Ярыш юлын ныклык белән йөгереп үтегез
Ярыш юлын ныклык белән йөгереп үтегез
«Үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йөгереп үтик» (ЕВР.12:1).
1, 2. Рәсүл Паул мәсихче тормышны нәрсә белән чагыштырган?
ҺӘР ел күп илләрдә марафон йөгерешләре оештырыла. Иң яхшы йөгерүчеләрнең максаты бер генә — җиңү. Ә күпчелек катнашучыларның исәбе башка төрлерәк. Алар өчен ярыш юлын йөгереп үтү — инде горурланыр өчен сәбәп.
2 Изге Язмаларда мәсихчеләр тормышы ярыш юлы белән чагыштырыла. Моның турында рәсүл Паул борынгы Көринттәге имандашларына язган беренче хатында әйткән булган. Ул болай дигән: «Ярыш мәйданында йөгерүчеләрнең һәммәсенең йөгерүен, әмма бүләкне берсенең генә алуын белмисезме әллә? Шулай булгач, бүләк алу өчен йөгерегез!» (1 Көр. 9:24).
3. Ни өчен Паул йөгерүчеләрнең берсе генә җиңә дигән?
3 Паулның ул мәсихчеләрнең берсе генә тормыш бүләген алачак, ә башкалар юкка гына йөгерәчәк дип әйтәсе килгәнме? Һич тә юк! Ярышларда катнашучылар җиңүче булыр өчен, зур тырышлыклар куеп әзерләнгән. Паул үз имандашларының мәңгелек тормышка ирешер өчен, шундый ук тырышлыклар куюын теләгән. Шулай итеп алар тормыш бүләген алырга өметләнә алган. Әйе, ярыш юлын йөгереп үткән һәр мәсихче бу бүләкне яулап ала.
4. Ярыш юлыбыз турында безгә нәрсә белергә кирәк?
4 Паулның сүзләре тормыш алыр өчен ярыш юлын йөгергән бар мәсихчеләрне юата да һәм шул ук вакыт айныта да. Ни өчен? Чөнки бүләк — күктә я җирдәге Оҗмахта яшәү булсынмы — чагыштыргысыз. Сүз дә юк, ярыш юлы озын һәм авыр; юлда киртәләр, кызыктыргыч нәрсәләр һәм куркынычлар байтак (Мат. 7:13, 14). Шунысы үкенеч, бу юлда кайберәүләр үз тизлеген киметкән, туктап калган я хәтта егылган да. Бу ярыш юлында нинди тозаклар һәм куркынычлар очрый? Алардан ничек сакланырга? Йөгерү ярышында җиңәр өчен, син нәрсә эшли аласың?
Җиңәр өчен ныклык кирәк
5. Паул Еврейләргә 12:1 дә йөгерү ярышы турында нәрсә әйткән?
5 Паул Иерусалимда һәм Яһүдиядә яшәгән еврей мәсихчеләренә язган хатында кабат йөгерү ярышларындагы үзенчәлекләрне әйтеп киткән. (Еврейләргә 12:1 не укы.) Ул бу ярышка керешүнең сәбәбенә генә түгел, ә шулай ук җиңәр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәненә дә игътибар иткән. Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылып еврей мәсихчеләренә язган киңәшләреннән нинди сабаклар алып була? Моны карап чыкканчы, әйдәгез Паулны бу хатны язарга нәрсә этәргәнен һәм аның үз укучыларын нәрсә эшләргә дәртләндергәнен белик.
6. Мәсихчеләр нинди басым астында булган?
6 Беренче гасыр мәсихчеләре, аеруча Иерусалимда һәм Яһүдиядә яшәгәннәре, күп сынаулар һәм авырлыклар кичергән. Яһүдләрнең дини җитәкчеләре һаман да кешеләргә зур йогынты ясаганга, мәсихчеләр аларның көчле басымы астында булган. Элегрәк бу җитәкчеләр Гайсә Мәсихне фетнә күтәрүдә гаепләп, аның хөкем ителүенә һәм җинаятьче кебек үтерелүенә ирешкән. Алар туктарга бер дә җыенмаган. Рәсүлләр китабында без аларның мәсихчеләргә Рәс. 4:1—3; 5:17, 18; 6:8—12; 7:59; 8:1, 3).
күп тапкырлар янаганнары һәм һөҗүм иткәннәре турында укыйбыз. Андый хәлләр б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендәге могъҗизалы вакыйгалардан соң башланган дип әйтеп була. Моның аркасында тугры мәсихчеләрнең тормышлары кыенлашкан (7. Мәсихчеләр нинди авыр вакытларда яшәгән?
