Изге Язмаларны уку мине гомерем буе ныгытып тора
Изге Язмаларны уку мине гомерем буе ныгытып тора
Марсо Леруа сөйләде
«ӘҮВӘЛ Аллаһы җирне һәм күкне яратты»,— дип укый башладым мин Изге Язмаларны бүлмәмдә ябылып. Ни өчен мин яшерен генә укыдым? Әтием, инанган атеист, һичшиксез, бу китапны укыганымны хупламас иде.
Минем Изге Язмаларны моңарчы беркайчан да укыганым юк иде һәм Яратылыштагы беренче сүзләр минем өчен яшен суккандай булды. «Мине һәрвакыт гаҗәпләндергән физик законнарының бер-берсенә туры килүе аңлатыла бит монда!» — дип уйладым мин. Мавыгып китеп, мин кичке сигездән иртәнге дүрткә кадәр Изге Язмаларны укыдым. Шуннан бирле Аллаһы Сүзен уку минем гомерлек гадәтем булып китте. Изге Язмаларны уку мине гомерем буе ничек ныгытып торганын сезгә сөйлисем килә.
«Син аны һәр көн укырга тиеш булачаксың»
Мин 1926 елны Франциянең төньягында урнашкан шахтерлар поселогында, Вермельдә, тудым. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күмер дәүләт өчен бик әһәмиятле иде. Шуңа күрә, шахтада эшләгәнгә, мине хәрби хезмәттән азат иттеләр. Тормышымны яхшыртыр өчен мин радиотехника белән электротехниканы өйрәнә башладым; ул вакытта физик законнарының бер-берсенә туры килүе мине таң калдырды. 21 яшь булганда бер классташым миңа Изге Язмаларны бирде дә: «Бу китап игътибарга лаек»,— дип әйтте. Мин аны укып чыктым һәм Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе, кешелеккә бирелгән ачылыш, икәненә инандым.
Минем күршеләрем дә Изге Язмаларны укырга теләрләр дип уйлап, мин тагын сигез экземпляр таптым. Мыскыллау һәм каршылык белән очрашырмын дип мин бер дә уйламаган идем. Хорафатларга ышанучы туганнарым: «Бу китапны укый башлагансың икән, син аны һәр көн укырга тиеш булачаксың!» — дип әйттеләр миңа. Мин шулай эшләдем дә, һәм моңа бер дә үкенмәдем. Бу минем гомерлек гадәтем булып китте.
Кайбер күршеләрем Изге Язмалар белән кызыксынганымны белеп, үзләренә Йәһвә Шаһитләре калдырган басмаларны миңа бирделәр. Мәсәлән, «Бер дөнья, бер хөкүмәт» * дигән брошюрадан (француз телендә күрсәтелгән) мин ни өчен Изге Язмалар Аллаһы Патшалыгын кешелек өчен бердәнбер өмет итеп күрсәтә икәнен белдем (Мат. 6:10). Бу өметне башкалар белән уртаклашырга мин тагы да тәвәккәллерәк булып киттем.
Мин Изге Язмалар китабын беренчеләрдән булып балачак дустым Ноэльгә бирдем. Католик булганга, ул руханилыкка укыган Мәдхия 113:12 —16 һәм Маттай 23:9, 10 дагы сүзләр буенча, мин Аллаһының потларга табынуны һәм руханиларга карата дини титуллар куллануны хупламый икәнен белә идем. Бу миңа яңа белгән ышануларымны якларга кыюлык бирде. Нәтиҗәдә, Ноэль хакыйкатьне кабул итте һәм бүгенге көнгә кадәр Йәһвәнең тугры Шаһите булып кала.
бер кеше белән очрашу оештырды. Мин курыктым, ләкинМин шулай ук апама да бардым. Җизнинең спиритизм белән бәйле китаплары бар иде һәм аны җеннәр борчый иде. Мин башта аңа ярдәм итә алмам дип уйлаган идем, ләкин Еврейләргә 1:14 тәге сүзләр һәм Изге Язмалардагы башка шигырьләр мине Йәһвә фәрештәләренең ярдәменә ышандырды. Җизнәм Изге Язмалардагы принципларны кулланып һәм сихерчелек белән бәйле бар нәрсәдән арынып, җеннәр тәэсиреннән котыла алды. Ул да, апам да, ашкынучан Шаһитләр булып китте.
