгән булган (Ешуа 22:13—34).

Берәр мәсихче үз имандашы турында гаепләү сүзләре я начарны ишетсә, Финеестан үрнәк алу акыллы булыр иде. Уйлап эш итү башкаларга үпкәләмәскә һәм кардәшләребез турында яманны таратмаска булыша (Гыйб. сүз. 19:11).

Уйлап эш итү өлкәннәргә Финеестан үрнәк алырга ничек ярдәм итә ала? «Вәгазьче үз кардәше белән туган каршылык турында сөйли башлагач,— дип әйтә ун елдан артык өлкән булып хезмәт итүче Хайме,— мин шунда ук Йәһвәгә дога кылам һәм бер якны да якламас өчен һәм кардәшкә Изге Язмаларга нигезләнгән җитәкчелек бирер өчен аңардан ярдәм сорыйм. Бер тапкыр яныма бер апа-кардәш килеп, үзенең шәхси проблемасы турында сөйләде. Башка җыелыштагы бер җаваплы абый-кардәш аны рәнҗеткән булган. Ул абый-кардәш минем дустым булганга, миңа аның белән сөйләшеп алу авыр булмас иде. Ләкин без бу апа-кардәш белән Изге Язмалардагы берничә принципны карап чыктык һәм ул башта үзе бу абый-кардәш белән сөйләшеп алырга ризалашты (Мат. 5:23, 24). Әмма югалтылган тынычлык шунда ук урнашмады. Шуңа күрә мин аны Изге Язмалардагы башка принципларны карап чыгарга дәртләндердем. Ул туган хәл турында яңадан дога кылырга булды һәм бу абый-кардәшне кичерергә тырышты».

Моның нәтиҗәсе нинди булган? «Берничә ай үткәч, бу апа-кардәш минем яныма килде,— дип исенә төшерә Хайме.— Ул теге абый-кардәшнең вакыт узу белән әйткәннәренә үкенгәнен сөйләде. Бу абый-кардәш аның белән вәгазьгә барырга сөйләшкән һәм аның белән дусларча аралашып, аны яхшы сыйфатлары өчен мактаган. Шулай итеп бу хәл чишелгән. Мин ул абый-кардәш яклы булып күренгәнмендер. Шуңа күрә алар арасында килеп чыккан каршылыкка кысылган булсам, нәтиҗәсе андый яхшы булмас иде». Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Дәгъва эшен ашыгып башлама; югыйсә ахырда көндәшең җиңеп, рисвайга калсаң нишләрсең?» (Гыйб. сүз. 25:8). Зирәк өлкәннәр акыллы эш итеп үзара фикер каршылыклары булган мәсихчеләрне, араларында тынычлык булсын өчен, Изге Язмалардагы принципларны кулланырга дәртләндерә.

Ул Йәһвәдән ярдәм сораган

Финеесның Аллаһы халкында хөрмәтле вазифасы булган: ул рухани булып хезмәт иткән. Белгәнебезчә, ул, хәтта чагыштырмача яшь чагында да, үтә кыю һәм тирәнтен уйлап эш итүчән булган. Әмма кыенлыкларны ул, Йәһвәгә таянганга, уңышлы җиңеп чыга алган.

Беньямин кабиләсеннән булган Гива шәһәренең кешеләре бер левиленең җариясен көчләп, үтергән булганнар. Шуңа күрә башка кабиләләр беньяминлыларга каршы сугыш башларга булган (Хак. 20:1—11). Алар сугыш башлар алдыннан Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылганнар, ләкин ике тапкыр, зур югалтуларга дучар булып, җиңелгәннәр (Хак. 20:14—25). Догаларын Йәһвә ишетмәгән дигән нәтиҗәгә килгәнме алар? Йәһвә бозыклык эшләгән кешеләрнең җавапка тартылуын чыннан да теләгәнме?

Финеес, хәзер инде Исраилнең баш рухание, бер дә икеләнмичә: «Миңа Беньямин угылларына, кече абыема, каршы сугыш белән барыргамы, юкмы?» — дип кабат дога кылган. Догасына җавап итеп, Йәһвә беньяминлыларны аларның кулына тапшырган, һәм Гива шәһәре тулысынча яндырылган булган (Хак. 20:27—48).

Бу вакыйгадан нәрсәгә өйрәнеп була? Өлкәннәр тырышлыклар куеп, Аллаһыга ярдәм сорап дога кылсалар да, җыелыштагы кайбер проблемалар күпмедер вакыт чишелмичә тора. Ул чакларда өлкәннәргә Гайсәнең мондый сүзләрен истә тоту яхшы булыр иде: «Сорагыз — сезгә бирерләр; эзләгез — табарсыз; шакыгыз, һәм сезгә ачарлар» (Лүк 11:9). Догаларына җавап тоткарлана кебек тоелса да, күзәтчеләр Йәһвәнең үз вакытында җавап бирәчәгенә ышана ала.

Мәсәлән, Ирландиядәге бер җыелышка Патшалык Залы бик кирәк булган, ләкин җирле архитектор төзелешкә ризалыгын бирмәгән. Бу архитектор абый-кардәшләр Патшалык Залын төзү өчен тәкъдим иткән урыннарны хупламый барган. Аларга графлыкның баш архитекторы гына ярдәм итә алачак кебек тоелган. Финеес көннәрендәге кебек, аларга дога ярдәм итәрме?

Җирле бер өлкән болай дип сөйли: «Күп мәртәбәләр кайнар дога кылганнан соң без төзү идарәсенә юл тоттык. Анда безгә баш архитектор белән берничә атнадан соң гына очрашып була диделәр. Әмма без аның белән биш минуттан соң очраштык. Бинаның үзгәртелгән планын караганнан соң ул шунда ук безгә үз ризалыгын бирде. Һәм шуннан бирле җирле архитектор безгә төрлечә ярдәм итәргә тырышты. Бу очрак безгә доганың нинди зур көчкә ия булганын күрсәтте». Әйе, өлкәннәр Йәһвәгә таянганда ул аларның эчкерсез догаларына җавап бирә.

Борынгы Исраилдә Финеес җаваплылыкның авыр йөген үз җилкәсендә алып барган. Ләкин ул кыюлык белән, уйлап эш итеп һәм Аллаһыга таянып, авырлыкларны уңышлы җиңеп чыга алган. Һәм Йәһвә Финеесны Аллаһы җыелышы турында тырышып кайгыртканы өчен хуплаган. Якынча 1 000 ел үткәч, Езра Аллаһы тарафыннан рухландырылып болай дип язган: «Элек аларның башлыгы Элгазар улы, Финеес булган. Йәһвә аның белән булган» (1 Елъ. 9:20). Әйе, Йәһвә Финеес белән булган! Бүген дә Йәһвә үз җыелышындагы җаваплы кардәшләр белән һәм шулай ук үзенә тугры хезмәт иткән бар мәсихчеләр белән дә булсын.