7 Моннан тыш, мәсихчеләр яһүдләрнең дөнья төзелеше ахырында яшәгән. Гайсә аларга тугрылыксыз яһүд халкының юк ителәчәге турында әйткән булган. Ул шулай ук үз шәкертләренә ахыр алдыннан булачак вакыйгаларны әйтеп киткән һәм исән калыр өчен махсус күрсәтмәләр биргән. (Лүк 21:20—22 не укы.) Шуңа күрә алар нәрсә эшләргә тиеш булган? Гайсә болай дип кисәткән: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн сезгә, тозак кебек, көтмәгәндә килмәсен» (Лүк 21:34).
8. Кайбер мәсихчеләр нинди сәбәпләр аркасында тизлеген киметкән я йөгерүдән туктаган?
8 Паул еврейләргә үз хатын, Гайсә бу кисәтүне биргәннән соң якынча 30 ел үткәч, язган. Бу еллар эчендә мәсихчеләр белән нәрсә булган? Кайберәүләр тормыштагы авырлыклар һәм көндәлек мәшкатьләр аркасында рухи яктан үсәр өчен, тырышлыклар куймый башлаган (Евр. 5:11—14). Башкалар, күрәсең, күпчелек яһүдләр кебек тормыш алып барсаң, яшәргә җиңелрәк булачак дип уйлаган. Алар фикерләгәнчә, яһүдләр Аллаһыны тулысынча кире какмаган бит; алар һаман да Канунның күпчелек таләпләрен үтәп килгән. Бүтәннәре исә җыелышта Муса канунын һәм йолаларны үтәргә таләп иткән мәсихчеләрнең тәэсиренә бирелгән. Имандашлары рухи яктан уяу булсын өчен һәм тормыш алу максаты белән йөгерүләрен дәвам итсен өчен, Паул аларга нәрсә әйткән?
9, 10. а) Еврейләргә язылган хатның 10 нчы бүлегенең азагында нинди дәртләндерүче сүзләр бар? б) Ни өчен Паул борынгы заманнарда яшәгән «шаһитләрнең» тугры эшләре турында язган?
9 Аллаһы тарафыннан рухландырылган Паулның еврей мәсихчеләрен ныгытыр өчен ничек фикер йөрткәнен карап чыгыйк. Үз хатының 10 нчы бүлегендә Паул Канунның «киләсе яхшы нәрсәләрнең... күләгәсе» генә булганына басым ясаган һәм ачык итеп Мәсихнең йолым корбанының кыйммәтлеген күрсәткән. Бу бүлекнең азагында Паул имандашларына болай дигән: «Аллаһы ихтыярын үтәр өчен сезгә сабырлык кирәк, аны үтәгәннән соң Аллаһы вәгъдә иткәнне алырсыз. Чөнки, Изге язмада язылганча, „Инде күп калмады, һәм килергә тиешле Зат озак көттерми киләчәк“» (Евр. 10:1, 36, 37).
10 Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә Паул чын иманның нәрсә икәнлеген оста итеп аңлата. Һәм моны ул үткәндә яшәгән нык иман күрсәткән ир-атлар һәм хатын-кызлар мисаллары нигезендә сурәтли. Бу темадан читкә китү булганмы? Һич тә юк. Иман кыю эш итүне һәм нык булуны таләп иткәнгә, рәсүл моны үзенең имандашларына аңлату мөһим дип санаган. Йәһвәнең борынгы тугры хезмәтчеләренең искиткеч мисаллары еврейләрне ныгытып, үз сынауларын һәм авырлыкларын кичереп чыгарга ярдәм итәргә тиеш булган. Үткәндә яшәгән тугры кешеләрнең иман эшләрен санап чыкканнан соң, Паул болай дигән: «Безнең тирә-ягыбызда шаһитләр шулкадәр күп! Шуңа күрә, әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне алып ташлыйк, безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһларны калдырыйк һәм үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йөгереп үтик» (Евр. 12:1).
«Шаһитләр шулкадәр күп»
11. Үткәндә яшәгән «шаһитләр» турында уйлану безгә ничек тәэсир итә ала?