1947 елны Кушма Штатлардан килгән Артур Эмиот исемле бер Йәһвә Шаһите минем өемә килде. Шатланып, мин аңардан Шаһитләрне ничек табарга икәнен сорадым. Ул Йәһвә Шаһитләренең бер төркеме моннан якынча 10 километр ераклыктагы Льевенада бар дип әйтте. Ул вакытта велосипед сатып алу авыр булганга, мин берничә ай дәвамында очрашуларга җәяү йөрдем. Франциядә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге инде 8 ел дәвамында тыелган иде. Бөтен илдә нибары 2 380 Йәһвә Шаһите генә бар иде; аларның күбесе поляк иммигрантлары иде. Ләкин 1947 елның 1 сентябрендә Франциядә безнең эшчәнлегебез яңадан законлаштырылды. Парижда филиал яңадан ачылды һәм Вилле Гвибертта урнашты. Франциядә бер пионер да булмаганга, «Информатор»ның 1947 ел, декабрь санында (хәзер «Безнең патшалык хезмәтебез» дип атала) гомуми пионер булып хезмәт итәргә, ягъни айга 150 сәгать вәгазьләргә, чакыру булган иде (1949 елны бу сан 100 сәгатькә кадәр киметелде). Гайсәнең Аллаһыга: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дип әйткәне белән риза булганга, 1948 елны мин суга чумдырылу үттем, ә 1949 елның декабреннән пионер булып хезмәт итә башладым (Яхъя 17:17).
Төрмәдән Дюнкеркка кире кайтам
Минем беренче билгеләнүем Франциянең көньягында урнашкан Ажен шәһәре иде, ләкин мин анда озакка калмадым. Шахтадагы эшемне калдырганга, мине хәрби хезмәт үтәргә чакырдылар. Мин армиягә барудан баш тарттым, шуңа күрә мине төрмәгә утырттылар. Миңа Изге Язмаларны үзем белән алырга рөхсәт итмәсәләр дә, мин Мәдхия китабының берничә битен таба алдым. Аларны уку мине ныгытып торды. Төрмәдән чыккач, миңа бер карарга килергә кирәк иде: тормышымны җайга салыргамы я тулы вакытлы хезмәтемне дәвам итәргәме? Һәм Изге Язмалардан укыганнарым миңа кабат ярдәм итте. Мин Паулның Филиппуйлыларга 4:11—13 тә язылган, аеруча: «Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дигән, сүзләре турында уйландым. Һәм пионер хезмәтемне дәвам итәргә булдым. 1950 елны мине Дюнкерк шәһәренә билгеләделәр; элек мин анда инде вәгазьләгән идем.
Анда килгәндә минем бернәрсәм дә юк иде. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында бу шәһәр бик җимерелгән иде, һәм анда яшәү урыны табу авыр иде. Мин кайчандыр вәгазьләгән бер гаилә янына кереп чыгарга булдым, һәм хуҗа хатын шатлыгыннан кычкырып, миңа болай диде: «Әй, Леруа әфәнде, сезне чыгарганнар икән! Минем ирем сезнең кебек кешеләр күбрәк булса, беркайчан да сугыш булмас иде дип әйтә». Аларның кунак йортлары бар иде, шуңа күрә алар миңа, туристик сезон башланганчы, анда яшәргә тәкъдим иттеләр. Шул ук көнне Артур Эмиотның абыйсы Эванс миңа эш тәкъдим итте *. Ул портта тәрҗемәче булып эшли иде, һәм аларга төнлә корабльне саклар өчен сакчы кирәк иде. Ул мине капитанның бер ярдәмчесе белән таныштырды. Төрмәдән соң мин, чыра кебек, ябык идем. Эванс ни өчен ябык икәнлегемне аңлаткач, ул миңа холодильниктагы ризыктан сыйланырга рөхсәт итте. Шулай итеп бер үк көнне минем яшәү урыным, эшем һәм ризыгым булды! Минем Гайсәнең Маттай 6:25—33 тә язылган сүзләренә ышанычым ныгыды.
Туристик сезон башлангач, миңа һәм минем хезмәттәшем Симон Аполинарскийга башка яшәү урынын эзләргә туры килде. Ләкин без хезмәтебезне дәвам итәргә тәвәккәл идек. Безгә иске ат абзарында яшәргә тәкъдим иттеләр; без анда салам матрасларда йокладык. Көннәр буе хезмәт иткәнгә, без анда кунарга гына кайта идек. Без ат абзарының хуҗасына вәгазьләдек, һәм ул хакыйкатьне кабул итүчеләрнең берсе булды. Озакламый җирле бер газетада Дюнкеркта яшәүчеләрне «Йәһвә Шаһитләренең ул җирдәге эшчәнлегенең киң колач алуы» турында кисәтүче мәкалә чыкты. Әмма шәһәрдә Симон, мин һәм берничә вәгазьче генә иде! Авырлыкларга очраганда без мәсихче өметебез һәм Йәһвәнең безнең хакта кайгыртуы турында уйланып, көч ала идек. 1952 елны мин башка җиргә билгеләнгәндә, Дюнкеркта якынча 30 вәгазьче бар иде.
Яңа вазифалар
Амьен шәһәрендә бераз хезмәт иткәч, мине махсус пионер итеп Булонь-Бийанкурга, Парижга тоташ бистәгә, билгеләделәр. Минем Изге Язмалар өйрәнүләрем күп иде һәм өйрәнүчеләрнең кайберсе соңрак тулы вакытлы хезмәтчеләр һәм миссионерлар булып китте. Хакыйкатьне кабул иткән Ги Мабила исемле бер яшь кеше вакыт узу белән район күзәтчесе булып, ә соңыннан өлкә күзәтчесе булып хезмәт итте. Соңрак ул Лувьеда урнашкан (Париждан ерак түгел) хәзерге Вефильдәге типографиянең төзелешен җитәкчелек итте. Вәгазьдә еш кына Изге Язмаларга нигезләнгән сөйләшүләр алып бару миңа Аллаһы Сүзен тагы да яхшырак истә калдырырга, шатлыклы булырга һәм өйрәтү осталыгымны яхшыртырга ярдәм итте.
Аннары 1953 елны һич көтмәгәндә мине район күзәтчесе итеп Эльзас-Лотарингиягә билгеләделәр; ул район 1871—1945 елларда ике мәртәбә Германия иленә көчләп кушылган иде. Шуңа күрә миңа немец телен өйрәнергә туры килде. Мин район эшен башлаганда ул районда машиналар, телевизорлар, язу машинкалары аз иде, ә транзисторлар белән компьютерлар бөтенләй юк иде. Ләкин минем тормышым күңелсез һәм аскетларча түгел иде. Чынлыкта бу иң шатлыклы чак булды. Ул вакытта Йәһвәгә хезмәт итүдән читкә алып китүче кызыктыргыч нәрсәләр бүгенгегә караганда азрак булганга, Изге Язмалардагы күзләрне яхшы килеш сакларга дигән киңәшне тоту җиңелрәк иде (Мат. 6:19—22).