11 Үткәндә яшәгән «шаһитләр» йөгерү ярышын караучы яисә яраткан йөгерүчеләренең я командаларының җиңүен күзәтүче
тамашачылар гына булмаган. Киресенчә, алар йөгерү ярышында катнашучылар булган дип әйтеп була. Һәм алар ярыш юлын уңышлы йөгереп үткән. Алар хәзер исән булмасалар да, аларның мисаллары ярыш юлына баскан яңа йөгерүчеләрне дәртләндерә. Йөгерү ярышында катнашучы үзен атаклы йөгерүчеләрнең күзәтеп торганын белсә, аның нәрсә хис иткәнен күз алдыгызга китерегез. Ул бар көчен куярга һәм хәтта үз-үзен уздырырга тырышмасмы әллә? Үткәндә яшәгән бу шаһитләр беренче гасырдагы еврей мәсихчеләрен ярыш юлын, ничек кенә авыр булмасын, йөгереп үтеп була икәненә ышандырып тора алган. Шулай итеп «[шулкадәр күп] шаһитләрнең» мисалларын исләрендә тотып, алар кыю булырга һәм ярыш юлын ныклык белән йөгереп үтә алган, һәм бу безгә дә мөмкин.12. Паул искә алган мисаллар безгә нинди файда китерә?
12 Паул искә алган күп кенә тугры кешеләрнең шартлары безнекенә охшаш булган. Мәсәлән, Нух Туфан суларында юк ителәчәк борынгы дөньяның ахырында яшәгән. Без дә бу дөнья төзелешенең ахырында яшибез. Йәһвә Ибраһим белән Сарага чын гыйбадәт хакына туган җирләрен калдырып китәргә һәм үз ниятенең үтәлүен көтәргә дип әйткән булган. Йәһвә безне дә үзебездән баш тартырга һәм үзенең хуплавын һәм безгә бирергә теләгән фатихаларын алырга өнди. Муса Вәгъдә ителгән җиргә юл тотып, куркыныч чүл аша сәяхәт иткән. Без дә вәгъдә ителгән яңа дөньяга юл тотып, бу үлеп баручы дөнья төзелеше аша үтәбез. Бу кешеләрнең башларыннан кичергәннәре, шулай ук аларның уңышлары һәм уңышсызлыклары, аларның көчле һәм йомшак яклары чыннан да безнең игътибарыбызга лаек (Рим. 15:4; 1 Көр. 10:11).
Аларга уңышлы булырга нәрсә ярдәм иткән?
13. Нухның нинди авырлыклары булган, һәм аңа аларны кичерергә нәрсә ярдәм иткән?
13 Йәһвәнең ул хезмәтчеләренә ярыш юлын ныклык белән һәм уңышлы үтәргә нәрсә ярдәм иткән? Паулның Нух турында нәрсә әйткәненә игътибар итик. (Еврейләргә 11:7 не укы.) «Җир йөзен туфан суына батыру» Нух өчен билгеле булмаган нәрсә булган (Ярат. 6:17). Андый хәл моңарчы беркайчан да булмаган. Шулай да Нух аны мөмкин булмаслык я хәтта акылга сыймаслык, нәрсә дип санамаган. Ни өчен? Чөнки ул Йәһвәнең үзенең әйткән һәр сүзен үтәячәгенә ышанган. Нух үзенә йөкләнгән эшне үтәү чиктән тыш авыр дип уйламаган. Киресенчә, ул «Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп» үтәгән (Ярат. 6:22). Нухка көймә төзергә, хайваннарны җыярга, кешеләр һәм хайваннар өчен ризык хәзерләргә, кисәтүче хәбәр вәгазьләргә һәм үз гаиләсен рухи яктан кайгыртырга кирәк булган. Боларның барысын «җиренә җиткереп» үтәү күп көч таләп иткән. Әмма Нух Йәһвәгә иман иткәнгә һәм нык булганга, ул үзе һәм гаиләсе исән калган һәм фатихалар алган.
14. Ибраһим белән Сара нинди сынаулар кичергән, һәм бу безнең өчен нинди сабак булып тора?
14 Аннары Паул «шаһитләр» арасында булган Ибраһим белән Сара турында әйтеп киткән. Аларга Урдагы ияләшкән тормышларыннан баш тартырга туры килгән, ә киләчәкләре билгесез булган. Алар кыен вакытларда нык иманлы һәм тыңлаучан булган һәм бу яктан үрнәк булып киткән. Ибраһим, чын гыйбадәт хакына күп нәрсәдән баш тартырга әзер булганга, «барлык иман итүче... кешеләрнең рухи атасы» дип аталган (Рим. 4:11). Паул Ибраһим тормышындагы иң мөһим үзенчәлекләрне, имандашларына яхшы билгеле булган нечкәлекләрне генә, әйтеп киткән. Шулай да ул бирергә теләгән сабак бик көчле булган. Ул болай дип язган: «Барлык бу кешеләр [шул исәптән Ибраһим һәм аның гаиләсе] иманнарын саклап үлгәннәр. Алар үзләренә вәгъдә ителгәннәрне, кабул итмичә, ерактан гына күргәннәр һәм сәламләгәннәр. Алар бу дөньяда үзләренең килмешәк вә юлчылар гына икәнлекләрен таныганнар» (Евр. 11:13). Шунысы ачык: Ибраһим белән Сараның Аллаһыга иман итүләре һәм аның белән шәхси мөнәсәбәтләре аларга ныклык белән ярыш юлын йөгереп үтәргә ярдәм иткән.