1955 елны Парижда үткән «Тантана итүче Патшалык» дигән конгресс минем өчен истәлекле вакыйга булды. Анда мин булачак хатынымны, Ирэн Коланскаяны, очраттым; ул тулы вакытлы хезмәтен миннән бер ел алдарак башлаган. Аның ата-анасы, полякляр,
озак вакыт Йәһвәгә ашкынып хезмәт иткән булганнар. Франциядә аларга Адольф Вебер вәгазьләгән булган. Кайчандыр ул Расселл кардәштә бакчачы булып эшләгән һәм Европага яхшы хәбәрне вәгазьләргә килгән булган. Без Ирэн белән 1956 елны өйләнештек, һәм мин аның белән бергә район эшен дәвам иттем. Инде ничәмә еллар ул минем өчен нык таяныч булып тора!Ике ел үткәч, тагын бер көтелмәгән нәрсә булды — мине өлкә күзәтчесе итеп билгеләделәр. Шулай да, тәҗрибәле абый-кардәшләр җитмәгәнгә, мин кайбер җыелышларга район күзәтчесе буларак килеп китә идем. Әйе, эш күп иде! Айга 100 сәгать вәгазьләүдән тыш, миңа атна саен нотыклар сөйләргә, өч китап өйрәнүләренә килеп китәргә, җыелыш документларын тикшерергә һәм отчетлар язарга кирәк иде. Аллаһы Сүзен укырга вакыт ничек табарга иде? Бер генә чара бар иде — мин иске Изге Язмалардан битләрне кисеп алып, үзем белән йөртә идем. Берәрсен көтәргә туры килсә, мин бу битләрне укый идем. Рухи көч биргән бу мизгелләр хезмәтемне дәвам итәргә тәвәккәллегемне ныгытып торды.
1967 елны безне Ирэн белән Вефильгә (Булонь-Бийанкур) хезмәт итәргә чакырдылар. Мин Хезмәт бүлегендә хезмәт итә башладым һәм, 40 елдан күбрәк вакыт үтсә дә, һаман да бу хөрмәтле вазифамны үтим. Хезмәтемнең бер ягы — Изге Язмаларга нигезләнгән сорауларга җавап бирү — миңа аеруча ошый. Аллаһы Сүзен тирәнтен тикшерү һәм «Яхшы хәбәрне яклау» миңа чын канәгатьлек китерә! (Флп. 1:7). Шулай ук мин иртәнге аш алдыннан Изге Язмаларга нигезләнгән иртәнге гыйбадәтне үткәрергә яратам. 1976 елны мине Франциянең Филиал комитеты әгъзасы итеп билгеләделәр.
Иң яхшы тормыш юлы
Мин күп авырлыклар кичергән булсам да, хәзер тормышымның иң кыен чаклары: картлык һәм начар сәламәтлек аркасында без Ирэн белән хезмәттә күпне башкара алмыйбыз. Шулай да Аллаһы Сүзен бергә уку-өйрәнү безнең өметебезне тере килеш саклый. Бу өметне уртаклашыр өчен, без җыелышыбызның территориясенә автобуста барырга яратабыз. Безнең Ирэн белән тулы вакытлы хезмәт елларын кушсаң, кимендә 120 ел килеп чыга; шуңа күрә без кызыклы, шатлыклы һәм мәгънәле тормыш алып барырга теләгән кардәшләребезгә чын йөрәктән бу тормыш юлын сайларга дәртләндерәбез. Давыт патша Мәдхия 36:25 не язганда инде карт булган, ләкин, аның кебек, мин дә «гадел кешене ташлап киткәннәрен... күрмәдем».
Йәһвә мине гомерем буе үзенең Сүзе аша ныгытып торды. Туганнарым Изге Язмаларны уку минем гомерлек гадәтем булып китәчәген әйткәннәренә инде 60 елдан күбрәк вакыт үтте. Алар хак булып чыкты. Бу минем көндәлек гадәтем булып китте дә, һәм мин моңа бер дә үкенмим!
[Искәрмәләр]
^ 8 абз. 1944 елда бастырылган, хәзер инде бастырылмый.
^ 14 абз. Эванс Эмиот турында күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы» (рус) 1999 ел, 1 гыйнвар, 22—23 битләрне кара.
[5 биттәге иллюстрация]
Без Симон белән
[5 биттәге иллюстрация]
Өлкә күзәтчесе булып хезмәт иткәндә
[5 биттәге иллюстрация]
Бу миңа бирелгән беренче Изге Язмаларыма охшаш
[6 биттәге иллюстрация]
Безнең туй көнебез
[6 биттәге иллюстрация]
Аллаһы Сүзен уку һәм өйрәнү безгә шатлык китерә