15. Мусаны үзе сайлаган тормыш алып барырга нәрсә дәртләндергән?
15 Муса шулкадәр күп «шаһитләр» арасында Йәһвәнең үрнәк алырлык тагын бер хезмәтчесе булып тора. Муса рәхәт һәм бай тормышны калдырып, «Аллаһы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күргән». Ни өчен ул шулай эшләргә булган? Паул болай дигән: «Ул булачак әҗерне карап торды... Үз алдында күзгә күренми торган Аллаһыны күргән кебек булганлыктан, ул түзде». (Еврейләргә 11:24—27 не укы.) Муса «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуга» кызыкмаган. Муса өчен Аллаһы чын булган һәм аның бар ниятләренең үтәләчәгенә ышанган. Авырлыклар кичергәндә бу аңа кыюлык һәм ныклык белән эш итәргә ярдәм иткән. Ул исраиллеләрне Мисырдан Вәгъдә ителгән җиргә армый-талмый алып барыр өчен тырышлыклар куйган.
16. Ни өчен Мусага Вәгъдә ителгән җиргә керергә рөхсәт ителмәгәч, аның өмете өзелмәгән?
16 Муса, Ибраһим кебек, Аллаһы ниятенең үтәлүен күрмәгән. Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә керергә торганда, Йәһвә Мусага: «Син ул җирне ерактан күрерсең, тик Мин исраиллеләргә бирә торган бу җиргә аяк басмассың»,— дип әйткән булган. Ни өчен? Чөнки элегрәк ул һәм Һарун, Исраилнең фетнәчел булганына ярсып, «Мәриба-Кадыш сулары янында, исраиллеләр күз алдында... [Аллаһыга] тугры булмаган» (Кан. 32:51, 52). Муса өметсезлеккә бирелгәнме? Ул үпкәләгәнме? Юк. Ул Исраил халкына фатиха сүзләре әйткән һәм хәер-фатихасын мондый сүзләр белән тәмамлаган: «Бәхетле син, Исраил! Сиңа, Раббы коткарган халыкка, тиң башка халык юк. Раббы — сине яклаучы калканың, синең җинү китерүче кылычың!» (Кан. 33:29).
Безнең өчен сабаклар
17, 18. а) Мәсихче ярыш юлы турында әйткәндә, борынгы «шаһитләрдән» без нәрсәгә өйрәнә алабыз? б) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?
17 Шулкадәр күп «шаһитләр» арасында булган кайбер кешеләрнең тормыш юлларын карап чыккач, шунысы ап-ачык: ярыш юлын йөгереп үтәр өчен, безнең Аллаһыга һәм аның вәгъдәләренә нык иманыбыз булырга тиеш (Евр. 11:6). Иман ниндидер эшләребездә генә түгел, ә бөтен тормышыбызда чагылырга тиеш. Имансыз кешеләрдән аермалы буларак, Йәһвәнең хезмәтчеләре хәзер күренмәгәнне күрә ала. Без «күзгә күренми торган Аллаһыны» күргәнгә, ныклык белән ярыш юлыннан йөгерә алабыз (2 Көр. 5:7).
18 Мәсихче ярыш юлыннан йөгерү җиңел түгел. Шулай да бу ярыш юлын уңышлы йөгереп үтү мөмкин. Бу яктан безгә тагын нәрсә ярдәм итәчәген без киләсе мәкаләдән белербез.
Сез аңлата аласызмы?
• Ни өчен Паул үткәндә яшәгән тугры «шаһитләр» турында җентекләп язган?
• Борынгы «шаһитләр» турында уйлану ничек безне ныклык белән йөгерергә дәртләндерә?
• Нух, Ибраһим, Сара һәм Муса мисалларыннан син нәрсәгә өйрәндең?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[19 биттәге иллюстрация]
Ибраһим белән Сара Урдагы уңай тормышларын калдырып китәргә әзер булган